Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
7- 8 класслар өчен географик уен ( «Өзек чылбыр» ).

Максат: укучыларның география буенча белемнәрен ныгыту, фән белән кызыксынуларын һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Хөрмәтле географлар! Бүген без сезнең белән, мәктәбебезнең географияне иң күп белүче, иң белемле укучысын ачыклау өчен “Өзек чылбыр” уенына җыелдык. Уенның кагыйдәләре белән таныштырып үтәм. Уенда 8 уенчы катнаша һәм уен 7 турдан торачак. Мин һәрбер уенчыга сораулар бирәм, дөрес җавап өчен бер балл бирелә. Жюри һәрбер уенчының баллын исәпләп бара һәм иң көчле уенчыны ачыклый. Һәр тур ахырында уенчылар үз араларыннан “өзек чылбыр”ны билгели һәм карточкага аның исемен яза. Ул уенчы уеннан төшеп кала, калганнар уенны дәвам итә. Финалда 2 уенчы кала, аларга 5 әр сорау бирелә. Иң дөрес җавап бирүче җиңүче була.
I тур cораулары (8 уенчы).
1Американы кем ачкан? (Х Колумб)
2.Елга башланган урын?(елга башы)
3.Дөньядагы иң зур күл.(Каспий)
4.Негроидлар, монголоидлар, европеоидлар- бу (расалар)
5.Җирнең су сүрүе ?(гидросфера)
6.Җирнең иярчене?(Ай)
7. Дөнья әйләнә сәяхәт иткән беренче сәяхәтче?(Ф Магеллан)
8.Сахара нәрсә ул?(чүл)
9. Австралияне өйрәнүче сәяхәтче?(Д. Кук)
10. Африкада Виктория -ул (күл яки шарлавык)
11.Пампа-ул (К . Америкада дала)
12.Замбези-ул (елга)
13.Калиманджаро-ул сүнгән (вулкан)
14. Һиндстанга беренче барып җиткән сәяхәтче?(Васко да Гама)
15. Дөньяның иң биек ноктасы?(Эверест)
16. Дөньяда ничә дәүләт бар?(250)
17. Йорк борыны кайсы материкның иң төньяк ноктасы?(Австралия)
18.Амазонка түбәнлеге кайсы материкта? (К. Америка)
19.Виктория Австралиядә –ул...(чүл)
20.Урал таулары кайсы материкта ?(Евразия)
21. Аконгагуа- ул...?(К. Американың иң биек тау түбәсе)
22Европалылар өчен Конго елгасын кем ачкан?(Д Ливингстон)
23.Җир шарындагы бер-берсеннән үзенең табигый шартлары, климаты, үсемлекләре, хайваннар дөньясы белән аерылып торучы регионнары? (табигый зоналар )
24. Үзебезнең район аша агучы елга? (Ашыт)
Алып баручы : "Кемнең җилкәненә җил исми. Кемнең уенга теше үтми? Безгә “өзек чылбыр”ны ачыкларга вакыт җитте.
I турда катнашучылар “өзек чылбыр”ны сайлыйлар.
II тур cораулары (7 уенчы).
1. Австралиядә ничә дәүләт?(1)
2.Кейп Йорк ярымутравы кайсы материкта?(Австралия).
3.Африканың күп өлешен нинди климат поясы алып тора?(тропик)
4.Амундсен беренче булып кайсы полюска барып җитә? (Көньяк полюс)
5.Утраулар җыелмасы –ул ...(архипелаг.)
6.Африкада кипкән елгалалар ?(вади)
7. Зур елгага кушылучы елга?(кушылдык)
8.Иң тозлы диңгез? (Үле)
9.Кайсы үсемлекне Африкада “Оазислар королевасы” дип атыйлар? (пальма)
10.Намиб-ул?(чүл)
11.Утлы Җир утравы кайда урнашкан?(К.Американың көньяк яр буенда)
12. Австралиянең агымсыз күле? (Эйр)
13. Гольфстрим нәрсә ул?(Т. Америка яр буендагы агым)
14.Т.Американы К. Америкадан нәрсә аера ?(панама каналы)
15 Кабу Бранку борыны кайсы материкның иң көнчыгыш ноктасы?(К.Америка)
16.Яңа Зеландия кайсы регионга карый? ( Австралия һәм Океания)
17. Африканың иң биек тау түбәсе?(Килиманджаро)
18. Игольный борыны кайсы материкның иң көньяк ноктасы? (Африка)
19. Австралиянең күп өлешен нинди климат поясы алып тора?(тропик)
20. Африка һәм Австралиянең охшашлыклары шунда, чөнки территорияләренең күп өлешен....... алып тора? (чүл)
21. Һинд океанын кем Һинд океаны дип атаган?(Вас ко да Гама)
Алып баручы : "Кем яңа велосипед уйлап тапкан?. Кемнең уенга тиешле автобуста килмәгән ? Безгә “өзек чылбыр”ны ачыкларга вакыт җитте.
III тур cораулары (6 уенчы).
1. Тын океанны кем Тын океан дип атаган?(Магеллан)
2. Сомали ярымутравы кайда ?(Африка)
3. Америка сүзе кайсы сәяхәтче исеменнән алынган?(Америго Веспуччи)
4.Гарәп теленнән "муссон" сүзе ничек тәрҗемә ителә?(сезон)
5.Кайсы океан үз исемен булмаган материк исеменнән алган?(Атлантик)
6. Замбези елгасында Виктория –ул..?(шарлавык)
7.Сумкалылар кайда яши ?(Австралия)
8.Альмади борыны кайсы материкның иң көнбатыш ноктасы? (Африка)
9. Дөньяда иң озын елга?(Нил)
10.Австралиядәге кибүче елгалар?(криклар)
11.Антарктиданы кемнәр ачкан?(Беллинсгаузен һәм Лазарев)
12.Танганьика күле тирәнлеге буенча кайсы күлдән генә калыша? (Байкал)
13. -89,2 градуслы температура кайсы станциядә теркәлгән?(Восток)
14.Суда йөзүче гигант боз таулары ничек атала?(айсберг)
15.Кайсы материкта елгалар юк?(Антарктиде)
16.Кайсы материкта төньякка барган саен җылырак ?(Австралия)
17. Дөньяда иң тирән күл?(Байкал)
18.Иң кечкенә океан ?(Төньяк Боз океаны )
Алып баручы : "Кем бүген уң аягыннан тормаган?. Кем үзенең мөмкинлеген югарырак бәяләгән ? Кем юлда килгәндә адашты? Кем ул - өзек чылбыр ?”.
IV тур cораулары (5 уенчы).
1. Иң мул сулы елга? (Амазонка)
2. Кордильер таулары кайда? ( Т.Америкада)
3. Көньяк Американың иң зур яссы таулыгы? (Бразилия).
4. Зур Барьер рифы кайда? (Австралиянең көнчыгыш яр буенда)
5. Австралия гербындагы хайван? (көнгерә)
6.Тасмания утравы кем хөрмәтенә кушылган? (А. Тасман)
7. Юлбарыс, мөгезборын, страус кайда яши? ( Африка)
8.Австралиядәге кипми торган бердәнбер елга? ( Муррей)
9. Кайсы елганың гарәпчәдән тәрҗемәсе “чүлдән курыккан”? (Нигер)
10. Чүлдәге көчле җил? (сәмум)
11.Башка материклардан соңрак ачылган материк? ( Антарктида)
12. Дөньяда иң зур утрау? (Грендландия)
13. Африка яр буендагы зур утрау? ( Мадагаскар)
14. африка үзәгендәге күл? (Чад)
15. Иң җылы океан?(Һинд)
16. Җирнең һава сүрүе? ( Атмосфера)
Алып баручы : "Кемгә бүген кошлар матур җыр җырламады? Кем балыкка балыксыз күлгә барды? Кем укырга үз мәктәбенә килмәде? Хәзер кем инде ул безнең “өзек чылбыр”?
V тур сораулары. (4 уенчы).
1.Африкада чүл аша үтүче елга? (Нил)
2. Ярларын Тын һәм Һинд океаны гына юучы материк?( Австралия)
3.Иң зур материк? (Евразия)
4.Африкадан кала барлык материкларның ярын юучы океан? (Тын)
5.Африка саванналарының символы? ( баобаб)
6. Экватор урталай кисеп үткән материк? (Африка)
7. Барлык меридианнар кисеп үткән материк? (Антарктида)
8. Молодежная сүзе кайсы материкта очрый? (Антарктида)
9.Җирнең үсемлекләр үсүче катламы? (туфрак)
10. Экваторга параллель сызыклар? (параллельләр)
11. Дөнья океаны ничә өлештән тора? (4)
12.Мәйданы буенча иң зур күл? (Каспий)
Алып баручы : "Кем кичә дөрес программаны карамады ? Кемгә дөрес төшләр кермәде ? Кем кайсы фәннән зачет икәнен онытты ? “Өзек чылбыр”ны ачыкларга вакыт җитте ?
VI тур сораулары. (3 уенчы)
1. Җир шарындагы тирбәнешләр? ( җир тетрәү)
2. К. Американың очмый торган иң зур кошы? (тәвә кошы эму)
3. Җирнең тереклек сүрүе? ( биосфера)
4. Иң биек тау системасы? ( Һималай)
5.Кайсы көньяктарак, Чад күлеме әллә Эйрмы? ( Эйр)
6.Яңа Зеландия ничә утраудан тора? ( 2)
7. Антарктидада ничә дәүләт? ( берәүдә юк)
8. Нил кайсы диңгезгә коя? (Урта)
9. Австралиянең иң биек тавы?( Косцюшко)
Алып баручы : "Кемнең урыны запас уенчылар арасында ? Кем мәктәбебезнең ишеген бутады ? “Өзек чылбыр”- кайда ?
VII тур сораулары. (2 уенчы)-финал
1 уенчы. Үзәк Азияне өйрәнүче рус сәяхәтчесе ? (Пржевальский)

2 уенчы. 4 тапкыр дөнья тирәли сәяхәт иткән Англия сәяхәтчесе? (Д.Кук)

1 уенчы. Европалылырдан беренче булып Австралиягә барып җиткән Голландия диңгез сәяхәтчесе? (А.Тасман)
2 уенчы. Виктория шарлавыгын ачкан Англия сәяхәтчесе? (Д.Ливингстон)

1 уенчы. Диңгез юлы белән Төньяк Боз океаныннан Тын океанга чыгучы рус сәяхәтчесе? (В.Беринг).
2. уенчы. Мексиканы яулап алучы (Кортес)
1 уенчы. Индонезиядә мотоцикл маркасы белән аталган утрау? (Ява)
2 уенчы.Тын океанда дини бәйрәм исеме белән аталган утрау? (Пасха).

1 уенчы. Җирнең иң тотрыклы участогы? (платформа).
2 уенчы. Җир өслегендәге барлык тигезсезлекләр? (рельеф).

Уен ахырында җиңүче билгеләнә.