Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

Бергә-бергә күңеллерәк

(9-11 нче класс укучылары белән үткәрелгән бәйрәм алды чарасы)

 Үткәрде:тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

                                                                                       Муллагалиева Гүзәл

                                                                             Нургали кызы

А. Б.Хәерле көн, барыгызга да! Бүген без сезнең белән бу залга  2 бәйрәмне  дә бергә искә алу максатыннан, кызларны һәм егетләрне тапкырлыкта,

зирәклектә  сынап карарга уйладык. Ә хәзер без бирегә Умырзая һәм Джентельменнар командасын чакырабыз.

( Кул чабып каршы алалар. Музыка куела, сәхнәнең уң ягында- егетләр, сул ягында - кызлар командасы; кызларга чәчәк, ә егетләргә яка күбәләге тагыла).

  1. (1)                   Беренче уенга керешкәнче, командалар бер-берләрен  сәламләп китсеннәр.  Сүзне джентельменнар буларак , егетләргә бирик
  2. (2)                  Һәр команда үз классташы турында шигырь укый, тамашачылар кем турында  укыганын танырга тиешләр.

            (3)       Тиздән 8 нче март,  көтелмәгән кунаклар да килеп җитәргә мөмкин , ә ашарга  әзерли белү һәркемнең дә эше.  Кызларга да, егетләргә дә җиң сызганыпэшкә керешергә кирәк, өстәлгә куясы ризыкны ясарга һәм аңа реклама чыгарырга кирәк.

              ( Тамашачылар белән уен. Актерлык осталыгы: 1) теше сызлаган кешене                               күрсәтергә; 2) салкын су дип, кайнар суга кулын тыккан  кешене күрсәтергә.

           (4)    Өй эшен тикшерү    Кызлар, барысы да тормышка чыга торган кешеләр һәм аларга сыер асрарга  туры килсә, бу һөнәрне алданрак үзләштерергә кирәк . Хәзер аларның инструкцияләре белән танышып китик

    Егетләргә  машина йөртә белү бик кирәкле нәрсә . Алар булачак шоферга инструкция  төзергә тиешләр иде, аларга сүз бирик.

            (5) Эрудит . Тиешле сорауга чиратлашып җавап бирәбез.

Кызларга:  Җиңел автомобиль маркаларын атарга.

                 Футбол, хоккей командаларын санарга.

                 Ир - егет артистларның исем, фамилияләрен атарга.

Кызларга:  Чәчәк исемнәрен санарга.

                 Хатын-кызлар өчен язылган журналларны санарга.

                 Хатын-кыз артистларның исем, фамилияләрен атарга

            (6) Җырлыйк әле.    Кеше һәр яктан да камил килә алмый. Биергә , җырга, нәфис сүзгә , ризык әзерләргә, кул эшенә  аерым  сәләтле  кешеләр бар.

Сез әле генә җырлар санап чыктыгыз. Ә үзегезнең җырга сәләтегез ничегрәк икән? (Тамашачылар ярдәм итә ала)

             (7) Ромашка уены    Таҗдагы сорауларга җавап бирү

Кызларга:  Чын егеткә хас 5 сыйфатны атарга.

                 Егетләр күзенә матур, акыллы, уңган булып күренү  өчен нишләргә?

                 Егетләрнең бизәнү әйберләрен санарга.

 

Егетләргә:  Кызлар нинди бүләкләр ярата дип уйлыйсыз?

                 Кызларның бизәнү  әйберләрен санарга.

                 Кызларны ничек итеп биергә чакырырга?

А. Б. –ның йомгаклау сүзе әйтелә, җиңүчеләр билгеләнә.

 

Катнашучыларны җаваплары

           Егетләр турында шигырьләр:              Кызлар турында шигырьләр:  

 

 


  Зәңгәр күзле , көләч йөзле

   Егет сәхнә түрендә.

  Үз хокукын яхшы белә

  Җавабы әзер көн дә.

    Чия баллон курткадан

    Килә һәр көн укырга.

 Килгәч , әйтә җитди генә:

   “ Бармыйк ла, буран чыга”

                               (Җамалиев Ф)

   Тарихтан ул головастик,

   Кеше сүзен гел тыңлый,

Чаңгы шуарга ярата,

   Ялганны бер дә белми

                 (Хәбибуллин )

 

Урам буйлап берәү килә,

Як-ягына карана.

Мин атлаган ике адымны

Бер итеп атлап куя.

Озын буйлы  бу егетнең

Авыз колакта була.

Ләкин, кызганычка каршы,

Колак еракта тора.

Шаянлыгы да бар аның,

Бар бераз шуклыгы да,

Бер сүзсез риза булды ул

Уенда катнашырга(Шәйхиев).

 

Безнең мәктәптә укый ул,

Аны һәр кеше белә.

Өйдә тырыш, ә мәктәптә

Бар фәннән дә өлгерә.

Әнисенә дә булыша,

Йорт – җирне җыештыра,

Ә тортлар пешерүдә

Кызларны да уздыра.

Җәмәгать эшендә һәрчак

Ул бик актив катнаша

Классташлары арасында

Һәрвакыт алда бара

                (Газизов Д.).

Бигрәкләр дә күндәм инде
Акыллы да, булган да,

Спортны бик ярата ул,

Чаңгы шуа урамда

                (Нәбиуллин Р. ) .

 

Кара чәчле, коңгырт күзле

Укый безнең класста.

Олимпиадаларга йөри,

Беренче урыннар ала(Гайнетдинова Р.)

 

Комсомолка, активистка,

Сезгә тагын ни кирәк?

Язу сәләтенә дә ия

Ул барыбызга да үрнәк(Галимҗанова Д.).

 

Тыйнакларның тыйнагы ул,

Башлыларның башлысы  .

Эштә дә сынатмый ул,

Биюченең остасы (Гөлинә).

 

Ерактан килеп укый ул

Көн дә безнең мәктәпкә,

Башы уйга чумган аның

Күп сүзле түгел бер дә(Алинә).

 

Мөндеш дигән авылда

Бер кыз дөньяга килде.

Ай үсәсен көн үсте,

Инде менә буй җитте,

Классташлары арасында

Лидер да булып китте.

Буе зифа, кашы кыйгач,

Иреннәре бөрлегән

Аның зәңгәр күзләреннән

Һәркемгә нур бөркелә(Зәлинә) .                            

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                         


Инструкция:

 Шофер булырга теләгәч,

Әти укырга бар диде.

Имтиханга барам дигәч,

500 лек бер акча бирде.                                                      

Имтиханга бирә алмасаң ,

Зачеткаңа кыстыр, диде.

Укып чыктың, права алдың,

Инде хәзер йөри белү зарур диде.

Юлда очрар әби – бабаң, утырта күр,

Укытучың очраса, кирәкле урынга илтә күр

Очрый калса, кыз – кыркын

Башың читкә борып китә күр.

                         Машина йөртүчегә күрсәтмәләр

1. Ишекне ачмыйча машинага кереп утырма

2. Руль артында спиртлы эчемлекләр кулланма, аның өчен арткы утыргыч бар

3. Тизлекне 180 нән дә арттырмаска – очып китүең бар

4. Бензин беткән очракта, ягулык багына башка сыеклык салмаска, кирәкле җиргә машинаны этеп тә барып җитеп була

5. Чатта кискен борылырга ярамый, кайтып китүең бар

6. Машинаң Запорожец булса – 8, Жигули-5, ә Волгага-1 дән артык кеше утыртмаска

7. Юлда йөргәндә, “Ока” машинасына өстенлекле юл бирергә, чөнки ул КамАЗның энәсе

8. “Иномарка”ларга кискен сигнал бирергә ярамый, чит ил кешеләренең йөрәкләре зәгыйфь – инфаркт булырга мөмкин

9. Машинаңны саклауга куйганда, аны рәнҗетә күрмә. Иртәгә куйган урынында булмаска мөмкин

10. Страховой компанияне сайлаганда, “Наско” ны сайла, машинаңны урласалар, носкилы булырсың (авторы- Хәбибуллин )