Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Максат: - укучыларны текст редакторларының “Блокнот”ы белән таныш-
тыру;
- “Блокнот” белән эшләү күнекмәләрен булдыру;
- терминнарны ныгыту, практикада аларны дөрес куллануларына
ирешү;
- уеннар ярдәмендә хәтер сәләтләрен үстерү;
- укучыларда төгәллек тәрбияләү;

Җиһазлау: таблицалар (таблица-ачкыч), карточка-тест ( рәсемле
карточкалар -логик мәсьәләләр), кисмә хәрефләр, төсле
фломастерлар,магнитофон, дәфтәрләр, блокнотлар (берничә
төрләре);
Материал: А.В.Горячев. Информатика в играх и задачах.

1. Классны дәрескә оештыру:
- дежур рапорты.
Укытучы: Дәрес уңышлы үтсен өчен, безгә нәрсә кирәк?
Укучылар: Яхшы кәеф.
Укытучы: Яхшы кәефнең визит карточкасы булып нәрсә тора?
Укучылар: Елмаю.
Укытучы: Бер-берегезгә матур итеп елмаеп, күңелләрне күтәреп алыйк һәм эшкә керешик.
2. Разминка
- игътибарлыкка логик мәсьәләләр – А.В.Горячев. Информатика в играх и задачах
( һәр укучыга җитәрлек карточкалар әзерләнә, мөстәкыйль башкарыла, җыеп алына) (Кушымта 1)
3. Үткән материалны ныгыту.
Укытучы: Вакыт зур тизлек белән алга бара. Кичә алдынгы дип саналган мәгълү-мат бүген инде искерә. Хәзер компьютер технологияләре кермәгән өлкә бөтенләй юк. Шуңа күрә без компьютер белән эш итә белүгә никадәр иртәрәк өйрәнә баш-ласак, безнең уку эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе дә шулкадәр тизрәк үсә.
- Ә хәзер искә төшерик әле, компьютер составына нәрсәләр керә?
( укучыларның, такта янында, төсле фломастерлар белән уклар җибәреп, язулары)


4. Физкультминутка.
( күзләр өчен күнегүләр, такта алдында эленгән) (Кушымта 2)
5. Яңа теманы аңлату
( Такта алдында блокнот һәм дәфтәрләрдән күргәзмә. Укытучының чагыштыру сораулары)
Укытучы: 1. Ике предметны чагыштыру – кайсысы зур, кайсысы кечкенә.
2. Ике предметны чагыштыру - бер-берсенә ничек охшаганнар, ничек
аерылалар.
3. Ике предметны чагыштыру - уртаклыкны табу.
- Ә хәзер уйлап карыйк, мин күрсәткән предметларда (блокнот, дәфтәр) нинди ох-шашлык һәм аермалык. Тышкы яклары белән бер- берсенә охшаганнармы? Эчке якларын күзәтсәк, нәрсә әйтә аласыз?
( укучылар фикере тыңлана)
Укытучы: Уен формасында эшләп алырбыз. Бүгенге дәреснең темасын табачакбыз.

(йолдызлар артына хәреф язылган, сүз төзү)
Укытучы : Нинди сүз чыкты. Төркемнәр үз сүзләрегезне кабатлагыз.
Укучылар: Блокнот.
Укытучы: Шулай булгач, бүгенге дәресебезнең темасы: Текст редакторлары.
Блокнот.
- Нәрсә соң ул блокнот?
( укучылар фикерен тыңлау)
Укытучы: Битләре ертып, өзеп алына торган, кечкенә күләмле язу дәфтәре. Икен-че төрле куен ( кесә) дәфтәре. Сөйләмдә әйтелә: “Блокнотка теркәп кую”. Бөек та-тар язучыларыбызның әсәрләрендә дә бу сүзләр кулланыла. Мәсәлән, Г.Ибраһи-мовның әсәренә күз салсак, мондый юлларны укырга мөмкин:

“Эшче хатын кулындагы блокнотыннан бер бит ертып алды да, тавышсыз атлап, трибунага килде.”
- Компьютер дөньясында да “Блокнот” сүзен очратырга мөмкин. Текст редактор-лары документка текст кертергә, үзгәртергә, сүзләрне эзләп табарга, сакларга мөмкинлек бирәләр. Иң гади текст редакторы булып “Блокнот” исәпләнә. “Блок-
нот” ярдәмендә артык катлаулы булмаган текстны клавиатура аша җыеп сакларга була.
(Укучыларның дәфтәрдә гади генә язып барулары. Мәсәлән, Пуск – Программа – Стандарт – Блокнот – Файл (бит зурлыклары) – Үзгәртергә”Правка” ( кисеп алырга, төшерергә) – Формат(сүзләр күчерү шрифт (хәреф) сайлау) – Күренеш ”Вид”( юл һәм баганаларны блгеләү). Укытучы тактага аңлатып, беркетеп бара.) ( Кушымта 3)

Укытучы: Төп сайлакка “Пуск”ка керергә. “Программалар”, аннан “Стандарт” сайлакларын ачасы. “Блокнот” сайлагын табып ачасы. Программа белән эшләү бик гади. “Блок-нот”та эшләү өчен, клавиатура белән эшләү алымнарын белү кирәк.
“Файл” сайлагында – яңа текст документны төзергә, булган документны ачарга, документны бастырырга, программадан чыгарга командалары( боерыклары), бит параметрлары (бит зурлыклары).
“Үзгәртергә”(Правка)- текст өлешен кисеп алырга, копировать(төшерергә), кисеп ташларга һәм башка боерыклар.
“Формат” сайлагында – сүзләр күчерү, шрифт(хәреф) сайлау.
“Күренеш”(Вид)- юл һәм баганалрны билгеләү.
“Блокнот” белән эш башлар алдыннан, битнең параметрларын көйләп куярга ки-ңәш ителә. “Саклау”(Сохранить) командасын ,язган вакытта , еш кына башкарып торырга кирәк. сңыннан гына сакларга кую безнең бөтен эшебезне юкка чыгарыр-га мөмкин.
Иҗади эш.
(Кайсы төркем тизрәк, тулырак таблицаны тутыра, тактага эленгән, берәрләп чыгып язалар.)
Бирем №1: Күрсәткеч(курсор) һәм тычкан төймәләре (кнопки мыши) төп хәрә-кәтләндерү элементлары.
сул як төймә уң як төймә уртадагы кечкенә тәгәрмәч










Бирем №2
(Тактада җөмлә язылган)
балыкка булдылар балалар китмәкче
Укытучы: Балалар, дәфтәрләрегезгә бу җөмләне язып алыгыз әле.
(Укытучы балаларның эшен күзәтә. Кемдер яза башлый һәм туктап кала. Балалар кул күтәрәләр)
Укытучы: Нәрсә әйтергә телисез? Нигә туктап калдыгыз?
Укучылар: Бу җөмлә түгел. Җөмлә баш хәрефтән башлана, нокта куелып тәмамлана.
(Укытучы кисмә хәреф ярдәмендә укучы әйткән хатаны төзәтә)
Укучы: Бу бит барыбер дөрес җөмлә түгел . Моның бернинди дә мәгънәсе юк. Җөмлә нинди дә булса мәгънә белдерергә тиеш. Әгәрдә дөрес итеп сүзләрне урнаштырсак, җөмлә төзи алабыз.
Укытучы: Әйдәгез, алайса матур тулы, дөрес җөмлә төзеп карыйк.
(Укучылар дәфтәрләргә язып куялар: Балалар балыкка китмәкче булдылар.)
6. Өй эшләре бирү.
(Карточкалар буенча эш: Тест башкару.)
1. Компьютер составына керә:
а) уеннар
б) музыка
в) клавиатура
2. Компьютер артында утыру:
а) 1сәгать
б) 40 минут
в) 15 минут
3. Компьютер классында температура:
а) 19-21градус
б) 25-30градус
в) 10-15 градус
4. “Capslock” төймәсенә баскач:
а) хәреф югала
б) һәммәсе баш хәрефтән
в) иҗекләргә бүленә
7. Физкультминутка ( Кушымта 4 )
8. Компьютер артында эш.
а) Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.
Укытучы: Кагыйдәләр кайчан барлыкка килгәннәр?
Үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре күптән барлыкка килгән. Кешеләр әле машиналар да уйлап тапмаганнар, ясамаганнар, шәһәрләр дә төземәгәннәр, тау куышларында яшәгәннәр, хайван тиреләреннән киенгәннәр, ләкин шул вакытта ук нәрсә ярый, нәрсә ярамый төшенчәләре булган. Компьютер дөньясына аяк бастык. Монда да бик күп кагыйдәләр бар. (Кушымта 5)
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Укытучы: Без сезнең белән хәзер бер уен уйнап алырбыз. Ул “Укучы-укытучы” дип атала. Беребез укытучы роленә баса. Безгә ,укучы-укытучы ,дәфтәрләргә яз-ган боерыкны бирәчәк. Калганнарыбыз компьютерларда үтибез. Искә төшергән куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес, төгәл үтәү сорала.
(Укучыларның компьютер артындагы эшләре)
Укытучы: Молодцы. Лилия-укытучы үз эшен уңышлы башкарды.
Икенче эшебез: дәфтәрдә дөрес итеп үзгәртеп язган җөмләне табабыз һәм шуны “Блокнот” текст редакторында язып карарбыз.
( Укучыларның мөстәкыйль эшләре. Укытучының индивидуаль якын килеп ярдәме, хаталарын төзәтү)
Укытучы: Молодцы, балалар. Эшегезне күзәтүләремнән, аңлавыгыз, үзләштерү-егез ачык күренде. Бу тема буенча эшебезх икенче дәрескә дә дәвам ителәчәк.
9. Релаксация
-Дәрестә иң мөһиме нәрсә дип саныйсың?
-Үзеңне син бүген нәрсә өчен мактый аласың?
-Икенче дәрестә нәрсәне исәпкә алырга?
10. Нәтиҗә ясау.
-Йомгаклау.
Укытучы: Дәрес уңышлы тәмамланган булып саналыр, әгәрдә сез шушы саннар астында яшеренгән хәрефләрдән сүзләр төзесәгез.
(Тактада таблица-ачкыч һәм нәтиҗә)
(Кушымта 6)

Әдәбият:
1. А.В.Горячев. Информатика в играх и задачах.
2. Г.С.Тазиева. Татар башлангыч мәктәпләренең 3-4 нче сыйныфларында инфор-
матика фәнен укыту буенча авторлык программасы- проекты.