Әйләнә-тирәбездә физика
Рейтинг:   / 74
ПлохоОтлично 
Нуриева Рәмлә Равиловна, I категорияле физика укытучысы
Арча районы МБУ “Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе”
9 нчы класста физика буенча электив курс дәресе эшкәртмәсе
Тема: Ньютон иленә сәяхәт
Максат: - Ньютон законнарын кабатлау һәм ныгыту;
- Өйрәнгән закончалыкларның әйләнә-тирә тормышта чагылышын күрергә өйрәнү;
- Логик фикерләүгә һәм исәпләүгә мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү;
- Укучыларның иҗади фикерләвен ситуацион мәсьәләләр чишү барышында үстерү ;
Тибы: Белемнәрне ныгыту дәресе
Форма: Уен – дәрес
I. Организацион момент . Дәреснең максатын әйтү.
Укучылар! Мин сезгә табышмак әйтәм. Минем кем турында сөйләвемне аңларга тырышыгыз. Ул Англиядә Монетный двор директоры булып торган. Кечкенә чагында яшьтәшләреннән физик яктан көчсезрәк булуы белән аерылып тора һәм укуда да калыша. Горур характеры моның белән килешә алмый һәм чираттагы кимсетелүдән соң ул бик тырышып укый башлый. Тиз арада укуда уңышларга ирешә, алдынгы булып китә. Атаклы Кембридж университетын тәмамлый. Аның хезмәтләре гомуми фән үсешеннән бер адымга алга бара. Бөтендөнья тартылу законын ача, күк җисемнәренең хәрәкәт теориясен төзи, яктылыкның бик матур булып 7 төстән торучы спектрга таркалуын беренче булып өйрәнә. (Ньютон)
Видеоматериал карау “Ньютон законнары ”
Әйе. Бүген мин сезне Ньютон иленә сәяхәткә чакырам. Бу илнең хуҗасы - классик механика законнарын ачучы Исаак Ньютон.

II “Закон” станциясе.
Ньютонның 3 законы галимнәргә безнең Галәмдә баручы барлык күренешләрне аңлатып бирү өчен инструмент булып хезмәт итә. Хәзер фән алга китсә дә, яңа автомобиль проектлау яки космик корабльне Юпитерга җибәрү өчен шул ук өч законны кулланырга туры киләчәк.
1нче законны әйтү өчен инерция төшенчәсен белү кирәк.


Ньютон законнарын әйтеп чыгу. Тикшерү (слайд)

III Таный алырсыңмы?
Хәрәкәт төре кайсы законга туры килә.Җавапны табарга ( слайд)

Җавапларның дөреслеген тикшерү.

IV.Станция «Диаграмма»
Диаграммада сурәтләнгән хәрәкәткә характеристика бирегез.

Үзлектән чишү: һәр участок өчен тизләнеш һәм көчне исәпләгез.
Нәтиҗәләр тикшерелә.
V.Станция «Физкультминутка»
Ә хәзер бер генә мизгелгә үзебезне автобуста барабыз дип күзаллыйк.
Автобус әкрен генә тукталыштан кузгалып китә.
Автобус кисәк тормозлый.
Зур тизлек белән барганда автобус сулга борылды.
Зур тизлек белән барганда автобус уңга борылды.
Автобус әкрен генә тукталыштан кузгалып китә.
Автобус кисәк тормозлый.
Зур тизлек белән барганда автобус сулга борылды.
Зур тизлек белән барганда автобус уңга борылды.
Автобус турысызыклы тигез хәрәкәт итә.

VI. Станция «Тәҗрибә»
Биредә укучылар теманы тормыш белән бәйләп аңлатырга тиешләр.
1. 1 укучы чыгышы
Тәҗрибә максаты: инерция күренешен күрсәтү.
МАТЕРИАЛЫ: стакан, картон открытка , кыстыргыч.


ПРОЦЕСС:
Картон өстенә кыстыргыч куеп, открыткага чиертсәң картон очып китә, ә кыстыргыч стаканга төшә. Ни өчен?
Чиерткәндә без картонга көч куябыз.Картон бик тиз очып китә, ә кыстыргыч инерция буенча стаканга төшеп китә. Инерция ул җисемнең башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә тизлеген саклау күренеше.
Тәҗрибә максаты: Реактив хәрәкәт.

МАТЕРИАЛ: коробка, фломастерлар (яки түгәрәк карандаш), шар (приблизительно 20 см).

ПРОЦЕСС:
• Тартмага квадрат тишем киселә.
• Шарны тартмага салып авызын тишемгә туры китерәбез.
• Шарны кабартып тотып торабыз.
• Тартма астына карандашлар тезәбез.
• Шарны җибәрәбез.
Тартма ни өчен хәрәкәткә килә? Ул импульс саклану законыбуенча хәрәкәткә килә. Йомык система тәшкил итүче системада бу җисемнәрнең импульслары суммасы үзгәрми. Ньютонның 1 законы буенча җисемгә көч тәэсир итмәсә ул тик тора яки тигез хәрәкәт итә. Шиңә баручы шар тартманы алга этә. Ышкылу көче туктатканчы тартма хәрәкәт итә.

2. Тәҗрибә максаты: Җисемнең авырлык үзәге урнашуына карап хәрәкәт итүен күзәтү
Материал: 1әр м лы 2 рейка, 3 китап (3 см), скотч, ике бердәй бүрәнкә.
ПРОЦЕСС: Өстәлгә рейкалар һәм китаплардан җайланма корабыз.
• Ике бүрәнкәне скотч белән беркетәбез.
• Бүрәнкәне хәрәкәткә китерәбез.ул рейка буйлап өскә менә.
Ни өчен? Бүрәнкәләр тартылу законына буйсынмаган кебек. Ләкин бу алай түгел. Бүрәнкә өскә менгән кебек күренсә дә аның массалар үзәге аска таба төшә.

3. Сорау-табышмак
Пешкән һәм чи йомырканы ватмыйча ничек аерырга? (Әйләндереп карыйбыз) (Чи йомыркада сыек өлеш элекке торышын сакларга омтыла һәм әйләнүне тоткарлый. Пешкән йомырка тоташ аты җисем булып тора. Шуңа инерция күренеше аны тоткарламый, ул тизрәк әйләнә.)
4. Карандаш нигә төшми? Карандашка пәкене ачып бетермичә кадыйсың да очы белән өстәл читенә куясың. Пәкене төрлечә почмакка ачып, карандашның басып тору почмагын көйләп була. Ни өчен карандаш очында тора? Очы-таяну ноктасы. Карандаш үзе генә булса, ул иң аста урнаша. Ә пәке кадап куйсаң массалар үзәге тотрыклы торырга ярдәм итә. Чөнки массалар үзәге таяну ноктасыннан читтә булса гына җисем тигезләнешен югалта.

5. Ике динамометр

Штативта ике демонстрацион динамометр (насадкой). Аларның берсен икенчесенә эләбез. Ни өчен динамометрларның күрсәтүләре бер үк (рәс.)?
Җавап:
Тәҗрибә Ньютонның 3 законы белән аңлатыла. Җисемнәр үзара модульләре буенча тигез, юнәлешләре буенча капма-каршы көчләр белән тәэсир итешәләр.

VII. Станция «Яңа көч»
Ньютонның 2 законы бик гади языла һәм әйтелә. Ләкин мәсьәлә чишкәндә формуладагы көчнең мәгънәсен дөрес аңласаң гына дөрес чишәргә мөмкин. Чөнки җисемгә берничә көч тәэсир иткән ситуация күпкә ешрак очрый.

Көчләрне кушу кагыйдәләре кабатлана.
Бирем:Укучыларга карточкалар өләшенә,
Карточкада көчләрнең геометрик суммасын – нәтиҗә көчне төзергә.

VIII. Йомгаклау. Рефлексия.
- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?
- Аеруча кайсы өлеше ошады?
- Сез үзегез өчен нинди “ачыш” ясадыгыз?
- Йомгаклау өлешендә электив курсның әһәмиятен ассызыклыйсы килә. Бүген без физиканың кечкенә генә бер бүлеген тормыш белән бәйләдек. Күрсәтелгән тәҗрибәләр механиканың көндәлек тормыштан аерылгысыз икәнен исбатлады. Инерция күренеше шоферга да, җәяүлегә дә сак булырга өйрәтә, массалар үзәген тигезлек саклау өчен белергә кирәк, шар белән тәҗрибә космик корабльләрнең очу принцибын аңлатып бирә. Шуңа күрә мин ышанып әйтә алам. Физика буенча алган белемнәрегез сезгә гомер буе кирәк булачак.


1. Кулланылган интернет ресурс : http://www.zavuch.info/
2. Кулланылган әдәбият:
Горев Л.А. Занимательные опыты по физике в 6-7 классах. Пособие для учителей. М.: Просвещение, 1977.

У вас нет прав для создания комментариев.