Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Тема. Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү.

Максат. Матдәләрнең тыгызлыгы һәм күләме буенча массаны, тыгызлык һәм масса аша күләмне исәпләү формулаларын чыгару, аларны мәсьәләләр чишкәндә куллану.
Укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру максатында әлеге формулаларның практикада кулланылышы белән таныштыру.
Фикерләү сәләтен үстерү, физика фәненә һәм тирә-як дөньяга кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I Оештыру.
II Актуальләштерү
Физик диктант.
1. Матдәнең тыгызлыгы нинди хәреф белән билгеләнә, нинди берәмлекләрдә үлчәнелә?
2. Җисемнең массасын нинди хәреф белән билгелиләр, нинди берәмлекләрдә үлчиләр?
3. Күләм нинди хәреф белән билгеләнә, нинди берәмлекләрдә үлчәнелә?
4. Тыгызлыкны табу формуласын язарга.
5. Тыгызлыкның билгеләмәсен язарга.
6. Бер үк матдәнең тыгызлыгы каты, сыек һәм газсыман халәтләрдә берүк була аламы?
7. 1,2 г/см3= ? кг/м3
Психологик тест.
1. Бармакларны бер-берсенә кертеп куябыз. Кайсы кулның баш бармагы өстә калды, шуны язып куябыз. “У” яки “С”
2. Сезнең алда кечкенә генә тишемле дәфтәр битләре. Аны күздән 20 см га урнаштырып, сузылган кулдагы ручка очына башта бер күзне каплап, аннары икенчесен каплап карыйбыз. Кайсы күзне каплаганда ручка күренми башлый. Язып куябыз.
3. Күкрәктә кулларны крестиклап куябыз. “Наполеон позасы”. Кайсы кул чугы өстә кала шуны язабыз.
4. Көчле кул чабулар. Кайсы кул өстә шуны язабыз.
“СССС” – художниклар, образлы фикер йөртү өстенлек итә
“УУУУ” – логик фикерләү сәләте көчле
“ССУУ” – образлы һәм логик фикерләү.
III Яңа күнекмәләр формалаштыру.
Дәрес презентация белән дәвам итә. Укучылар дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, теманы язабыз. 3 нче слайд. Тыгызлыкны табу формуласын искә төшерик әле, кем әйтә? Укучы җавабыннан соң икенче слайд. . Хәзер 5 нче слайдка игътибар белән карыйбыз. Мензуркаларга 100 г массалы өч төрле сыеклык салынган. Кайсы мензуркадагы сыеклыкның тыгызлыгы иң зур? 6 нчы слайдта икенче җисемнең күләме беренче җисем күләменнән зуррак. Ә массалары ничек? (Укучы җавабы). Әйе, массалары тигез, ә тыгызлыгы? (Беренче җисемнеке зуррак) 7 нче слайд. Күләмнәре тигез. Массалары нинди чагыштырмада? Моннан чыгып, тыгызлыгы кайсыныкы зуррак була инде?
Укучылар тыгызлык формуласыннан файдаланып җисемнең массасын табу формуласын ничек табарбыз? (m =  V). 8 нче слайд. Ә билгеләмәсе ничек була инде? (9 нчы слайд). Җисемнең күләмен турыдан-туры үлчәү ярдәмендә табып булмаган очракта, кагыйдә буларак, күләм формуласыннан файдаланалар. Җисемнең күләмен нинди формула белән табарга мөмкин икән? (10 нчы слайд) Һәм билгеләмәсе... ( 11 нче слайд)
IV Ныгыту.
12-13 нче слайд буенча мәсьәләләр чишү. Мәсьәләләр җыентыгыннан түбәндәге мәсьәләләр тактада эшләнә.
№ 253, 254, 255 – телдән
№ 256, 257
Карточка буенча биремнәр. 8 нче күнегү (4)

V Өйгә эш. 22 нче параграфны укырга. Ике мәсьәлә төзеп чишәргә. Кем төзи алмый, 8 нче күнегү (1,2)


Икенче мензуркада нинди сыеклык?


Икенче мензуркада нинди сыеклык?

У вас нет прав для создания комментариев.