Укытучыма
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Укытучыма
Әзерләде: Зәй районы Түбән Биш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шиһабетдинова Гөлнара Риф кызы

2013-2014 нче уку елы

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Әкрен генә көй яңгырый. Алып баручылар тезелешеп чыгып басалар.

Рөстәм: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Альбина: Сынарга үземдә сабырлык көчен!
Рөстәм: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Альбина: Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

Руслан: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Айсылу: Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!
Руслан: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Айсылу: Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

Женя: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Айгөл: Гыйлем наданның ексын дип бишен!
Женя: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Айгөл: Намуслы явыздан булсын дип өстен!

Марат: Мин нигә сайладым укытучы эшен?
Алия: Булмасын дип көнче, көндәшем!
Марат: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Алия: Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

Руслан Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Таня: Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!
Руслан: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Таня: Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

Славик: Сорыйм олыгая барган саен
Вика: “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”

I. Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

II. Укытучы! Бәйрәмең белән сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебрәк үтәргә тырышсын.
III. Бүген тантаналы зур бәйрәм! Бүген бер генә кеше дә яраткан укытучыларын, тәрбиячеләрен искә алмыйча калмыйдыр.
IV. Безнең өчен иң талантлы, акыллы, матур кешеләр – яраткан укытучыларыбыз. Барлык укучылар исеменнән сезгә олы хөрмәтебезне һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә
Телим шигырь бүләк итәргә.
Күңелемдәге олы рәхмәтемне
Изге теләгемне әйтергә.

Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,
Һәрвакытта гадел, түзем дә.
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Каласыз Сез күңел түремдә.

Укытучы, өмет Һәм мәхәббәт
Саласыз Сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез
Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укытучы, Сезгә сабырлыклар
Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.
Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын
Мактаулы һәм олы юлларда.

Укытучы – тынгы белмәс кеше,
Җәй көне дә көзне сагына.
Балаларын уйлый иртә-кичен,
Һәркөн күзе мәктәп ягында.

“Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,
Су сипкәндә кичен бакчада.
Табигатькә чыгып, сирәк-мирәк
Бераз яллар итеп кайтса да.

Кая инде аңа Сочи, Кырым,
Каян килсен шундый рәхәтлек?!
Ходай сәламәтлек бирсен диеп,
Эштән ала инде ләззәтне.

Укытучы өчен уку елы –
Урак өсте, уңыш үстерү.
Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән
Һәрбер уку көнен уздыру.

Хәерле юл сиңа,укытучы,
Изге булсын кылган гамәлең,
Булдыргансың, рәхмәт, молодец! дип,
Гел “бишлеләр” тезсен каләмең.
( “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)
Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.
Без буген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.
Безнең мәктәптә 15 укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен сайлаган. Араларында башлангыч сыйныфларны, табигать – математика фәннәрен һәм гуманитар фәннәрне укыта торганнары бар.

1. Сергей Федорович! (мәктәп директорына)
Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,
Нефтьчеме, кырда иген игүчеме.
Кем булса да –
Акыллы һәм көчле булып
Килеп баса ил алдына
Кеше булып.
Шул чакта син чын күңелдән шатланасың,
Ул бит минем укучым дип мактанасың.
Сергей Федорович, Сез белем дип аталган корабльнең капитаны. Бәйрәм көнендә капитанның күңеле нинди хисләр кичерә?

2. Кулыңдагы китабыңның
Исемнәре химия.
Химия, үзең әйткәнчә,
Ул бер академия.
Димәк, синдә - дөнья сере!
Могҗизалар, кызыклар.
Синдә Зинин, Менделеев,
Бутлеров, Арбузовлар.
Химия – академия.
Менә әйбәт: Син – химик,
Соң, шулай булгач., үзең дә
Буласың академик.
Рәмзия апа, укытучы һөнәрен сайларга теләүчеләргә нинди теләкләрегез бар?

3.Хөрмәтле башлангыч класс укытучылары! Кеше гөмерендә гүзәл мизгелләр белән бәйле бер шәхес – аның I укытучысы була. Һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең мәңге хәтерендә ул.
Күзләреңдә очкын, ялкын,
Йөрәкләргә учак яктың,
Беренче мөгаллимем.
Күңел тәрәзәләрен кактың,
Саф чишмәләр булып актың,
Беренче мөгаллимем.
Син – галим дә, син – җырчы да,
Син – рәссам да, тылсымчы да,
Беренче мөгаллимем.
Якты көннең кояшы син,
Гомерләрнең юл башы син,
Беренче мөгаллимем.
Сабыйлыкның нәбие син,
Мәктәптәге әнием син –
Беренче мөгаллимем!


4. Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса - көенә.
Көн дә белем өләшеп,
Илтә белем иленә,
Кадерле укытучым.
Аннан галим
Беркем дә юк,
Шуның өчен
Ул – минем укытучым.
Рәмилә апа (математика укытучысы), укучыларда нинди сыйфатлар өстенлек итүен теләр идегез?

5. Гөлүзә апа!
Бик кызык та, бик кыен да,
Укытучының эше.
Бар дөньяңны онытасың
Һәрбер укучың өчен.
Бишлеләрне күп куйганда
Очар коштай буласың,
Әйтерсең лә бу билгене
Үз-үзеңә куясың.
Гөлүзә апа, укучыга 5 яки 2 ле куеп, соңыннан үкенгән минутларыгыз буламы?


6. Гөлнара Рифовна!
Якын дус та булып, киңәшче дә
Кирәк чакта сузып ярдәм кулын.
Күрсәтәсез чиксез киңлектәге
Сукмакларның туры, гадел юлын.
Авырлыклар булса түзәсез дә
Яшь аралаш безгә көләсез сез.
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын,
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез.

Гөлнара апа! Тормышны яңадан башлау мөмкин булса, нинди һөнәр сайлар идегез

7. Карагызчы, Илзирә апа эшкә бара!
Дулкынлана үзе юк-юкта.
Күр, мәктәбем! Син үстергән бала
Бүген үзе синдә укыта.
Олы итеп аны, апа итеп,
Каршы ала бүген балалар,
Су буенда үскән таллар да бит,
Хәерле юл теләп калалар.

Илзирә апа! Бәйрәмдә ниниди теләкләр теләр идегез.

8. Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда,
Сөекле укытучым.
Аңарга мин бурычлы,
Шуның өчен,
Ул – минем укытучым!
Петр Николаевич! Ир-ат укытучылар мәктәпләрдән китә дип укыганым бар, бу күренешнең сәбәпләрен нидә күрәсез?

9. Резеда апа, Гөлназ апа!
Сәлам биреп, йолдызлар да
Эшләпәсен салыр сезгә.
Балалык – яшьлек чаткысы
Һич сүрелми йөзегездә.
Һаман да япь-яшь булып,
Калырсыз сез безнең күңелдә.
Төрле яктан сагынышып
Кайтырбыз без сезне күрергә.
Сезгә яңа башлаган хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын.

10. Мария Геннадиевна!

Эшкә диеп һәр көн иртән
Безнең янга киләсез
Күңелегездәге нурларны
Безгә бүлеп бирәсез
Зурая бара йөрәктә
Сез кабызган очкыннар
Гүя сездә без белмәгән
Без күрмәгән тылсым бар.
Мария Геннадиевна, үз фәнегезне яратасызмы? Эх, менә теге фәнне укытырга иде, дигән вакытларыгыз булдымы?

11.Земфира Данисовна!
Нинди матур сүзләр табыйк
Сезне котлап бүген кичәдә
Иң зурысы сәламәтлек кирәк
Тормыш күперләрен кичәргә
Җәлләмисез һич тә хезмәтегезне
Эшләгәннән кеше үлми бит
Бу дөньяда кеше рәхмәт алып яшәмәсә
Кеше үзе рәхәт күрми бит
Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе
Дөнья серен миңа өйрәтүче
Яшь җаннарга ходай илчесе.

Земфира апа! Тукып-тукып та кермәгән баланы нишләтергә була?

12. Фәрит абый!
Укытучының сайлаган һөнәре
Авыр да, катлаулы да
Илем һәм халкым алдында
Хөрмәтле, мактаулы да.

Кеше тәрбияләвендә аның
Зурлыгы, олылыгы.
Әнә шуннан килә булыр
Педагог горурлыгы.

Горурлыгы белән рәттән
Аның хыялы да бар.
Укытучыга ярдәм итәр өчен
Чыгарсыннар иде роботлар.

Атнага бер кино карар иде
Укыр иде повестьләр
Ясар иде рәсем, ял да итәр иде
Робот юк шул, шуңа вакыт тар.

Фәрит абый, Укытучы формасы булдыруга ничек карыйсыз?

13. Галина Владимировна!
Укытучым!
Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек
Бирик икән Сезгә ни генә
Иң яхшысы – җыр бүләк булсын
Безнең йөрәк типсен җырларда.
Җил дә алмас һәм кырау да тимәс аларга.
Галя апа, эшләү дәверегездә булган берәр кызыклы вакыйга сөйләгез әле.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.

Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Нинди генә теләк теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Күпме игелекләр эшләдегез
Кешеләргә гомер буена.

Артта калган якты эзегезгә,
Кылган эшегезгә таң калып,
Алгы көнегездә дә хөрмәт тоеп,
Яшәгез сез җирдә шатланып.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Йортыбызда булсын бәрәкәт.
Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,
Барыбыздан сезгә мең р ә х м ә т!

Укытучыларны тагын беркат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.

У вас нет прав для создания комментариев.