Delphiда программалау укыту әсбабы
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

КЕРЕШ
Соңгы елларда информацион-коммуникатив техноло-гияләр киң кулланыш ала башлады. Бигрәк тә автомат-лаштыру һәм компьютер дизайны тармаклары зур алгарыш алды. Чынлыкта бу тармакларның асылында программа төзү тора.
Программа төзү информатика фәненең башы булып тора. Мәктәп укучыларына һәм башлангыч курс студентларына, күпчелек, программа төзүнең Pascal теле өйрәтелә.
Delphi – объектка юнәлтелгән программа төзү программасы булып тора. Аның төп өлеше булып Object Pascal теле тора.
Бу әсбапта кыскача Delphi 2010 (Embarcadero* Delphi) программасының эш өстәле күрсәтелеп китә. Алга таба Object Pascal тирәлеге турында мәгълүмат бирелә. Бу әсбапны күбрәк информатика дәресләрендә программа төзүне аңлатканда һәм практик эшләр бирер өчен кулланып була. Әсбапта программа төзүнең күптөрле үрнәкләре күрсәтелгән. Алар гадидән башлап катлаулыга таба күрсәтелгән.
Үрнәкләрдән соң программа төзегәндә компилятор күрсәткән хаталарның аңлатмалары санап кителә. Бу аңлатмалар укучы өчен хаталарның сәбәпләрен тизрәк төшенер өчен булышлык итәрләр.
Әсбапның иң ахырында булачак программа төзүчеләргә киңәшләр бирелә.

У вас нет прав для создания комментариев.