Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

                                                    Хуш балачагым, мәктәбем...

   Спортзал бәйрәмчә бизәлгән.Стенага шарлар,плакатлар эленгән.Кафе.

(телефон чылтрый Азат белән Талия сөйләшә)

   Талия: Азат, исәнме? Алып кайта алдыңма? Ярар кил әйдә сөйләшеп бетерик. (телефонны куя, справочникны актара)

 Новый Кишит, школа, Минзянов... Кара әле, куркыта, ничек дәшим икән? Таныр микән? Әгәр юк дисә..? (чылтырата)

Алло, исәнмесез Фарсель Марселевич. Сезне 2007 елның мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш классыннан Гайнуллина Талия борчый. Фарсель Марселевич минем сезгә бер үтенечем бар иде, шалтыратуымның да сәбәбе шул.Әгәр мөмкин булса      июнь көненә без классташлар, укытучыларыбыз белән мәктәптә очрашырга уйлап тора идек. Рәхмәт Фарсель Марселевич. Бик зур рәхмәт сезгә (Сикереп куя да ояла). Әледән үк мәктәп елларына кайта башладым (көзгегә карый). Оялма Талия! Балачакка мәктәп елларына кайтуның бер дә ояты юк (Азат күренә).

   Азат: Булды бит бу әй. Менә Шакиров, Фаил, Гарри белән таратып бетердек. Бер Сибгатуллин Илнар гына калды. Табып булмады бит үзен. Алсу апа да, таныш кызлары да аның кайда икәнлеген белмиләр.

   Талия: Ярар, вакыт бар әле, табарбыз. Әйдә классташлар килгәнче программаны барлыйк, төзи торыйк (кереп китәләр. Ширма ачыла)

   Музыка. (Магнитафон тирәсендә Илдус чуалып йөри. Янында Алсу утыра, касеталар карый. Өстәл тирәсендә Г. Гөлүсә йөри, тәрәзә янында туктап шигырь укый)

   Г. Гөлүсә: Җирдә кеше бер ил аша үтә

                    Аның исеме-гүзәл балачак.

                    Балачакның асыл мизгелләре

                    Хәтерләрдә мәңге калачак!

                    Җырчымы син әллә игенчеме,

                    Кем булсаң да, кайда булсаң да,

                   Хәтереңә төшеп сагындырыр,

                    Эзләп табар айда булсаң да!

                    Берәү-дустан,

                    Икечеләр-эштән,

                    Мәхәббәттән эзли бәхетне.

                    күпме озак калса балачакта,

                    Шул кадәрле кеше бәхетле.

  -Киләләр, киләләр, безнекеләр киләләр. әйдәгез каршы алыйк.

   Рәсимә: Барыгызга да сәлам. Икенче звено, ягъни Иске Кишет укучылары килеп җиттек (Бер-берсе белән исәнләшәләр, кочаклашалар. Кулларында бләкләр, торт, чәчәк букетлары, альбомлар. Ахыргарак калып Г. Илназ керә).

   Г. Илназ: О, сәлам классташлар! Хәлләрегез ничек? Менә бу биш елдан соңгы очрашуга фирменный, рецептын үзем генә белгән тортымны пешереп алып килдем әле. Һәрберебезгә дә җитәчәк. Минем белән эшләүче кызлар да тәм-томнар тыктылар әле анда. Аларында өстәлгә урнаштырыгыз (Күчтәнәчләрен М. Гөлүсәгә бирә)

   Г.Гөлүсә: Һәрвакыттагыча безнекеләр юк. Һаман соңлап йөриләр... О-о, әнә безнекеләр дә күренәләр. Кышкарлар, Нияз, Луиза, Бибинур, Илгизәр привет.    

   Алсу: Таныш күренеш. Дуслар, кемнәр юк?

   Бергә: Һәрвакыттагыча Илнар белән Ләйсән юк!

   Рамил: Большинство меншиство не ждут. Утырыйк. Кадерле укытучылар килгәнче чыгарылышка дип алган кәчтүмемне киеп керим. Эштән бик ашыгып кына чыгып киткәч кемемне алмаштырырга да вакытым булмады (Ишеккә таба бераз бара да туктый, борыла) Әй, карагыз әле классташлар,  физик Гөлназ апа килер микән?

   Фаил: Рамил, ярый әле син бөек физик була алмадың. Ну шул 2007 елның 6 мартындагы срез кеше итте сине (ишектә Илнар белән Ләйсән күренә).

   Илнар: Беләм, беләм, беләм. Минем гаебем юк. Вакытында кайттым, сезне сагындым (күрешә, кочаклаша). О-о Талка сәлам. Әнә кем гәепле (Ләйсәнгә ишәрәли). Гомерем үтте инде шуны саклап, озатып, яклап. Йөргән кызларым да көнләшә шуннан. Әйткән иде Нурания Шайдуловна бергә булырсыз дип. Әллә чынлап шулай була инде, бердә арттан калмый. Шалтырата да: “Кайтасыңмы? Барасыңмы? Киләсеңме?”-ди (Ләйсән керә).

   Ш. Илназ: О-о, привет (кочаклашалар, исәнләшәләр, утырышалар)

   Талия, Азат: Менә, кичәбезнең героилары җыелды. Исәнмесез әти-әниләр, кадерле укытучыларыбыз. Безне хөрмәтләп килгән кунаклар һәм классташларыбыз. “Балачакта кунакта” дип аталган кичәбезне башлыйбыз

        М. Гөлүсә:  Җыйналдык без барыбыз да-

                       Бүген зур бәйрәм.

                       Күңелләрне дәртләндереп

                       Биеп бер әйлән.

     Г. Илназ:    Кыңгыраулы мәктәп елы

                       Сизелми кала,

                       Күңелле, шук балачагым

                       Еракта кала.

      Луиза:       Һәр баланы сыендырдың,

                       Җәеп кочагың.

                       Шатлык-моңнарга күмелсен

                       Белем учагың.

   

 Фаил:        Онытмабыз сине мәктәп

                        Бирдең син канат.

                       Еракларга таралсак та,

                       Кайтырбыз кабат.

   Талия: Ә хәзер героиларыбыз белән танышып китик.  Бу өстәлебездә безнең менеджерыбыз, экономистыбыз, программистыбыз һәм дә инженерыбыз утыра.   Азат: Икенче һәм өченче  өстәлләребездә РКБ, Арча поликлиникаларында эшдәхче хезмәккәрләребез,бердән-бер рәссам- дизайнерыбыз һәм бөек технологыбыз утыралар.

   Талия: Бу өстәлдә, экономистыбыз, инженерыбыз, агроном һәм  сварщик  һонәрләре буенча эшләүче классташларыбыз  утыра.

   Азат: Чираттагы өстәлдә механик, юрист,атаклы ветеринарыбыз,һәм Казанның иң яхшы кафе- рестораннарында эшләүче шеф- поварыбыз күренә  

   Шигырь: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” (Динар, Рифат)

   Ш.Илназ: Бу шигырь юлларын укыгач башлангыч класс, ягъни беренче укытучыларыбыз искә төште. Беренче укытучыларыбыз күңелебезнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да,һәрвакыт беренче укытучысын ислә ала.

  Лейсан: Әле кайчан гына без мәктәп бусагасын атлап кергән идек. барысы да беренче иде-беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар...

   Азат: Шулай белем үрләрен яулый-яулый 10 ел сизелмичә дә үтеп китте. Хөрмәтле беренче укытучыларыбыз, без сезне һәрчак яратып искә алабыз һәм сезгә барысы өчен дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әйдәгез әле дуслар сүзне аларга бирик. (чәчәкләр, бүләкләр бирелә)

   Талия: Нәкъ басу уртасында

               Балкый ап-ак бер бина.

               Сумка асып, чәчәк тотып

                Курка-курка, акрын гына

                Бишләр мәктәпкә бара.

   Илнар: Җыелдык шулай бергә

                Унбер кыз, ундүрт малай

                Үз канаты астына ала

                 Курыкмыйча Әлфия апа.

   Г.Г өлүсә: Бик авыр булгандыр аңа

                    Бигрәк күп идек шул без.

                    Ләкин тырышты, булдырды.

                    Дус коллектив булдык без.

                                                                   Шигырь: Р. Вәлиева “Укытучы килә янәшә” (Расима)

  Рифат: Хәзер инде бездә аны

               Яратып искә алабыз.

               Безнең янга сүз әйтергә

                Аны монда чакырабыз.

   (Сүз Әлфия апага бирелә.)

   Ренат: Зур рәхмәт апа сезгә,

               Җылы, матур сүзләр өчен.

               Сүз бирәбез бездә сезгә

               Өзмәскә дуслык җебен. (Чәчәк, бүләк бирелә)

   Ләйсән: Дуслар, ә хәзер сезне сюрприз көтә (кул чаба. Каталканы этеп Рөстәм, Алсу керәләр. Анда: тапочка, симәнке, календарь, зәңгәр күлмәк, граната, дирол, швабра, алма. Алсу зәңгәр күлмәкне күтәрә)

   Илнар: (утырган урыныннан сикереп тора) О-о монда таныш нәрсәләр күренә. Зәңгәр күлмәк... укыганда ничә ел буе киеп йөрдек бит без аны. Күпме башка кием киергә теләдек. Хәзер минем бу күлмәкне кигәнем дә юк. Мәктәп елларының истәлеге булып ул шунда, шифонерда эленеп тора. Шифонерны ачып берәр кием алган саен ул мәктәп елларын искә төшерә.

   Г. Гөлүсә: Сез генә түгел без дә киедек бит әле ул  форманы.

   Рөстәм: Симәнке... Бу инде безнең яратып ашый торган нәрсә иде. Дәрестә укытучы апа күрмәсен дип алдагы кеше артына яшеренә-яшеренә ашый идек бит без аны. Күбрәк физика дәресендә ашала иде ул. Гөлназ апа партада күрмәсен дип физика китабы битләре арасына салып ашый идек бит без аны.

   Рамил: Кәнсәләргә яки кибеткә берәребез төшсә бер пачка симәнке алмыйча менми торган иде. Менгәч шуны ярты класска бүлеп ашый торган идек. Ә шуның өчен күпме шелтә эләкте бит безгә.

   Ләйсән: Алсу кара әле, монда безнең дә яраткан нәрсәбез бар, дирол с арбузом (күтәреп күрсәтә. Алсу якынырак килеп).

   Алсу: Әйе шул, күбрәк бездә була иде бу сагыз.

   Г. Илназ: Ярар ла инде арттырмагыз кайбер көннәрне барыбызда да була иде ул дирол.

   Рифат: Нурания апа күпме: “Рифат, Илнар поздаровайтись с ведром” дип әйтсә, дә барып ташлый идек тә, тәнәфес булгач икенчесен алып каба идек авызга.

   Нияз: Ул диролны чәйнәмичә тора алмагамбыздырма инде...

   Рамил: Карагыз әле егетләр, тапочки... Күпме киеп йөрергә теләдек бит без аны. Тик барыбер тәтемәде безгә аны киеп йөрү бәхете.

   Илнар: (барып швабраны ала., швабрага монолог сөйли) О-о Безнең кадерле швабра. Күпме хыялландык без сине кулга алырга. Ничә ел класс идәнен кул белән, бил бөгеп юдык ич без. Башка класс егетләренең швабра белән идән юуларына кызыга да идек. Берсендә өйгә кайтырга ашыкканда швабра белән тиз генә класс идәнен юган идем, аны да белде Нурания апа. Язмагандыр инде ул вакытта швабра белән идән юарга.

   Рифат: Без швабра белән юмасакта кайбер вакытта кызларга ялына идек.Шоколад алып бирәбез дип көйли идек инде Рәсимә белән Талияне.

   Ренат: Идән юганда гына түгел инде: өй эшләрен, сочинение, диктантлар.                                                                         

  Рамил: Контроль, мөстәкыйль эшләр,изложениеләр күчергәндә дә шулай дип көйли идек без аларны.

   Нияз: Һай җаным сезнең авыл кызлары гына түгел, ялынып-ялварып сорагач безнең авыл кызлары да күчертәләр иде.

   Ш.Илназ: Юк инде, юк. Безнекеләргә җиткән кызлар булмады инде. Өйләренә дә барган вакытлар күп булды. Шоколад кыстырып алып бара идек тә, изложения, сочинениеләрне күчерергә алып кайтып китә идек.

   Рәсимә: Әйе шул Илназ. Талия, мәктәп тормышында күп ашадык инде ул Alpen Gold, Воздушный шоколадларын.

   Талия: Булыр, булыр дип алдалап калдыган вакытлары да булды инде. Барыбер күчерттек.

   Динар: Азат, син хәтерлисеңме 8нче класста укыганда 23 февраль көненә багышлап “Ягез эле,егетләр” ярышын. Анда без синең белән укытучы апалар киемнарен киенеп  җитезлегебезне күрсәткән идек. Күпме вакыт үткән бит. Ярый эле карточкалар бар...

      Азат: Эйе шул. Нинди генә бәйрәмнәр уздырмадык бит без.

   М Гөлүсә: Минем 2005 елның Яңа еле мәңге хәтеремдә.Без шул елның Яңа елында “Ассорти” биюен биегән идек. Әйдәгез әле Илдус, Луиза, Рифат, Бибинур тагын бер биеп алыйк әле шул биюне.

   Бибинур: Әйдә-әйдә. Илдус музыканы җибәр.

                                                                                                   Бию:  Барысы бергә татарча бииләр

   Фаил: Ә беләсезме минем иң хәтердә калган вакыйганы.

   Кайберәүләр: Нинди вакыйга?

   Фаил: Нинди дип? Мәңгәрләр белән очрашу. “Һәйкәл төзү” уенына Бахтыяр Талия белән туры килгән идек. Икәү нинди һәйкәлләр төзедек.

   Нияз: Ярар Фаил артык хискә бирелә күрмә тагын. Безнең дә мәңге хәтердә калган вакыйгалар бар инде ул. Мәсәлән шушы кып-кызыл алмаларга бәйле Илнар белән бергә җырлаган иң беренче җырыбыз.

   Илнар: Әйе шул, әйе Нияз. Безнең бит әле төркемнең дә исеме бар иде. Ялгышмасам “Ильяс” исемле.

   Рәсимә: Әйе шул, әйе “Ильяс” иде төркемегезнең исеме.

   Г. Гөлүсә: Әйдәгез әле тагын бер җырлагыз әле шул җырыгызны.

                                                                                                         Җыр: “Эх, алмасы”

   Рөстәм: Әйе шул. Күпме истәлекле вакыйга. Карап-карап торам да, уйлап куям. Нурания апа ничек түзде икән безгә?

   Азат: Хөрмәтле Нурания Шайдуловна сез безгә кадерле әниебездәй якын булдыгыз. сезнең белән мәктәп тормышының күпме истәлекле вакытлары бәйле. безнең белән эшләү дәверендә кимчелекле, авыр, сабырлык тәләп итүчән вакытларда күп булды. Ләкин сез түздегез, сабыр булдыгыз, алдагы тормышыбызга туры юл күрсәттегез, үзегезнең киңәш-теләкләрегез белән безне гел алга барырга гына, артка чигенмәсеә өйрәттегез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Сезнең алда хөрмәт белән баш иябез. Күңелләребездә һәрчак шулай ягымлы, якын кеше булып калырсыз. Сүз хөрмәтле Нурания Шайдуловнага бирелә.   ++++++

   Талия: Шигырь “Укытучым”

   Алсу: Нәрсә ул бәхет?

   Ш. Илназ: Дуслык нинди була?

   Луиза: Акча исе нинди?

   Илдус: Гаилә.

   Ләйсән: Халкыбыз мәкалләре... Бу безнең тәрбия сәгатләрендә үткәрелгән темалар.

   Г. Илназ: КВН,

   Рәсимә: Викторина,

   Нияз: Ачык дәресләр,

   Ләйсән: Концерт-бәйрәмнәр,

   Динар: Дискотекалар, бу безнең мәктәп тормышы

   Г. Гөлүсә: Дуслар искә төшерегез әле без тәмамлаган уку елы нинди даталарны искәртә иде?

   Илнар: Әйе, бердә онытасым юк. Нурания апа тәрбия сәгатьләренең берсендә класска керде дә, тактага дәү итеп: “Киләчәктә сине хөрмәт итүләрен теләсәң, бүген олыларны хөрмәт ит” дип язып куйды. Шушы әйтемне кычкырып укыды да безнең бу әйтем турында нәрсә уйлавыбызны сорады. Хәтерләмим без ул вакытта ни дип җавап биргәнбездер, ләкин шул язу күз алдыннан китми. Кунаклар арасында чал чәчле, ягымлы йөзле, җылы карашлы укытучыларны күрәм.

   М. Гөлүсә: Алар инде озак еллар лаеклы ялда.

   Рифат: Ләкин күңелләре белән алар безнең арада.

   Бибинур: Тик шулай да алар бүгенге мәктәп тормышы белән хәзерге вакытта да кызыксынып яшиләр, безгә үзләренең файдалы киңәшләре белән һәрвакытта да булышырга әзерләр.

   Ринат: Олыларның сүзләре алдагы тормышта якты маяк, сүз бирик үзләренә. Сизеп торам, безне укытмасалар да бүген безгә әйтер сүзләре бар.

   Азат: Хөрмәтле ветераннар сүзне сезгә бирәбез.(Кто-то и- гостей выступает)

   Фаил: Ә мин литература дәресләрен искә төшердем. 11 класста укыганда литература дәресләренең берсендә Марина Цветаева шигырьләрен укыйбыз. Тактада Марена Цветава сүзләре. Шул сүзләрнең берсе йөрәккә үк үтеп керде: “Әти-әнигә үпкәләмәгез. Онытмагыз- сездә әти-әни буласы кеше”

                                                                                           Шигырь.”Бердәнбер “   Г. Гөлүсә

Талия: Егетләр һәм кызлар! Хәзер әйтелгән сүзләрнең әти-әниләребезгә, туган йортыбызга багышланганын күңелегез сизгәндер, мөгаен. әти-әниләребезгә бүген бик ямансу. без әти-әниләребез өчен бар матурлардан матурырак, кыйммәтледән кыйммәтлерәк, үз җаннарыннан да газизрәк. без әти-әниләребез алдында мәңге бурычлы. Алдагы тормышта да аларның нык терәге, таянычы булыйк, ышанычларын аклыйк.

 Ләйсән: Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

                  Әти-әниләрне ташлап китмәгез.

                  Ташлап китеп, картлык көннәрендә

                   Сез аларны ятим итмәгез.

   Илнар: Сез китергә кара кайгылырдан

                Алар берүк яшьләр түкмәсен

                Әти-әни түккән күз яшьләре

                Каргыш булып сезгә төшмәсен.

   Азат: Сүз хөрмәтле Әти-әниләребезгә бирелә.

                                                                                                                 Җыр: Бибинур

                                  (Сүзләрне әйтә-әйтә алга чыгып тезеләләр)

   Динар: Мәктәп

   Луиза: Мәктәп еллары

   Азат: Мәктәп тормышы

   Бибинур: Дәресләр

   Ростәм: Очрашулар

   Г.Гөлүсә: КВНнар, яңа җыр, биюләр

   Нияз: Ачуланышулар

   Рифат: Беренче мәхәббәт

   Талия: Үкенүләр

   Рамил: Басуда бәрәңге чүпләүләр

   Ш. Илназ: Бәйрәм-кичәләр, дискотекалар

   М. Гөлүсә: Базда эшләүләр

   Г. Илназ: Класс туган көннәре, газета чыгару, ашарга алырга кибетләргә чабу

   Ләйсән: Олимпиадалар

   Ренат: Беренче шатлык-куанычлар     

   Алсу:  Агач утыртулар

   Фаил: Бәйрәм саен карточкага төшүләр

   Рәсимә: Күчертүләр

   Илнар: Генеральный уборкалар

   Рөстәм: Өмәләр

   Илдус: Бер-беребезгә упкәләүләр

   Талия: Һәм башкалар һәм башкалар. Алар мәңге хәтердә. Аларны оныту мөмкин түгел. Әле генә  саналып киткәннәрдән тора безнең дуслык.

                                                                                           Җыр: “Чын дус”

   Динар: Беренче тапкыр сабакка бара бала

                Сумкасын асып, формасын киеп.

                Каршылый мәктәп, каршылый сөеп:

                “Кеше бул!”-диеп,

               “Кеше бул”-диеп.

   Луиза: Өлгереп, эшкә юл ала бала

               Озата мәктәп: “ Якты юл!”-диеп.

               Каршылый юллар,

               Каршылый кырлар:

               “Кеше бул!”-диеп,

               “Кеше бул!”-диеп.

   Ренат: Менә шулай белем дөньясында

               Тырышып-тырышып белем алдык без

               Белем биргән апа-абыйларга

               Сабырлыклар теләп калабыз!

   Нияз: Саубуллашу кичәсенә

             Җыелыштык бүген без.

             Вакыт үтте. Менә безнең

              Иң азаккы сүзебез.

 Ләйсән: Төпле уйларың булмаса,

                  Хыялың булса читтә,

                  Тормыш сине тез чүктерер,

                  Елатыр ахыр чиктә.

   Г Илназ: Соңгы имтихан да үтте инде

                   Һәм мәктәптә бүген соңгы кич.

                   Мәңге аерылмаслар кебек идек,-

                   Аерылышу килеп җитте ич!

   Г. Гөлүсә: Алдагы меңләгән юллар

                     Алып бара кайларга?

                     Ничек итеп ялгышмыйча

                     Үз юлыңны сайларга?

   Илдус: Дәшә серле юллар,

                Башта төрле уйлар.

                Яшь йөрәктә кайный мең сорау.

   Алсу: Алда әле тормыш имтиханы,

                Күпме сынауларны үтәсе,

                Максатларга әле ирешәсе,

                Хыялларны чынлык итәсе.

   Рифат: Алда юллар, алда утлар

                Янмыйча чыгасы бар;

                 Тормыш сандалына салып,

                 Ныклыгын сыныйсы бар.

   Бибинур: Алда юллар, юлда сулар

                   Батмыйча узасы бар.

                   Бер ярыннан бер ярына

                   Күперләр сузасы бар.

   Рамил: Алда юллар, юлда үрләр,

               Үрләргә менәсе бар;

               Кыяның иң биегенә

               Йөрәкне эләсе бар.

   Г.Гөлүсә: Алда юллар, юлда серләр

              Серләрне ачасы бар;

               Гомернең һәрбер көнендә

              Чигенми яшисе бар!

              Чигенми яшисе бар!

   Ш. Илназ: Кадерле укытучылар!

                     Хөрмәтебезне сезгә җиткерергә

                     Ниндиләрен алыйк бүләкнең?

                     Нинди бүләк кенә аңлаталыр,

                     Зур хисләрен безнең йөрәкнең?

   М. Гөлүсә: Сыяр микән бөтен хөрмәтебез

                       Асылташның иң-иң зурына?

                       Тиң булырмы кайнар хисләребез

                       Матур ташның җансыз нурына?

   Ләйсән: Бүләк итсәм чын күңелдән

                 Бар җиһанның сары алтыннан,

                 Җиткерерме Сезгә салкын алтын

                 Сүндермичә йөрәк ялкынын?

  Алсу: Әйтер микән чәчәк хөрмәт хисен

              Бүләк итсәм Сезгә бу көнгә?

              Алмаштырмыйм сүнмәс мәхәббәтне

              Вакыт үткәч шиңгән гөлләргә!

   Фаил: Мөмкин микән Сезнең бу бәйрәмне

              Таң нурлары белән зурларга?

              Юк! Тиңләмим якты хисләремне

              Караңгыда сүнгән нурларга!

   Рәсимә: Күпме эзләсәм дә табалмадым

                 Хисләремә тиңдәш бүләкне...

                 Әзсенмәгез! Бүләк итәм Сезгә

                 Мәхәббәттә янган йөрәкне!

   Илнар: Сау бул инде, кыңгыраулы мәктәп,

                Таралабыз ә төрле якларга

                Аерылганда бергә сүз бирәбез

   Хор белән: Гел биеккә-алга атларга.