Уен "Могҗизалар кыры"
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
РТ Биектау муниципаль районы
Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе

Сыйныфтан тыш чара
УЕН “Могҗизалар кыры”



Билалова Ирина Владимировна
Инглиз теле укытучысы.

2013 ел

Сыйныфтан тыш чара “Могҗизалар кыры”

Максат:
1.Әниләрне бәйрәм белән котлау
2.Әниләрнең тапкырлыкларын, зирәклеген ачыклау.
3.Балаларда Әниләргә карата хөрмәт,игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Укытучы:
Исәнмесез, кадерле әниләр,килгән кунаклар! Сезне барыгызны да әниләр бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез.
Гомер буе язсын иде безгә
Әти-әни диеп дәшәргә.
Кайгы күрми,бәхет,шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.

Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын. Бәйрәмне башлап җибәрәбез!
Бүген без әниләр белән “Могҗизалар кыры” уенын үткәрәбез. Темасы: “Без- Табигать балалары.”
Туган җир! Туган як! Безнең һәркайсыбызның туган җире,туган авылы бар.Туган ягыбызның һәр карышы безнең өчен газиз һәм кадерле. Әнә хәтфә кебек йомшак бәбкә үләненә басып ялан тәпиле сабый чак узып китте. Яшел болыннарда юа,кузгалаклар җыеп, шомырт җиләкләреннән авыз итеп, зәңгзр күлләрдә су чәчрәтеп йөзеп, иләк белән балык сөзеп, шат һәм ваемсыз балачагым китеп бара.Сандугачлы,айлы төннәрдә бәхеттән исереп үсмер чагым атлый.
Каен себеркеләре,кочак-кочак мәтрүшкәләр күтәреп,гөлҗимеш, гөлбадран,кычыткан наратбаш, мең дә бер төрле дару үләннәре төяп картлыгым килә.
Әйе! Кешенең һәр адымы, яшәеше табигать белән тыгыз бәйләнештә, ныклы гармониядә.
Без, кешеләр- барыбыз да җир уллары һәм кызлары. Без табигатьнең сөеп, сөенеп яраткан балалары. Менә шуңа да безнең бүгенге кичәбез “Без –табигать балалары “ дип атала.
Сайлап алу туры. ( Әниләргә төрле табышмаклар әйтелә. Җавапны белгән 9 әни уенда катнаша)

I тур.
Сорау.
1532 нче елда Испаннарның зур армиясе Көньяк Америка индееөларына каршы көрәшкә әзерләнә. Индеецлар аларга каршы ниндидер төчкертә, йөткертә, яшь агыза торган газ кулланалар. Бу газ аларга сугышта испаннарны җиңәргә ярдәм итә. Бу нинди газ?
( алар утлы күмер өстенә кызыл борыч сибәләр)
Музыкаль пауза . Җыр “Әнием сина”

II тур
Сорау.
Бу үсемлек- яшеллек өчен үстерелә торган үсемлекләр арасында киң таралган. Аның туган җире- Көньяк Европа. Бүлмәләрдә ул тәбәнәк агач итеп үстерелә. Ә тропик илләр өчен ул кыйммәтле җимеш агачы булып исәпләнә. Бу җимешне кемнең генә татып караганы юк икән. Ул татлы да, туклылы да һәм тропикта яшәүче халыклар өчен зур байлык та булып санала. Әнә шул кыйммәтле җимеш агачы безнең бүлмәләргә ямь биреп утыра. Бу агач нинди җимеш бирә?
(Хөрмә)

Музыкаль пауза “Татар халык биюе”
III тур
Сорау
Бәрәңгенең сәяхәте Петр I нче заманында башлана. Чит илдә сәяхәт вакытында, Петр патшаны бәрәңгедән әзерләнгән ашамлык белән сыйлыйлар. Озак та үтми патша Голландиядән Рәсәйгә бер капчык бәрәңге җибәртә. Бу бәрәңгене өшетмәс өчен, ниндидер хайван тиресеннән тегелгән капчыкка салып, Петроградка алып кайталар һәм граф Шереметьевка тапшыралар. Шунда Петр I нең бәрәңге үстерү кирәклеге турында язган хаты да була. Нинди җәнлек тиресеннән тегелгән капчыкка салып алып кайтканнар бәрәңгене?
(Төлке)

Музыкаль пауза Шигырь

Тамашачылар белән уен.
Сорау.
Роза чәчәгенең татарча исеме ничек?

Финал
Сорау.
Болгариядә 8 март бәйрәме чәчәкләр бәйрәме булып санала. Анда һәр йортта кызыл гөлчәчәк үстерәләр, ә килгән кунакка башка төрле чәчәк бүләк итәләр. Бу чәчәкне Болгариянең Вилинград дигән шәһәре янында ел саен 20 млн чамасы данә үстерәләр. Шуңа күрә бу җирне чәчәкләр патшалыгы дип йөртәләр. Бу чәчәкнең исеме ничек?
(Канәфер)

Супер уен.
Сорау.
Бу үсемлек кышка чыдамлы. Җимешләре эре һәм уртача зурлыкта,формасы бераз конус сыман,алсу төстә,сусыл һәм тәмле. Утырткач 4-5 елдан уңыш бирә башлый. Үсә төшкәч, һәр агачтан 80 кг. уңыш алырга мөмкин. Август башларында өлгерә.
Бу үсемлекнең сорт исеме элек власть башында торучы җитәкченең фамилияенә туры килә. Бу нинди сорт?
(Черненко)

Соңыннан әниләр белән чәй эчү оештырыла.

У вас нет прав для создания комментариев.