«План һәм карта» темасын кабатлау.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе
« Каташ – Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе »

Географиядән ачык дәрес
6 класс
Тема: «ПЛАН ҺӘМ КАРТА»
темасын кабатлау

Галиева Резеда Шәйхенур кызы
1кв.категорияле география укытучысы


2013-2014нче уку елы

Дәреснең темасы. «План һәм карта» темасын кабатлау.
Дәреснең максатлары:
1.Дидактик максат:
Укучыларның « План һәм карта » темасында алган белемнәрен системалаштыру, гомумиләштерү, белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләү.
2. Үстерелешле максат:
Балаларның иҗади мөстәкыйльлеген үстерү, үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен, хәтер, игътибарын үстерү, укучылар арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатларын үстерү.
3. Тәрбияви максат:
География фәненә карата кызыксыну тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау: “Урынның планы”, “Ярымшарлар” карталары, атласлар, карточкалар, кроссворд. Шартлы билгеләр, компаслар.
Дәреснең формасы: группа белән эш, уен дәрес.
Өйрәтү методикасы: өлешчә эзләнү, анализлау элементлары.
Дәреснең барышы:
I. Оештыру эшләре.
1. Укытучы өчен максат һәм бурычлар: Укучыларны дәрестә нәтиҗәле эшләү өчен әзерләү.
2. Укучылар өчен бурычлар: дәрес өчен кирәкле әйберләрне барлау, эшлекле режимга күчү.
3. Исәнмесез, укучылар. Дәрестә барыгыз да бармы? (дежур укучы җавап бирә).
Дәреснең барышы һәм максаты белән таныштыру.
II.Төп өлеш.
- Класс ике командага бүленә. Командалар исем, капитан сайлый.
1нче тур. “Разминка”.
Командаларга чиратлап сораулар бирелә (Һәр дөрес җавапка 1 балл)

1. Нәрсә ул план?
2. Нәрсә ул карта?
3. Нәрсә ул азимут?
4. Ориентлашу нәрсә ул?
5. Нәрсә ул параллель?
6. Нәрсә ул меридиан?
7. Нәрсә ул географик карта?
8. Нәрсә ул глобус?
9. Нәрсә ул экватор?
10. “Геогафия” сүзе нәрсәне аңлата?
2нче тур. “Мәсәләне чиш”


1нче командага бирем.
1. ”Октябрь” совхозыннан Утиное күле күренәме?
2. Велосипедчы Ивы авылыннан паромга бара һәм кире кайта. Аңа кайсы юнәлештә бару җиңелрәк?
2нче командага бирем.
1. Луч елгасындагы плотинага басып торсаң калкулыкның төньягындагы куак күренерме?
2. Балыкчы көймә белән “Октябрь” совхозыннан Луч елгасына балык тотарга бара. Аңа кайсы юнәлештә бару җиңелрәк була?

3нче тур. “Ераклыкны билгелә”
Бирем: Атластагы урынның планы буенча коедан җил тегермәненә кадәр ераклыкны билгеләргә.

4нче тур. “Шартлы билгеләрне таны”
Командаларга чиратлап шартлы билгеләр күрсәтелә. Һәр дөрес әйтелгән
шартлы билге өчен 1 балл бирелә.
1.
2.
3.
4.
5.
6.
7.

8.
9.
10.
11.
12.
13.


5нче тур. “Инша”
Һәр командага текст бирелә.
Бирем: Текстагы сүзләрне шартлы билгеләргә алыштырып язарга.

Тимер юл станциясеннән безнең лагерьга бара торган юл катнаш урман аша уза, аннан куаклар башланып китә. Юлны кыскартыр өчен, без сукмак буйлап яр яныннан киттек, болын һәм баткаклык яныннан уздык, 15 минуттан елга кырыендагы чишмәгә килеп чыктык. Аннан соң шоссе буена барып, лагерьның җиләк – җимеш бакчасында ялга туктадык.

6нчы тур. “Координатны билгелә”

1. 19° т. к. 98° кб.о. 4. Ключи Сопкасы.
2. 41° т.к. 16° кч.о. 5. Этна вулканы.
3. 7° к.к. 105° кч.о.



7нче тур. “Ориентлашу”

1нче командага бирем. 2нче командага бирем.
1. Азимут 0 – 10 м. 1. Азимут 0 – 10м.
2. Азимут 280 – 20 м. 2. Азимут 90 – 25 м.
3. Азимут 360 – 10 м. 3. Азимут 0 – 15м.

8нче тур. “Кроссворд”
Һәр командага кроссворд бирелә кем тизрәк һәм төгәлрәк эшли.
1 Г

Е

2 О

Г

3 Р

4 А

Ф

5 И

Я

1. Җир белән күк кушылган кебек урындагы сызык.
2. Горизонт якларын билгеләү өчен хезмәт итүче прибор.
3. Җир өслегенең яссылыкта сурәтләнеше.
4. Төньяк юнәлеше белән урындагы нинди дә булса берәр әйбергә булган юнәлеш арасындагы почмак.
5. Җир өслегендә Төньяк һәм Көньяк полюсларны тоташтыручы сызык.



9нчы тур. “Топографик сәяхәт”
Укучыларга карточкалар бирелә.Укытучы түбәндәге текстны укый, укучылар карточка буенча баралар.



Сәяхәтебез мәктәптән башлана. Мәктәптән сукмак буйлап төньякка барабыз һәм ерымга килеп чыгабыз. Сукмактан көнбатышта болын, көнчыгышта куаклар. Ерымнан төньяк -көнчыгышка таба барабыз һәм сирәк урманга килеп җитәбез.Чишмәдән көньякка таба ташлар күрәбез һәм ташлар янында тукталыш ясыйбыз. Без кайсы шакмакта туктадык?
4. Йомгаклау.
Дәрескә нәтиҗә ясала, җиңүче команда билгеләнә, билгеләр куела.

Кулланылган әдәбият:

1. “География в школе” журналы 1989 ел. № 3
2. Н. А. Максимов. Физик география уку китабы “Просвещение”1989 ел.

У вас нет прав для создания комментариев.