Картаямыни соң йөрәк?
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Иске Арыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Картаямыни соң йөрәк”
әдәби-музыкаль композиция

Хаҗиева Диләрә Равил кызы
2 квалификацион категорияле
татар теле 1әм әдәбияты укытучысы

2012-2013 нче уку елы
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнәгә алып баручы чыга.
1 алып баручы. Исәнмесез, хәерле көн, кадерле кунаклар, әбиләр, бабайлар!.
Ватан, халык тормышында мәңге җуелмас вакыйгалар, истәлекле даталар була. Безнең буын өчен бу- Бөек Ватан сугышы. Меңнәрчә гаиләләр, инде ничә еллар узса да, шул сугыш хатирәләре белән яшиләр. Яшьли тол калган әбиләребез, наз күрми картайган хәләл җефетләрен, сөйгән ярларын әле дә булса сагынып искә алалар. Ә күпме балалар ятим үскән. Ачлыктан, авырулардан үлүчеләрне кем санаган? Дөньяны фашизмнан азат иткән солдатлар да елдан-ел азая. Утны-суны кичкән баһадирларга, тылда төн йокыларын да йокламыйча “Барысы да фронт өчен!” дип эшләгән данлыклы хатын-кызларга да, сугыш чоры балаларына да дәүләт бәхетле картлык тәэмин итә аламы? Дәүләт һәм һәрберебез алар алдында бурычлы. Сугыш фаҗигасен онытмасын еллар! Сезне чын күңелдән шушы бәйрәм белән тәбриклибез һәм үзебезнең чыгышыбызны тәкъдим итәбез.
2 алып баручы. Җырлар, җырлар...
Бармы аның чиге?
Җырлар белән гомер итәсең.
Килә Сезгә шулар арасыннан
Иң матурын бүләк итәсем.
(Сайфутдинова Алисә башкаруында җыр: “Югалтасым килми”.)
1 алып баручы. Җырлый әле, җырлыйк әле,
Җыр күңелне ача ул.
Җырлау күңелне ача ул
Кайгыларны баса ул.
Хасанова Ләйлә башкаруында җыр тыңлагыз. “Иң зур бәхет”.
2 алып баручы.
Күңелгә дәрт, тәнгә сихәт биргән,
Җиз самовар тора өстәлдә
Әби генә җитми, әби генә,
Җан җылысын безгә өстәргә.
Ничек түзде икән җиз самовар,
Сүрелгәнен аның күрмәдем.
Истән китми сихри тавышына
Әбиемнең кушылып көйләве.
Көе һаман күңел түрендә үк,
Ишетелә әле якында.
Әбиемнең моңлы самовары
Еллар аша чәйгә чакыра.
Җиз самовар җырлый, моңлы җырлый
Җитми аңа, җитми бер аваз.
Табыннарга әби кирәк аңа
Ераклардан килә кайтаваз.
Әле дә ярый әбиләребез, дәү әниләребез бар. Алардан башка тормышыбызның яме, табыннарыбызның күрке булмас иде. Тормышыбызны ямьләп озак яшәсәгез иде, кадерле әбиләребез!
1 алып баручы. Җыр бит ул – хисләр дулкыны,
Җыр бит ул – истә кала.
Кеше үзенең бөтен гомерен
Җыр белән искә ала.
Каримова Әлфинә башкаруында җыр: “Әниемнең туган көне бүген”.
2 алып баручы. Гарипова Ләйсән башкаруында “Әнием-сердәшем” шигырен тыңлагыз.
1 алып баручы.
Кызлар җырлый, кызлар җырлый
Кызлар җыры канатлы.
Кызлар җыры күңелдәге
Сагышларны таратты.
Кызлар җырын тыңлаганда
Җан җылылары алам.
Җир үзенең сөенечен
Бәхетен һәм көенечен
Кызлар җырына салган.
Имамиева Айгөл башкаруында җыр: “Солдат егеткә”.
2 алып баручы.
Җырла, дустым, синең җырларыңны
Сандугачлар отып җырласын.
Таң алдыннан су алырга төшкән кызлар
Синең җырлавыңа таң калсын.
Сайфутдинова Алисә башкаруында җыр: “Син барында”.
1 алып баручы. Шигырь. “Ипигә мәдхия”.
Авыр чирдән сыкрап яткан чакта
Тик бер кабым ипи капса кеше,
Терелергә ышана башлый тагын-
Ипидә бар ышандыру көче.
Юктан гына дошманлашса кеше,
Булмаганда кичермәсләр үче.
Бер телемне бүлеп дуслашсалар-
Ипидә бар дуслаштыру көче.
Ерак галәмнәргә очканда да
Иң беренче ипи ала кеше.
Исән-имин шул кайтара җиргә-
Ипидә бар бөек тарту көче.
Таянырга нокта булып шулай
Тудыра ул бер олылык хисе.
Табынында ипи торса гына,
Үзен иркен, горур сизә кеше.
2 алып баручы. Тиздән- Бөек Җиңү көне. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта.
Алсу таң атып килә. Һәркем тирән йокыда. Чик сакчылары гына уяу. Алар сакта. Тик көтмәгәндә тынлык бозыла. Чик буеннан самолетлар очып үтә, җир өстендә бомбалар шартлый башлый, артиллерия, пулемет утлары телгә килә. Чик сакчылары сугышка күтәреләләр. Бу- 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе була.авылларыбыздан ир-егетләр сугышка чыгып китәләр. “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!- дип озаткан авыл халкы. Газиз аналар улларын, яшьләр сөйгән ярларын, балалар әтиләрен изге яуга, изге сугышка җибәргәннәр. Күпләре үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күреп калганнар. Бик күп авылдашларыбыз сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаганнар. Ни кызганыч, бик күпләрнең хәтта каберләренең кайда икәнлеге дә билгесез. Алар хәбәрсез югалганнар.
Чәчәкләрне дә күрми
Хәбәрсез югалганнар.
Безгә ачу сакламагыз,
Хәбәрсез югалганнар.
Закирова Сиринә башкаруында шигырь тыңлагыз. “Ил солдаты”.
1 алып баручы. Салимьянова Динар башкаруында җыр: “Туган ягым каеннары”.
2 алып баручы.
Кулда- “Хәтер”-
Нинди бәхет бүген!
Әти кайтты өйгә
Мәңгегә.
50 ел үтсә дә, япь-яшь булып
Сеңеп калган безнең күңелгә.
Шатлыктанмы, әллә сагыштанмы
Яшь пәрдәсе күзне каплаган,
Бала чакның кара ятимлеге
Җаныбызны теткән, таптаган.
Их, әйтәсе килгән көннәр булды,
Әткәй, диеп, авыз тутырып,
Әтиемнең көчле булганлыгын
Каян белгән сабый күңеле?
Күкрәгемә кочтым “Хәтер”не мин
Тышларыннан аны сыйпадым.
Гүя әткәмнең чал башына
Битләремне куеп еладым.
Үткәннәрнең авыр хатирәсе
Сыкрандырып җанда яңарды
“Хәтер” белән кайтып күренү
Күңелемә бирде дәваны.
Закирова Сиринә башкаруында шигырь тыңлагыз: “Тыныч булсын һәр таң”.
1 алып баручы.
Урманнар, болыннар, чишмәләр, елгалар
Җырыңа кушылып җырлыйлар.
Тын кала Галәмнәр сихерле төннәрдә,
Йолдызлар йотлыгып тыңлыйлар.
Хасанова Ләйлә башкаруында җыр: “Әниемә”.
2 алып баручы.
Без мәңгегә, без мәңгегә монда!
Эх, бу җирне күпме таптады!
Безнең йөрәк бәйрәмнәренең
Кыңгыраулар таккан атлары.
Чаба атлар, томырылып чаба.
Кыңгыраулар чыңлый юлларда.
Ил шатлыгы тынмас булгангамы,
Ятлар чыга куллар болгарга.
Чәчте, урды халкым,
Горур булды,
Үз язмышын ятка бирмәде!
Кешеләрнең бүген туган җирдән
Үлемсезлек алган көннәрне.
Алар күргән авыр кайгыларгы
Онытырмын димә тиз генә.
Дошман килгән халкым сөягеннән
Һәйкәл куяр идем үзенә.
1 алып баручы. Бик күп кан, бик күп күз яше түгелгән бу елларда. Һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап торган. Соңгы өметне өзеп үлем хатлары килгән. Әйе, сугыш каты һәм рәхимсез булган. Совет солдатлары Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларына каршы аяусыз сугышканнар, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәннәр. Туган җиребез өчен башларын салган батырларны безнең онытырга хакыбыз юк! Тылыбыз ныклыгы да зур әһәмияткә ия, билгеле. Абый-апалар илне, фронтны икмәк, кием-салым, корал белән тәэмин итү өчен тырышканнар. Аларны да онытырга хакыбыз юк. Әйдәгез аларны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк.
1 минут тынлык.
Сафиуллина Ралинә башкаруында шигырь: “Җиңү- җиңел бирелмәде”.
2 алып баручы. Язмыш шулай язгандыр инде адәм баласына. Гомер узган саен без каядыр ашыгабыз, безгә һаман да нидер җитми кебек тоела. Ә соңыннан чит җирләргә китәбез дә, әниләрне сагынып яшибез.
Гилмутдинова Айзилә башкаруында җыр: “Мин әниемне төшемдә күрдем”.
1 алып баручы.
Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек.
Яшьлек бит күңелдә
Иң матур җирендә
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.
Ничә яшьтә булсагыз да картаерга ашыкмагыз. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәбез. Саулык, тынычлык, бәхетле картлык телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп яшәргә язсын Сезгә. Бәхетле булыгыз.
Рәнҗетмәгез, яшәсеннәр картлар,
Яшәсеннәр безнең әбиләр.
Алардан башка ничек үссен инде
Бишектәге нәни бәбиләр.
Хор: “Картаямыни соң йөрәк?”.

У вас нет прав для создания комментариев.