“Җисемнәрнең электрланулары. Корылмаларның үзара тәэсир итешүләре”8 сыйныф
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Биектау районы
Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

Бәйге исеме: Якты һөнәр
.
Тема: VIII сыйныфта дәрес эшкәртмәсе “Җисемнәрнең электрланулары. Корылмаларның үзара тәэсир итешүләре”

Төзеде:

Биектау муниципаль районы Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең
1нче квалификацион категорияле физика һәм математика укытучысы
Сафиуллина Наилә Мансуровна.

Телефон: 89172467198

2012 -2013нче уку елы


Тема: Җисемнәрнең электрлануы. Корылмаларның үзара тәэсирләшүләре. Үткәргечләр һәм диэлектриклар.

Максат: 1. Әйләнә-тирәдәге физик күренешләрне анализлап аңлата белергә
өйрәтүне дәвам итү.
2. Укучылар өчен яңа булган физик күренешне – электрлану күренешен
аңлату; ачылу тарихы белән таныштыру.
3. Үткәргечләр һәм диэлектриклар (электр үткәрмәүчеләр ) турында аңлату;
алардан дөрес файдалану күнекмәләре тәрбияләү . .
4 . Электр тогы белән эшләүчеләргә мәхәббәт тәрбияләү.
5. Электр тогы сугудан саклану чаралары белән таныштыру
.
Җиһазлау: Электрофор машинасы, пыяла һәм эбонит таякчыклары, мех , кисәге , вакланган кәгазь кисәкләре, фольгадан гильза (җепкә
эленгән ), штатив
. Чакырылган кунак : Электрик Низамиев Назыйм Җантаһирович.
Эш алымнары : Эвристик әңгәмә , тәҗрибә .
Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр бирү.
Дәреснең төзелеше: 1.Кереш.Оештыру моменты
2.Үтелгәннәрне кабатлау.
3.Яңа төшенчәләр бирүгә әзерлек.
4. Яңа төшенчәләр бирү.
5..Тәҗрибәләр үткәрү
6.Электрик чыгышы.
7. Яңа төшенчәләрне ныгыту.Сорауларга җаваплар ,
төрле ситуацияләр тикшерү
8.Өйгә эш бирү.
9.Дәрескә йомгак ясау.

Дәрес барышы
I .Кереш .Оештыру эшләре.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек ? Сез дәрескә
әзерме? Дәресне башлыйбыз. Башта үтелгән бүлекләрне искә төшерик.
Сорау: Физиканың нинди бүлекләрен өйрәндек ?
Көтелгән җавап : Механика һәм җылылык күренешләре бүлеген өйрән-
дек. Матдәләрнең вак кисәкчекләрдән торганын беләбез. Алар молекула
һәм атомнар дип аталалар.
Сорау :Молекуляр төзелешкә карап , матдәләрнең нинди үзлекләрен
әйтеп була ?
Көтелгән җавап : Матдәләр өч төрле була : каты хәлдәге, сыеклык һәм
газсыман матдәләр була.
Укытучы: Башка үзлекләрен физиканың алдагы бүлекләрендә өйрәнербез.
Ә менә бүген дәрестә физиканың яңа бүлеген өйрәнә башлыйбыз. Бер караганда, яңа дибез, әлегә аның закончалыкларын белмибез, икенче яктан карасак, без аның белән көн дә очрашабыз. Нинди бүлек булуын шушы кроссвордны чишсәк, белербез. Саннар куелган баганада серле сүз килеп чыгачак.
1 Кешенең эш эшләү мөмкинлеге.
2 Өйләрдә яктырту җайланмасы.
3. Эшнең вакытка чагыштырмасы.
4 .Механик энергиянең бер төре
5 .“Физика” сузенең татарчага тәрҗемәсе.
6. озынлык үлчәү җайланмасы
1
2
3
4
5
6

Җаваплар:
1. энергия
2. лампа
3. егәрлек
4. кинетик
5. табигать
6. рулетка
Яңа төшенчәләр белән таныштыру.
Укытучы: Әйе, укучылар, без “Электр” темасын өйрәнә башлыйбыз. Бу сүз безнең көндәлек тормышта еш кулланыла торган сүз. Электрның нәрсә булуын ачыклау өчен, башта электр күренешләрен тикшереп китәбез. Электр күренешләренә нинди мисаллар китерә аласыз?
Укучылар җавабы тыңлана: өйләрдә лампочкалар яна, телевизор, суыткычлар эшли, электр моторлары белән эшләүче бик күп җиһазлар,бар. Шулай ук яшен дә әйтергә була.
Укытучы: Әйе, укучылар, яшенне элек дин белән бәйләп аңлатканнар, ә без бүген электрофор дигән машина белән ясалма яшен чыгарып карыйбыз (тәҗрибә күрсәтелә). Бу күренешне ничек аңлатырга соң?
Укучы: Электрофорның ике таякчыгының шарлары нидер туплыйлар, һәм алар бер-берсе белән тартылалар.
Укытучы: Кешеләр бик борынгы заманнарда ук кайбер җисемнәрне я кәгазьгә, я йонга ышкыганнан соң төрле вак җисемнәрне үзләренә тарту үзлеген күзәткәннәр. Бигрәк тә бу үзлекләр гәрәбә агачында нык чагылган. 17нче гасырда бу күренешләрне ныклап өйрәнә башлаганнар. Ышкыганнан соң үзенә тарту үзлегенә ия булган җисемнәрне электрланган яки электр корылмасы бирелгән диләр. Электр грек сүзе ,”гәрәбә “дигәнне аңлата. ( Тәҗрибә күрсәтелә )
Ә хәзер пыяла таякны кәгазьгә ышкып карыйк.Таякны штативка эленгән гильза
янына китерәбез (гильза фольгадан ясалган).Шулай ук пыяла таяк гильзаны үзенә
тарта.
Укучылар, ә хәзер көндәлек тормышта шушы күренешкә охшаш мисаллар китерегез.
Җаваплар: 1)чәчне тарак белән тараганда;
2)синтетик киемнәрне киенгәндә яки чишенгәндә чытырдау тавышлары ишетелә, яисә караңгыда булса, очкын чыга;
3)эт яки мәче балаларын сыйпаганда йоннары кабара.
Укытучы: Җисемнәрне ышкыганда җисемнәрнең икесе дә корыла яисә электрлана дип атыйлар . Алар бер-берсе белән тартыла.(тәҗрибә күрсәтелә) Эбонит таякны йонга ышкыганда йонның да вак кисәкләрне тартуын күрәбез.
Нәтиҗә ясыйк: ике җисем дә электрлана: пыяла таяк та , кәгазь дә.


Тәҗрибә: Штативка фольгадан ясалган гильза куябыз.Эбонит таякны йонга ышкып, таяктагы корылманы гильзага бирәбез, гильза корыла.Эбонит таякны ышкып тагын электрлыйбыз.Гильза янына китерсәң, гильза таяктан этелә.
Укытучы: Укучылар! Нинди нәтиҗә ясап була?
Укучылар: Бер төрле корылма тупланган җисемнәр этеләләр.
Тәҗрибә: Пыяла таякны җепкә элеп, штативка куябыз. Аны кагәзьгә ышкып электрлыйбыз. Эбонит таякны йонга ышкып, пыяла таяк янына китерсәң, алар тартылалар.
Укытучы: Ә хәзер нинди нәтиҗә чыгара алабыз?
Укучылар: Төрле корылма тупланган җисемнәр тартылалар.
Укытучы: Америка физигы Б.Франклин корылмаларга “уңай” һәм “тискәре” исемнәр бирергә тәкъдим итә. Пыяла таякны ефәккә ышкып анда тупланган корылма “уңай” дип, йонга ышкылган эбонит таякта тупланган корылма “тискәре” корылма дип атала.
Нәтиҗә: Тактада рәсем күрсәтелә.

Укытучы: Җисемнәрне ышку юлы белән генә түгел, бер-берсенә орындыру юлы белән дә электрлап була. Җисемнең электрлану яки электрланмавын белә торган прибор ЭЛЕКТРОСКОП дип атала. Төзелешен аңлатып китәм (аңлата). Аның эшләү принцибын кем аңлата?
Укучы (үз фикерләрен аңлата): Корылган таякны электроскоп шарчыгына орындырсаң, корылма таяк буенча төшеп китә, һәм тасмаларга тарала. Ә тасмалар этеләләр.

.
Укытучы: Әле генә электроскопны ничек корып булу турында белдек. Ә ничек итеп андагы корылманы бетерергә?
(Укучылар фикерләре тыңлана). Мәсәлән, кул белән кагылсаң, корылма бетә.
Укытучы: Әйдәгез, нәтиҗә ясап карыйк! Табигатьтә төрле матдәләр бар.
1. электрны җиңел үткәрүчеләр.
2. электрны үткәрмәүчеләр.
Кагыйдәләр әйтелә :
Электр корылмаларын икенче җисемгә җиңел күчерүчеләр үткәргечләр дип, күчерә алмый торганнарын үткәрмәүчеләр, яки диэлектриклар дип атыйлар.
Укытучы: Үткәргечләргә һәм диэлектрикларга мисаллар китерегез?
Укучылар: (укытучы ярдәме һәм тормыш күнекмәләре аша). Металлар, туфрак, кеше тәне ,судагы эремәләрһ.б. электрны яхшы үткәрәләр.Гәрәбә, резин, пластмасса, пыяла ,фарфор.капрон һ.б. электрны үткәрмиләр.
Укытучы: диэлектриклардан ясалган җисемнәрне изоляторлар дип атыйлар.
Алар кайларда кулланыла соң ?
Укучы :Электрикларның кулларында резин перчаткалар ,отвёрткаларның
сапларын агачтан яки пластмассадан ясыйлар. Бер –берсе белән ялганган үт -
кәргечләрне изоляцияләнгән ленталар белән чорнап куялар.
Укытучы: Әйе, укучылар. Кеше тәне электрны үткәрүче булып тора. Электр җиһазлары тирәсендә булсагыз, яки алар белән эш иткәндә, һәрвакыт сак булырга кирәк. Электр күзгә кхренә торган материаль әйбер түгел, шуңа күрә теләсә ниниди вакытта бернәрсәгә дә кул белән кагылырга ярамый. Гомергә төзәтеп булмый торган бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Электр куркыныч әйбер, без аннан башка тора алмасак та.
Укытучы: Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең электригы Низамиев Назыйм абыегызга бирәбез. Ул безгә электрик эшенең үзенчәлекле яклары белән таныштырыр.
Электрик: Мин мәктәптә укыган чагымда ук техника белән кызыксына идем.
Өстәмә китаплар укый идем. Армиядән кайткач , Казанда электриклар әзерләүче техник училщега укырга кердем.Аны яхшы билгеләренә генә тәмамлап
авылга эшкә кайттым.Башта ындыр табагында инженер булып эшләдем. Ан-
нан соң җирле үзәкнең өлкән электригы булып киттем.Сапёр ике тапкыр ялгышмаган шикелле,электриклар да ике ялгышмый.Электр көндәлек тормышта
кирәкле булсалал да ,куркыныч нәрсә.Чөнки кеше тәне электрны яхшы үт-
кәрә .Анның белән сак булырга кирәк.Бу күренеш ток сугу дип атала.
Аяк астыгызда яткан теләсә нинди чыбыкарны тотарги ярамый.Төзәтелмәс –
лек бәла – каза килеп чыгып гомеребез белән түләргә мөмкин.САК БУЛЫГ-
ГЫЗ! (кушымтаны карарга)
Материалны ныгыту.
Ситуацияләр: (телдән )
1. чәч бөдрәләү өчен җайланма белән ничек эшләргә?
2. электр су кайнаткычы белән ничек эш итәргә?
3. юеш кул белән розеткадан вилканы тартып алырга ярыймы? Ни өчен?
4. ачык спиральле җылыту приборы белән ничек эш итәргә
5. Кәгазь кисәкләре ярдәмендә җисеинең электрланганмы –юкмы икәнлеген
ничкек белергә?
.6. Ягулык салынган цистерна артына җиргә тиеп торырлык итеп корыч
чылбыр беркетәләр.Ни өчен?
Укучылар җавабы: бензин цистернага ышкылып электрлана, кул белән кагылсаң, тупланган корылма кеше аша уза. Зыян килә .
Өйгә эш бирү.
П 25 -27,
1) Дәреслек материалы белән танышырга;
2) Электр белән эш вакытында сакчыллык кагыйдәләрен уйлап чыгарырга
( плакат рәвешендә)
3) Яшен турында материал туплап килергә.
Дәрескә йомгак ясау
Укучылар, сезгә дәрес ошадымы.?
Нинди яңалыклар ишеттек?
Кайсы өлешләре ошамады7
Алдагы дәресләрдә нәрсәләр туррында ишетәсегез килә 7
Дәрес өчен сезгә зур рәхмәт !

У вас нет прав для создания комментариев.