Печать
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
Максат:
 электр чылбыры нинди өлешләрдән торуын ачыклау;
 укучыларга электр чылбырының һәр өлешенең кирәклеген аңлату;
 иң гади электр чылбыры җыярга өйрәтү.

Приборлар һәм материаллар:
• компьютер;
• проектор;
• мультимедиа экран;
• электр чылбырын җыю өчен конструктор;
• ток чыганагы.

Демонстрация:
 презентация;
 иң гади электр чылбырларын җыю.

Дәрес барышы
1. Белемнәрне тикшерү
a. Электр тогы чыганаклары. (слайд 1)

b. Һәр чыганакта нинди энергия әверелеше яки нинди реакция бара? (слайд 2)

c. Электр тогын кулланучылар. (слайд 3)

d. Электр тогын кулланучы белән чыганак ничек бәйләнгән? (слайд 4)

e. Нәрсә ул электр тогы? (слайд 5)

f. Резин шнурда электр тогы барлыкка килә аламы? (слайд 6)

g. Өстәлдә ятучы үткәргеч уралмасында электр тогы барлыкка килә аламы? (слайд 7)

h. Электр тогы булу шартлары. (слайд 8)

2. Яңа материалны өйрәнү (слайд 9)

o Электр тогы агучы җайланмалар җыелмасы электр чылбыры дип атала. Электр чылбырын өйрәнү белән электротехника шөгылләнә. (слайд 10)

o Электр чылбырының сызымын схема дип атыйлар. (слайд 11)

o Электр чылбыры гади һәм катлаулы була. (слайд 12)

o Гади электр чылбыры өлешләре. (слайд 13)

o Иң гади электр чылбыры. (слайд 14, тәҗрибә, конструктор)

o Электр чылбырында җайланмалар параллель һәм бер-бер артлы тоташа. (слайд 15)

o Электр чылбырындагы токның артып китүеннән саклавычлар саклый. (слайд 16)

3. Ныгыту. ТБ белән таныштыру (слайд 17)

o Лампочка, өзгеч, батарея элементы һәм үткәргечләрдән торган чылбыр җыярга. (слайд 18)

o Звонокны төрле ике урыннан тоташтырырга мөмкинлек бирүче ике кнопкалы чылбыр схемасын сызарга. (слайд 19)

o Өч лампочкадан торган люстра схемасын анализлау һәм чылбырын төзү. (слайд 20)

o Ике лампочка һәм өч өзгечтән торган схема сызарга, чылбырын төзергә. Һәр лампочка аерым өзгеч белән тоташсын һәм ике лампочканы да бер өзгеч белән сүндереп булырга тиеш. (слайд 21)
o Сорауларга җавап бирергә. (слайд 22)

4. Өй эше.
o § 33 укырга, 78 биттәге 1-4 сорауларга җавап бирергә, 13 күнегү № 2. (слайд 23)