Тамчы шоу-интеллектуаль уен.
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Лаеш районы
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе
Урта Девятово гомуми белем бирү мәктәбе


(5-6 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

Эшләде: Шагитова Ләйсән Равил кызы,
II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Урта Девятово, 2013.

Максат:
1. Укучыларда Татарстан Республикасы, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары һәм татар халкының гореф-гадәт йолалары, әдәбияты буенча алган белемнәрен тирәнтен ныгыту; системага салу; яңалыклар кертү.
2.Укучыларның Татарстан Республикасы темасы буенча белемнәрен үстерү. Укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру.
3. Укучыларда Республикабызга, татар теленә карата, аның рухи байлыкларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету.

Җиһазлау: төрле рәсем, музыка, слайдлары,плакатлар, интерактив такта.

Катнашалар: 6-7 нче сыйныф укучылары.

Уенның барышы:

Хәерле көн укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә без 5-6 нчы сыйныф укучылары белән әзерләгән “Тамчы шоу” уеннын башлап җибәрәбез. Ике команда арасыннан белемлеләрен, үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Тамчы шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен дип беләбез.
Иң элек уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырып китәм.
Жюри составы:
1. Зайнутдинова Руния Насыйх кызы-татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
2. Бартеньева Елена Василий кызы-мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча завучы;
3. Сарбаева Венера Ильсур кызы- мәктәпнең тәрбия эшләре буенча завучы.
Алар сезнең Татарстан Республикасы темасы буенча алган белемнәрегезне тиешенчә бәяләрләр диеп уйлым.

Һәм шулай итеп, бүгенге “Тамчы-шоу” интелектуаль уеныбызны башлыйбыз!
Әйткәнемчә, бүгенге уенда 5-6 нчы сыйныф укучылары катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.
Укучылар үзләре белән таныштыралар. Алдан уйланылган исем, девиз әйтелә.( укучылар үзләре уйлаган девизларын әйтәләр)
1 нче команданың исеме: “ Сыйныфташлар.ru”
Девиз:Татулык – көчле итә.
2 нче команданың исеме: “Канатлы Ак Барс”
Девиз: Дуслык-тау күчерә.
Шулай итеп, беренче турны башлап җибәрәбез. Беренче турда Туган җирем- Татарстан турында сораулар укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.Дөрес җавапны әтергә теләүче команда йомшак уенчыкны беренче булып кычкыртырга тиеш ( һәр команданың каршында йошак уенчыклар куелган була)

I тур “Уйлап җавап бир”

1. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел")
2. Мөселманнарның иң изге китабы? (Коръән китабы)
3. Кама, Волга, Белая река, Вятка елгалары татарча ничек атала?(Чулман, Идел, Агыйдел, Нократ)
4. Татарстанның нефть чыгару үзәге? (Әлмәт)
5Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында кемнең һәйкәле бар ? (Г.Тукай)
6.Казан шәһәрендә нинди театрлар бер? (Галигаркәр Камал исемендәге академя театры, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры һ.б. )
7. Татар халыкының мили киемнәрен санап чыгыгыз? (Калфак, түбәтәй, читек, камзул, алъяпкыч)
8. Татар халыкының мили ашларын беләсезме? (Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, токмачлыаш, бавырсак)
9. Республикабызның төп табигый байлыгы? (Нефть)
10. Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)
11. Татарстанның дәүләт телләре? (Рус һәм татар телләре)
12 Татарстан флагындагы төсләр? (Яшел, ак , кызыл)
13. Татарча балалар өчен нинди газета-журналлар чыга? (Сабантуй, Ялкын, Яшьләрзаманы, Салават күпере)
14. Балалар өчен татар телендә күрсәтелә торган торган нинди тапшырулар бар? (“Күчтәнәч”, “ Яшьләр тукталышы”, “Тамчы шоу”, “Күңелле балачак” )
15. Татарстан Республикасы гимнының авторы кем? (Рөстәм Яхин)
16.Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды? (Әпипә)
17. Татарстан гербының авторы кем? (Р.Фәхретдинов)
18. Бер хәрефле сүз? (ю,и, у)
19. Нәүрүз бәйрәме кайчан була? (21 мартта)
20. 30 нчы август нинди бәйрәм? (Татарстан Республикасы көне)

II тур "Шигырь сөючеләр " конкурсы.

-Шигырьләрдән алынган өзекләрнең исемен һәм авторын искә төшерегез.

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый.
Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый.
Чын күңел белән карый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,
Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.
(Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”)

Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма —
Туган телне онытма!
(Ш.Галиев) «Туган тел»

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.
(“Дәү әнием” Ә.Бикчәнтәева)


Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
(“Су анасы” Г.Тукай)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
(“Җырларым”)

И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.
(Г.Тукай “Эшкә өндәү”)

III-тур”Рәсемне таны”

Экранда рәсемнәр күрсәтелә һәм сораулар бирелә?
1. Бу-кем?
2. Рәсемдә ничә сары чәчәк бар?
3. Рәсемдә ничә кеше бар?
4. Бу нәрсә?
5. Бу кайсы җир?
6. Бу нинди бина?
7. Бу кемнең һәйкәле?
8. Бу кемнең бюсты?

IV-тур “Башы телемдә, ахыры төендә”

(экранда мәкальнең башы күрсәтелә, ә ахырын командалар әйтергә тиеш)

Мәкальнең ахырын тап:
• Кем эшләми- ...( шул ашамый).
• Тырышкан табар-...(ташка кадак кагар).
• Эш сөйгәнне... (ил сөйгән).
• Ана күңеле балада- ...(бала күнеңеле далада).
• Күрше хакы,... (тәңре хакы).
• Бүгенге әшне иртәгәгә ...(калдырма) .
• Аз сөйлә... (күп тыңла) .
• Белемле үлмәс...(белемсез көн күрмәс)
• Көче бар берне егар...( белеме бар меңне егар)

Табышмакның җавабын тап:

• Җәен сары, кышын ак.(куян)
• Үзе нәни, үзе йомшак, тәгәри бер сары йомгак.(чеби)
• Ашар өчен туныйсың, тунаганда елыйсың.(суган)
• Тышы яшел, эче кып-кызыл бал гына.(карбыз)

V тур "Әкияттә - кунакта"
(командалар әзерләнгәндә җанатарлар арасында утыручы бер
укучы музыкаль чыгыш ясый)
Бишенче тур безнең ике этаптан тора:

I-этап

Ике команда да әкиятләрдән өзек әзерләделәр. Сез каршы як командасы күрсәткән әкиятне карагач, авторын һәм исемен әйтергә тиеш буласыз.
“Сыйныфташлар.ru” командасы Туфан Миңнуллинның "авыл эте Акбай " әкият- пьесасыннан өзек күрсәтә.
Көндәш “Канатлы ак барс” командасы Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык " әкият-пьессасыннан өзек күрсәтә.

II-этап

Экранда күрсәтелгән муьтфилемнапның исемен , төп героен әйтергә тиеш буласыз.

VI тур. Капитаннар ярышы . "Дөрес җавап" уены
"Әйе", "юк" дип җавап бирергә тиеш булалар.

“Сыйныфташлар.ru” командасы капитанына сораулар:

- Муса Җәлил рәссаммы? (Юк)
- Яр-Чаллы шәһәрме? (Әйе)
- Идел күлме ? (Юк)
- Унике санмы? (Әйе)
- Вәсилә Фәттәхова президентмы? (Юк)
- Чулман елгамы? (Әйе )
- Г.Тукай премиясе бармы ? (Әйе)
- Галиәскәр Камал киномы ? (Әйе )
- Күннән чигеп эшләнгән татар мили аяк киеме читекме? (Әйе)
- Алка баш киемеме? (Юк)
- Идел белән Кама елгасы тоташканмы ? (Әйе)
-Татарстанның президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевмы ? (Юк)

“Канатлы Ак барс” командасына сораулар:

- Казанда Пушкин урамы бармы ? (Әйе)
- Сабантуй бәйрәме кыш көне буламы? (Юк )
- Камзул аяк киемеме? (Юк)
- Татарстан дүрт елга илеме? (Әйе)
- Әминә Бикчәнтәева язучымы? (Юк)
- Футбол командасында 11 уенчымы? (Әйе)
- Яз көне Универсиада була? (Юк)
- Казанда метро төзелдеме? (Әйе)
- “Сабантуй” журналмы (Юк)
- Кабан күле шәһәрме? (Юк)
- Татарстанның флагында өч төсме? (Әйе)
- Салават Фәтхетдинов рәссаммы? (Юк)

VII-тур” Күбрәк сүз тап”

Командаларга “УНИВЕРСИАДА” сүзе бирелә. Бер минут эчендә сүзләр уйлап язарга тиеш.
(ун, ир, ис, ау, дару, ару, редис, ара, син, сару һ.б.с.)

VIII” Җырның исемен әйт”

1.”Кояшлы ил” җыры.
2.” Эх,бии итек-читекләр”җыры
3.”Туган тел”җыры
4. “Мин яратам сине Татарстан” җыры

Йомгаклау

-Ә хәзер сүзне гаделләрдән - гадел жюрига бирәбез. Рәхим итегез!( жюри нәтиҗә ясый һәм җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкли)
-Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз.Һәм уеныбызны “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамлыйбыз! Барыбыз да җырлыйбыз.
- Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.