7 класста информатика фәне буенча "Модельләштерү иленә сәяхәт. Күпкатлы исемлекләр" темасына дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Тема: Модельләштерү иленә сәяхәт. Күпкатлы исемлекләр.
Максатлар:
• укучыларның узган дәресләрдә алган белемнәрен актуальләштерү;
• модельләштерү белән таныштыру;
• укучыларны күпкатлы исемлекләр төзергә өйрәтү.
Төп аңлатмалар: информацион модель, сүзле информацион модель, күпкатлы исемлек.
Җиһазлау: проектор, компьютер.
Материал: дидактик тарату материаллары.

Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
1) Сәламләү.
2) Дәрескә әзерлекне тикшерү.
3)Карта белән таныштыру.
-Игътибар! Барлык сәяхәт кылучыларны корабыма чакырам! Хәзер без сезнең белән бүгенге сәяхәтнең маршруты белән танышып үтәрбез. (слайд 1)

II. Актуальләштерү.
“Узганнарны кабатлау” утравы. (слайд 2)
-Бу утрауда сораулага җавап бирергә туры киләчәк.
Сораулар:
1)Нәрсә ул модель?
2) Нәрсә ул модельләштерү?
3)Нинди модельләр бар?
4)Нинди модельләрне информацион дип атыйлар?
5)Аларның нинди төрләре бар?

III. Тема аңлату. “Күпкатлы исемлекләр” утравы. (слайд 3)
-Безнең алда ике төрле исемлек. Беренчесе ничек атала? (нумерлы)
-Икенчесе?(маркирлы)
- Исемлекләр гомумән тормышта кирәкме? (җаваплар)
-Без сезнең белән гади исемлекләр төзи беләбез. Бүген без сезнең белән күпкатлы исемлекләр төзергә өйрәнербез (слайд 4)
- Иң беренче гади исемлек төзик әле: хәзерге заман санаклары нәрсәләрдән тора? (рәсем+исемлек)
-Дөрес. Без гади исемлек төзедек. Ә хәзер, без бу исемлекне күпкатлы итә алабыз. Чөнки без гади исемлектәге элементлар үзләре дә бүленә. Мәсәлән: (слайд 5)
-Зәңгәр төс белән бирелгән сүзләр барысы да гади исемлекне тулыландырып күпкатлы исемлек итә. (слайд 6)
-Инде хәзер карыйк, бу күпкатлы исемлекне тагын да бүлеп буламы?(була)
1 нче кат яки уровень
2 нче кат –«-«
-Димәк. безнең әлеге исемлегебез 4 каттан яки уровеньнән тора.

Физкультминутка (слайд 7)

IV. Үткән материалны ныгыту.
“Практик эш” утравы. (слайд 8)
Балалар төуркемнәргә бүленәләр. Авыр үзләштерүче балалар – аерым команда. Җиңел үзләштергәннәргә аерым вариант (укытучы күзәтчелеге астында)

V. Йомгаклау.
1)“Өй эше” утравы. (слайд 9)
2) Рефлексия “Мин бүген өйрәндем...” (слайд 10)

У вас нет прав для создания комментариев.