Батырлар даны мәңгелек!
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Ф.И.О. Рахмаева Лилия Фердавес кызы
Должность: I нче квалификацион категорияле чит телләр укытучысы, 6 нчы классларның сыйныф җитәкчесе
Школа: муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы “Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе”.
2013 ел.
Тема: Батырлар даны мәңгелек!
Максат: Балаларда сугыш һәм хезмәт ветераннарына карата хөрмәт, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү.
Җыр “Мин яратам сине, Татарстан!”
Румия: Җиңү көне! Халкыбыз өчен быелгы яз 67 нче тапкыр тынычлык, иминлек язын, Җиңү язын бүләк итә. Кадерле ветераннарыбыз, килгән кунаклар сезне бүгенге зур бәйрәм – Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз!
Илгиз: Җиңү көне үз эченә күпме шатлыкны һәм күпме кайгы – хәсрәтне алган ул. Шуңа күрә бу бәйрәмне барлык кешеләр дә күзләрендә ачы сагыш яше булуга карамастан шатланып каршылыйлар.
Диана.
Җир буйлап йөгерә
Җылы ай, якты ай.
Чәчәкләр сибә ул
Бәйрәмле, якты ай.
Бизәнгән, киенгән
Матурлык көннәре.
Җиңүле, горур май —
Батырлык көннәре.
Хәтерләр төпкеле
Айкала, чайкала.
Орденнар чыңлата
Һәр авыл, һәр кала.
Фирүзә.
Яп-якты геройлар,
Яп-якты йөзләре.
Якты ак чәчләре,
Нур сибә күзләре.
Якты ай чакыра
Бәйрәмгә һәркемне,
Һәйкәлләр балкыган,
Чәчәктә һәр юне.
Байраклар, флаглар
Бәйрәмгә җыелган.
Бабайлар янына
Оныклар сыенган.
Рәзил.
Бабайлар күзендә
Энҗе яшь калтырый.
Малайлар күзендә
Горурлык ялтырый.
Яңгырый сафларда
Җиңүгә дан җыры.
Өзелмәс дәвамлы
Буыннар чылбыры.
Бергәләп. Батырлык чылбыры.
Румия: Бик күп айлар, еллар үтүгә карамастан, 1941 нче елның 22 июне кешеләрне бүген дә тетерәндерә. Чөнки бу Җиңүне яулап алу бик авыр булды. Халкыбыз аны 3 ел да 8 ай, ягъни 1417 көн һәм төн буе көтте. Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә 27 миллионнан артык корбан бирелде.
Азалия.
Айлар, еллар уза,
Аталарга
Балалары килә алмашка.
Җиңү көне генә элеккечә —
Һәр яз салют бирә солдатка.
Җиңүчеләр инде ап-ак чәчле,
Исләрендә гаярь чаклары.
Бу бәйрәмне алар, дүрт ел көтеп,
Яшәү өметләрен саклады.
Җыр “Күрәсем килә”
Реналь.
Ихтыярын йодрык итеп төйнәп,
Ядрәләргә салып нәфрәтен,
Солдат үтте ярты Европаны
Таптап, изеп фашист гыйфритен.
Энҗе.
41 нең кайнар июнендә
Юлга чыкты үлем.
«Канга — кан!
Үлемгә — үлем», — дип
Күтәрелде илем.
Тимер ташкын акты афәт төяп,
Яуды ядрә, кургаш.
Миллионнарны корбан итте
Фашист белән көрәш.
Айсылу.
Җирдә тормыш дәвам итсен өчен,
Һәрчак кояш нурын сипсен өчен,
Бер мең дүрт йөз унҗиде көн һәм төн
Солдат алга барган җыеп көчен.
Артка юл юк: анда изге Ватан.
Әйткән солдат: «Кайтсам, җиңеп кайтам!»

Рәзим.
Ләкин бик күпләре
Әйләнеп кайтмаган.
Гәүдәсе туфракка
Илендә ятмаган.
Өстендә утлары
Гел сүнми яналар.
Гөлләре ел буе
Бөреләр яралар.
Эльвина.
Бу кемнең газизе,
Исемен кем белә?
Баш ия алдында
Бар халык ил белән.
Йолдызлар сибелә
Кабере өстендә.
Мәңгелек ут булып,
Батырлык җилпенә.
Кайтмаган яулардан,
Солдат ул мәңгегә.
Әнкәсе — җир-ана,
Тапшырган Тәңрегә.
Җыр “Салют сиңа,Муса Җәлил”
Диана.
Фронт сызыклары сызылып үткән
Җирдән генә түгел, йөрәктән.
Иген басуы да фронт булган,
Җиңү һөнәренә өйрәткән.
Бала авызыннан өзгән икмәк
Олау белән киткән фронтка.
Соңгы тиен акчаларын җыйган
Әби-бабай очкыч, танкка.
Рәзим.
Станокка буе җитмәсә дә,
Яшүсмерләр койган снаряд.
Атлар киткән кырдан армиягә,
Фәлән атка килгән гел нәрәт.
Фирүзә.
Ил белән, һай, кыйммәт
Яуланган бу Җиңү.
Килмәсен яңадан
Кан кою, интегү!
Сугыш
Берлинны алган бабам,
Әти булган Әфганда.
Тагын сугыш күрсәтә
Телевизор ачканда.
Җимерелә калалар,
Яралана балалар.
Үлә солдат, ага кан,
Улсыз кала аналар.
Анда кайгы, күз яше,
Анда үлем сөреме.
Бу җиребез бервакыт
Тыныч тормыш күрерме?
Солдатлар ил сакласын,
Үз халкына атмасын.
Әниләре алдына
Табут белән кайтмасын.
Илгиз.
Телевизор күрсәтә
Сугыш булган урыннар.
Әнием, син курыкма,
Ныгып килә буыннар.
Кара, ничек көчле мин,
Күнегүләр ясыйм мин.
Әнием, син курыкма,
Солдат булып басыйм мин.
Сүнмәс ай, кояш, йолдыз,
Сулмас бакча, сулмас гөл.
Әни, сугыш булмас гел,
Улың ирек бирмәс, бел!
Җир шары якты булыр,
Кайгысыз, яхшы булыр.
Әнием, син курыкма,
Улың барын онытма.
Эльвина.
Тыңлагыз, кешеләр,
Тыңлагыз, илбашлар!
Һәйкәлләрдә ачы хәтерләр
Телгә килсә алар:
«Тынычлыкны,
Зинһар, саклагыз!» —
Дип әйтерләр.
Реналь.
Һәйкәл ташларында чәчәк ята,
Онытылмый һичкем, һичнәрсә.
Бабай-солдатларга сүз бирәбез:
Илне сакларбыз без ирләрчә.
Ап-ак чәчле җиңүчеләр атлый,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Яшьлекләре булып, салют биреп,
Атлый япь-яшь Җиңү бәйрәме.
Айсылу.
Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде
Утлы еллар, ерак юллары.
Туган якка кире кайтмадылар
Илнең күпме кызлар, уллары...
Япь –яшь көйгә алар мәхрүм калды,
Бу тормышның барлык назыннан.
Бакчаларда һәйкәл күкрәгендә
Исемнәре уеп язылган.
Югалтуны йөрәк һич онытмас,
Һич онытмас туган җир тәне.
Кояш чыгып шушы исемнәрне
Барлый кебек һәрбер иртәне.
Аккан сулар кебек үтә еллар,
Алтмыш җиде ел тула Җиңүгә!
Истән чыкмас сугыш батырлары,
Яшәр алар һәрчак күңелдә!
Диана.
Авыр еллар хатирәсе булып,
Сыкрый әле иске яралар.
Сезнең батырлыктан үрнәк ала
Җирдә күпме газиз балалар.
Кызганмыйча соңгы каныгызны,
Сакладыгыз изге Ватанны.
Сезнең исем җирдә генә түгел,
Хәтта Галәмгә дә яңрады.
Үткән тормышыгыз китап кебек:
Һәрбер бите чиста, пакь аның.
Сезнең бөек исем, һич тапланмый,
Күп гасырлар буена сакланыр.
Рәхмәт сезгә, безнең ветераннар,
Бу бәхетле, якты көннәр өчен.
Саклар һәркем җирдә тынычлыкны,
Аямыйча үзенең бөтен көчен.
Илгиз.
Сезнең гомер – үзе зур батырлык,
Авыр хезмәт, сугыш дәһшәте...
Имин дөнья, тыныч тормыш өчен
Безнең буын сезгә рәхмәтле!
Сездән алдык изге мирас итеп
Илне, җирне, хезмәт сөюне.
Туган җиребезне саклау һәм яклауга
Багышларбыз без дә гомерне!
Сугыш ялкыны дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
Румия: Хөрмәтле иптәшләр, сезнең барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Илләребез тыныч, имин, ризыкларыбыз мул булсын. Берәүгә дә ятимлек ачылары күрергә язмасын.
Җыр “Тынычлык”

У вас нет прав для создания комментариев.