Көч
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы
Актаныш районы
Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе.



темасына 7 класста физикадан дәрес планы.

Уздырды:
физика – информатика укытучысы
Фатихова Дания Ахтямовна

2013

Тема: Көч.
Максат:
1. Укучыларны көч һәм вектор зурлык төшенчәләре белән таныштыру.
2. Җисемнең тизлеге үзгәрү аңа тәэсир итүче көчкә бәйле булуны, ягъни табигать күренешләренең үзара бәйле яки үзара шартлы сәбәп булуны күрсәтү.
3. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
4.Укучыларның интелектуаль сәләтләрен ; иң мөһимен аерып алу, анализлау һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау:
1. Перышкин А.В., Физика – 7. - Казан: Мәгариф, 2006.
2. Лукашик В.И., Иванов Е.В. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы: 7 – 9 нчы сыйныфлар өчен/ Казан: Мәгариф, 2001.
3. Мультимедиа программалары: “Физика”.(www.fizika.ru сайтында)
4. Терәк схемалар. (Компьютер презентациясе рәвешендә)
5. карточкалар: 22-Б
6. Приборлар: арба, йөк, резин бау, резинка, динамометрлар.
Уздыру урыны: информатика кабинеты.
Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрес планы.
1. Укучыларны дәрескә оештыру.(1 мин.)
2. Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек. (4 мин.)
3. Яңа теманы өйрәнү. (20 мин.)
4. Яңа белемнәрне ныгыту. (15 мин.)
5. Дәресне йомгаклау. (5 мин.)

Дәрес барышы.
I Укучыларны дәрескә оештыру.
Укытучы:
- Хәерле көн хөрмәтле укучыларым һәм килгән кунаклар!
- Бүген без физика дәресендә яңа физик термин белән танышырбыз, аның үзлекләрен өйрәнербез. Иң элек физик терминга аңлатма биреп үтик әле.
(- Физик төшенчәләрне белдергән махсус сүзләр – физик терминнар дип атала)
Укытучы:
- Без ниди физик терминнарны өйрәндек?
(- тизлек, вакыт, юл һ.б)
Укытучы:
- Ә бүген мин сезне физика фәненең чынлап та бик кызыклы фән икәнлегенә ышануда тагын бер адым алга атларсыз дип ышанам.
II Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек.
(2 слайд)
Укытучы:
- Хәзер укучылар, игътибар белән тарихи язманы тыңлыйбыз. Сез бу документ нәрсә турында булуына төшенергә һәм берәр яңа физик термин булырлык махсус сүзне аерып алырга тырышыгыз.
(Ю.Левиитанның Германиянең җиңелүе турында акт белән таныштыруы турындагы язманы тыңлау)
Укытучы:
- Укучылар сез нинди тарихи документ тыңладыгыз? Анда сүз нәрсә турында барды?
(укучылар җавабы)
- Илебез халкы 2010 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Ә быел беренче тапкыр 9 декабрь «Ватан геройлары көне” буларак бәйрәм ителәчәк. Ә сез бу язмада нинди тылсымлы сүзгә ныграк игътибар иттегез соң?
(Сила – көч)
- Дөрес, әгәр ул елларда совет халкында зур рухи һәм физик көч булмаса зур җиңү була да алмаган булыр иде. Сез моңынчы да көч сүзен бик күп тапкырлар ишеткәнегез һәм сөйләмегездә кулланганыгыз бар. Ләкин аның физик термин булуы турында гына белми идегез. Тормышта көч сүзе белән бәйле нинди вакыйгалар, күренешләр очратканыгыз бар?
(укучылар җавабы)
Укытучы:
- Көч –ул нинди төшенчә икән соң, аның нинди үзлекләре бар икән, бүген без шуңа төшенербез. Шулай да без бу төшенчәнең кайбер үзлекләре белән таныш, ләкин көч сүзе генә кулланмадык. Игътибарны түбәндәге биремнәргә юнәлтәбез, дөрес булырлык җавапларны аерып алабыз. Болар турында нинди темаларны өйрәнгәдә сөйләшкән идек икән?
(3һәм 4 слайд күрсәтелә, укучыларның җаваплары тыңлана)

III Яңа теманы өйрәнү.
1. Практик эш.
Укытучы:
- Без белгәннәрне түбәндәгечә үзгәртеп әйтсәк тә була.
(5 слайд күрсәтелә)
- Хәзер сез үзегез көч турында белмнәрне үзегез туплыйсыз. Физикада белемнәр ничек туплана соң?
(укучылар җавабы: күзәтү, тәҗрибә ясау, нәтиҗә ясау)
Укытучы:
- Мин хәзер группаларга биремнәр өләшеп бирәм. Сез биремнәрне укып, практик эш үтисез һәм нинди нәтиҗәләргә килүегез турында аңлатырга әзерләнәсез.
(Биремнәр таратыла:
1.Уенчык машинаны көч белән тәэсир итеп хәрәкәткә китерергә. Төрле урыныннан тәэсир итеп карарга.
- Тик торган арбаны хәрәкәткә китерү өчен арбаның кайсы урынына көч белән тәэсир итсәк уңышлырак?
- Аның төрле очракта да хәрәкәт юнәлешләре бер төрле булырмы?
Арба зуррак тизлек белән хәрәкәт итеп китсен өчен нишләргә?
2. Күбекне һәм бетергечне көч белән кысыгыз.
- Бу җисемнәрне кыскач нәрсәләр хәрәкәткә килде? Үзгәреш җисемнең бөтен урынында да бер төрле булдымы.
- Ике җисемне кысу өчен бертөрле көч кирәк булдымы?
3. Резин бауны(медицина жгуты)бер очынанан тотып торырга икенче очыннан тартырга. Икенче резин бауны (керешне )да шул озынлыкка кадәр тартырга.
- Җисемнәрдә нинди үзгәреш күзәттегез. Аларда нәрсәләр хәрәкәткә килде?
- Ике бауны да бер төрле көч белән тарттыгызмы?

3. Укучыларның җавапларын тыңлау.
Физкультпауза.
Нәтиҗәләр чыгару. (6,7 слайдлар белән танышу)
4. Укытучы:
- Көч – физик зурлык, шулай булгач аны үлчәп була. Көч санча кыйммәт белән генә түгел, юнәлеш белән дә билгеләнә.Көч ук куелган F хәрефе белән, ә модуле исә шул ук F хәрефе белән уксыз гына билгеләнә.
(8слайд күрсәтелә)
- Физикада зурлыкларны үлчәү берәмлекләрен болай гына билгеләмиләр, ул зурлык башка физик зурлыклар белән килештерелгән булырга тиеш. Тик торышта булган җисемгә көч тәэсир итә башлаганнан соң җисем тигез вакыт аралыгында тигез үзгәрә торган тизлек белән хәрәкәт итә башлый. Шушы үзенчәлекне белгәннән соң көч үлчәү берәмлеге итеп Н кабул ителгән. (9 слайд күрсәтелә)
- 1Н – ул 1 с вакыт эчендә 1 кг массалы җисемнең тизлеген 1м/с ка үзгәртә торган көч.
Ул якынча 102 г массалы җисемгә тәэсир итүче авырлык көченә тигез.
Көчләр күп төрле булалар, мәсәлән авырлык көче, эластиклык көче һ.б.Без аларның һәрберсе турында да аерым өйрәнәчәкбез.
Сызымнарда көчне ахры ук белән тәмамланган кисемтә рәвешендә күрсәтәләр. Кисемтәнең очы көч куелу ноктасы була, аны хәреф белән тамгалыйлар. Кисемтәнең билгеле бер масштабтагы озынлыгы көчнең модулен белдерә.
(9, 10 слайдлар күрсәтелә)
- Тормышта бер җисемнең икенчесенә нинди көч белән тәэсир итүен еш үлчәргә туры килә. Көчне үлчәү өчен динамометр дип аталган прибор кулланыла. Аларның төп өлеше - корыч пружин. Приборлар кайда куллануына карап төрле формада булырга мөмкин.
(11 слайд күрсәтелә, динамометрлар коллекциясен карау )
Хәзерге чорда динамометрлар күп төрле: гидравлик, тарту, электрик, электрон һ.б.
(12 слайд күрсәтелә, нәтиҗә чыгарыла.)
IV Яңа белемнәрне ныгыту.
1 . Дәреслек белән эш. Дәреслектә бирелгән рәсемнәрдә тәэсир итүче көчләрне билгеләү.(55,56, 57,58,59 рәсемнәр).
2. Группаларда карточкалардагы биремнәрне үтәү.
3. Мәсьәләләр җыентыгы буенча эш.
a. №361(3 балл)
VI Дәресне йомгаклау.
1. www.fizika.ru сайтыннан сила темасы астында бирелгән материаллар белән танышу.
2. Өй эше бирү. §23, №362.
3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

У вас нет прав для создания комментариев.