Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

 

Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең

тәрбиячесе

Рәхимова Эльвира Григорий кызы

“Сау бул, бакчабыз!”

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен сценарий эшкәртмәсе

 

 

 

 

2018ел

“Сау бул, бакчабыз!”

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен сценарий эшкәртмәсе

Мөдир котлавы:

Тәрбияче 1: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар, балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Тәрбияче 2:

Ничәнче ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалары

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә “Балалар бакчасында” җыры башкарыла.

Чиста кием кидереп,

Мине көн саен иртән

Эшкә барышлый әни,

Эшкә барышлый әни

Ямьле бакчага илтә,

Ямьле бакчага илтә

Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз

Каршы ала апабыз

Ягымлы исәнләшеп

Ягымлы исәнләшеп.

Ямьле безнең бакчада,

Анда бик күп балалар,

Алар да минем кебек

Алар да минем кебек

Сөенешеп баралар

Сөенешеп баралар.

1. Әни артыннан ишеге

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.

2. Кочак  җәеп каршылады

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.

Уенчыклар, китаплар күп,

Ул дусларым бик әйбәт.

Бакчада начар дисәләр,

Ышанмагыз, бу – гайбәт.

3.Парлы бию.

4. Без исән-сау үссен диеп,

Апалар тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле орышалар.

Татарча да сөйләшәбез,

Русчасын да беләбез.

Арканга да үрмәлибез,

Баскычка да менәбез.

5.Өйрәттегез безне бакчада,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак сөяргә,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт уңган апаларга

Тамагыбыз гел тук иде.

6.  Владимир Шаинский көе, Михаил Пляцковский сүзләренә “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла

1. Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишне бишкә кушарга,

Хәрефтән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен  бик күпне,

Яратырга китапны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

3. Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек-биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Өтер белән ноктаны,

Кайчан - кайда куйганны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

7. Бакча белән хушлашабыз,

Җиде яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз инде көзгә.

Без зур булып үстек инде.

Килгән идек бирегә

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

8. “Мин шофер” җыры башкарыла

Айдар Минхаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы.

1. Машина белән уйнарга

Яратам мин, яратам.

Берсе дә узып китә алмый,

Чабалар минем арттан.

Кушымта: мин шофер, мин шофер,

Машинам нинди матур!

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әллә-лә-лә, әллә-лә.

2. Әтиемне, әниемне

Кунакка алып бардым.

Дусларга да урын җитте,

Берсен дә калдырмадым.

Кушымта:

3. Сәлам биреп үтим әле

Сезгә дә пи-пи, пи-пип.

Шофер булам мин күрерсез

Тик үсеп кенә җитик.

9. Наш любимый детский сад!

Здесь учили всех ребят:

Лепить из пластилина

Морковку и пингвина,

Папу, маму рисовать,

И игрушку убирать.

Научились мы плясать,

Книжки по слогам читать,

Крепко накрепко дружить,

Вместе хоровод водить,

Маленьких не обижать,

За обедом все съедать!

Скоро в школу нам идти,

Детский сад, ты нас прости! 

10.  Кызлар башкаруында “Балачак” биюе

Тәрбияче: дусларыгызның да сезгә әйтер сүзләре бар, әйдәгез сүзне аларга бирик.

11. “Хәерле көн” җыры башкарыла

Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы.

1. Йокыдан уянуга мин

Беләм нишләргә кирәк –

Елмаям әти-әнигә

Хәерле көннәр теләп.

Кушымта: яратам мин, яратам шул

Матур теләк теләргә.

Онытты, дип уйламагыз,

Хәерле көн сезгә дә!

2. Хәерле көн күршеләргә,

Дуслар, туганнарга да.

Теләктән читтә калмасын

Таныш булмаганнар да.

Кушымта:

12. Детский сад, детский сад...

Почему так говорят?

Мы ведь не листочки,

Мы ведь не цветочки

Голубые, аленькие –

Мы ребята маленькие!

Детский сад, детский сад...

Почему так говорят?

Потому, что дружно в нем

Мы одной семьей растем!

Оттого и говорят:

- В этом доме детский сад!

13. Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне кушып,

Сүзләр төзеп язарга.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серенә төшенербез.

14. “Кукла”

Если кукла

Вдруг заплачет –

Кукла маленькая, значит

Я с ней рядом посижу,

Куклу спать я уложу.

Утром пол

Я подмету,

К милой кукле

Подойду.

И косички-невелички

Ей, как мама, заплету...  

15. “Үсәсем килә минем”  җыры.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бик озак шул көтәсе.

Минем дә бит сезнең кебек

Килә тизрәк үсәсе.

Кушымта: эх, тизрәк үссәмче,

Дәү кыз булып җитсәмче.

Ничек тизрәк үсәсе,

Дәү кыз булып җитәсе?

2. Табак-савыт юар идем,

Урындыкка басмыйча.

Кибеткә дә йөрер идем,

Юл аша курыкмыйча.

Кушымта:

3. Уенчык-курчакларымны

Калдырып торыр идем.

Китап-дәфтәрләрне алып

Мәктәпкә йөрер идем.

Кушымта:

4. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бик озак шул көтәсе.

Берәр серен әйтегезче,

Килә тизрәк үсәсе.

16. Бу сөекле бакчабызны,

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

17. Я люблю свой детский ад

В нем полным-полно ребят.

Раз, два, три, четыре, пять…

Жаль, что всех не сосчитать.

18. “Әйлән-Бәйлән” җыры башкарыла

Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы

1. Җитәкләшеп әйләнәбез

Малайлар да кызлар да.

Рәхәт икән бергәләшеп

Әйлән-бәйлән уйнарга.

Кушымта: әйлән-бәйлән,

Әйдә бергә уйныйбыз.

Әйлән-бәйлән,

Әйдә бергә җырлыйбыз.

2. Җитәкләшеп әйләнәбез

Куларыбыз кулларда.

Осталар без биюгә дә,

Осталар без җырга да.

Кушымта:

3. Һәркемгә дә урын җитә,

Олы булсын түгәрәк.

Әйдә син бир кулыңны,

Әйләнбез бергәләп.

19. До свидания, до свидания,

Наш любимый детский сад,

Ты сегодня провожаешь

В первый класс своих ребят.

В сентябре звонок веселый

Позовет нас в первый класс.

Мы войдем в большую школу 

И просторный светлый класс.

20. Татар халык биюе

21. Тәмле була шулпалар да,

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.

Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,

Тәмле-татлы төш күреп.

Шундук врач апалар килә,

Куйса берәү төчкереп.

22. С детским садом расстаемся,

Школе каждый очень рад!

На прощанье улыбнемся,

Не грусти, наш детский сад! 

23. Күмәк җыр: “Учат в школе”

Буквы разные писать 
Тонким перышком в тетрадь 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Вычитать и умножать, 
Малышей не обижать 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Вычитать и умножать, 
Малышей не обижать 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

К четырем прибавить два, 
По слогам читать слова 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Книжки добрые любить, 
И воспитанными быть 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Книжки добрые любить, 
И воспитанными быть 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

Находить Восток и Юг, 
Рисовать квадрат и круг 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
И не путать никогда 
Острова и города 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
И не путать никогда 
Острова и города 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

Про глагол и про тире 
И про дождик на дворе 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Крепко-накрепко дружить, 
С детства дружбой дорожить 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Крепко-накрепко дружить, 
С детства дружбой дорожить 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

24. “Солдатлар”

Клара Булатова сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев музыкасы

1. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

2. Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем солдат булам,

 Үсим генә аз гына

25. Двери школьные сегодня

Открываются для нас.

В первый раз идем мы в школу,

Поступаем в первый класс.

Даже если будет трудно

Вычитать и ужножать,

Мы учиться обещаем

На “четыре” и на “пять”! 

Тәрбияе:

Тыңлагыз әле тып-тын калып

Кыңгырау чыңлавы бу,

Бакчадан сезне мәктәпкә

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

Көтә диеп мәктәп, парталар,

Белем дөньясы ишеген киң ачып

Көтә сезне укытучы апалар.

Хәзер сүзне сезне беренче сыйныфка кабул итеп алучы укытучыгыз Әлфия Сәлимҗановнага бирәбез.

26. “Укытучыма” җыры башкарыла

Балачагым доньясына

Ап-ак пар атлар жигеп

Килеп керче укытучым,

Алга юл салыйк,диеп

Куш.

Атлар да туры атласын

Дилбегалар нык булсын

Без керасе фан доньясы

Узена тартып торсон-2 раз

Укытучым кунелегез

Жылы гына булсын харчак

Игтибарга,назлылыкка

Мохтажбит ул балачак

Куш.

Пар атларда очкан чакта

Серле фан доньясына

"Укытучым"-дип яратып

Карасын сина бала-2 раз

27.Этот праздник необычный,

Он бывает только раз.

Все так заново, непривычно,

Мы уходим в первый класс! 

28. Күмәк җыр: “Сау бул, бакчабыз”

Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыксы

1. Нигә күңелле вакытлар

Шулай тиз үткән.

Инде безгә бакчабыздан

Китәсе икән.

Кушымта: сау бул инде,

Әй, нурлы бакча.

Сагнып искә алырбыз

Кайда гына булсак та.

2. Үстердең безне яратып,

Бик рәхәт иде.

Бер дә китәселәр килми

Калдырып сине.

Кушымта:

3. Өйрәттең хәреф танырга,

Биюгә, җырга.

Бер-беребезне якларга,

Дуслар булырга.

Кушымта:

Тәрбияче: Менә тәмам  кичәбездә,

Хушлашу минутлары.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс –ул саубуллашу.

29. Саубуллашу вальсы.

ТӘРБИЯЧЕ:

Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Тәрбияче:

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем көнендә беренче укытучылары Әлфия апаларына тапшырабыз. Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти- әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.

Тәрбияче: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән тәмамлыйсыбыз килә.

 Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

 Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ал тик ата-ана.