Атом энергетикасы: прогрессив фактормы, цивилизацияне һәлак итүче фактормы?
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
МБОУ – Малокибякозинская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ

АТОМНАЯ ЭНЕРГЕТИКА: ФАКТОР ПРОГРЕССА ИЛИ ФАКТОР ГИБЕЛИ ЦИВИЛИЗАЦИИ ?

Автор разработки: Нигматзянова Хадиша Нургалиевна, учитель физики I квалификационной категории

2013 год

Тема . Атом энергетикасы: прогресс фактормы, әллә цивилизацияне һәлак итүче фактормы?.
(9 сыйныфта компьютер кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максат
Дидактик Үстерешле Тәрбияви

Атом – төш реакторының эшләү принцибын; радиоактивлыкның кеше организмына тәэсирен; радиоактивлыкны куллану һәм аның нәтиҗәләрен; радиоактив пычрану һәм аны хәл итү юлларын өйрәнү.


Укучыларда өстәмә әдәбият, физик приборлар, интерактив чаралар белән эшләү күнекмәләре булдыру.

Физик күренешләрнең практик кулланылышын өйрәнү, чагыштырырга, анализларга, нәтиҗә ясарга өйрәтү. Экологик тәрбия бирү, фәннең дөньяны күзаллаудагы һәм кеше тормышындагы ролен өйрәнүне дәвам итү.



Җиһазлау:
Физика – 9 дәреслеге, компьютер, компакт – диск « Физика», видеопректор , һәр укучы өчен әзерләнгән информацион карталар, 2 вариантта эшләнгән тестлар , “ Мария Склодовская – Кюри һәм аның ачышлары “ исемле тарихи материал, “ Радиоактивлык “ темасына Pover Point программасында эшләнгән слайдлар, “ Көнкүрештә радиация” темасына таблица, “ Дәрес өчен “ дигән күргәзмә, дозиметр, Д.И. Менделеевның периодик элементлар таблицасы, “Экспресс – информация” таблицасы, укучылар язган рефератлар, матбугат материаллары.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.
1) Һәр укучыга информацион карталар өләшенә. Анда язылганнар буенча укучылар үтелгән тема материалларын искә төшерәләр.
2) Үтелгән тема материаллары буенча 2 вариантта тест эшләү.

Т е с т
1 вариант
1. Төш составына керәләр...
1) ... протоннар
2) ... нейтроннар
3)... электроннар
А. 1. В. 1 һәм 2
Б. 1 һәм 3 Г. 1, 2 һәм 3

2. AZ Х төше составына керүче протон
нар ничә була?
А. Z В. А-Z
Б. A Г. A+Z

3. Төш реакциясе вакытында энергия...
1) ... аерылып чыга
2) ... йотыла
А. 1. В. Аерылып та чыга, йотыла да
Б. 2. Г. Төш реакцияләре вакытында
мондый хәл булмый.

4. α -, β - һәм γ - нурланыш бирелгән.
Бу нурларның кайсысы гелий атомы
төшләре ташкыныннан гыйбарәт?
А. α В. γ
Б. β Г. Андый нурланыш юк.

5. α - , β - һәм γ - нурланыш бирелгән.
Кайсының үтеп керү сәләте иң көчлесе?
А. α В. γ
Б. β Г. Барысының да үтеп
керү сәләте бердәй.
Т е с т
2 вариант
1. Төш составына керәләр...
1) ... протоннар
2) ... нейтроннар
3)... электроннар
А. 1 һәм 2 В. 2 һәм 3
Б. 1 һәм 3 Г. 1, 2 һәм 3

2. AZ Х төше составына керүче
нейтроннар ничә була?
А. Z В. A-Z
Б. A Г. A+Z

3. Төш реакциясе вакытында энергия...
1) ... йотыла
2) ... аерылып чыга
А. 1. В. Аерылып та чыга, йотыла да
Б. 2. Г. Төш реакцияләре вакытында
мондый хәл булмый.

4. α -, β - һәм γ - нурланыш бирелгән.
Бу нурларның кайсысы электроннар
ташкыныннан гыйбарәт?
А. α В. γ
Б. β Г. Андый нурланыш юк.

5. α - , β - һәм γ - нурланыш бирелгән.
Кайсының үтеп керү сәләте иң көчсезе?
А. α В. γ
Б. β Г. Барысының да үтеп
керү сәләте бердәй

II. Төп өлеш. Яңа белем һәм эш күнекмәләре формалаштыру.
1) Укытучының кереш сүзе
Хәзерге вакытта бөтен илләрдә дә бензинга һәм башка ягулыкларга бәяләр артты. Кешелек дөньясы алдында энергетика проблемасы тора. Галимнәр исәпләгәнчә, энергияне хәзерге күләмдә кулланганда, җирдәге тикшерелгән энергия ресурслары бары 150 елга гына җитә: нефть- 35, газ – 50, күмер 425 елдан тотылып бетәчәк. Энергия чыганакларын кайдан алырга була соң?
(Укучылар судан, кояштан, җилдән, спирттан, агачтан, үсемлек майларыннан, янучан сланецлардан, атом төшеннән алып булуын әйтәләр.)
Аннан соң укытучы укучыларның игътибарын 26 апрель көненә юнәлтә. Укучылар бу көннең сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне булуын һәм 26 апрель - радиация һәлакәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне икәнен әйтәләр, чөнки 1986 елның 26 апрелендә Украина Республикасы составына керүче Чернобыль АЭС ының 4 нче блогы шартлаган. Авария казаларын бетерүдә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче авылдашыбыз Минсүәр абыегыз Галимҗанов та катнашкан.
2) Чернобыльдә ни өчен авария булган?
( Атом реакторының эшләү принцибын , ничек эшләвен компьютердан карап, укучылар төп 2 сәбәпне ачыклыйлар:
1. Кадмий яки бор катнашкан таяклар актив зона эченә вакытында төшеп җитмәгән.
2. Бу таяклар артык күп нейтрон йотып бүтән йота алмаганнар һәм реакция сүнмәгән.
3) “ Радиоактивлык “ темасына укучы чыгышы
“Мария Склодовская – Кюри һәм аның ачышлары” ( тарихи материаллар бирелә)
Мария Склодовская- Кюри (1867 - 1934) Польшада укытучы гаиләсендә туа. Франциядә университетта укыганда 1895 елда Пьер Кюрига кияүгә чыга. Мария Склодовская – Кюри ире белән бергә яңа радиоактив элементлар – полоний һәм радийны ача. Ул, хатын – кызлардан беренче буларак, 1903 елда физика һәм химия буенча ике тапкыр Нобель премиясе ала.
Мария Кюри уран рудаларын эшкәртү һәм анализлауның классик методын эшли ,күп еллар буенча радиоактив нурланышларның үзлекләрен, аларның тере күзәнәккә тәэсирен һ.б. өйрәнү белән шөгыльләнә. Радиоактив матдәләр белән озак эшләүдән аның ике күзенә дә катаракта башлана һәм яман сыйфатлы анемиядән 1934 елның 4 июлендә ул үлә.
М. Кюриның хезмәтләрен кызы Ирэн Кюри һәм кияве Фредерик Кюри дәвам итәләр һәм үстерәләр. Кече кызы Ева Кюри әти - әнисенең биографиясе һәм хезмәте турында “ Мария Кюри “ дигән китап яза.( Китап күрсәтелә ).
Танылган физиолог Иван Петрович Павлов әлеге күренекле кешеләр турында түбәндәге сүзләрне язып калдырган :

“ ... Мария Кюри, Ирэн Кюри һәм Фредерик Кюри тормышларын фәнгә корбан иттеләр, алар фән өчен көрәш геройлары...”
М.Кюри нурланыш авыруыннан үлә.

4) Биология укытучысы
чыгышын тыңлау.
Тере күзәнәк – катлаулы бер механизм, һәм ул үзенең аерым өлешләре чак кына зарарланса да нормаль эшчәнлеген дәвам иттерә алмый. Интенсивлыгы аз булган нурланышлар да күзәнәккә шундый зыян китерә һәм куркыныч авыру ( нур авыруы) китереп чыгара алалар. Нурланыш дозасы зур булганда барлык терек организмнар һәлак була. Нурланышларның хәтәр ягы шул: хәтта үлемгә китерерлек дозада булганда да бернинди дә авырту – мазар сизелми.
Нурланышның биологик объектларга ничек зарарлы тәэсир ясавы әлегә өйрәнелеп бетмәгән. Ләкин шунысы ачык, ул атом һәм молекулаларның ионлашуына кайтып кала, ә бу – аларның химик активлыгы үзгәрүгә китерә. Күзәнәк төшләре, бигрәк тә тиз бүленә торган күзәнәкләрнеке, нурланышка аеруча сизгер. Шуңа күрә нурланышлар беренче чиратта сөяк җелеген зарарлыйлар һәм, нәтиҗә буларак, кан ясалу процессы бозыла.Шуннан соң ашкайнату юлы күзәнәкләре һ. б. органнар зарарлана.
Нурланыш нәселдәнлеккә зур йогынты ясый. Күпчелек очракларда аның тәэсире зарарлы була.
Әмма аз дозаларда, белеп кулланганда медицинада радиоактив препаратлар файда да китерәләр. Яман шешне радиоактив препаратларның нурлары белән дәвалау шуңа нигезләнгән. Радиоактив изотоплар авыл хуҗалыгында киң кулланыла.Үсемлекләрнең( мамык, кәбестә, редис һ.б.) орлыкларын радиоактив препаратлар чыгарган нурларның аз гына дозасы белән нурландыру да уңышның сизелерлек артуына китерә.
Радиация нең зуррак дозалары үсемлекләрдә һәм микроорганизмнарда мутацияләр тудыра, бу исә аерым очракларда бик кирәкле яңа сыйфатларга ия булган мутантлар китереп чыгара. Арпаның, фасольнең һәм башка культураларның кыйммәтле яңа сортлары шулай чыгарылды, антибиотиклар җитештерүдә кулланыла торган аеруча продуктив микроорганизм штаммнары да шулай ачылды. Зарарлы бөҗәкләр белән көрәштә һәм азык –төлекне консервлаганда да радиоактив изотопларның нурланышы файдаланыла.



5) Физика укытучысы чыгыш ясый
(Нурлану дозасы турында сөйли, укучылар дәфтәрләргә формулаларны язып баралар)
• Мөмкин булган нурланыш дозасы - < 0.25 Гр
• Нурланыш авыруы тудыручы нурланыш дозасы - 1 – 6 Гр
• Үтергеч нурланыш дозасы - 6 – 10 Гр

6) Музыка астында физкультминут ясау.

7) « Көнкүрештә радиация» темасына чыгыш.
- Белгәнегезчә, радиоактив нурланыш кеше организмында җитди үзгәрешләр тудыра. Шуның өчен һәр кеше аның мөмкин саналган дозасын белергә тиеш. Нурланышның барлыгын радиометр белән белергә мөмкин (прибор күрсәтелә). Көнгә кеше 2 сәгать телевизор караса, 1 мкбэр =10-6бэр нурланыш ала, ел буена ул 0.5 мбэр = 0.5 *10-3 бэрга җитә. Димәк, без телевизорны да бик озак карарга тиеш түгел.
Бер тапкыр ашказанын рентгенга төшерсәң - 30 бэр, ә бер тешнең рентгенографиясе 3 бэр нурланыш бирә.
Синтетик сумала белән ясалган йорт җиһазлары, линолеумнар, көнкүреш калдыклары, ташкүмер шлаклары һ. б. барысы бергә шактый нурланыш бирә.
Укытучы “ Көнкүрештә радиация “ дигән таблицаны һәр укучыга тарата һәм аннан соң әңгәмә дәвам иттерелә.


Экспресс – информация
• Казаннан 15 км ераклыкта «Родон» дигән махсус комбинат бар. Анда контейнерларда радиоактив калдыклар саклана һәм ул суны радиоактив матдәләр белән 50 тапкыр артыграк пычрата.
• Яңа Җир утравы янындагы диңгез төбендә хәзерге вакытта радиоактив матдә калдыклары белән 11 меңнән артык контейнер, атом суасты көймәләренең һәм “ Ленин” бозваткычының 15 аварияле реакторлары батырылган.
• Хәзерге вакытта дөньяда 2000 атом – төш коралы сыналган, шуның 500 е - атмосферада .Шуның нәтиҗәсендә тирә - юньгә миллионнарча кюри радиоактив цезий – 137, стронций – 90 һ. б. элементлар таралган.
III. Ныгыту.
Укучылар ике төркемгә бүленә һәм “ Атом энергетикасы: прогресс фактормы, әллә цивилизацияне һәлак итүче фактормы” дигән темага дискуссия үткәрелә. I төркем – прогресс, ә II төркем - цивилизацияне юк итү буенча мисаллар, фактлар китерә. Дискуссия өчен дәреслекнең 69 нчы параграф материалы кулланыла.Дискуссия ахырында балалар компромисска киләләр, компьютерда ясалган слайд буенча фикер алышалар.

I V. Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.Билгеләр кую. Өй эше: 69 параграфны укырга, эш дәфтәрләренә конспект язарга



Кулланылган әдәбият:

1. Перышкин А.В., Е.М.Гутник Физика, 9 класс – М.: Дрофа,2009.
2. Громцева О.И. Тесты по физике. 9 класс: к учебнику А.В.Перышкина, Е.М.Гутник “ Физика, 9 кл.”- М.: Экзамен, 2010.
3. Журнал “Магариф”, № 2, 2002г.

У вас нет прав для создания комментариев.