Сыйныфтан тыш чара "Әбиемнең сандыгы"
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Сыйныфтан тыш чара “ Әбиемнең сандыгы “ ( 5 – 11 сыйныфларның татар төркемнәре өчен )
Максат:
1.Татар халкының гореф – гадәтләрен өйрәнү;
2.Укучыларда аларга карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
3.Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.
Җиһазлау: татар халкының милли чигү үрнәкләре булган сөлге, кулъяулык, ашъяулык, намазлык, читекләр, шәҗәрә һәм татар халык ашлары, сандык.
Башлам.Күренеш.№1 ( Әби балалар белән сандык күтәреп чыгалар )
Әби.И, балакайларым, әйдәгез. Әйдәгез, төшереп җибәрә күрмәгез.Менә шунда куегыз!
Бала №1Әби, бигрәк авыр, нәрсәләр бар соң монда?
Әби.Балаларым, бу бик кыйммәтле сандык.Монда минем яшьлегем, хәзерге көнем һәм киләчәгем.
Күренеш №2.( Әби сандыкны ача, балалар кызыксынып карыйлар )
Бала№2.Әби нәрсәләр соң бу?
Әби.Бу калфак белән түбәтәй.
Бала№1.Әйе, шул, укытучы апа безгә дәрестә түбәтәй һәм калфак турында сөйләгән иде.Калфакны – болгар илендә хатын – кызлар кигән.Калфакны башның ал өлешенә кигәннәр.
Бала №3.Түбәтәй – ирләрнең баш киеме.Алар да энҗе белән генә түгел, ә башына кыйммәтле ташлар белән дә бизәлгән.
Әби.И, балалар, без яшь вакытта шушы түбәтәйләрне, калфакларны аулак өйләрдә чигеп утыра идек.
Күренеш№3.Аулак өй күренеше.( сәхнәгә Гөлҗамал һәм ике кыз керә.Кулларында чигә торган кулъяулыклар.Гөлҗамал “ Ак калфак ” җырын җырлап керә.
Кыз№1.Гөлҗамал, ахирәтем, бигрәк матур җырлыйсың.Шуның өстенә кулларың да һәр эшкә ятып тора.Кара нинди матур түбәтәй, калфаклар чигәсең.
Кыз№2. ( Түбәтәй тотып )Чәчәкләр үскән болында
Чигү чигә кыз бала.
Аның чиккән чәчәкләре
Шундый матур төс ала.
Чәчәкләрнең кайсы зәңгәр,
Кайсы кызыл, кайсы күк,
Һәм аларның арасында
Яшел яфраклар да күп.
Егетләр тавышы.Гөлҗамал-ал.( тәрәзә шакый ).
Гөлҗамал.Кызлар егетләр килгән, нишлибез инде? ( сәхнәдән чыгып китәләр).
( Әби сандык янына килә)
Бала №1.Әби, анда тагын нәрсәләр бар?
Күренеш №4 ( Әби сандыгыннан кулъяулык ала)
Бала №2.Ай – яй, ничек матур чигелгән.
Бала№1.Бигрәк матур.
(“Священная война “ җыры ишетелә, шул көйгә әби сөйли)
Әби.Бу кулъяулык бабагызга сугышка киткәндә бирелгән бүләгем иде.
Күренеш №5.( Табигать, чишмә челтерәве, кошлар сайравы көе.Сәхнәгә егет белән кыз чыга.Яшьләр сөйләшкәндә Курай моңы – “Галиябану” көе ишетелә.)
Гөлҗамал.Булат. җаным, син дә сугышка китәсеңмени?
Булат.Әйе, шул Гөлҗамал.Бүген повестка килде. Таңда кузгалабыз.
Гөлҗамал.Бәгырем, менә сиңа кулъяулыгым.Ул сөюемнең вәгъдә билгесе.
Мә, ал әле, сиңа истәлеккә
Мин кулъяулык чиктем төн буе.
Икәү генә калгач, сүзләремне
Мин сөйләрмен сиңа төн буе.
Булат.Рәхмәт, җаным.Мин бу кулъяулыкны йөрәк түремә куям.Ул миңа өмет, ышаныч, көч өстәп торыр.Сау бул бәгырем.
( Музыка “Священная война “ җыры ишетелә, чыгып китәләр)
Әби.Менә бу кулъяулык бабагызны фронттан исән – сау алып кайтты.
Күренеш.№6.Бала №3 сандыктан читекләр чыгара.
Бала№3.Әби ,бу нинди сапогилар?
Әби.Сапогилар түгел бу балам, читекләр.
Бала№3.Мин аларны киеп карыйм әле.( кия)
Бала№2.Биюченең читеге бии – бии шомара,
Биючегә сүз әйтмәгез, бии- бии остара.
( Бала №3 читекләрне кия, бии һәм сала)
Әби.Ай – яй, балакаем.Бигрәкләр дә матур биисең икән.
Бала№3.Рәхмәт, Гөлҗамал әби.
Күренеш №7.(Сандыктан сөлге чыгаралар)
Бала№1.Каюлары нинди тигез аның
Ука белән ефәк аралаш
Бигрәк матур Казан сөлгесе
Җем – җем итә, аның өлгесе.
Ике башы нинди тигез аның
Рәхәтләнә күңел карагач,
Бигрәк матур аның сөлгеләре
Читләренә чәчәк уралгач.
Әби.Чиккән сөлге – Сабантуй күрке булып, колга башларында җилферди.Йөрәкләрне җилкендереп, иркәләп тора.
Күренеш.№8.(Сабантуй җыры.Зиннур Нурмөхәммәтов.Сабантуй күренеше)
Сәхнәгә Булат һәм ике егет керә.
Булат.Гөлҗамал, Гөлҗамал Сабантуйга нинди бүләк әзерләдең?Нәрсә бирәсең?
Гөлҗамал.Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк, гөл генә.
Җиңеп алсаң, егет бу бүләкне
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.
Егет.№1.Ай – яй. Батырга нинди бүләк булачак.
Егет.№2.Рәхмәт, Гөлҗамал.Әйдәгез. егетләр киттек.( Кыз Сабантуйга сөлге бирә, аны колгага бәйлиләр, сәхнәдән чыгып китәләр)
Күренеш №9.(Сәхнәгә бабай чыга)
Бабай.Әбисе, әбисе син кайда?
Әби.Менә картым, балаларга сандыктагы мирасыбызны күрсәтә идем әле.
Бабай.Ярый, бик яхшы.
Күренеш №10.( Бала №1 сандыктан шәҗәрә ала)
Бала №1.Бабай. бу нинди кәгазь?
Бабай.Бу, балам, кәгазь түгел, нәселебезнең шәҗәрәсе.Менә без, чыгышыбыз белән белән .......... килеп чыккан.Кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш.Бу шәҗәрә миңа атамнан күчте.Ә мин сиңа – оныгыма васыять итеп калдырам.Син аны үзеңнең балаларыңа калдырырсың.
Юк, югалмас
Таза тамыр –
Улым үсә
Шәҗәрәдә яфрак булып –
Яңа буын.
Бала №1.Оныкларың гөрләп үсеп килә,
Сизелмәде гомер узганы.
Утлар, сулар кичкән башкаеңны
Агарттылар юллар тузаны.
Рәхмәт. Бабай.Мин аны саклармын.( алып куя)
( Җырчы Салават Фәтхетдинов репертуарыннан “ Шәҗәрә “ җыры яңгырый.)
Бала №2.Әби, бабай, әйдәгез сандыктагы әйберләрне мәктәп музеена тапшырабыз.Башка балалар да халкыбызның гүзәл үрнәкләрен күреп, горурланып үссеннәр.( Күргәзмәгә татар халкының милли әйберләре куела )

У вас нет прав для создания комментариев.