Үткәргечләрне бер-бер артлы һәм параллель тоташтыру
- Подробности
- Автор: Алия Камалова
-
Категория: Физика
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2544
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе
Автор: Камалова Алия Зәит кызы
1 кв категорияле физика укытучысы
2013 ел
Электр чылбырлары, гадәттә бер үткәргечтән генә түгел, бәлки үзара төрлечә тоташтырырга мөмкин булган берничә төрле алгычтан тора.
Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтырганда, чылбырның теләсә кайсы бүлемтегендә ток зурлыгы бердәй, ягъни = ¹ = ²
Бер-бер артлы тоташтырганда, чылбырдагы тулы көчәнеш, чылбырның аерым бүлемтегендәге көчәнешләр суммасына тигез:U = U¹ + U²
Бер-бер артлы тоташтырылган үткәргечләрнең каршылыгы нәрсәгә тигез?
Бер-бер артлы тоташтырганда, чылбырның гомуми каршылыгы аерым үткәргечләрнең каршылыклары суммасына тигез: R = R ¹ + R ²
Параллель тоташтырылган барлык үткәргечләрнең очларында көчәнеш бер үк була: U = U¹ = U²
Параллель тоташтырганда, чылбырдагы тулы ток зурлыгы, чылбырның аерым бүлемтекләрендәге ток зурлыклары суммасына тигез: = ¹ + ²
Параллель тоташтырылган үткәргечләрнең каршылыгы нәрсәгә тигез?