8 Марта
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

МБОУ «ООШ села Чекан» Азнакаевского муниципального района РТ

Хайруллина НазираМаганавиевна, учитель географии

2013 год

 

 

Музыка яңгырый.

З класс театры.

Фон астында патша һәм патшабикә чыгалар.

Патшабикә. Бигрәк матур булды театрлары. Артистлары берсеннән берсе остарак!

Патша. Оста булмасалар, безнең чәчкә иленә килмәсләр иде алар!

Патшабикә. Анысы да бик дөрес. Кара әле, иптәшем, балаларыбыз да үсеп җиткәннәр бит инде. Өйләндерергә вакыт җиткән.

Патша. 7 егетебезгә дә каян чибәр кызлар табып бетерәбез инде без?

Патшабикә. Нигә кайгырасың син әле? Улларыбызга чәчкәләребез арасыннан кызлар сайларбыз. Әйдә әле бәйрәм оештырып, чәчкәләрне кунакка чакырыйк. Бәйрәм вакытында төрле сынаулар биреп, иң уңган, иң чибәр чәчкәләрне сайларбыз!

Патшабикә. Дөрес әйтәсең, шулай сайлыйк! Кая әл минем хәбәрче, кил әле монда!

“Як-цуб-цоб” көе астында “кот в сапогах” чыга.

Патша. Бөтен илебезне йөреп чык, барлык чәчкәлеребезне дә чәчкәләр бәйрәменә чакыр. Берсе дә калмасын, килсеннәр! Патша малайларына матур, уңган кызлар сайларбыз.

Хәбәрче чыгып китә.

Патшабикә.Ә мин чәчкә илебездәге иң оста биючеләрне, шигырь сөйләүчеләремне чакырырмын.

Патша  һәм патшабикә чыгып китәләр. Хәбәрче чыга. Горн.

Хәбәрче. Патша белән патшабикә чәчкәләр илендәге яшәүче барлык чәчкәләрне бәйрәмгә чакырылар! Иң оста, уңган, чибәр чәчкәләр арасыннан патша егетләре үзләренә булачак хатыннар сайларлар.

Музыка астында чыгып китә.

Патшабикә. Менә кунаклар да килеп җиткән. Бәйрәмне Чәчкәләр иле гимны башлап китәр. Сәхнәбездә алтын тавылар башкаруында Чәчкәләр иленең Гимны.

3 класс. Җыр “Чәчкәләр”

Патша. Кара әле, Патшабикәм, улларыбыз кунаклар арасыннан 7 кыз сайлап алганнар икән инде.

Патшабикә. Кая әле, карыйк әле. Чибәр булуда гына эш түгел бит, уңган булу да кирәк. Иң беренчедән, танышып китик кызлар белән.

Музыка.

Патша.Сәхнәдә Кыэгырау чәчәге, алкышлар белән каршы алабыз!

Гөлзирә чыга, фильм ачыла.

Патшабикә. Яле, Кыңгырау, үзең турында нәрсә сөйлисең безгә?

Гөлзирә сөйли.

Патша. Рәхмәт, Кыңгырау! Ә безнең сәхнәгә Миләүшә чәчәге чыга.

Миләүшә чыга, фильм ачыла.

Патшабикә. Яле, Миләүшә, үзең турында сөйлә әле  безгә!

Миләүшә сөйли.

Патша. Рәхмәт, Миләүшә. Ә безнең сәхнәгә роза чәчәге чыга.

Ләйсән чыга, фильм ачыла.

Патшабикә. Яле, Роза, үззең турыда сөйләп кит әле безгә!

Ләйсән сөйли.

Патша. Рәхмәт, Роза. Ә безнең сәхнәгә ромашка чәчәге чыга.

Ландыш чыга, фильм ачыла.

Патшабикә. Яле, Ромашка, үзең турында сөйләп кит әле безгә!

Диана сөйли.

Патша. Рәхмәт, Ромашка! Сәхнәгә Тюльпан чәчәге чыга.

Зарина чыга. Фильм ачыла.

Патшабикә. Яле, Тюльпан, үзең турында нәрсә сөйлисең безгә?

Зарина сөйли.

Патша. Рәхмәт, Тюльпан. Ә безнең сәхнәгә Василек чәчәге чыга.

Рания чыга. Фильм ачыла.

Патшабикә. Яле, Василек, үзең турында сөйлә әле безгә.

Василек сөйли.

Патша. Рәхмәт, Василек. Ә безнең сәхнәгә ландыш чәчәге чыга.

Алсу чыга. Фильм башлана.

Патшабикә. Яле, Ландыш, үзең турында нәрсә сөйлисең?

Алсу сөйли.

Патша. Рәхмәт, Ландыш. Менә бөтен чәчкәләребез белән дә таныш булдык!

Патшабикә. Чәчкәләр, без сезгә бер-ике сынау әзерләдек. Беренчесе – сораулар булыр. Шул сорауларга җавап бирер өчен уйларга вакыт бирелә. Һәрберегезгә 3 сорау. Җавапларны язып торырга һәм нәтиҗәләр ясарга жюри сайлыйбыз! Ә безнең кунаклар өчен сәхнәдә иң оста биючеләребез! Каршы алыгыз!

8 класс бию.

Патша. Рәхмәт сезгә, бигрәк матур! Молодцы!

Патщабикә. Ә без сәхнәгә чәчкәләребезне чакырабыз!

Кызлар чыга.

Патшабикә. Кадерле дуслар, сезнең алда “Сорау-җавап” сынуын башлыйбыз!

Һәрбер чәчкәгә 3 сорау. Жюри язып бара.

Сораулар бирелә.

Патша. Менә бит, Патшабикә күп беләләр чәчкәләребез.

Патшабикә. Шулай, иптәшем, шулай! Ләкин минем тагын бер сынау бар әле. Әйдә әле тикшереп карыйк, чәчкәләр нәрсәгә оста микән? Бииләрме, Чигәләрме, тәм-том пешерәләрме? Бәлки бизнеслары бардыр!

Патша. Ярар, синеңчә булсын, сынап карыйк! Чәчкәләр, сезгә әзрәк вакыт бирелә. Сез шул вакыт эчендә берәр оригиналь эш күрсәтергә тиеш буласыз. Биюме, җырмы, тагын берәр нәрсәме – анысын үзегез карыйсыз. А жюри карап бара, нәтиҗәләр ясый. Беренче итеп, Кыңгырау чәчәге башлар. Әзерләнергә дип таралабыз. А безнең сәхнәдә иң оста шигырь сөйләүчеләр!

10, 5 класс шигырьләр.

Патша. Рәхмәт сезгә, дуслар! Бик әйбәт сөйлисез!

Патшабикә. Мин дә килешәм! Ә без сәхнәгә Кыңгырау чәчәген чакырабыз.

Гөлзирә чыга.

Патша. Менә бит нинди оста, Кыңгырау! Жюри нәтиҗә ясый.

Патшабикә. Ә безнең сәхнәгә Миләүшә чәчәге чыга.

Миләүшә чыга.

Патша. Миләүшә чәчәге дә бик  оста. Ә хәзер роза чәчеген чакырабыз сәхнәгә!

Ләйсән чыга.

Патша. Рәхмәт, Роза! Сәхнәгә Ромашканы чакырабыз!

Диана чыга.

Патшабикә. Рәхмәт, Ромашка! Ә без сәхнәгә Тюльпан чәчәгн чакырабыз!

Зарина чыга.

Патшабикә. Рәхмәт, Тюльпан, бик оста икән үзең!

Патша. Әйе! Ә без сәхнәгә Василек чәчәген чакырабыз.

Рания чыга.

Патшабикә. Бик әйбәт булды бу, молодец!

Патша.Ә без сәхнәгә Ландыш чәчәген чакырабыз!

Алсу  чыга.

Патшабикә. Бөтен кызлар да уңган, төрле һөнәргә оста!

Патша.Кара әле, патшабикәм, шундый оста булгач, чәчкәләребезгә диплом да бирерггә кирәк.

Патшабикә. Шулай эшлийк Булачак киленнәребезгә диплом да бирик. Ләкин бу эш бик авыр!  Жюрига тапшырабыз инде. Алар нәтиҗә ясап, безгә әйтерләр!

Патша.  Жюри нәтиҗә ясаганчы, без җыр тыңларбыз, бию карарбыз! Сәхнәдә иң оста җырчыларыбызны чакырабыз!

3 класс, җыр.

Патшабикә. Менә бит, молодцы! Нәтиҗәләр ясалып бетә тиздән, грамоталарга да язу – бик катлаулы эш инде! Сәхнәгә иң оста биючеләебезне чакырабыз!

6 класс, бию.

Патша. Рәхмәт, егетләр! Ә без сүзне хөрмәтле жюрига тапшырабыз.

Грамоталар бирү.

Патшабикә. Бик дөрес уйланган! Менә хәзер улларыбыз бу кызларга өйләнсә дә ярый инде!

Музыка. Егетләр чыга, кызларны кулга – кул тотып алып чыгып китәләр.

Патша. Ә безнең бәйрәмне җырчыбыз Гөлназ Габдуллина тәмамлар!

Гөлназ, җыр.

Патшабикә. Килгәнегез өчен зур рәхмәт!

Патша. Киләсе очрашуларга кадәр!

У вас нет прав для создания комментариев.