Табигатьне рациональ һәм нерациональ файдалану. Әйләнә-тирәлекне саклау.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
муниципаль бюджет гомумбелем оешмасы
“Түбән Мәтәскә урта гомумбелем мәктәбе”

Табигатьне рациональ һәм нерациональ файдалану. Әйләнә-тирәлекне саклау.

10 нчы сыйныфта географиядән
укытуның Сингапур методын кулланып үткәрелгән дәрес планы.

Гаффарова Дамира Вакиловна – I квалификацион категорияле география укытучысы.

2014 нче ел
Тема: Табигатьне рациональ һәм нерациональ файдалану. Әйләнә-тирәлекне саклау.
Максат: Укучыларга табигатьне файдалану төшенчәсен аңлатырга. Табигатьне рациональ
һәм нерациональ файдалану турындагы белемнәрне үстерергә.
БДИга әзерләргә.
Табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә.
Җиһазлау: атласлар, дәреслекләр, компьютер, презентация, видео.
Материал: дәреслек, ярдәмлек.

Дәрес барышы:
1. Дәресне оештыру.
- Исәнләшү;
- Дәреснең темасын һәм максатларын әйтү.

2. Актуальләштерү өлеше.
-Нәрсә ул табигатьне файдалану? (природопользование)
(Континиус раунд робин – укучылар тәртип буенча бер-бер артлы сорауга җавап бирәләр)
Табигатьне файдалану – әйләнә-тирәлекне өйрәнү, саклау, үзләштерү һәм үзгәртеп кору максатыннан җәмгыять тарафыннан кабул ителгән чаралар җыелмасы.

3. Яңа материал өстендә эш.

1) -Табигатьне рациональ һәм нерациональ файдалану.
- Табигатьне рациональ һәм нерациональ файдалануга мисаллар язарга.
-Укучыларның җавапларын тыңлау. (Континиус раунд робин)
-Хаталар өстендә эшләү.

2) БДИ га әзерлек эше.
(2011, 2012, 2013нче еллардагы типовой вариант биремнәреннән табигатьне рациональ һәм нерациональ файдалануга эшләр)

3) Әйләнә-тирәлекнең антропоген пычрануының төп сәбәпләре һәм нәтиҗәләре. (таймд пэа шэа)
-литосфераның пычрануы;
-гидросфераның пычрануы;
-Бөтендөнья океанының пычрануы;
-атмосфераның пычрануы.

4) Таблица тутыру. (Ол райт раунд робин)

Җир сүрүе Пычратучы чыганаклар Пычрануның нәтиҗәләре Проблеманы чишү юллары
Литосфера
Гидросфера
Атмосфера

4. Белемнәрне ныгыту.

1) -Карточкаларга табигать белән бәйле 4 сүз язарга.
-3 сүзне кулланып җөмләләр төзергә. (тик-тэк-тоу)
-җөмләләрне чиратлашып укыйлар. (Континиус раунд робин)

2) Видео карау “Әйләнә-тирәне саклау”

-Нәрсә ул табигатьне саклау соравына җавап язу.
-Видео караганнан соң җавапларны тулыландыру. (эй ар гайд)

5. Йомгаклау.
-Дәрескә нәтиҗә ясау.
-Билгеләр кую.

Өй эше: Табигатьне саклау буенча нинди законнар кабул ителгән соравына җавап әзерләргә.

У вас нет прав для создания комментариев.