Укытучым - иң кадерле кешем
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

Татарстан республикасы Чирмешән районы
Бәркәтә муниципаль урта белем бирү мәктәбе

«Укытучым - иң кадерле кешем»
(« Укытучылар көне» н үткәрү өчен концерт программасы сценариесе)



Пед-организатор Хазиева Илиза Равиловна .


2013 ел.


1аб. Хөрмәтле укытучы апа - абыйлар !
2аб. Без - барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул эшләр башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә.
1 аб. Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша.
2 аб. Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез - укытучылар , тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
1аб. Хөрмәтле укытучыларыбыз, ә хәзер рөхсәт итегез, укытучылар көненә багышланган концерт - программабызны башлап жибәрергә.

Бәйрәм белән сезне укытучым,
Йөрәгемнең якын кешесе,
Дөнья серен миңа өйрәтүчем,
Яшь җаннарга ходай илчесе,
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен,
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.

2 аб. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз:
Флера апа Миргалимова, Гөлия апа Хайретдинова,
Әлфирә апа Гилязова, Венера апа Мотыгуллина
Сезне бәйрәмегез белән котлап, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хөрмәткә җыр:
Рәдис Хасанов башкаруында «Иң гүзәл кеше икәнсез»

1аб . Мәктәбебез җитәкчесе
Бик төгәл кеше хәзер.
Укучылар дәресләргә
Һәрвакытта да әзер.
Мәшәкате дә күп аның
Бер көн ял юк анарга
Автобус юк,математик
Барысын да табарга.
Шулай булгач барыбыз да
Тәртип саклыйк Җәмәгать
Дәресләргә соңга калмыйк
Үрнәк булыйк һәрьяклап.
Хөрмәтле Рәшит абый .Бәйрәм белән сезне. Тормышыгызда гел шатлыклар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.
2аб. Рәшит абый –эшне оештыручы, балаларны яратучы педагог, алай гына да түгел ул әле безгә технология һәм черчение фәннәрен укыта. Үзе белгәнне балаларга тапшырырга омтыла. Без укып белем алып кына түгел, эш эшли белергә, төрле эш коралларын танып белергә дә өйрәнеп чыгабыз. Егетләр хезмәт дәресләрендә бик күп төрле эшкә өйрәнәләр. Рәшит абыйга кул эшләре өйрәткәне өчен зур рәхмәтлебез без. Әйе без аны хөрмәт итәбез, яратабыз. Ул балалар күңелен аңлый белә. Укытучыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сәхнәдә Зөхрә Гимранова.Украин халык биюе.


1аб. Ландыш Минсагитовна сезне хөрмәт итәбез«4» ле, «5» ле билгеләрен
Сездән өмет итәбез
Һәр барчабыз яратабыз
Сезнең гадилегезне
Эшегездә зур уңышлар
Көтеп торсын һәр көнне.
2аб. Гөлия апа!
Түземсезләнеп көтәбез
Урыс теле дәресен
Җайлап кына матур итеп
Аңлата ул барысын.

2 аб. Без кая гына барсак та, кайда гына йөрсәк тә, безгә иң кирәкле тел - рус теле. Русча белмәсән - беркем белән дә киңәшеп тә, сөйләшеп тә булмый. Әмма без тырыш укытучыларыбыз барында беркайда да югалып калмабыз. Хөрмәтле рус теле укытучыларыбыз: Ландыш апа Гинванова, Гөлия апа Шамгунова. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәбебездә куп еллар рус теле хәм әдәбияты фәннәрен укыткан укытучыбыз,мәрхүмәбез Рамилә апа Салахиева.Утә дә сабыр,уңган,тырыш,сабыйлардай гөнаһсыз укытучыбызны мәңге онытмабыз.Без аны сагынып,бары яхшы яктан гына искә алабыз.Караңгы гүрләре якты булып,урыннары оҗмахта булсын ходаем.Бу җыр аның рухына да дога булып ирешсен иде.
Каршы алыгыз,сәхнәдә үзенең моңлы җырлары б-н Илшат Халиуллин.»Моңлы язмышым»

2аб. Җилдәй җитез, тыйнак, гади үзен,
Йөзек кашы итеп куярлык.
Көч-дәрманың тулып, ташып тора.
Гомер юлын җырлап узарлык.
Үзгәрмә син, һәрчак кешелекле,
Ярдәмчел һәм гадел булып кал.
Син бәхетле чөнки сөйгән эшен,
Йөрәгенә биреп тора ял.
Бу шигырь юлларын Миләүшә апа Мусинага багышлыйбыз.Аңа
Эшендә зур уңышлар юлдаш булсын.Гомер юллары озын булсын.Ә инде Илиза апага балаларны үз балаларыдай яратуын теләп калабыз. Бәйрәмегез белән укытучыларыбыз!

1аб.Җәүһәрия апа Багдануровна. Күп еллар буена мәктәптә биология һәм химия-фәннәрен укыта. Җәүһәрия апа тынгысыз, тырыш педагог. Үз эшенең остасы. Эшләгән эшләренең нәтиҗәләре дә күренә. Район, Республика күләмендә оештырылган чараларда катнашып грамота, дипломнарына ия булды. Безгә төпле белем биреп, төрле олимпиада һәм чараларда катнашып, алдынгы урыннар алырга, ярдәм иткәне өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
Гөлфинә Мурзаханова:
Бакча тутырып чәчәк ата
Гөлләрем, гөлкәйләрем.
Җәүһәрия апа хезмәте ул
Белегез бәбкәйләрем

Без телибез сезгә бәхет
Алгы тормыш таңында,
Химия дәресләрен балалар
Яратсыннар тагын да.
2аб. -Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Дәрестә озак утырып арыгач, без нишлибез? Дөрес, физминутка ясыйбыз, ял итеп алабыз. Әйдәгез, без дә укытучылар белән уеннар уйнап алыйк.
Шушы уен өчен 3 укытучыбызны мәйданга чакырабыз.
(Укытучылар чыгып, тезелеп баскач кына)
- 1 уен: “Шигъри мизгел” дип атала. Уенның шарты мондый: Киселгән сүзләрдән шигырь җыярга, кем беренче булып шигырьне төзи һәм аны укып күрсәтә , шул җиңүче.
- ( Уенга нәтиҗә ясала, алкышлар белән җиңүче тәбрикләнә )
- 2 уен: «Җитезләр” дип атала! 7 кеше, 6 урындык. (татарча музыка 1 минут).Әйбер табып килеп утырырга!
1.Аяк киеме (сул).
2.Кызыл төстәге әйбер.
3. Китап.
4. Итәккә кыз бала утыртырга.
5.Сәгать.
6. Бизәнү әйбере.
- 3 уен: “Биремнәр” дип атала! Шарикны шартлатып, эчендәге биремнәрне укырга.
1. Скакалкада сикерергә.
2.Апликация ясарга.
3. Җыр җырларга.
4. Бию биергә.
5. Шигырь сөйләргә.

1аб.Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл жирендә.
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә,
Үкенмим мин әле бүген дә.
Физкультура дәресендә төрле спорт уеннарын без рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура дәресе күп балаларның яраткан дәресе. Укытучы абыйларыбыз Радик абый Миргалимов, Марат абый Замалиев, Габдрахим абый Гинванов, сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез. Ә хәзер сәхнәбез түренә 1 класс

2аб.Математика шулай ул,
Мәсьәлә, ди , мисал ди,
Уйларга кем яратмый
Шуларга мин усал,- ди.
Кораблар йөртергә,
Һавада очарга
Бик күп белергә кирәк,
Шуның өчен, укучылар,
Физика фәне сезгә бик кирәк,- ди укытучыларыбыз. Әйе, безне математика, физика фәннәре серенә төшендерүче, катлаулы мәсьәләләр чишәргә, олимпиадаларда җиңеп кайтуда безнең математика, физика укытучыларыбыз Дамир Назипович һәм Гөлзидә Рәшидовна өйрәтә. Рәхмәт сезгә хөрмәтле укытучыларыбыз. Сезне профессиональ бәйрәмегез белән тәбрикләп җыр башкара.


1 аб. Зур өметләр били йөрәгемне,
Күргән саен балалар йөзен,
Ачышларга барам көне-төне,
Өр яңадан туа һәр көнем.
Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл жиреннэн,- ди бер укытучыбыз. Моннан күп еллар элек, Чирмешән авылыннан яшь, чибәр, гел елмаеп торучы бер кызны, башлангыч сыйныф укучыларын укытырга дип Бәркәтә мәктәбенә җибәрәләр. Ул тормышлы булып шул авылда яшәргә кала. Күп еллар нәни сабыйларга белем бирә. Менә ничәнче ел инде инглиз укытучысы булып, безгә белем бирә. Сүзем Замалиева Гөльшат Рәшит кызы турында.
2аб. Көләч йөзле, бик матур
Безнең укытучыбыз.
Инглиз телен барчабызга
Өйрәтә бит апабыз.

1аб. Әйе, чит телне белү балаларга бик кирәк. Гөльшат апа балаларга бу телне өйрэтүдә зур көч куя. Гөльшат апага эшендә яңа үрләр, гаилә бәхете теләп калабыз.
Без телибез сезгә бәхет
Алгы тормыш юлында
Бар дәресләрне балалар
Яратсыннар тагын да
Туганда ук укытучы булып,
Туу сезгә насыйп булганмы?
Гомер буе мөгаллимлек кылып
Чәчегезгә кырау кунганмы?
Тик шулай да хаман яшь әле сез,
Олыгаю хисе кермәгән
Әйтерсең лә,
Борчу-мәшәкатьләр
Сезнең кырда бер дә йөрмәгән.
2аб Бу шигырь юллары хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ракибә апа Миргалимова хөрмәтенә иде.Сезне чын күңелебездән укытучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек
Саулык,тыныч гомер ,донья бәхете телибез.
Сезнең хөрмәткә җырлый -Алисә Шайхетдинова.”Туган авылым”

2 аб Шулай ук география, рәсем, җыр фәннәрен укытучы, уникаль укытучыбыз Булат абыйны бәйрәм белән котлыйбыз. Сез кече күңелле булуыгыз, сабыр, чыдамлылыгыз белән коллективның да, укучыларның да мәхәббәтен яуладыгыз. Тормышыгызда гел уңышлар туып торсын, исэнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.
Булат абый ашыга-ашыга,
Класска таба чаба.
География фәненең
Белгече ул ләбаса.
1аб.Кызлар хезмәт дәресендә төрле бүләкләр ясарга, чигәргә, бәйләргэ өйрәнәләр. Мәктәптән кул һөнәрләренә,кул эшләренә, аш-суга оста булып чыгарга телилэр.
2аб. Бу эшләрне безгә өйрәтә укытучыларыбыз Венера апа һәм Рузилә апа, алай гына да түгел әле алар безгә татар теле һәм әдәбиятен укыталар. Апаларыбызга зур рәхмәт әйтәсебез килә.

Иранова Алия:
Тарих фәне бик кызыклы
Укып килсәң , әлбәттә.
Әминә апа каршы ала
Килдеңме? – дип – мәктәпкә.
Бу шигырь юллары яраткан укытучыбыз Насибуллина Әминә апа хөрмәтенә. Оста, таләпчән, тәртип яратучы, шул ук вакытта кеше хәленә керә белүче, ярдәмчел укытучыбыз сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек саулык, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз.
Сезнең хөрмәткә
Җырлый Зөлфия Мурзаханова «Туган ягым каеннары»

2аб. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чактылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез!
Күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан хөрмәтле укытучыларыбыз Сәрия апа Бикбова, Шәрига апа Сагирова һәм Мария апа Ахметзянова. Без сезне һәрчак мәктәп бинасында күрергә шатбыз. Сезгә исәнлек - саулык, озын гомер,бәхетле киләчәк телибез. Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
Сезнең хөрмәткә
«Укытучыма»шигырен укый Ислам Абдуллин.

1аб. Мәктәбебез якты, күңелле. Безнең өчен һәрнәрсә бар монда. Китапханә – балаларның яраткан бүлмәсе. Нинди генә китап юк бездә. Рәхәтләнеп укы гына. Китапханәчебез Әлфинур апа ачык йөз белән каршы алып, ягымлы гына сөйләшеп, теләгән китабыбызны сайларга булыша. Рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә озын гомер, саулык теләп калабыз.
2 аб. Мәктәп – бәхет йорты. Укучылар мәктәпнен кадерен белеп белем алырга тиеш.Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Без һәр көн кайнар чәй, кайнар аш белән тукланабыз, тагын ни кирәк безгә, әлбәттә мәктәпне яратырга, теләп йөрергә генә кала. Без бүген бәйрәм уңаеннан пешекче апаларыбызны да бәйрәм белэн тәбрик итәсебез килә. Рәхмәт сезгә, тәмле ашларыгыз, якты йөзләрегез өчен! Сезне өчен скетч
9 класс укучылары чыгышы.

1 аб. Мәктәбебез ишек төбеннән ук ялт итеп тора. Ә бу техник эшче апаларыбыз эше бит. Чиста мәктәптә укып йөрүе рәхәт безгә. Чисталык, пөхтәлек безнең сәламәтлегебезгә иң кирәкле нәрсә. Техничка апаларыбызга хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм белән сезне!
2 аб. Хөрмәтле укытучылар!
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз хэм катлаулы, эмма изге хэм абруйлы хезмэтегездэ унышлар гына юлдаш булсын.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.

Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучы!
Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның өченче меңьеллыкның тулы хуҗалары булып, төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

У вас нет прав для создания комментариев.