Печать
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
“ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Гаилә бәйрәме

Язды: Сафиуллина Венера Рафаил кызы, “ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013
Гаилә бәйрәме

1нче а.б.: Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
2нче а.б.: Бәйрәмсез бик күңелсез шул,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
1нче а.б.: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
2нче а.б.: Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балалар сезгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.
Укытучы: Яраткан улларыгыз һәм кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, җыр, шигырьләр, бүләк итәргә телиләр.
Рәхим итегез, балалар! (шигырьләр, иншалар)

1нче а.б.: Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
2нче а.б.: Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
Сезнең хөрмәткә Шарафиева Гөлназ башкаруында җыр. “Рәхмәтлемен Ходаема”
1нче а.б.: Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга...”Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...”- борынгылар әнә шулай җырлаган.
2нче а.б.: Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта. Ә хәзер бу күркәм гаиләләр хөрмәтенә
Сабиров Рәнис һәм Хисамиев Илфар татар халык биюе башкара.
1нче а.б.: Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып!
2нче а.б.: Әйе, дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни. Халкыбыз юкка гына “Ата-ана - алтын канат”, димәгән шул. “Җәннәт аналарның аяк астында,” – диелә хәдистә. Коръән буенча, хатын-кызның, ананың хакы олы. Аналар үпкәсе күп булса да, язгы кар суы кебек тиз эрер, диләр. Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Каршы алыгыз,
Ихсанов Әлфис һәм Мостафин Рифат башкаруында җыр.
1нче а.б.: Рухың төшсә,
Күңеленә канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда
Назлап сөюче кирәк,
"Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән”-диюче кирәк.
2нче а.б.: Әти... Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый! Әйе, дөрестән дә, әти – ул гаиләдә иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр кешебез. Гаиләдә бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Алар – әти белән әни бит! Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.
Сезнең игътибарыгызга скетч тәкъдим итәбез.
1нче а.б.: Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синен кешен булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши.
Кем гафу итә белә.
2нче а.б.: Безнең әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
Хөрмәтле әти – әниләребез, сезне “Гаилә бәйрәме” белән котлап, татар эстрадасының атказанган җырчысы килде. Алкышлап каршы алыгыз, Ринат Рахматуллин.

1нче а.б.: Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.
2нче а.б.: Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Бүгенге кичәбез дә шундый бер күркәм традицияләрнең берсенә әверелсен иде.
Ә хәзер Фатыйхова Алия һәм Ахметшина Рәмзинә башкаруында җыр.
1нче а.б.: Гаиләм - өметле иртә,
Гаиләм – сихри кичем.
Гаиләм – җилкәнле җилем,
Гаиләм – хыял хисем.
Гаиләм – гомер юлым ул,
Сиңа сузылган кулым.
2нче а.б.: Гаиләм – мал-мөлкәтем,
Гаиләм –моңлы җырым ул.
Мин гаиләмдә бәхетле,
Мин гаиләмдә хисле.
Мин гаиләмдә кадерле,
Гаиләм белән көчле!
Сезнең игътибарыгызга, Зайнуллина Диләрә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында бию.
1нче а.б.: Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Баланың төп таянычы – аның әтисе белән әнисе! Исән чакта кадерләрен белик без аларның!
2нче а.б.: Бәйрәм көннәре гел дә кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомер юлы якты көннәр бирсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,
Сезне уңыш читләп үтмәсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Ахметшина Рәмзинә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында чунга-чанга биюе.
1нче а.б.: Әткәй, әткәй, синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә безгә шулай кадерле.
2нче а.б.: Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык, куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Хисамиев Илфар, Сабиров Рәнис, Гиззатуллин Илназ башкаруында җыр.
1нче а.б.: Хөрмәтле әти-әниләр, абый-апалар һәм килгән кунаклар! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын иде. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.
2нче а.б.: Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик!

Уеннар:

1. Сораулар.
Тапкырлыкка сораулар.
- Нинди савыттан эчеп булмый? Буш савыттан
- Кайчан шылт иткән тавыш та ишетелми? Тып-тын вакытта
- Календарьда кайсы ай юк? Күктәге
- Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? Җирне
- Кеше кайсы елны күбрәк ашый? Кәбисә елны (Чөнки бер көне артык)
- Нәрсәне сатып алып булмый? Узган гомерне.
- Юләр кайчан акыллы була? Тик торганда

- Кеше төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә кыя, өченче ягында дәрья, дүртенче ягында кара урман. Ул моннан ничек котыла? Уянып
- Бала җиде яше тулу белән нишли? Сигезгә чыга
- Үзе шар. Ә беркем тәгәрәтә алмый. Җир шары
- Куян артына әйләнеп карый-карый чаба. Нигә? Чөнки артта күзе юк.
- Ат нигә улак янына килә? Улак аның янына килмәгәнгә.
- Сыер судан чыккач нишли? Коры җиргә баса.

2. Алъяпкыч бәйләп, шакмак ташу уены.

3. Дуслык җебе.( Кем озынрак җеп ялгый)

4. Открытка уены.

5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6. “Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7. “Көнгерә.”( Туп белән сикерү)

8. Күз бәйләп, үз балаңны тану.

АНКЕТА.
1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.
2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?
3. Армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?
4. Әтиең балачакта кем булырга хыялланган?
5. Аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?
6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?
7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган?
10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?
11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме?
12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә?
13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә?
14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле -
15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа охшый?
16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?
17. Аның белән бергә китап, газеталар укыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?
18. Әтиең синең дусларыңны беләме?
19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?
20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?
21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?
22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?