Печать
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Чалпинская cредняя общеобразовательная школа»Азнакаевского муниципального района РТ

Татарстанның географик урыны һәм климаты

Димухамитова Лилия Сагидулловна
химии,география укытучысы

2012-2013

Татарстанның географик урыны һәм климаты

Максатлар : 1 . Белем бирү максаты .Татарстанның географик урыны һәм климаты белән танышу , «климат типлары» төшенчәсен ныгыту .
2 . Күнекмәләрне үстерү максаты . Географик төшенчәләрне ныгыту , карталар белән эшләү күнекмәләрен үстерү .
3 . Тәрбияви максат . Туган якка , Ватанга мәхәббәт , табигатькә сак караш тәрбияләү

Җиһазлар : Россиянең климатик картасы , Татарстанның физик картасы , слайдлар , атласлар .

Дәрес барышы :
I . Оештыру өлеше .
II . Өйгә эшне фронталь тикшерү .
Слайдта кабатлау өчен терминнар : уртача пояс, уртача континенталь, континенталь, кискен континенталь, муссонлы климат, дымлылык коэффициенты, циклоннар, антициклоннар, атмосфера фронтлары.
Сораулар:
- Россиянең климат поясларын әйтегез .
-Аларның кайсылары төп , кайсылары күчеш пояслары ?
-Уртача пояс климат типларын санагыз . Һәрберсенең Россиянең кайсы өлеше өчен хас икәнен ачыклагыз . (Соңыннан җаваплар слайд буенча тикшерелә).
III . Яңа материал белән танышу .Слайдта :

Балыкка-су ,
Кошка -һава ,
Хайваннарга -урман ,
Дала , тау кирәк .
Кешегә исә -Ватан .
Табигатьне саклау -
Туган
илеңне
саклау
ул .

М . Пришвин .

Рус язучысы Михаил Пришвин бу сүзләрен мин бүгенге дәреснең эпиграфы итеп алдым . Укучылар , әйдәгез әле бу сүзләргә тукталып китик . (Укучылар белән бу юлларның мәгънәсе турында кечкенә генә әңгәмә) .
Укучылар , без сезнең белән Россия климаты белән танышуны дәвам итәбез . Бүгенге дәрестә без Татарстан климаты белән танышырбыз . Климат формалашуга белгәнегезчә төрле факторлар тәэсир итә . Аларның иң әһәмиятлеләреннән берсе географик урын . Шуңа күрә башта Татарстанның географик урынын ачыклап китәрбез . Һәр бала дөньяга килгәч , әти-әнисе аңа исем бирә . Кеше гомере буенча шул исемне йөртә . Кеше шулай ук үзенең туган җире , Туган иле белән дә тыгыз бәйләнгән . Безнең Туган- ил Татарстан . Ул Россия картасында әллә ни зур урын алып тормый . Шулай да аның озынлыгы төньяктан көньякка 280 км , ә көнбатыштан көнчыгышка 400 км . Формасы буенча турыпочмаклыкны хәтерләтә . Мәйданы буенча Татарстан Европаның Бельгия , Нидерланд , Швецария кебек илләреннән зуррак . Республикабызның мәркәзе Казан шәһәре . Хәзер республика бунча сәяхәт үткәреп алыйк . Татарстанны түбәндәге план буенча тасвирларбыз .
1 . Географик урыны-илнең кайсы өлешендә урнашкан ?
2 . Рельеф үзенчәлекләре , файдалы казылмалары .
3 . Климат үзенчәлекләре .
4 . Елгалары .
Географик урыны (информация слайдта):
Карта буенча бирем :Татарстан Россиянең кайсы өлешендә урнашкан ?
(Татарсан Республикасы Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк -көнчыгыш чигендә урнашкан , мәйданы 68 ,0 квадрат километр . Республика территориясе т . к. нең 54 һәм т .к . нең 56 градусларында , көнч . оз .ның 48 һәм 53 градусларында урнашкан) .
Атластагы Россиянең федертив төзелеш картасы буенча республикабызның күршеләрен ачыклагыз . Мәгьлүматны дәфтәргә язып куегыз . (Татарстан төньяктан Марий-Эль Республикасы , Киров өлкәсе , Удмуртия Республикасы белән , көньяктан Ульянов Самара , Оренбург өлкәләре белән , көнбатыштан Чувашия Республикасы , көнчыгыштан Башкортстан Республикасы белән чиктәш ) .
Татарстанның физик картасын куланып , республиканың кырый нокталарын билгеләгез .
Төньяк кырый ноктасы Балтач районы Югары Сәрдек авылыннан төньяктарак Координаталары : т .к . нең 56 градус 39 минут
Көньяк кырый ноктасы Баулы районы Хансвер авылыннан көньяктарак Координаталары : т. к . нең 53 градусы 58 минуты
Көнбатыш кырый ноктасы Чүпрәле районы Татар Бизднә авылы янында Координаталары : көнч . оз . ның 47 градусы 15 минуты
Көнчыгыш кырый ноктасы Актаныш районы Тыңламас авылыннан көнчыгыштарак Координаталары : көнч . оз . 57 градус 18 минуты
Мәгълүматны тикшерү өчен таблица слайдта .
IV.Физкультминутка .
Укучылар күнегүләр ясый . Шул вакытта кыска гына мәгълүмат:
Телевизор каршысына утырганда без беребез дә шул моментта тулы бер чирләр бәйләме алуыбыз турында уйламыйбыз . Тикшерүләр күрсәткәнчә 51% ирләр , 46 % хатын -кызлар тәүлек дәвамында өзлексез 6 сәгатьтән артык утыралар , 14-17 яшьлек үсмерләр 8 сәгать утыралар . Мондый озак утырып тору сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый . Кешенең гәүдә авырлыгы арта . Матдәләр алмашы бозыла . Йөрәк - кан тамырлары авырулары барлыкка килә . Бәхеткә каршы моны җиңел генә булдырмый калырга була . Моның өчен сәгать дәвамында аягүрә басарга һәм берничә минут хәрәкәтләнергә генә кирәк . Шулай булгач сәламәлек үз кулыбызда .
Мәгълүматларны дәфтәргә язып алганнан соң укучылар чыгышлары тыңлана .
Сүз укучыларга бирелә . ( Укучылар үзләре әзерләгән чыгышлары буенча сөйлиләр)

Татарстанның рельефы .

Республика калкулыклы тигезлеккә урнашкан . Иң түбән урыннары Идел елгасы буйлары , ә иң биеге - республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы . Республиканың иң биек ноктасы диңгез өсте тигезлегеннән 382 м , иң түбән ноктасы диңгез өсте тигезлегеннән 53 м . Иделнең уң ягыннан Идел буе калкулыгы килеп терәлә . Республиканың урта өлешләре нигездә тигезлекле .
Территориясенең өслеге күп санлы ерымнар белән телгәләнгән . Ерымнар шәһәр эчендә дә , авыл җирләрендә дә очрый . Бу күренеш авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда күп кыенлыклар китереп чыгара . Ерымнар җир асты сулары эшчәнлеге , кар-яңгыр , җил эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә . Кайбер ерымнарның тирәнлеге унар метрга , озынлыгы берничә км .га җитә . Ерымнар тирәнәймәсен өчен , аларның кырыйларына агачлар утыртырга кирәк .

Татарстанның файдалы казылмалары .

Татарстан республикасы файдалы казылмаларга бай . Аның территориясендә 20 дән артык төр файдалы казылма табылган . Алар арасында иң әһәмиятлесе -Идел -Урал нефть-газ провинциясенә кергән нефть чыганаклары . Иң зур билгеле уникаль чыганаклар көньяк -көнчыгышта (Ромашкино , Яңа Елховой , Баулы , Шөгер һәм төньяк-көнчыгышта( Бондюг , Беренче Май . Бу соңгылары безнең районда) .
Бездә торф һәм ташкүмер запаслары бар . Тукай һәм Минзәлә районнарында зур булмаган көрән күмер ятмалары табылган . Известьташ , доломит , гипс ,табигый битум , гравий һәм башка төзелеш материалларының бай ятмалары зур сәнәгати әһәмияткә ия . Аерым - аерым фосфорит , бакырлы комташ , минераль сулар , шифалы балчык чыганаклары бар .
Республикада берничә минераль чыганак бар . Безнең районда Иж чыганагы базасында «Ижминводы» санаториясе урнашкан .

Татарстан климаты үзенчәлекләре .

Безнең республика уртача поясның уртача континенталь климат тибында урнашкан . Шуңа күрә республиканың климаты кеше һәм хайваннар өчен уңайлы .
Җәйге уртача температура + 19 градус . Кайвакыт температура +30 дан югары күтәрелә . Җәйге аяз көннәр иген , яшелчә , җиләк-җимеш өлгерү өчен җитәрлек . Кышын температура шактый түбәнәя . Январьның уртача температурасы -13,5-14,5 градус .Салкын кышларда -32-34 градус . Мул булып кар ява . Карның кышкы запаслары иген үстерүгә ярдәм итә .
Безнең республикада явым-төшемнәрнең күп өлеше җәй һәм көз айларында була . Бары тик 1/3 өлеш явым-төшемнәр генә кышка һәм яз айларына туры килә . Тулаем республикада уртача еллык явым-төшем 400дән 500 ммга кадәр тибрәлә . Суның уртача парга әйләнүе 550-570 мм га җитә . Вегетация чоры якынча 170 тәүлек .

Татарстанның елгалары .

Татарстанны дүрт елга республикасы дип йөртәләр . Бу нинди елгалар икән ?Татарстан аркылы Идел , Кама һәм аның ике кушылдыгы Агыйдел һәм Вятка елгалары . Алар барысы да суднолар йөрешле . Элек- электән үк республиканы Урал , Урта Азия , Кавказ белән бәйләгәннәр . Алардан башка территория буенча 500 ләп елга һәм инешләр ага . Сез аларның кайсыларын беләсез ? Бәлки җырлар ишеткәнегез бардыр ? (Ык , Мишә , Иж , Зәй ...) . Идел елгасының Татарстан территорриясендәге озынлыгы 180 км . Аны татар халкы яратып Иделкәем дип йөртә . Кама белән кушылгач ул куәтле елгага әйләнә . Куйбышев сусаклагычы төзелгәч , Кама тамагындагы суның биеклеге 10-12 м га күтәрелде . Монда Иделнең киңлеге 40 км га җитә , ә Казан янында 5-6 км . Идел ярында Казан , Яшел Үзән , Болгар , Тәтеш шәһәрләре урнашкан .
Кама - икенче эре елга . Аның икенче атамасы . Казаннан 80 км түбәнрәк ул Иделгә кушыла . Ул аның иң зур кушылдыгы . Безнең республикада Каманың озынлыгы 380 км . Аның кушылдыклары Агыйдел һәм Вятка . Кама ярында Чистополь , Алабуга , Яр Чаллы , Менделеевск урнашкан . Чаллыдан өстәрәк Түбән Кама сусаклагычы төзелгән .
Каманың сулъяк кушылдыгы Агыйдел (Белая) , уңъяк кушылдыгы Вятка (Нокърәт) .
Күптән түгел генә республикада 10 меңнән артык күл бар иде . Куйбышев сусаклагычы төзелгәч , аларның күпчелеге су астында калды . Түбән Кама ГЭСы төзелгәннән соң Ык , Агыйдел елга тугайларындагы күлләр су астында калды .
Республикада эре күлләр юк . Казан үзәгендәге Кабан күле генә шактый зур . Халык телендә Кабан күлендәге хан хәзинәләре турында риваять-легендалар саклана . Күлнең сере бүгенге көнгә кадәр ачылмаган .
Укучылар , менә без республика буенча сәяхәттә булдык . Безнең республика нинди табигый ресурсларга ия булганын карап киттек . Бу ресурсларны саклау безнең бурычыбыз . Сезгә бер шигырь ( слайдта)укып үтәсем килә .


Ана сүзе .

Урманнарга, улым, балтасыз бар
Үзең белән алма шырпы да .
Урманнарга, улым, пычкысыз бар .
Табигатьне салма куркуга .
Шул вакытта сиңа бер җәнлек тә
Сискәнеп һәм өркеп карамас .
Туган күрер һәрбер җан иясе ,
Рәхмәт кенә әйтер һәр агач .

Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз ? Әйдәгез әле җавап биреп карагыз . Табигатьне саклауның нинди юлларын тәкъдим итәр идегез ? (Укучылар белән әңгәмә) .
Безнең республиканың уникаль табигый объектлары 1960 нчы елда нигез салынган Идел-Кама тыюлыгында саклана. 1991 нче елда «Түбән Ка-ма» милли паркы булдырылды . Милли парк нәрсә ул? (Милли парклар - ял һәм туризм өчен кулланыла торган махсус саклана торган территорияләр ) . Бу парк кайда урнашкан? Сезнең анда булганыгыз бармы ? Дәрескә йомгак ясап :

Иртән иртүк тору белән ,
Тәртипкә керт син үзеңне-
Һәм соңлама, тәртипкә керт
Җир Анаңны - газизеңне!

Өйгә эш : дәфтәрдәге язмаларны кулланып, контурлы картада Татар-стан чикләрен һәм кырый нокталарын билгеләгез .