Җисемнәрнең йөзүе
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

7 нче класста
физика һәм биологиядән интегральләштерелгән дәрес “Җисемнәрнең йөзүе. Тере организмнарның су тирәлегенә җайлашуында физик законнарның чагылышы”

Физика укытучысы: Фазылҗанова Н.М.
Биология укытучысы: Гаффарова Д.В.

Тема: Җисемнәрнең йөзүе. Тере организмнарның су тирәлегенә җайлашуында физик законнарның чагылышы.

Максат:
1. Әйләнә-тирәдә һәм техникада Архимед көченең нинди әһәмияткә ия булуын, этеп чыгару көчен нинди юллар белән арттырырга һәм киметергә мөмкин икәнлеген ачыкларга. Организмнарның су тирәлегенә җайлашуында физик законнарның чагылышын аңлатырга.
2. Укучыларда фәнни-популяр, белешмә әдәбият куллану, иҗади сәләтне үстерү (чыгыш әзерләү һәм сөйләү), анализлау, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерергә. Мәсьәлә чишү күнекмәләрен ныгытырга.
3. Физика һәм биология фәннәрен өйрәнүгә кызыксыну уятырга һәм укучыларда хезмәт сөючәнлек, төгәллек тәрбияләргә, тирә-юньдә физиканы күрә белергә өйрәтергә.

Җиһазлар һәм материаллар:
 компьютер, проектор;
 видеофильм “Вода”;
 видеофрагмент “Плавание тел”;
 видеофрагмент “Выталкивающая сила и плотность жидкости»;
 видеофрагмент “Плавающий айсберг”;
 презентацияләр: “Су - яшәү нигезе”, “Суүсемнәр”, “Су кошлары”, “Китлар”, “Балыклар”;
 скелетлар: “Балык”, “Бака”, “Куян”;
 аквариум, ясалма суүсемнәр;
 сулы савыт, бәрәңге, тоз;
 сулы савыт, корыч һәм агач цилиндрлар;
 сулы савыт, фольга кисәкләре;
 стакан, газлы су, виноград;
 стакан, костор мае, буяу;
 җисемнәрнең тыгызлыклары таблицасы.

Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
Видеофильм “Су”
Биология укытучысы. Без бүген гадәти булмаган дәрес үткәрәбез. Физика кабинетында биология һәм физика дәресләре үтәчәк. Су - тормыш чыганагы. Дәресне дә “Су” видеофильмы белән башлап җибәрүебез тикмәгә түгел. Су - безнең планетада иң киң таралган һәм иң тылсымлы матдә. Җир шарының ¾ өлеше судан тора. (2,3 слайд)
“Су! Синең төсең дә, тәмең дә, исең дә юк. Сине сүрәтләп булмый, синең белән хозурланып кына була. Тормыш өчен син кирәк, дип әйтергә ярамый: син – үзең тормыш. Син безгә шатлык бирәсең, аны аңлатырга мөмкин түгел. Син дөньядагы иң зур байлык” – дип язды Антуан де Сент-Экзюпери.
Тере организмнар өчен су никадәр әһәмиятле соң?
1 укучы. Презентация “Су- яшәү нигезе”. Барлык тере организмнар составына су керә. Кеше тәненең 2/3 өлешен су алып тора.
кеше каны 83% судан тора.
баш мие һәм йөрәк -80 %
сөяк – 20-25 %
май тукымасы – 29 %
күзнең пыяласыман матдәсе – 99 %
теш эмале – 0,2 % судан тора.
Тере организмнарда бер процесс та судан башка үтми. Үсемлекләрдә фотосинтез процессы, матдәләр хәрәкәте судан башка бармый. Су - ул яшәү тирәлеге.

II. Актуальләштерү өлеше.
Физика укытучысы. Сез алдагы дәресләрдә сыеклык эченә батырылган җисемгә тәэсир итүче этеп чыгару көчен табарга өйрәндегез. (4 слайд)
1. Сыеклыктан җисемне этеп чыгару көче нәрсәгә тигез? Ул көч кая таба юнәлгән? (Сыеклыктан җисемне этеп чыгару көче җисем кысып чыгарган сыеклык авырлыгына тигез. Бу көч өскә таба юнәлгән.)
2. Җисемгә тагын нинди көч тәэсир итә? Ул көч кая таба юнәлгән? (Җисемгә авырлык көче тәэсир итә. Ул көч аска таба юнәлгән.)
3. Авырлык көчен нинди формула ярдәмендә исәпләргә мөмкин?
4. Җисемне сыеклыктан этеп чыгару көчен ничек табарга?
5. Бер туры сызык буенча капма-каршы якка юнәлгән көчләрнең бердәй тәэсир итүчесен ничек табарга? (Бер туры буенча капма-каршы якка юнәлгән көчләрнең бердәй тәэсир итүчесен табу өчен модуле буенча зуррак көчтән кечерәген алабыз, ул зуррак көч ягына таба юнәлә.)

III. Яңа материалны аңлату.
Физика укытучысы. Бердәй тәэсир итүче көчнең нинди булуына карап, җисемнең судагы торышын белергә мөмкин.
Бүген без җисемнәрнең йөзү шартлары белән танышырбыз. Без нәрсәләр беләбез? Безгә нәрсәләр белү кызыклы? Диңгез һәм океаннарда корабльләр йөзә. Һава шарлары, кәгазь очкычлар очалар. Су асты көймәләре суда хәрәкәт итәләр. Физика законнары нигезендә бу хәрәкәтләрне ничек аңлатырга? Бүген һәм алдагы дәресләрдә без моны ачыкларбыз. Сез әзерләп килгән тәҗрибәләр ярдәмендә бүген без кайбер сорауларга җаваплар табарбыз.
1 укучы. Җисемнең сыеклыктагы торышы бу җисемнең күләменә бәйле икәнен тәҗрибәдә ачыклыйк. Тәҗрибә өчен сулы савыт, фольга кисәкләре кирәк. Фольганы суга салабыз, ул төпкә төшә, яки бата. Тәҗрибәне бераз үзгәртик. Фольгадан көймә ясыйбыз һәм суга төшерәбез. Көймә йөзә. Тәҗрибәдән түбәндәге нәтиҗәне ясый алабыз: җисемнең күләме зуррак булган саен сыеклыкның бу җисемне этеп чыгару көче зуррак була.
2 укучы. Стаканга яңа гына ачылган газлы су салабыз. Суга виноград ыргытабыз. Виноград судан бераз гына авыр, ул төпкә төшә. Виноградка газ куыклары утыра башлый, алар виноградны чорнап алалар. Виноград өскә күтәрелә.
3 укучы. Җисемнең торышы бу сыеклыкның тыгызлыгына бәйле булуын раслыйбыз. Миңа сулы стакан, бәрәңге һәм тоз кирәк. Бәрәңгене суга салабыз, ул суда бата. Тәҗрибәнең шартын үзгәртәбез. Суга тоз салып эретәбез. бәрәңгене яңадан суга салып карыйбыз. Бәрәңге йөзә. Шулай итеп, җисемнең сыеклыктагы торышы сыеклыкның тыгызлыгына бәйле. сыеклыкның тыгызлыгы зуррак булган саен, җисемгә тәэсир итүче этеп чыгару көче дә зуррак була.
4 укучы. Стаканга аптекаларда сатыла торган кастор мае салабыз. Ашыкмыйча гына майга акварель буявы тамчысы салабыз. Кастор мае белән суның тыгызлыгы бер чама. Буяулы су тамчылары майда йөзеп йөриләр. Бераздан төпкә утыралар.
5 укучы. Сулы стаканга ике цилиндр төшерәбез: берсе корыч, икенчесе – агач. Корыч цилиндр төпкә төшә, агач цилиндр су өстендә кала. Бу цилиндрларны сыеклыктан этеп чыгаручы көчләр бер үк төрле, чөнки күләмнәре тигез. Аларга төрле зурлыктагы авырлык көчләре тәэсир итә.
Физика укытучысы. Шулай итеп, җисемнең сыеклыкта йөзү шартлары түбәндәгечә булды: җисемгә тәэсир итүче авырлык көче Архимед көченнән зуррак булса, җисем бата, Архимед көченә тигез булса, җисем йөзә, Архимед көченнән кимрәк булса, җисем калка.

IV. Ныгыту
Биология укытучысы. Тере организмнарның су тирәлегенә җайлашуында физик законнар ничек чагыла соң?
1 укучы. Алабуга балыгының скелеты бик күп сөякләрдән тора. Аның нигезен умырткалык тәшкил итә. Умырткалык бик күп умырткалардан тора. Тәннең гәүдә өлешендә умырткаларга ян-яктан кабыргалар берегә. Алгы яктан умырткалыкка баш скелеты- ми тартмасы тоташа. Йөзгечләрнең дә скелеты бар. Скелетның әһәмияте зур: ул мускулларга терәк хезмәтен үти һәм эчке органнарга саклагыч булып тора.(Слайд күрсәтелә)
Баканың умырткалыгы кыска. Балыкларныкыннан аермалы буларак, баканың муен умырткалары бар. Баканың умырткалыгы озын койрык сөяге белән бетә. Баканың баш сөякләре саны балыкларныкына караганда кимрәк. Очлыклар скелеты өч өлешкә бүленгән һәм умырткалыкка очлык пояслары сөякләре ярдәмендә тоташкан.(слайд күрсәтелә)
Имезүчеләрнең скелеты баш, гәүдә һәм очлыклар поясы бүлекләреннән тора. Имезүчеләргә умырткалыкның муен өлешендә җиде умыртка булу хас. Күкрәк умырткалары, кабыргалар һәм күкрәк сөяге барысы бергә нык күкрәк читлеген тәшкил итәләр.(слайд күрсәтелә)
Ни өчен күпчелек су хайваннарының скелеты җир өслегендәге хайван скелетларыннан җиңелрәк?
(Җавап: суда яшәүче тере организмнарның уртача тыгызлыгы су тыгызлыгыннан аз аерыла, шуңа күрә аларның авырлыгы Архимед көче белән тулысынча тигезләшә. Шунлыктан су хайваннары, җир өсте хайваннары кебек, зур һәм нык скелетка мохтаҗ түгел.)
2 укучы. Суүсемнәрнең төзелеше чагыштырмача гади, һәм алар башлыча суда яшиләр. Араларында бер генә күзәнәктән торганнары да һәм күп күзәнәклеләре дә бар. Кайбер суүсемнәр берничә дистә метрга җитеп үсәләр. Ләкин аларның беркайчан да чын яфраклры, сабак һәм тамырлары булмый, ягъни аларның вегетатив органнары юк. Тукымаларга һәм оганнарга бүленмәгән тән катлама, яки таллом дип атала. Шуңа күрә суүсемнәрне түбән төзелешле үсемлекләргә кертәләр.
Диңгез суүсемнәренең күбесе яшел суүсемнәргә керә. Ләкин көрән һәм кызыл суүсемнәр тагын да күбрәк. Фотосинтезга сәләтле башка организмнар кебек, суүсемнәргә дә туклану өчен кояш яктысы да кирәк. Шуңа күрә суүсемнәр бик тирәндә яши алмыйлар. Яшел һәм көрән суүсемнәрнең иң күп җыелган урыны 20 м тирәнлектә, ә бик тирәндә (200 м га кадәр) күбрәк кызыл суүсемнәр үсә. Гадәттә суүсемнәр ташлы су төбендә яки су асты кыяларында куп очрый.
Ни өчен суүсемнәрнең кәүсәләре сыгылучан була? (Тәҗрибә күрсәтә)
(Җавап: суүсемнәргә ныклы кәүсәләр кирәк түгел, Архимед көче аларны күтәреп тора.)
3 укучы. Балыклар су тирәлегендә яши. Су үзендә хәрәкәт итә торган җисемнәргә сизелерлек каршылык күрсәтә. Балыкларның гәүдә формасы суның каршылыгын җиңүгә җайлашкан, бу аңа суда тиз хәрәкәтләнергә ярдәм итә. Балыклар, ян-яктан кысылган гәүдәләрен һәм койрыкларын әле уңга, әле сулга борып, алга таба хәрәкәт итә. Аларга йөзергә нигездә йөзгечләр ярдәм итә. Һәр йөзгеч юка тире- яры белән тәэмин ителгән, ярыны чәнечкеле сөякчел нурлар тотып тора. Нурлар тырпайганда, алар арасындагы тире тартылып, йөзгечнең өслеге зурая. Алабуганың сыртында ике данә сырт йөзгече , койрык очында ике аерчалы зур койрык йөзгече, ә аскы ягында аналь йөзгече була. Парлы күкрәк йөзгечләре гәүдәнең ян-ягында, ә парлы корсак йөзгечләре гәүдәнең аскы ягында урнашкан. Алга таба хәрәкәт иткәндә төп рольне койрык йөзгече уйный. Парлы йөзгечләр борылырга, туктап торырга, әкрен генә алга барырга һәм тигезлекне сакларга ярдәм итә. Балыкның сырт һәм аналь йөзгечләре гәүдәгә, алга таба барганда һәм кискен борылганда, ныклык бирә?
Балыклар йөзү куыгы ярдәмендә суның тирәнлеген ничек көйли?
(Җавап: Балыкның йөзү куыгы күләмен җиңел үзгәртә. Мускуллары ярдәмендә балык куыкны кыса, шуңа күрә балыкның күләме кими. Балык тирәндә йөзеп йөри ала. Өскә йөзеп чыкканда, куыкның күләме зурая һәм балык чагыштырмача җиңеләя төшә. Бер генә төрле тирәнлектә булганда йөзү куыгының күләме үзгәрми. Бу балыкка хәрәкәтсез, су катламында эленгән сыман торырга мөмкинлек бирә.)
4 укучы. Үзләренә азыкны судан тапканга күп кенә кошларның тереклеге сулыкларга бәйле. Су кошлары йөзәргә сәләтле, ә кайберләре чума да ала. Йөзәргә һәм чумарга җайлашу нәтиҗәсендә, су кошларының як бармаклары арасында ярылар була, ә аяклары шактый артка китеп тора.
Су кошларының күпчелеге җирдә әкрен һәм җайсыз йөри. Каурый катламының үзенчәлекле төзелеше нәтиҗәсендә су кошларының каурыйлары чыланмый. Каурый йоны белән мамык бөртекләре бер-берсенә үрелеп үскәнлектән, өске катламнан су тиз агып төшә. Шулай ук каурый араларындагы вак куышлыкларындагы һава куыкчлары да су үткәрмәскә булышлык итә. Каурыйларының койрык бизе бүлеп чыгара торган май белән майлануы да судан саклану өчен әһәмиятле: ул су үткәрмәүче катлау хасил итә торган каурыйларның табигый структурасын, формасын һәм эластиклыгын саклый.
Ни өчен суда йөзүче кошларның түшләре суга аз гына кереп тора?
(Җавап: Кошларның тыгызлыгы су тыгызлыгыннан шактый кечкенә, шуңа күрә аларның аз өлеше генә суга кереп тора.
5 укучы. Китлар – тулысынча суда яшәүче имезүчеләр, беркайчан да коры җиргә чыкмыйлар. Суда яшәүче диңгез җәнлекләренең очлыклары суда хәрәкәт итү органына – ишкәкләргә әверелгән. Китларның берничә төре бар: гренландия киты, сейвал, соры кит, зәңгәр кит.
Зәңгәр кит – хәзерге иң эре имезүче хайван. Кайберләренең буе 30 метрга, ә массасы 150 тоннага җитә. Китлар Кызыл китапка кертелгән. Китлар суда койрык йөзгечләре һәм ишкәккә әверелгән ике алгы очлыклары ярдәмендә йөзә.
Ни өчен сайлыкка эләккән кит үз авырлыгы тәэсирендә үлә?
(Җавап: Китка тәэсир итүче Архимед көчен исәплибез һәм аны китка тәэсир итүче авырлык көче белән чагыштырабыз. Китның күләме 150 м3, суның тыгызлыгы 1030 кг/м3. Китның тыгызлыгы су тыгызлыгыннан бик аз аерыла, димәк аның массасы 150 т. Китка тәэсир итүче Архимед көчен исәплибез:

Китның һавадагы авырлыгы P=mg=150000•10=1500000 H= 1500 kH
Димәк, китны суда Архимед көче тотып тора.
Кит коры җирдә яши алмый. Китларның океан ярларына ташланган очраклары билгеле. Бик зур авырлык көче китны җиргә китереп кыса. Бу авырлыкка китның скелеты җайлашмаган, ул сулый да алмый. Сулау өчен кит үпкәләрен киңәйтергә тиеш. Күкрәк читлеген каплаган мускулларын ул күтәрә алмый. Шулай итеп, кит коры җирдә үз авырлыгыннан үлә. )
Биология укытучысы. Шулай итеп, тере организмнарның су тирәлегенә җайлашуында физик законнарның чагылышын карап киттек. Бик матур чыгышлар әзерләгәнсез, барыгызга да зур рәхмәт.
Физика укытучысы. Укучылар, алдагы дәресләрдә “Судноларның йөзүе” һәм “Һавада очу” темаларын өйрәнербез. Җисемнәрнең йөзү шартларын укып., өйрәнеп килегез. Өйгә эш: § 50, 25 нче күнегү(1).

Кулланылган әдәбият:
1. Физика, 7 класс. А.В.Перышкин, 2010.
2. Биология, 7 класс.
3. Энциклопедия эрудита. Джулиан Холланд, 2005.
4. Видеофильм “Вода”.
5. Видеофрагмент “Плавание тел”.
6. Видеофрагмент “Выталкивающая сила и плотность жидкости».
7. Видеофрагмент “Плавающий айсберг”.

У вас нет прав для создания комментариев.