Камыр - малайның шәһәрдә күргәннәре.
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 

МБГБУ “ Кенәбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”.

Кабартма ничек юлда йөрергә өйрәнде

Төзеде: Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Гильмутдинова Р.З., зурлар төркеме тәрбиячесе Сибгатуллина Г.Н.

2011.
Максат: урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту, юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү,балаларның сүзлек запасына хезмәт күрсәтү ( сервис) дигән төшенчә кертү.
Өйрәтү бурычлары - укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, ничек белүләрен тикшерү.
Үстерү бурычлары - балаларда игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне, иҗади сәләтләрен үстерү.
Тәрбияләү бурычлары - юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: юл билгеләре, магнитофон, шәһәр күренеше, юл билгеләре.
Үткәрү урыны: төркем бүлмәсе.
Тәрбияче:
Борын-борын заманда яшәгән ди карт белән карчык . Аларның балалары булмаган. Бер көнне болар камырдан кабартма ясаганнар да тәрәзә төбенә кибәргә куйганнар.
1 бала : Исәнмесез, дускайлар,
Түргә рәхим итегез!
Бүген сезгә бер әкият
Без сөйләргә телибез
2 бала: Шәһәрдәге юл йөрү
Кагыйдәсен тот истә.
Ә хәзер ишекләр ачып
Керик әкият иленә.
Тәрбияче:
Камыр курчак кипкәч тәрәздән сикереп төшә дә бала булып йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә шәһәр урамына килеп чыга. Ул шәһәр йортларын карый-карый барганда, каршына әллә нәрсә килеп чыкканын сизми дә кала. Кабартма: – Әй , өч күзле җан иясе ! –дип кычкырды ул аңа. –Мин шәһәр карап йөрим, ә син юлда торасың.
Светофор: -Нинди тәртипсез малай! Юл аша кайсы урыннан чыгасын беләсеңме соң син?
Кабартма: -Башта ук шулай диләр аны. Хәзер менә серле билгеләргә генә карап алам да барысына да төшенәм. ( Кабартма юл кырыенда торган билгеләрне карый. Ләкин билгеләр өчәү барысыда төрле-төрле иде.)
- Нишләргә инде хәзер?-дип уйлады кабартма? –Әй ни булса шул булыр дип юл аркылы йөгерде.
Кабартманың каршысына куян килеп чыкты.
Куян: - Кая болай ашыгасың?
Кабартма: - Мин бабайдан да качып киттем, мин әбидән дә качып киттем. Минем шәһәр күрәсем килә.
Куян: Автомобильләр бик күп
Шаушулы юл чатында
Кагыйдәләрне белү кирәк
Юлны аркылы чыкканда.
Балалар онытмасын
Шул кеше йөри дөрес-
Юлны аркылы чыга
Янып торса яшел төс.
- Беләм инде, беләм,-дип, куян сүзенә колак салмыйча, асфальт юлдан җырлый – җырлый, бар көченә йөгерүен дәвам итте. Шәһәрнең зурлыгына, шау – шу тавышка шаккатты.
Шулай бара торгач Кабартма афиша күрә.
Кабартма:
- Бүген “ Буратино” кинотеатрында яңа фильм күрсәтелә. “Буратино” кинотеатры?! Шәп уйлап тапканнар. Очтым алайса! Ә кайсы якка чабасы тизрәк әйтегез инде. Ашыйсым да килеп бетте, эчемдә бүреләр үкерә бит.
Бүре очрый:
- Я, мине кем искә алды әле монда ? Нишләп йөрисен син шәһәр урамында?
Кабартма:
- Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым. Шәһәр карап йөрим мин, кинотеатрга барам. Тик бик каты карыным ачты.
Бүре:
- Мин сиңа ярдәм итә алам. Менә бу билгене күрсәң, анда син тәмле итеп ашап чыга аласын. Игътибарлы бул!
Кабартма бүренең сүзләрен тыңлап та бетермичә чапты гына.
Бүре:
- Алла тәртипсез икән бу кабартма, рәхмәт тә әйтмәде.
Кабартма:
- Алла, шәһәрнең гүләвенә башым авырта башлады.
Кабартманың каршына төлке килеп чыга:
- Ни булды кабартма? Нигә башыңны тотып моңаеп барасың?
Кабартма:- Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, шәһәр карап йөрим мин. Монда бик куркыныч икән . Әллә нинди өч күзле җанварлар әле бер күзе яна әле икенче күзе яна. Менә шушы тавышка башым авырта ташлады.
- Мин сиңа ярдәм итә алам. Менә шушы билге торган җирне күрсәң анда сиңа ярдәм итәрләр. ( Медицина ярдәме билгесе күрсәтә).
Кабартма, төлкенең сүзләрен тыңлап та бетермичә йөгерүен дәвам итте һәм төлке күрсәткән билгене күргәч бик сөенде. Туп – туры, ишеген зур итеп ачып, кабартма даруханәгә үтте.
- Исәнмесез,- диде кабартма.
- Исәнмесез, - дип сәламләде аны бик ягымлы шәфкать туташы.
Кабартма: - Минем башым бик авырта, ярдәм итегезче.
Шәфкать туташы: -Ә син безнең даруханәне каян табып кердең соң?
Кабартма: - Миңа шушы билгене күрсәткәннәр иде,( билгене күрсәтә) анда сиңа булышалар дип.
Шәфкать туташы:- Бик дөрес әйткәннәр. Бу безнең сервис билгеләре дип йөртелә: андый билгеләр зәңгәр дүртпочмаклыклар эченә куела: безнең билге дә беренче медицина ярдәме пункты дип атала. Исеңдә тот!
Кабартма: - Ярар, белдем инде, хәзер миңа китәргә кирәк.
- Мин кинотеатрны табармынмы икән инде,- дип уфтанды кабартма һәм башын күтәреп караса нәкъ кинотеатр ишек төбендә басып тора иде. Кабартма шатлыгыннан сикергәләп тамаша залына кереп китмәкче иде.
- Билетыгызны күрсәтегез , - дип ана контролер туктатты .
Кабартма: -Зинһар өчен, миннән билет сорамагыз. Минем акчам юк.
- Бер дә борчылма, менә сиңа билет, - ди контролер һәм рәсемнәр бирә,
- Аны яхшылап карап чык та саннар белән билгеләнгән урыннарга нинди юл билгеләрен куярга икәнен уйла. Әйтә алсаң, тамаша залына үтәсең.
Кабартма биремне үтәгәч:
- Хәзер мин юл билгеләрен белдем инде. Кире кайту юлында бер дә ялгышмам, - дип, куана- куана тамаша залына үтте.

У вас нет прав для создания комментариев.