Печать
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
Тема: Нәрсә ул батырлык? (Ш.Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” әсәре буенча йомгаклау дәресе)

Максат: 1) Ш.Рәкыйпов турында укучыларның белемнәрен системага салу һәм тирәнәйтү.
2) Батырлык төшенчәсе турында мәгълүмат бирү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3)Туган илебезгә, җиребезгә мәхәббәт , өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, үткәнебезгә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек ,Ш.Рәкыйпов китаплары ,М.Җәлил китаплары ,плакат кинофильмнардан өзекләр, слайдлар.

I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Утырыгыз. Безнең һәр көнебез бер - беребезгә хәерле иртә теләп башлана. Ә кичен, күңелдән генә булса да, үткән көнгә нәтиҗә ясап тәмамлана. Шулай итеп, көн артыннан көннәр, айлар, еллар үтә, тормыш дәвам итә. Ничек үткәрелергә тиеш соң без тормышыбызны? Бу сорауга җавап эзләгәндә минем күңелемдә һәрчак Н.Островскийның сүзләре килә. Дәресебезнең эпиграфы булып тора алырлык бу сүзләр белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.
“Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрелгә кирәк: үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң кадерле нәрсәгә – көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын”.
Н.Островский

Бу сүзләргә игътибар юнәлтергә теләвем юкка гына түгел. Безнең арабызда да үзенең бөтен гомерен көрәшкә багышланган кешеләребез аз түгел.

II.Актуальләштерү. Шундый кешеләрнең берсе булган Бари Шәвәлиев белән без Ш.Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә?” әсәрендә таныштык. Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Ә хәзер бераз белемнәребезне тикшереп алыйк әле (тест үткәрү).
Тест
1. Ш. Рәкыйпов кайсы районда туган:
А) АРЧА
Б) Әтнә
В) Чүпрәле
Г) Актаныш
2. 1955-1957 елларда ул Казанда кем булып эшли:
А) Электрик-моторист
Б) Сварщик
В) Слесарь
Г) Балта остасы
3. Журналист буларак эшчәнлеген башлаган газета:
А) “Яшь ленинчы”
Б) “Татарстан яшьләре”
В) “Социалистик Татарстан”
4. “Чәчәкләр сөйли белә” повесте кем турында:
А) Мәгубә Сыртланова
Б) Иван Кабушкин
В) Абдулла Алиш
Г) Барый Шәвәлиев
5. Барый Шәвәлиев кечкенәдән нәрсәләр үстерергә ярата:
А) Җиләк-җимеш
Б) Чәчәкләр
В) Яшелчә
Г) Хайваннар
6. Барый Шәвәлиев нинди кешенең батырлыгын кабатлый:
А) Муса Җәлил
Б) Иван Кабушкин
В) Газинур Гафиятуллин
7. Мәгубә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм башкалар турында язылган әсәренең исеме:
А) “Кайдан син, Жан?”
Б) “Таңнар һаман матурмы?”
В) “Кызлар йолдызлар”
Г) “Сөю билгесе”
Тестка дөрес җаваплар:
1.В
2.А
3.Б
4.Г
5.Б
6.В
7.В
III.- Ә хәзер әйдәгез, әсәргә әйләнеп кайтыйк (сценка кертеп җибәрү). Шушы караган өзектән чыгып без кечкенә Бари турында сөйләшик әле. Менә бу сүзләрдән Бариның нинди малай икәнен күрәбез?
- үз сүзле;
- башкалардан өстен булу;
- үз дигәнен эшли торган.
- Бик дөрес әйтәсез. Ә хәзер, әйдәгез, әсәрнең үзен искә төшереп алабыз. Кыскача гына эчтәлеген сөйлибез (эчтәлек сөйләү).
- Укучылар, шушы сөйләгәнәрдән без Бари турында нинди фикерләр әйтә алабыз. Ул сезнең алдыгызда нинди малай булып килеп баса?
- тырыш, иреми, ялкауланмый торган;
- бик кызыксынучан, чөнки бөтенесе дә түгәрәктән качып китсәләр дә, ул берүзе калып, чәчәкләр турында өйрәнә;
- максат куя белә һәм шуңа ирешә дә;
- һәр көнне тәмле йокысыннан уянып тренировкалар ясый, шөгыльләнә;
- бик ярдәмчел, әнисенә өйдәге эшләрдә булыша, чишмәдән су ташый;
- ул командада башлык. Шуның өчен үзен алардан бар яктан үрнәк булуы белән аерылып торырга тели.

Нәтиҗә: Бари кечкенә чагыннан ук нинди генә максат куйса да, шуңа ирешә торган, үз сүзендә торучы, тырыш, уңган, миһербанлы булган икән.
Ә менә фронтта Бариның кеше буларак тагын нинди сыйфатлары ачыла? Аэродром төзү вакыйгасы белән бәйләнешле урынны табып, укып күрсәтик әле.
- һәрбер эшне чын күңелдән эшли;
- ялкау түгел, шуңа күрә башкаларның да эшләүләрен тели;
- үзе турында гына уйламый, башка кешеләр турында кайгырта;
- игелекле, булыша торган кеше.

Нәтиҗә: Нинди генә вакыт булса да, эшне җиренә җиткереп башкара. Янган авыллар, туган илебезнең киләчәге өчен борчыла. Шушы эшләгән эшләре кемгә булса да шатлык китерер дип уйлый. Нинди миһербанлы, игелекле кеше икәнен тагын бер кат күрәбез.

- Ә менә амбразураны гәүдәсе белән каплар алдыннан Бари нинди хисләр кичерде икән соң? Әйдәгез, табып укыйк әле. Бу юлларны укыганнан соң аның нинди хисләр кичерүен ничек әйтерсез икән?
- башта ул үлем турында уйлый, шул ук вакытта бу уйны куып та җибәрә;
- торып басканнан соң аякларының пешүен дә сизми, төтенгә дә игътибар итмичә алга бара;
- аңа бу адымны эшләргә туган җирнең туфрагы көч бирә.

Нәтиҗә: Бу хәлиткеч адымны эшләргә туган җирнең туфрагы көч бирә. Ә туган җиребез нәрсә соң инде ул? Безнең беренче тапкыр тәпи атлап киткән, үз телеңдә “Әннә” дип тел ачылган, туып – үскән изге җиребез ул. Туган илен, гаиләсен яратуы, тугырылыклы булып калуы аңа шушы изге адымны ясарга көч бирә дә инде. Ә менә Бариның бу адымын сез нинди бер сүз белән атар идегез?
- Батырлык
- Әйдәгез, татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итик әле. Анда батырлык сүзенә нинди билгеләмә бирелә икән (экранда чыга).
Батырлык
1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
Батырлыкта – матурлык (мәкаль).
2) Батырчылык, тәвәккәллек
Дәфтәрләргә язып кую.
- Ә батыртык турында нинди мәкальләр беләсез?
Батыр яуда беленер.
Ат дагасыз, батыр ярасыз булмый.
Батырга үлем юк.

Нәтиҗә: Мәкальләрдән һәм укыган әсәрләрдән күренгәнчә, батырлык күбрәк сугыш кырында эшләнә икән. Туган илен яратмаган, аңа тугрылыклы булган солдатлар соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәр. Күпме кешеләр үзләренең гомерләрен корбан иткәннәр. Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим. Г.Кормаш. М.Сыртланова һәм башка исемнәре дә билгесез күп батырлар булмаса, без мондый Бөек җиңүгә ирешә алмас идек. Сугыш бетүгә 69ел үтсә дә, без бу хакта һәрчак искә төшереп торабыз: телевидениедән, радиодан тапшырулар тыңлыйбыз, кинофильмнар карыйбыз. Ә сез уйлагыз: тирә - якта пулялар сызгырган, снарядлар шартлаган сугыш кырында һәм тылда халыбыз нинди батырлыклар эшли алды икән? (экранда фильмнардан өзекләр күрсәтелә).
Җаваплар:
- солдатлар соңгы көчләренә кадәр сугышканнар;
- Бари кебек батырлыклар эшләгәннәр;
- тылда пулеметлар, гранаталар, танклар эшләгәннәр, киемнәр теккәннәр;
- авылда икмәк үстергәннәр.
Барсы да фронт өчен булган!
Илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрне онытырга ярыймы?
Сугыш ветераннарына һәрчак ярдәм итәргә кирәк.
IV.Сугышта батырлыклар эшләп булуын инде без күрдек. Ә менә тыныч тормышта батырлык эшләп буламы?
- янгын сүндерүчеләр;
- хокук сакчылары (полиция);
- табиблар;
- МЧС.
Узган сыйныфларда без авыр язмышка дучар булган бер язучы белән танышкан идек. Ул армиядә бер күнегү эшләгәндә турниктан егылып төшеп, умыртка баганасын сындыра, йөри алмас, селкенә алмас хәлгә килә, ләкин шуңа да карамастан иҗат эше белән шөгыльләнә. Кем соң ул?
- Фәнис Яруллин.
- Ә менә сез аны батырлык эшләгән дип әйтә аласызмы? (җаваплар тыңланыла).
- Бик дөрес әйтәсез. Ә бит аның кебек авыр хәлдә калып та, төшенкелеккә бирелмичә, тормыш өчен көрәшүче кешеләр аз түгел. Хәзер без шундый язмышка дучар булган берничә иҗат кешесе белән танышачакбыз.
Шагыйрь Гакыйль Сәгыйров
Ул тумыштан гарип. Ләкин аның яшәүгә, иҗатка омтылышы шулкадәр көчле ки, ул аяк бармаклары арасына каләмен кыстырып шигырьләр яза, ә карандаш белән рәсемнәр ясый.
Шагыйрь Илгиз Кәлимуллин
Әдәбиятка ул 50 нче елларда килә. Шуннан бирле зур газаплар белән күңелендә туган шигьри хисләрен кәгазьгә төшерә. Рус телендә яза.
Герман Соколов
Аның яраткан темасы – пейзаж. Рәсемнәрен ул пумаланы үзенең чак кына кыймылдый алган сул аягының бармакларына кыстырып ясаган.
Антонина Баева
Хезмәт юлын укытучы булып башлый. Каты авырудан соң аяктан егылып, озак еллар урын өстендә ятса да, үзендә яшәүгә һәм иҗатка рухи көч таба.
Владислав Титов
Эштә югары көчәнешле электр тогына эләгеп, ике кулсыз кала һәм шуннан соң яшәү өчен көрәше башлана.
Рәниф Шәрипов та шундый язмышка дучар булган шәхес.
- Аларның һәр көне көрәшкә тиң. Ә көрәшеп, батырлыклар эшләп яшәргә безгә нинди сыйфатлар ярдәм итә соң ? (укучылар фикере)
- тырыш булырга, ялкау булмаска;
- куркак булмаска;
- туган илне яратырга;
- көчле рухлы булырга;
- кешелекле булырга
Экранда сүзләр чыга:
- Ватанга бирелгәнлек
- тырышлык;
- түземлелек;
- кыюлык;
- тәвәккәллек, игелеклек.
- Әйдәгез, бу сыйфатларны дәфтәрләребезгә язып куйыйк. Хәзер үзегез өчен иң мөһим дип уйлаган сыйфатның астына сызыгыз. Ни өчен шулай уйлавыгызны дәлилләп күрсәтегез.
Бу сыйфатларның һәрберсен үзебездә дә булдыру бик мөһим. Чөнки тормыш өчен көрәштә алар безгә, һичшиксез кирәк булачак.

V.- Ә хәзер тагын бер кат плакаттагы сүзләрне карыйк әле. Кеше өчен иң кадерле – ул тормыш. Без барыбыз да җирдә бер тапкыр гына яшибез. Шуңа күрә без тормышыбызны әрәмгә үткәрергә тиеш түгел. Моның өчен безгә көчле, рухлы, тырыш, түзем, кыю, тәвәккәл, игелекле буларга, туган илебезне, йортыбызны, туганнарыбызны яратырга кирәк. Бары шул сыйфатлар булса гына безнең тормышыбыз мәгънәле булыр.
Бу безнең үзебездән тора!
Батырлык турында күпме генә сөйләшсәк тә, сүзләребез һич тә бетмәс кебек. Әйдәгез, бу фикерне өйдә дәвам итик әле.

Өй эше: “Батырлыкта – матурлык” темасына уйланулар язып килергә.

Билгеләр куела.