Печать
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы
“Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Тамчы шоу (сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе)

“Чирмешән лицее” муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Котбиева Миләүшә Вагыйз кызының 7 класс укучылары белән әдәбияттан үткәргән сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе.

Уенга аңлатма.
Тамчы-шоу - интеллектуаль күңел ачу бәйгесе. Татар мәктәбенең 7 класс укучылары белән Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрен өйрәнгәннән соң уздырырылды. Уен 4 турдан тора, анда ике команда катнаша. Командалар үзләре белән таныштыра. 1 тур – “Кем тизрәк?” дип атала, анда сорауларга җаваплар тыңлана. 2 тур - “Игътибарлылык” дип атала, рәсемнәрне карап, дөрес җавап бирергә кирәк. 3 тур - Фатыйх Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре укырга бирелгән иде. Бу турда командаларның хәтер ныклыгын һәм повестьны укыган вакытта кемнең игътибарлырак булганы ачыклана. 4 тур - Капитаннарга әхлак сыйфатлары турында 20 мәкаль ятларга бирелгән иде. Һәр капитан өчен шулар арасыннан унысы аерып алына, мәкальнең башын укыгач, команда капитаны аны дәвам итәргә тиеш. Ахырда нәтиҗә чыгарыла, җиңүче команда билгеләнә.

ТАМЧЫ – ШОУ.
Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе.

Җиһазлау : Тур исемнәре язылган слайдлар, Казан шәһәрендәге биналарның рәсемнәре, “Г.Тукай”интерактив китабы (диск), мультимедиа.

Алып баручы : Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм килгән
кунаклар! Бүген без сезне “ТАМЧЫ – ШОУ” карарга чакыр-
дык. Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый
гыйбарә бар : “тамчыдан күл җыела” яки “тамчы тама-тама
ташны тишә,” диләр. Безнең укучыларыбыз да белемне
шулай берәмтекләп, тамчылап җыялар да гыйлемле кешегә
әйләнәләр. Бүгенге бәйгедә алар үзләренең нәрсәгә сәләтле
икәнлекләрен күрсәтерләр.

Алып баручы.
Хәзер командалар белән танышып үтик. (“Тамчы-шоу”да “Өмет” һәм “Ышаныч” командалары катнаша. Капитаннар команда исеме, девизы белән таныштыра. Һәр катнашучы тезмә яки чәчмә формада үзе белән таныштырып үтә. )

Сүз 1 нче командага бирелә.

1 команда. Безнең исем : “Өмет”.
Безнең девиз : “Без балык баласы түгел,
Без халык баласы бит.
Киләчәккә туган телне
Без алып барасы бит.”

Рузилә : Мин – Рузилә.
Уңган кыз булдым ла мин,
Нишләптер гел эш уңа.
Менә әле “5”ле алдым
Шатланам хәзер шуңа.
Гел көләсе, шаярасы,
Уйныйсы килеп тора.
Бүгенге бәйгедә дә без
Җиңәрбез диеп торам.

Илүзә : Мин – Илүзә.
Куанам, шатланам,
Туган телем – татар теле,
Әнкәм теле булганга,
Әткәм теле, әбкәм теле булганга.
Барысы белән дә сөйләшәм
Татарча горур итеп.
Горур булганнар татарлар
Нәкъ минем бабам кебек.

Фәнзил : Мин – Фәнзил, шук малай,
Үткен малай, ут малай!
Мин бик уңган, өлгер мин,
Юк-бар белән көлдермим!
Җыйнак мин.
Мин, мин,
Мин бик тыйнак мин !

Ләйсән : Чирмешәндә туып үстем,
Исемем дә саф татарча.
Әби – бабай телендә
Әти белән әни миңа
Ләйсән диеп эндәшә.
Үзем җырлыйм, үзем биим,
Тәмле ашлар пешерәм.
Буш вакытым булганда
Әниемә булышам.
Кайвакыт кыен булса да,
Өлгерергә тырышам.

Энҗе : Таныш булыйк, Энҗе минем исемем.
Әти белән әниемнең
Сөекле кызы булам.
Гаиләмне, энемне,
Мәктәбемне, илемне
Үз халкымны,
Хөрмәт итәм, яратам.
Бер дә тик тора белмим,
Буш вакытым юк минем.
Бәйлим, чигәм, пешерәм,
Түгәрәккә йөгерәм.
Буш вакыт таба алсам,
Гитарада чирттерәм.
Матур көй яңгыраса,
Тыпырдап биеп китәм.

Ә хәзер сүзне 2 нче командага бирәбез.
2 нче команда. Безнең исем : “Ышаныч.”
Безнең девиз : “Алда торган яңа гасырда да
Туган телем минем калачак.
Җырларыбыз белән, безнең белән
Бездән соң да әле барачак.”

Лилия : Мин – Лилия. Китаплар укырга бик яратам.
Укыйм, укыйм, ә сораулар күбәйгәннән күбәя бара.
Барысын беләм :
Кыш - чана шуар өчен,
Җәй - бәбкә саклар өчен,
Яз - көймә ясар өчен,
Көз – алма ашар өчен,
Су тәнне пакьләр өчен,
Ай – җирне саклар өчен
Тагын-тагын әллә ниләр
Әллә нәрсәләр өчен.
“4”ле белән “5”ле алу
Әни яратсын өчен.
Белмим менә “2”леләр
Һәм “1”леләр ни өчен?!

Гөлнур : Мин – Гөлнур.
Исемемдә гөл булгангамы,
мин гөлләр үстерергә яратам.
Тәңкә карларны себереп
Тышта буран котыра.
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра.
Янып торган чәчәкләре
Бүлмәбезне балкыта.
Тышта салкын, ә чәчәкләр
Җәй исләре тарата.

Арслан : Мин – Арслан.
Урындыкны тотсам да мин,
Гармунга әйләндерәм.
Телисезме, биетеп сезне
Янымда әйләндерәм.
Нигә генә кагылсам да,
Көйләр агыла сыман...
Болар тиздән чынга ашар,
Көлмәгез гармунчыдан!

Физүнә : Мин – Физүнә.
Минем әни шундый әйбәт-
Мактап кына тора ул :
“Кызым бигрәк уңган!”-диеп,
Миңа канат куя ул.
Әни мине мактаганда,
Очып китәрдәй булам.
Бер талпынсам, йолдызга да
Менеп җитәрдәй булам.

Рушан : Җитмеш төрле һөнәр кирәк,
Диләр егет кешегә.
Минем җитмешнең барсын да
Үзләштерәсем килә.
Көненә мин әллә ничә
Һөнәр иясе булам.
Рәсем ясыйм, шигырь,
Чаңгыда да җилдерәм.

Алып баручы : Командалар белән таныштык. Инде хәзер жюри белән дә танышып үтик.
______________________________________________________________

Экранда “Тамчы-шоу” дип язылган һәм эмблемасы төшерелгән слайд күрсәтелә.

1 нче тур. (Слайд :1 нче тур. “Кем тизрәк?”)
Алып баручы. Беренче турыбызны башлыйбыз.
Әлеге турның исеме “Кем тизрәк?” Мин сораулар бирәм, кайсы командадан кемнең җавабы әзер, шул карточканы күтәрә. Бер дөрес җавапка бер балл куела.

1. Казанда җәяүлеләр генә йөри торган урамның исеме ничек? (Бауман)
2. Татарстанның дәүләт гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Канатлы барс)
3. Казан Кремле каршында кемгә һәйкәл куелган? (М. Җәлилгә)
4. Сөембикә манарасы ничә катлы? (7)
5. Татарстан флагындагы төсләрне урнашу тәртибендә өстән-аска таба санарга. (яшел,
ак, кызыл.)
6. Г. Тукайның кайсы шигыре татар халкы өчен гимн булып тора? (“Туган тел”)
7. Чирмешән үзенең ничә еллык юбилеен зурлап үткәрде? (275)
8. Районыбыз газетасының исеме ничек? (“Безнең Чирмешән”)
9. Татарстанда 2014 ел нинди ел дип игълан ителде? (Мәдәният елы)
10. Чирмешәндә үзенә иң күп тамашачыны сыйдыра алучы бина кайсысы? (Боз сарае)

Сүз жюрига бирелә.
2 нче тур. (Слайд : 2 нче тур. “Игътибарлылык”.)
Алып баручы. Уенның 2 нче турына күчәбез.
Турның исеме “Игътибарлылык”дип атала. Командалар беренче биремне чиратлап үти. Максатыбыз сезнең ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыгызны ачыклау. Биремне үтәү өчен экранга күз салыгыз әле.(Слайдта Казан шәһәрендәге биналар күрсәтелә : Спас манарасы, Сөембикә манарасы, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кол Шәриф мәчете, Пирамида комплексы.)

“Өмет”командасына сорау :
1. Икенче рәсемдә нинди бина күрсәтелде ? (Сөембикә манарасы)

“Ышаныч” командасына сорау :
2. Дүртенче рәсемдә нинди бина күрсәтелде? (Кол Шәриф мәчете)

Алып баручы. Җаваплар чыннан да шулай идеме икән? Рәсемнәрне яңадан карыйк әле.(Слайдлар күрсәтелә.)

Алып баручы. Бу турның икенче биременә җавапны ике команда да бер үк вакытта альбом битенә яза. Биремне кабат экраннан карыйбыз.(“Г.Тукай” дигән интерактив китап дискыннан өзек күрсәтелә.)
Сорау мондый : Әлеге эпизодка фон буларак яңгыраган көй нинди уен
коралында башкарыла ? (Курай)
Җавапның дөреслеген тикшереп карыйбыз.(Яңадан бераз өзеге күрсәтелә.)

Сүз жюрига бирелә.

3 нче тур. (Слайдта : 3 нче тур. Өй эше. Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”.)
Алып баручы. 3 нче турда өй эшен тикшерәбез.
Өйгә эш итеп Фатыйх Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре бирелгән иде. Бу турда командаларның хәтер ныклыгын һәм повестьны укыган вакытта кайсыгызның игътибарлырак булганын ачыкларбыз. (Сораулар чиратлап бирелә.)

1. Айдарның туган авылының исеме? (Янбулат)
2. Алма сатучының кызы башына нәрсә кигән? (Салам эшләпә, аңа ал лента бәйләнгән)
3. Ат чабышында ничә малай катнаша? (7)
4. Вәсилә белән танышканда Айдарга ничә яшь була? (15)
5. Айдар чабышта катнашкан атның хуҗасы кем? (Исмәгыйль абый)
6. Вәсилә белән Айдар бакчада нинди агач янында очрашалар? (Карлыган куагы)
7. Айдар шахтада эшләгән акчасын кая яшереп җыя? (Бүрек эченә тегә)
8. Вәсилә кайсы авыл кызы? (Мамалай)
9. Айдар Вәсиләне алырга килгәнне белдерә торган шартлы билге нинди? (Тәрәзә рамына ак саплы пәкесен кадый)
10. Вәсиләнең Госман кулына эләккән йөзеге нинди була? (Көмеш йөзек, кашы йөрәк кебек итеп коелган һәм кашына Вәсилә дип язылган)

Сүз жюрига бирелә.

4 нче тур. (Слайдта : 4 нче тур. “Капитаннар ярышы.”)
Алып баручы. Капитаннарга әхлак сыйфатлары турында 20 мәкаль ятларга бирелгән иде. Һәр капитан өчен шулар арасыннан унысын аерып алдым. Хәзер мин мәкальнең башын укыйм, команда капитаны аны дәвам итә. Бер дөрес җавапка бер балл куела.
“Өмет” командасы капитанына.
1. Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә?
2. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
3. Явызның юлдашы күп, яхшының көндәше күп.
4. Начарны күрмәгән – яхшылыкның кадерен белмәс.
5. Юаш адәм оялчан булыр, ертлач адәм сораучан булыр.
6. Яман биргәнен әйтер, яхшы күргәнен әйтер.
7. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.
8. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.
9. Пычак ярасы китә, намус карасы китми.
10. Олылык гәүдәдә түгел, акылда.

“Ышаныч” командасы капитанына.
1. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.
2. Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр.
3. Киемне - яңа чагында, намусны яшьтән сакла.
4. Вөҗданы сафның – йөзе ак.
5. Коры суык кардан яман, яман кеше яудан яман.
6. Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
7. Ачу – дошман, акыл – дус, ачуыңа акыл куш.
8. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
9. Чыгымчы ат тәртә сындырыр, холыксыз кеше өен туздырыр.
10. Сабырлык куанычка, ашыгу көенечкә илтер.

Сүз жюрига бирелә. (Жюри командаларның җавапларын бәяли, җиңүче команданы билгели.)
Алып баручы уенны йомгаклый. Җиңүчеләргә бүләк итеп китаплар һәм ике командага да мактау кәгазьләре тапшыра.

(Дүртенче тур өчен мәкальләр “Татар милли педагогикасы” (Р.Х.Шәймәрданов, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов) китабыннан алынды.