Урал тавы
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Тема: Урал тавы.
Максат: 1. Укучыларны Урал тавының геологик төзелеше, рельефы, сулары, файдалы казылмалары, табигате турында белемнәр системасы белән тәэмин итү;
2.Төрле географик информация чыганаклары белән эшләү дәверендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү.
3. Укучыларда эстетик һәм экологик тәрбия булдыруга башлангыч салу.
Дәрес тибы: комбинилаштырылган дәрес.
Әдәбият: 1. Э.М. Раковская “География. Россия табигате” 8кл
2. М.И. Давыдова, Э.М. Раковская “Физическая география России” 36-39 битләр.
3.Гаяз Исхаки “Идель –Урал”
4.Занимательная география на уроках и внеклассных мероприятиях, 6-8 классы.
5. Н.М Клюшникова , Олимпиады по географии
6. В.А. Низовьев, Н.А. Марченко, Школьные олимпиады по географии 6-10 классы.
7. К.С. Лазаревич «Я иду на урок географии»
8. П.П. Бажов «Каменный цветок», «Малахитовая шкатулка»
Укыту чарасы: РФның физик картасы, атлас, контурлы карталар, DVD фильм «Демидовы», библиотека электронных наглядных пособий, видеоматериал – Урал таулары табигате турында һәм Ильмень тыюлыгы турында;

План.
I Оештыру моменты.
-исәнләшү;
-укучыларны барлау;
II. Өй эшен тикшерү.
-Кавказ тавы турында шигырь иҗат итеп килергә;
III. Белемнәрне актуальләштерү.
- Алдагы сыйныфларда Урал тавы турында алган белемнәрне искә алу;
IV. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. Ш.Камал әсәреннән Урал тавы табигатен сүрәтләүче өзек уку;табышмак әйтү;
2. Урал тавынның физ.географик урынына характеристика бирү;
-Урал тавының геологик төзелеше;
- Исеменең мәгънәсе.
- Тауның рельефындагы үзенчәлекрәре.( өлкәләргә бүлеп карау, презентация)
- Елгалары, күлләре;
- Файдалы казылмалары (видео материал һәм слайдлар карау)
- Ильмень тыюлыгы (видеоматериал карау)
V. Йомгаклау.
- Бу дәрестән үзегез өчен нәрсәләр алдыгыз?
- Өй эше бирү
- Билге кую.

Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I Оештыру моменты.
- исәнләшү;
-укучыларны барлау;

II. Өй эшен тикшерү.
- Кавказ темасы буенча укучылырның иҗаты;

III. Белемнәрне актуальләштерү.
-Хәзер мин сезгә бер әсәрдән өзек укыйм, тыңлап торыгыз әле, һәм кайсы җир турында сүз баруын ачыклый алмассыз микән.
“ Җәй көне шәһәр ягындагы тау өсте бакчасыннан караганда, каршыдагы түбән якта искиткеч матур, иксез-чиксез бер күренеш ачыла.Ялтырап яткан агым су буйлап еракларга сузылып киткән куе урманлык каралҗым яшел ефәк чаршау төсле күперелеп, дулкынланып тора агым су төбендә чагылган хәлдә, күз карашларын камаштыра, иркәли. Тагын да алгарак карасаң, күз күреме кадәр ерак-еракларга җәелеп киткән соргылт яшел сахралар караган саен, күзләрне ягымлы гына сыйпап тирбәтә, күңелне нечкә генә итеп кытыкландырган хәлдә, табигатьнең чиксез-кырыйсыз матурлыкларына тартып ашкындыралар.
Кыш көне дә зарарсыз. Агым су ялтыравыклы күксел бозга уралып ята. Урманлык матур гына акка буяла. Сахраларны да ап-ак чаршау каплап ала.Бакча ягыннан караганда, түбән-дәге атлылар, дөялеләр ак чаршау өстендә кырмыскалар үрмәләгән төсле, җәяүлеләр борчалар кыймылдаган төсле күренә.
-Кайсы территория турында сүз барганын белер өчен мин сезгә булышлык буларак, та-
бышмак әйтәм.
К победному крику
Прибавьте согласный звук
И протянутся горы
С севера на юг.
-Бик дөрес –Урал Тавы.(картадан Урал тавын күрсәтәм) Һәм бүгенге тема безнең “Урал”
(1 слайд –тема язылган)
DVD дан “Демидовы” фильмыннан Урал таулары күренешен карау.
- Укучылар искә төшерик әле, алдагы сый-ныфларда Урал тавы турында нәрсәләр белдек.

- Ә көньяк һәм төньяктан?

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
- Әйе, укучылар Урал тавы Рус тигезлегенең көнчыгыш кырые буенча тар полоса булып- салкын Карск диңгезеннән алып Казахстанның бик эссе далаларына кадәр 2100 км га сузылган.
- Исеменә тукталсак, төрек теленнән тәрҗемә иткәндә”урал” пояс дигәнне аңлата. Ул Рус платформасы белән яшь палеозой платфор-масының Кб. Себер плитасы арасында кысылган таш пояс хасил итә.Күпчелек язучылар үзләренең әсәрләрендә, яки тарихи язмаларда “таш пояс” дип күрергә була.
- Урал тавы герцин җыерчыклану чорында ясалган. (тектоник картадан карау)
- Укучылар тауның озынлыгы турында белдек
ә киңлеге турында картага карап нәрсә әйтә аласыз?
-Әйе, дөрес. Урлның төньяктагы киңлеге 50-60 км га кадәр,ә көньякта 150-400 км га кадәр җитә.
-Урал тауларын без Кавказ кебек биек таулар рәтенә кертмибез. Иң биеге -1895м, иң тәбә-нәге – 450-500м.Шушы тәбәнәк өлешләре аша Россиянең Европа өлешен Себер белән тоташ-тыручы тимер юллар үтә.
-Менә шушы рельеф үзенчәлеге буенча Урал тавын өлкәләргә бүләләр.( 4-9 слайдлар, 6 өл-кәгә кыскача характеристика бирелгән)

- Мультимедий әсбаптән Урал тавы күренешләре һәм видео карау.

-Ә хәзер картага карагыз әле, Урал тавының кайсы ягында таулар биегрәк , ә кайда тәбәнәк?

- Бик дөрес һәм бу климатка йогынты ясый.
Шуңа күрә Урал белән Рус тигезлеге клима-тында уртак яклар күбрәк, ә Урал белән Кб. Себер тигезлеге климатынта бик кискен
аерымлыклар.
- Уралның климатына килгәндә, климат-континенталь, чөнки ул материкның эчендә ята һәм Атлантик океаннан ераклашкан. Урал тавының климатының төрлелегенә аның төн. көн. сузылуына бәйле.Ул ике пояста: субарк-тик һәм уртача пояста ята. Тундра климатын-нан дала климатына кадәр үзгәрүчәнлек күзәтелә.Температуралар аермасы бигрәк тә җәй көне бик кискен күренә.(төньяк +6, көньякта +22) Кыш көне көньякта. -16, төнь-якта -17)Кыш көне җир кар белән каплана:
Поляр алды Уралы, Төн. Урал -1,5 -2 м, көньякта -30-40 см.( данныйлар биткә язылып тактага эленә)
- Поляр һәм Поляр яны өлкәләрендә яңа бозлану күзәтелә.Монда 143 бозлык бар, тик аларның мәйданы -28 км, шуңа күрә аларны “бозлыкчыклар” дип атыйлар.
-Урал елгасыннан башланган елгалар Идел, Урал, Обь, Печора бассейнына керәләр.Елгаларның күпчелеге башлангычны таулардан ала, шуңа күрә аларның туенуында төп рольне кар сулары уйный -70%, яңгыр сулары -20-30%, Җир асты сулары -20% кимрәк. Күлләр Урал тавы буенча тигез урнашмаган. Барлыгы 6000 күл S – 2000км, барлыкка килүләре буенча тектоник күлләр.
Иң тирән күл Поляр Уралда Большое Щучье -136м.Шулай УК берничә меңгә якын буа һәм сусаклагычлар бар, шуларның 200 завод буалары( кайберләре Петр заманыннан кал-ган)
- Урал элек-электән тикшеренүчеләрне минералларның күплеге һәм үзенең төп байлыгы файдалы казылмалары белән таң калдыра.Атаклы геолог академик А.Е. Ферсман: “Урал минераллар дөньясының энҗе бөртегенә тиң җире” дип атаган.
-Уралда ташчы булып эшләгән Сергей Южаков: Все на Урале есть, а если чего и нет,
то значит еще не дорылись.
Василий Никитич Татищев та Уралны өйрәнүгә зур өлеш кертә.( тактада биткә Татищевның хезмәтләре турында язып куела)
-Атласларыгызга күз салсагыз, чыннан да Урал файдалы казылмаларга бик бай район.
Иң зур байлык –руда, тик ул монда ком-плекслы.Тимер рудасында титан, никель, хром, ванадий катнашмалары, ә бакыр руда-ларында цинк, алтын, көмеш катнашмалары очрый. Иң беренче Урал – тимер һәм бакыр рудалары провинциясе дип әйтеп була,шулай ук кыйммәтле металлар: алтын, платина, көмеш, Кыйммәтле ташлар – изумруд, рубин, сапфир топаз, аметист, турмалин һәм тагын бик күп башка нәрсәләр бар Уралда.Уралны төзүче тау токымнары арасында суда эри торган: таш тозлар, гипс, известьташ ,мергель
мәрмәрләр бар.Алар эрегәндә, рельефның үзенә бертөрле формалары тау куышлары, мәгарәләр ясыйлар.( Мультимедийдан кыйммәтле ташлар сүрәтен һәм Кунгур мәгәрәсен карау.
- Уралның файдалы казылмалары турында күбрәк белергә теләгән кешеләргә мин Павел Бажовның хикәятләрен тәгъдим итә алам.
( П.Б. китапларын күрсәтү “Каменный цветок”
“Малахитовая шкатулочка”) Ул үзе тумышы белән Урал якларыннан, аның әтисе, бабасы гомерләре буе Уралда ташчы булып эшлә-гәннәр һәм ул аларның эшләрен, Уралда та-былган байлыкларны күреп, хикәятләрен яз-ганда үзе күргәннәрне, шунда эшләгән кеше-ләрдән ишеткәннәрен язган.
-Файдалы казылмалар –алар бетә торган табигый ресурсларга керәләр. Һәм Урал ничек кенә файдалы казылмаларга бай булса да, алар бетүгә таба бара.Шунлыктан Урал территориясендә бик күп тыюлыклар.( Иль-мень тыюлыгы турында видео карау)
-Тарихка күз салсак, Россия язмышында Урал-ның роле бик зур. Петр I идарә иткән чорны алыйк -21 елга сузылган сугышта шведларны җиңәргә нәкъ менә Урал тауларындагы рудадан эшләнгән кораллар пушкалар, туплар булыша. ( “Демидовы” фильмы)
Бөек Ватан сугышы елларын алсак, бөтен үзәктәге предприятиеләрне фронт сызы-гыннан еракка дип Уралга күчерәләр, Урал бу очракта да сугышка бөтен кирәк яракны биреп тора.Хәзерге вакытта да Уралның һәрбер шәһәре диярлек промышленность үзәге булып тора.

V. Йомгаклау.

- Нәтиҗә ясау;” Бүгенге дәрестән сез Урал темасы буенча үзегезнең белемнәр сандыгы-гызга нәрсәләр салып куярга тиешсез ?

-Өй эше бирү. 211-216 битләр укырга, сөйләргә әзерләнеп килергә, к/к да 1-4 биремнәрне үтәргә;Сорау: картадан Уралда урнашкан шәһәрләрне табыгыз, күпме алар?Алар кайда урнашкан?Уралда урнашкан шәһәрләрнең үзенчәлеге нидә?

- Билгеләр кую. Бик матур эчтәлекле шигырьләр язып килгәнсез һәм дәрестә миңа булыштыгыз, бик актив катнаштыгыз.


- исәнләшү;
- кизү торган укучы дәрестә катнашмаучыларны әйтә;

Ленар: Чикнең көньяк өлешендә
Биек тау бар, Кавказ бу.
Матур ,биек, төрле зурлык
Аңа хас сыйфатлар бу.
Зилә: Еракларга күренеп тора
Чал башлы, горур Кавказ.
Кирәк бары тынычлык дип,
Килә безгә кайтаваз.
Тыныч яшәсен Кавказда
Бар милләт, бөтен халык
Килгән кунак күрсен аны,
Шаккатып һәм таң калып.
Ралия: Юктыр диеп йөри идем
Биек таулар Кавказда
Кавказ тора калкан кебек
Илнең көньяк җирендә.
Кавказның карлы түбәсе
Безнең күңелгә якын.
Һәркем анда менә алмый
Аның һавасы салкын.
Сәрия: Кавказ тавын биек диләр,
Бер барып күрсәң иде,
Тау башына менмәсәм дә
Сыртыннан үтсәм иде.
Балчык, комташ, известьташлар,
Безнең елгада да бар.
Шунда үскән җимеш ашап,
Диңгезеннән шифа алып
Яр буенда йөзеп ал.

-Укучылар тыңлыйлар, сорауга җавап уйлыйлар.

Табышмакка җавап эзлиләр.
Ленар: Урал ( Ура + Л)

Укучылар фильмнан өзек карыйлар

Ралия: Евразия материгын ике дөнья кисәгенә Европа һәм Азиягә бүлә.
Сәрия:Ул төньяктан көньякка 2100 км сузылган.
Зилә:Аның иң биек түбәсе Народная тавы -1895м.
Ленар: Ул биек таулар рәтенә керми.
Сәрия: Төньяктан көньякка сузылганга күрә берничә табигый зонаны кисеп үтә.
Зилә:Көнбатыштан Рус тигезлеге, көнчыгыштан Көнбатыш Себер тигезлеге белән чик бүлә
Ралия: Көньяктан Россия чикләренә кадәр,ә төньяктан
Аның дәвамы Вайгач утравы.

- Тектоник картадан Урал тавын карыйлар.

Ленар: Киңлеге бөтен җирдә дә бер төрле түгел.Төньякта таррак, ә көнякка таба киңәя.

Укучылар дәфтәрләрдә 6 өлкәгә кыскача характеристика язалар. Өлкәнең исеме, географик урыны,уртача биеклек, иң биек тавы өлкәнең.Мәсәлән,
Өлкә: Көньяк Урал.
Географик урыны: Юрма тавыннан алын Россиянең көньяк чигенә кадәр;
Уртача биеклек: 1200-1600м
Иң биек өлеше: Ямантау -1638м ,Иремель-1532м

Укучылар видео Һәм Урал тавы күренешләре карыйлар.

Ралия:Көнбатыш һәм көнчыгыш тау битләре капма-каршы.Көнбатыштка Рус тигезлегенә таба тәбәнәкләнә,
көнчыгышта биегрәк.

Укучылар бу сүзләрне дәфтәрләренә күчереп язып куялар.

Атластан Уралдагы файдалы казылмаларны карыйлар.

Укучылар видео һәм кыйммәтле ташларның рәсемнәрен карыйлар.

Ильмень тыюлыгы турында видео карыйлар һәм картадан Урал территориясендәге тыюлыкларны табалар.

Дневникларга һәм дәфтәргә өй эшен язалар.

Дневникларга билге куйдырту.

У вас нет прав для создания комментариев.