Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Биектау муниципаль районы Олы Кавал гомуми урта белем бирү мәктәбе

9 нчы сыйныфта географиядән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде: география укытучысы
Абдрахманова Гүзәл Илдар кызы

2012 нче ел

Дәреснең темасы: “ Үзәк Россиядэ халык һөнәрчелеге”
Дәреснең максаты:
1. Укытуның традицион булмаган ысулларын кулланып, укучыларны Узәк Россиянең халык һөнәрчелеге үзәкләре белән таныштыру, аларга кыскача информация биреп китү;
2. Икътисади мөнәсәбәтләр һәм аларның әһәмияте турында аңлату;
3. Халык һөнәрчелегенең гүзәл үрнәкләре нигезендә укучыларда матурлыкны күрә белергә өйрәтү, Туган илгә, аның уңган халкына карата мәхәббәт , горурлык хисләре тәрбияләү;
4. Картографик материал белән эшләү алымнарын камилләштерү;
5. Укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү.
Җиһазлар: Үзәк Россиянең экономик картасы, контурлы карталар, Үзәк Россиянең кайбер районнарының картосхемалары, халык һөнәрчелеге үрнәкләре, компьютер, проектор.
Дәреснең эпиграфы: “ Күнеленне салып эшләгән эш кенә файдалы һәм матур була.”
Дәрес планы:
1. Организацион өлеш.
Дәрескә бер ай кала укучыларны Узәк Россиядә халык һөнәрчелеге белән таныштырып үтелде һәм берничә тема бирелде.Шуның буенча төрле чыганаклардан, интернеттан информация җыярга кушылды.
Укучылар үзләре ошаткан һөнәрчелек төрен сайлап алдылар, тупланган материал соңыннан берләштерелде һәм презентация ясадылар.Укытучы тарафыннан шулай ук өстәмә материал буларак башка һөнәрчелек үзәкләре дә күрсәтелде.
2. Үткән теманы кабатлау.
Тестлар белән эшләү.
3. Яңа теманы аңлату:
1. Үзәк Россиянең халкы, аның урнашу тарихы.
2. Үзәк Россия халкының милли составы – укытучы сөйли.
3. Үзәк Россиянең хезмәт ресурслары – укучылар белән әңгәмә.
4. Традицион экономик система базар экономикасыннан нәрсә белән аерылып тора?– укучылар белән әңгәмә.
5. Үзәк Россиянең табигый ресурслары. – укучылар белән әңгәмә.
6. Укытучының кереш сүзе һәм укучыларның проект эшләре белән танышу.
7. Үзәк Россиядә халык һөнәрчелеге үзәкләре.Презентацияне карап бетергщннщн соң укучылар бу таблицаны тутыра башлыйлар, әгәр бетерә алмасалар эш өйгә биреп җибәрелә. Ул арада укучылар компьютерда индивидуаль рәвештә тест узалар.

Һөнәрчелек төре География Һөнәрчелек төренең үзенчәлеге.
Дымково уенчыклары
Хохлома

Гжель

Жостов поднослары
Палех

Городец биззәге

Гусь- Хрусталь савыт-сабасы
Дулево керамикасы

Үзәк Россиянең халык һөнәрчелеге төрләре.
 Керамикадан, пыяладан яки хрустальдән савыт-саба ясау ;
 Агач савыт саба ясау ;
 Миниатюра;
 Уенчыклар ясау .
Керамикадан, пыяладан яки хрустальдән савыт-саба ясау үзәкләре:
1. Гжельның сихри зәңгәрлеге...(7-9 слайдлар)-укучы чыгышы;
2. Жостово бизәге (10-11 слайдлар)-укучы чыгышы;
3. Дулево керамикасы 12-13 слайдлар) -укучы чыгышы;
4. Гусь- Хрусталь савыт-сабасы ( 14 слайд)- укытучы өстәмәсе;
5. Мстера ювелиры (15 слайд)- укытучы өстәмәсе.
Агач савыт саба ясау үзәкләре:
1. Алтын Хохлама ( 17 слайд )-укучы чыгышы;
2. Городец бизәге ( 18 слайд )-укучы чыгышы;
3. Абрамцово-Кудрино бизәге ( 19-20слайд )-укытучы өстәмәсе.
Миниатюра ясау үзәкләре:
1. Палех миниатюрасы ( 23-25 слайд )-укучы чыгышы;
2. Федоскино миниатюрасы ( 26-27 слайд) - укытучы өстәмәсе;
3. Мстера миниатюрасы (28-29 слайд) - укытучы өстәмәсе;
4. Холуй миниатюрасы ( 30-31слайд) - укытучы өстәмәсе;
Уенчыклар ясау үзәкләре:
1. Дымково уенчыклары ( 33-34 слайд)-укучы чыгышы;
2. Филимоново уенчыгы ( 35 слайд) - укытучы өстәмәсе;
3. Абашево уенчыклары ( 36 слайд) - укытучы өстәмәсе;
4.Укучыларның эшләренә йомгак ясау.
5. Белемнәрне ныгыту .
1. Контурлы картада Үзәк Россиянең халык һөнәрчелеге үзәкләрен билгеләргә.
2. Компьютерда тестлар узу.
6.Өй эше бирү. Параграф артындагы сорауларга җавап бирергә, таблицадагы эшләрне тәмамларга .
7.Дәрескә йомгак ясау.Билгеләр кую.