Хәтер көне
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Исрафилова Фирая Вагыйз кызы
Менделеев муниципаль районы
Абалач урта гомуми белем бирү
мәктәбенең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Хәтер көне.

1 нче алып баручы: Халкыбызның озын - озакка сузылган үткәненә күз төшерсәк, анда аның шанлы -данлы дәверләрен дә, күкрәп чәчәк аткан чорларын да күрербез. Ләкин тарих борылмалы - сыгылмалы һәм шундый катлаулы ки, шома гына килгән юл кинәт өзелә, упкыннар каршына китереп бастыра. Халкыбыз тарихында мондый кояшсыз, караңгы көннәр дә бар...

2 нче алып баручы: Шуларның иң ачысы, иң фаҗигалесе - 1552 елның октябре. Бу айда тоташ бер мәмләкәт – шөһрәте бөтен Шәрыкь дөньясына, бөтен Ауропага барып ирешкән Казан ханлыгы яшәүдән мәхрүм ителә. Явыз Иван тиңе булмаган зобанилык кыла: ут һәм кылыч белән изге туфрагыбызны канга батыра. Халык үзенең сөекле кызы – Сөембикәсе белән мәңгелеккә аерыла, Колшәриф кебек шигъри җанлы, иманлы асыл улларын югалта. Меңнәрчә - меңнәрчә каһарманнар үз илен, үз телен, үз динен саклап шәһит китәләр.

1 нче алып баручы: Уян, хәтер!
Ерак бабаларыңны искә ал! Алар рухы алдында башыңны и! Бүген татар илендә Хәтер көне.

1 укучы. Чорлар аша әрнеп үткәннәргә-
Халкым тарихына карадым:
Җил – давыллы язмыш йомычкадай
Җилтерәткән милләт корабын.
2 укучы. Китаплардан укып хәтерлим мин
Сөннәр, хуннар, болгар яуларын.
Изге җирен саклап күпме батыр
Яу кырында ятып калганын.
Батырларны бик күп биргән халкым,
Тез чүккәнне әмма белмәгән.
Матур исемнәре ерак калган,
Каберләрен ләкин күрмәгән.

3 укучы. Уйлар алып китә еракларга
Ишетәм кебек халык аһ-зарын,
Күз алдыма китерәм, чана тартып,
Чабаталы халкым узганын.
Өметләрен яшереп тирәнгәрәк,
Ул моңланып күңелен күтәрә...
(Җыр “Катерина”)
4 укучы. Моңлы халкым сабыр күренсә дә,
Нык саклады туган җирләрне.
Илебезгә зур яу килгән чакта,
Дошманнарга башын имәде.
Ишетелде тагын моңлы көйләр...
(Җыр)
5 укучы. Уйсулыкта учак ялкынлана,
Атылалар чәчрәп очкыннар.
Кара төнне гүя телеп ала
Чыңгыз ханнан калган ялкыннар.
Ялкыннарда чагылып китә сыман
Болгар бабамнарның йөзләре:
“Сакланып бас, кеше, бу җирләр бит-
Безнең кабер,”- дигән сүзләре.
6 укучы. Ничә еллар иңрәп яткан аваз
Катламнардан өскә калыкты.
Үткәннәргә борылып күз салырга
Мәҗбүр итте заман халыкны.
7 укучы. Кая гына татар сибелмәгән?!
Япон, кытай, төрек яклары...
Тик кайда да телен онытмады,
Гореф - гадәтләрен саклады.
8 укучы. Сез кайларда, татар угланнары,
Җан асрыйсыз кайсы илләрдә?
Җан тартмаса, бәлки, кан тартадыр,
Сөйләшәсез нинди телләрдә?
(Җыр “ Мин дә сибелгән татарның..)
1 алып баручы. Уян, хәтер!
Бүген татар илендә Хәтер көне.
Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар.
( 1 минутлык тынлык)
1 алып баручы. Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Исеңдә тот бабайларның
Сугышларда кан түккәне,
Туган җирнең иреге өчен
Зинданнарда интеккәнен...
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
1 алып баручы. Уян, хәтер! Ерак бабаларыңны искә ал! Алар рухы алдында башыңны и!
(Азан тавышы яңгырый.)

У вас нет прав для создания комментариев.