Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре

Нургалиева Халидә Әбүзәр кызы

Азнакай районы Тымытык урта  мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дин барлыкка килгәнче, ата улны, ана кызны белмәгән. Кешеләр үзара гел сугышып, кан коешып торганнар. Алла шуннан соң кешеләргә Коръәнне иңдерә, үзара талашуларга чик куела.

“Коръән”нең буеннан-буена бер Аллага ышану идеясе уткәрелә. Ул – барысын да яратучы, тиңсез. Изге китапта ислам диненең асылы, төп таләпләре, икенче төрле әйткәндә, шәригать кануннары аңлатыла. Алар арасында иң мөһимнәре түбәндәгеләр: Алланың берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Алла илчесе икәнлегенә ышану; биш вакыт намаз уку (ас-салат); рамазан аенда ураза тоту (ас-саум); мохтаҗларга өлеш чыгару (зәкят) һәм хаҗга бару.

Шәригать кануннары “Коръән”дә әхлакый кагыйдәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Мәсәлән, “Коръән”дә тыштан изге булып кыланучы, әмма эчтән бозык кешеләр кискен тәнкыйтьләнә: “Ул монафикълар (ике йөзлеләр) Аллаһуны һәм мөселманнарны алдамакчы булалар, ләкин һич алдый алмаслар, фәкать үзләрен алдыйлар, шуны сизмиләр”, - диелә бер аятьтә.

“Коръән”дә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка шундый матур әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганчылык, кеше канын түгү, фетнә тарату, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау гаепләнә. Башка диндәге кеше белән гаилә кору хупланмый: “… аларга ир яки хатын булсагыз, үзләре белән җәһәннәмгә алып керерләр. Алардан ерак булыгыз!” Аллаһе Тәгаләгә ышанмаучылар, ягъни имансызлар иң куркыныч, иң яман кешеләр хисаплана.

Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам дине өчен караклык, явызлык, бер-берең белән сугышлар тыела.

Ислам бер кешене дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күп санлы чакыру, законнар бар. Болар барысы да ислам әхлагының  нигезен тәшкил итәләр. Ислам әхлагы саклаган һәр кеше дэ бәхетле, сау - сәламәт һәм бик көчле була.

Исламда балачак - шатлык, матурлык, хыяллар, бәхет, мәхәббәт тулы аерым бер дөнья. Коръән балаларны дөнья тормышының зиннәтләре ди. Пәйгамбәр галәйхиссәлам исә, балалар хакында менә нәрсә дигән: “Балалар –җәннәт күбәләкләре алар”.

Ислам бала тугач кына түгел, ул яралганчы, формалашканчы ук аның турында кайгырта. Мәсәлән, Ислам өйләнергә теләүче егеткә дини кызны сайларга куша. Пәйгамбәр галәйхиссәлам әйткэн: “… Ислам динен тотучы хатынны эзлә, алай эшләмәсәң бөтен нәрсәңне югалтасың!” Ул ир кешегә хатын-кызның матурлыгы, нәселе яки байлыгына карап өйләнмәскә боера. Моннан тыш, хатын динле, яхшы нәселдән булырга тиеш. Чөнки балалар һичшиксез аның әхлак сыйфатларын алачаклар. Шулай ук, Пәйгамбәр галәйхиссәлам кызга да динле һәм яхшы әхлак сыйфатларына ия булган, хатын һәм бала хакларын үтәүче, гаиләсе турында кайгыртучы егетне сайларга кушкан.

Никахлашу – гаилә коруның беренче адымы. Исламның моңа игътибар бирүе киләчәктә тыныч, рәхәт, бәхетле тормышны тәэмин итә. Бала – ата һәм ана мәхәббәтенең жимеше. Ә ата-ана хисләре югары хис саналалар. Аллах аларга мәрхәмәт һәм мәхәббәт салган, үзенең рәхмәте белән аларны нык, үзгәрмәс иткән. Ата-ана һәм балалар арасындагы элемтә кеше тормышында иң изге хис булып санала. Аны Аллах үзе төзегән. Ата-ананың баласына мәхәббәте шулкадәр ачык, хәтта аның турында сөйләп торуның кирәге дә юк. Ул – Аллахының бер могҗизасы һәм аның кешелек дөньясына карата булган изгелеге.

Ислам гаиләгә җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы итеп карый. Ә гаилә үзе ата-ана һәм балалардан тора. Ата-ана күңелендә баласына карата аңлап та, үлчәп тә булмый торган мәхәббәт саклана.

Балалар – тормышның үсентеләре, өметнең нәтиҗәләре, кешеләрнең шатлыгы. Шуңа күрә, Ислам балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә, аларның жәмгыятькә файда китерүен тели. Инде әйтеп үткәнчә, күп аятьләрдә балалар турында сөйләнелә. Ул аятьләр баланың тормышын саклауга юнәлгәннәр. Ислам аерым бер кешенең, гаиләнең, гомумән, җәмгыятьнең тормышын көйли, аларның үзара бәйле икәнен искәртә.

Тирән тикшеренүләр нәтиҗәсендә психология кешенең үз-үзен тотышын җайга салырга өйрәнсә дә һәм тәрбия турында галимнәр төрле китаплар язсалар да,  бу өлкәдә Ислам алардан бик күпкә югары тора.

Ислам ата-анага бөек нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итә,балаларына мөмкин кадәр игътибарлы булырга боера. Бу түбәндәгеләрне үз эченә ала.

Мәрхәмәтлелек - кешеләрне үзара бәйләүче, изгелеккә һәм кешелеклелеккә этәрүче көчле хис.

Мәхәббәт - барлык кешеләрне дә берләштерүче рухи бәйләнеш. Әмма ул бигрәк тә иң якын кардәшләрне берләштерә. Ә кешегә баласыннан да якынрак кеше юк.

Вәгъдәдә тору. Ата-ананың баласына биргән вәгъдәсендә торуы - чын хисләрнең чагылышы, әхлакый бурыч ул. Дини хөкемнәр дә моны үтәүне таләп итә. Әмма балага бирелгән вәгъдәне үтәү тагын да әһәмиятлерәк. Чөнки бу аңа гомер буена житәрлек сабак булачак һәм ата-анасына хөрмәт тәрбияләячәк.

Ислам гыйлем алуга һәм өйрәтүгә омтыла. Гыйлем алу һәр мөселман ирнең һәм мөселман хатынның бурычы. Әгъзалары зирәк, гыйлемле, туры юлдан баручы, әдәпле булган җәмгыять шул әгъзалары ярдәмендә үсә. Ислам тәрбиясе аерым бер кешегә, җәмгыятькә һәм дөньяга файда, бәхет китерүгә юнәлгән.

Киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог Р. Фәхреддин дә  дини вәгазь – программасында ата- аналарга, тәрбиячеләргә: “Балаларыгызны Ислам  холыклары белән холыкландырырга – әдәпле, инсафлы, динле итеп үстерергә тырышыгыз. Иң башлап балаларыгыз өчен үзегез яхшы күчергеч булыгыз. Дөньяның гомере кыска, шул кыска гомерегезне бушка үткәрмәгез, һәрвакытта динегез һәм дөньягыз өчен кирәк булган нәрсәләр белән мәшгуль булыгыз; үзегезне яхшы исем белән искә төшерерлек эшләр эшләп китәргә тырышыгыз! Бер кеше дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән, гомерегез кыска – үтә дә китә; һәркемгә үлем киләчәк, һәркем бу дөньядан күчәчәк. Менә шушы хәлләрнең башыгызга киләчәген онытмагыз – кыямәт көне өчен хәзерлек күрегез, мөбарәк Ислам диненең күрсәткән юлы белән йөрегез,” – дип язган.

Җыйнап, шуны әйтәсе килә: милләт тормышында тирән эз калдырган, милләтне милләт буларак саклап калган илаһи көч дин булуын бүген исатлап тору кирәксез гамәлдер. Шуңа чын күңелдән инанып булса кирәк, бик тә соңарып булса да, дини тормыш яңарыш вә үсеш кичерә. Мәчетләр төзелә, мәдрәсәләр ачыла. Акрынлап, асылыбызга кайтабыз. Ә асылыбыз Исламнан аерылгысыз.

Кулланылган әдәбият

  1.      Сөбханалла. – Казан: «Ак барс» нәшрият йорты» ҖЧҖ, 2003.
  2.      Х.Г. Хашим Исламда балалар тәрбиясе. – Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2004

У вас нет прав для создания комментариев.