VI сыйныфта “ Рус җирләренең таркалуы” темасына тарих дәресе
Рейтинг:   / 11
ПлохоОтлично 
Технологик карта. VI сыйныф, тарих.
Укытучы: Казаклар урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сабирҗанова Галия Абдулла кызы.
Дәреснең темасы: “ Рус җирләренең таркалуы”
Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү
Дата: 05.02.13
Белем бирү ресурслары: проектор, презентация, экран, дәреслек, эш дәфтәрләре.
Дәреснең максаты: Русьта сәяси таркаулык турында күзаллау булдыру; Борынгы рус дәүләтенең таркалу сәбәпләрен ачыклау; Борынгы рус дәүләте таркалганнан соң , Русьның берләшү факторларын билгеләү.
Белем бирүнең методы: проблемалы, күрсәтү-аңлату, эвристик.
Белем бирүнең формасы: индивидуаль, группада эшләү.
Төп төшенчәләр: сәяси таркаулык, уделлар.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Шәхси ( личностные) хронологик рамкаларны билгели белергә; таркалу сәбәпләрен, нәтиҗәләрен ачып бирә белергә тиеш.
Метапредметные дәреслек материаллары белән эшли белү; чыганаклардан мәгълүмат ала белү; группада эшли белү; үз фикерен әйтә, раслый һәм иптәшләрен тыңлый белү.
Предметные рус халкының бердәмлеген, кыйммәтләрен билгели, бүгенге көн белән бәйли, тарихи яктан анализлый белү.
Дәресне структур яктан оештыру
№ Дәреснең этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге УУД ДМ Вакыты (минутларда)
1 Оештыру моменты Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү Укытучыны сәламләү Дәрестә эш атмосферасы булдыру 1
2 Белемнәрне актуаль- ләштерү Сораулар ярдәмендә дәрескә кирәкле белемнәрен тикшерү Сорауларга җавап бирү Карта белән эшләү,танып-белү күнекмәсе Презентация слайд № 1,2 5
3 Проблемалы сорау Сорау “Русь дәүләте ни өчен таркала?” Дәреслек 107 нче бит. “Борынгы рус дәүләтенең таркалу сәбәпләре” группада эш 1 группа-икътисади сәбәпләр, 2 –сәяси сәбәпләрне билгели Сорауны ачыклау, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау, дәфтәргә язу През.
Слайд № 3,4 10
4 Мотивлаштыру Килеп туган авырлыкларны чишергә булышу Укытучы белән берлектә теманы, максатларны билгеләү Теманы,максатны билгели белү През. 2
5 Дәреснең максатын бурычларын кую Русьта сәяси таркаулык турында күзаллау булдыру; Борынгы рус дәүләтенең таркалу сәбәпләрен ачыклау; Борынгы рус дәүләте таркалганнан соң , Русьның берләшү факторларын билгеләү хронологик рамкаларны билгели белергә; таркалу сәбәпләрен, нәтиҗәләрен ачып бирә белергә тиеш; дәреслек материаллары белән эшли белү; чыганаклардан мәгълүмат ала белү; группада эшли белү; үз фикереңне әйтә, раслый, иптәшләрен тыңлый белү; рус халкының бердәмлеген, кыйммәтләрен билгели, бүгенге белән бәйли, тарихи яктан анализлый белү. През
Слайд №5,6.

2
6 Яңа материалны өйрәнү Эзләнү-тикшеренү, танып-белү эшчәнлеген оештыру Яңа төшенчәләрне үзләштерү През.
Слайд № 7 10
7 Динамик пауза Хәрәкәтләр ясауга этәрү Группаларга берләшү, күчеп йөрү 1
8 Яңа материалны беренчел куллану Карта белән эшләүгә этәрү Индивидуаль эш кенәзлекләрне картага төшерү Мөстәкыйльлек күнекмәләре През.
Слайд№ ,8,9 5
9 Коллектив эш Укучыларга юнәлешләр бирү Группада эш 1-уңай як, 2- тискәре якларны билгели Алган белемнәрне куллану През
Слайд №10 5
10 Нәтиҗә
Рефлексия Берлектә нәтиҗә ясауга ирешү,билгеләр кую Сорауларга җавап бирәләр,нәтиҗә ясыйлар Танып-белү рефлексиясе булдыру
През.
Слайд№11 2
11 Өй эше буенча инструктаж Өй эшен биргәндә аңлата. П.11,сораулар,биремнәр, эш дәфтәре карта бирем№3, 26 нчы бит; бирем№ 6 ,29 нчы бит Өй эше буенча сораулар бирәләр Җаваплылыкны тою През
Слайд №12

2

Дәреснең барышы
Исәнмесез, укучылар.Утырыгыз. Күрәм барыгыз да дәрескә әзер. Дәрескә кирәкле булган предметларны алып куегыз. Россия тарихы этапларын өйрәнүне дәвам итәбез. Үткән дәрестә без “ IX-XII гасырларда Русь дәүләте “ бүлеген тәмамладык. Шул материалны искә төшерү максатынан “Беренче Киев кенәзләре” дигән сорау-җавап уенын уйнарбыз.
- Сораулар . 1. Беренче Киев кенәзләрен атарга. ( Олег,Ольга, Святослав, Владимир, Ярослав Мудрый, һ.б.)
- 2. Борынгы рус дәүләте кайан төзелә? ( 882 елда,Олег)
- 3. 945 елда древляннар кайсы кенәзне үтерә? ( Игорь)
- 4/. Княгиня Ольга ясакның төгәл күләмен билгели. Ул ничек атала?(сабак)
- 5. Русьта христиан дине кайчан һәм кем тарафыннан кабул ителә? (988,Владимир)
- 6. Ярослав Мудрый кайчан идарә итә? (1019-1054)
- 7. Владимир Монамах турында нәрсә беләсез? ( 60 яшендә Киев кенәзе булып утыра.1113-1125.”Владимир Всеволодович Уствын” игълан итә.Үз улларынНовгород,Смоленск,Ростов, Суздаль кебек эре шәһәрләр тәхетенә куя. “Үгет-нәсыйхәт “ әсәрен калдыра.Рус дәүләтенең бердәмлегенторгызу өчен көрәшә.
- 7. 1097 елда нинди вакыйга булган? (Любеч шәһәрендә рус кенәзләренең съезды булган.)
- 8. Съездда нинди мәсьәлә карала?
- Слайд 2. Документ белән эшләү. Алар кыпчакларга Русҗны таларга юл куймаячакларын һәм дошман белән сугышканда бергәләшеп көрәшәчәкләрен белдереп ант итәләр. Кенәзлзр шулай ук, бу көннән башлап әтиләреннән калган җирләренә һәрберсе мөстәкыйль идарә итәргә килешәләр. “Һәрберебез үз җирен тотар”.
- Бу исә, Русь җирләрендә инде башланып киткән аерым кенәзлекләргә бүленешне раслый.
- Слайд3. 1132 елда Владимир Монамахның улы Мстислав үлеп китә. Ул үлгәннән соң, рус елъязмачысының сүзләренә караганда : “Бөтен Русь җире тукмашырга керешә”. Бу исә, Борынгы рус дәүләтенең берничә мөстәкыйль кисәккә бүленүенә китерә. Ни өчен таркала соң? Аның сәбәпләре нинди була?
(группада эш) 1 группа –икътисади сәбәпләрне (дәреслек 107 нче бит ”Борынгы рус дәүләтенең таркалу сәбәпләре”.3-4 абзац), 2группа- сәяси сәбәпләрне (5-6 абзац) билгели.
Слайд 4. икътисади сәбәпләр
-җир биләү тәртибе үзгәреш кичерә ( кенәзләр җир биләмәләрен үзләренә генә алып калмыйча, өлкән дружиначыларын да җирле итәләр);
-”варяглардан грекларга илтүче” сәүдә юлының юкка чыгуы;
-натураль хуҗалыкның хакимлек итүе;
сәяси сәбәпләр
-һәр җир-волостьның үз халык җыелышы
уздырыла;
-үзенең сайлап куелган хакимияте;
-үз халык ополчениясе;
-кенәз уллары үзләрен бәйсез идарәче
итеп хис итәләр;
-алар Киевтан аерылып чыгарга омтылалар
-варис калдыруның төгәл һәм билгеләнгән
тәртибе булмый (өлкәнлек принцибы буенча буыннар буталып бетә);
-үзара сугышлар (дәфтәргә языла)
-Шулай итеп, бүгенге дәреснең темасы ничек була инде?
Слайд 5 Дәреснең темасы:
“Рус җирләренең таркалуы”
Дәреснең максаты: Русьта сәяси таркаулык турында күзаллау булдыру;
Борынгы рус дәүләтенең таркалу сәбәпләрен ачыклау, таркалуның уңай һәм тискәре якларын билгеләү;
Борынгы рус дәүләте таркалганнан соң, Русьның берләшү факторларын ачу.
• Слайд 6. Үзара сугышлар Русьның -оборона сәләтен какшата;
• -кыпчаклар Русьның көньяк чикләренә үрелә башлыйлар;
• -үзара сугышу өчен , кыпчак атлыларын рус кенәзләре үзләре яллый торган булалар;
• - хезмәтләре өчен рус шәһәрләрен таларга рөхсәт бирәләр;
• -кенәзләр аларның кызларына яки кыз туганнарына өйләнергә тырышалар;
• -хуҗалык җимерелә;
• -Киев эре үзәк буларак абруен югалта;
• -яңа шәһәр үзәкләре барлыкка килә, алар Киевка буйсынырга теләми.
Слайд7.Нәтиҗәдә 12 гасыр уртасында Русь 15 мөстәкыйль кенәзлеккә таркала. Үз кенәзләре династиясе хакимлек итә;
-үз гаскәре;
-акчасы;
-озынлык һәм авырлык үлчәү берәмлекләре;
-Мөстәкыйль тышкы сәясәт;
-эре кенәзлек эчендә нәсел уделлары бүленә башлый;
Уделлар-кенәз ыругының кече әгъзаларына бүлеп бирелгән биләмәләр.(дәфтәргә языла)
-шәһәрләр,храмнар төзү;
-үз хуҗалыкларын үстерү.
( индивидуаль эш –эш дәфтәрләрендә һәр укучы ике кенәзлекне картага төшерә бирем №3, 26 нчы бит)
Слайд 8 Димәк, мөстәкыйль кенәзлек нәрсә дигәнне аңлата.?
Слайд 9. Группада эш. Таркаулык нәтиҗәләре нинди була?
( дәреслек 114 нче бит. “Таркаулык нәтиҗәләре”)
1 группа-уңай якны, 2 группа- тискәре якны билгели.
Уңай яклары
Аерым кенәзлекләрнең чәчәк атуы;
Мәдәният, хуҗалык үсеше;
Яңа җирләр үзләштерелә;
Яңа шәһәрләр эре сәүдә, мәдәният,һөнәрчелек үзәгенә әверелә;
Вотчина-нәсел буенча күчә торган җир биләмәсе зур тизлек белән үсә
Тискәре яклары
-Хәрби яктан көчсезләнү;
-үзара сугыш;
-аерым кенәзлекләргә таркалуның артуы
(XII гасыр уртасында-15; XIII гасырда - 50; XIV гасырда - 250 кенәзлек була)
-Ләкин Борынгы рус дәүләтенң таркалуы Русь җире төшенчәсенең юкка чыгуына китерми.Слайд 10 Алар бер үк телдә сөйләшәләр;
Бер үк динне тоталар;
Бер үк закон белән яшиләр ( “ Русская правда”);
Бер үк мәдәният;
Милли үзаң.
Таркаулык чорында иҗат ителгән хикәят, былиналар да халыкның берләшү омтылышын чагылдырган.Билгесез авторның “Игорь полкы турында җыр” әсәрендә әлеге ноталар үткен яңгыраш тапкан. Әлеге әсәр сюжетына 1185 елның язында Новгород-Северский кенәзе Игорь Святославичның кыпчакларга каршы оештырылган уңышсыз походы вакыйгалары нигез итеп алынган. Бу вакыйгаларны тасвирлау авторны русь җире язмышы турында уйлануларга этәрә.шигъри юллар аша шул заман өчен мөһим булган сораулар сөзелеп чыга: ни өчен Игорь җиңелгән соң? Ни өчек дала белән көрәштә һәрвакыт Русь җиңеп килгән дә соңгы вакытта гына җиңелә башлаган икән?.Автор рус халкы газапларының төп сәбәбен атый: “ Кыпчаклар басымы Русьтагы ызгыш-талашлар аркасында башланды” –ди ул.Рус кенәзләрен үзара низагларны туктатуга чакыра: “Үз байракларыгызны бүтән күтәрмәгез, үтмәсләнеп беткән кылычларыгызны кыннарына яшерегез, чөнки сез аталар данын югалттыгыз инде”- ди язучы.Изге Владимирны, Ярослав Мудрыйны, Владимир Мономахны ул башка кенәзлзәргә үрнәк итеп куя.
Слайд 11
XII гасыр уртасында Борынгы рус дәүләтенең таркаулык, бүлгәләнү чоры башлана.Ул икътисади һәм сәяси сәбәпләр аркасында килеп чыккан закончалыклы процесс була. Әмма Русьның аерым мөстәкыйль дәүләтләргә таркалуына да карамастан, рус җирләрен берләштерү турындагы фикер халык аңында яшәүдән туктамый.
Слайд 12. Өйгә эш аңлатып бирелә. П.11, эш дәфтәрендә бирем №3, 26 нчы биттә; № 6, 29 нчы биттә. Анализлап билгеләр куела.

У вас нет прав для создания комментариев.