Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

1.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль

бюджет белем бирү учреждениесе

2. Күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин мирасын  тәрбия сәгатьләрендә куллану.

3.Вәлиуллина Лилия Галимҗан кызы, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

4.2013нче ел.

Күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин мирасын  тәрбия сәгатьләрендә куллану

 Һәрвакытта да җәмгыять алдында  яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай шәхес итеп тәрбияләү бурычы тора. Халкыбызның  гасырлар дәвамында  камилләшкән һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән әхлакый сыйфатлары, кагыйдәләре, бай тәҗрибәсе бар. Күренекле галимебез Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, ”Тәрбияле ана”, “Нәсыйхәт”  исемле хезмәтләре әнә шундыйлардан.

 Рус мәктәпләренең татар әдәбияты программасында Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр каралмаган.Шунлыктан, аның үгет-нәсыйхәтләренең   акыл, әхлак тәрбиясе  бирүдәге әһәмиятен аңлап, мин аларны сыйныф сәгатьләрендә  киң кулланам. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәм.

   Тема: Җәннәт әниләрнең аяк астындадыр                                                                                                                       

Максат: балаларның әти-әниләре алдында булган бурычларын аңлауларына      ирештерү, боларның  аллаһыбыз алдында иң изге бурычлар икәнлегенә төшендерү,  күренекле галимебез Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларда уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Фәхреддин хезмәтләре,  тактада плакат “Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда –бәхетле,ахирәттә саваплы булыр”(Р.Фәхреддин), презентация.

Дәрес барышы:

I.Уңай психологик халәт тудыру.

II.Уку мәсьәләсе кую.

-Балалар , мин сезгә бер риваять укып китәргә телим.Игътибар белән тыңлагыз.

  “ Муса галәйһиссәләм Аллаһтан үзенең җәннәттәге юлдашын күрсәтүен үтенә. Аллаһ Тәгалә ул кешенең бер яшь егет булуын һәм кайда яшәвен әйтеп бирә. Шуннан соң Аллаһ илчесенең аны бик күрәсе килә һәм ул шул егет яшәгән шәһәргә юл тота. Егетнең базарда эшләүче сатучы икәнен белеп, Муса пәйгамбәр көне буе аны күзәтә, ләкин егет тарафыннан кылынган гамәлләр арасында аны пәйгамбәрләр дәрәҗәсенә күтәрерлек бернинди изгелек тә күрә алмый. Төн җиткәч, егет өенә кайтырга җыена башлагач, Муса пәйгамбәр аның янына килеп сәлам бирә һәм үзенең кем икәнен әйтмичә төн кунып чыгу йомышы белән мөрәҗәгать итә. Егет ризалаша һәм аны өенә алып китә. Өйгә кергәч, егет иң беренче итеп бишектә селкенмичә яткан карчыкка сәлам бирә, аннары ризык әзерләп, аны үз кулы белән ашата. Карчык ашап туйгач, ул савытларны юа, карчыкның киемнәрен алыштыра,  һәм урын җәеп йокларга яткыра. Шуннан соң гына ул Муса пәйгамбәрне ашата, йокы урынын әзерли һәм намазын укып йокларга ята. Муса галәйһиссәләм гаҗәпләнә: егет төнен намазда да уздырмый, озын-озын догалар да кылмый,  гомумән, артык гыйбадәте күренми. Иртә белән егет янә карчыкны ашата, киемнәрен алыштыра һәм хаҗәтләрен үтәргә ярдәм итә. "Син шулай тырышып караган, ашаткан һәм бар хаҗәтләрен үтәгән карчык кем ул?  - дип сорау бирә егеткә гаҗәпләнгән Муса пәйгамбәр. "Ул минем әнием, - дип җавап бирә егет, - Мин аны ашатканнан соң ул һәрвакыт күзләрен күккә күтәрә, Аллаһтан миңа җәннәт сорый һәм мине Муса галәйһиссәләмнең юлдашы булуымны үтенә". Муса пәйгамбәрнең күзләреннән яшьләр атылып чыга һәм ул егеткә үзенең кем икәнен белгертеп аны җәннәт белән сөендерә.”

Төркемнәрдә эшләү өчен сораулар:

-Әлеге риваятьтә сүз нәрсә хакында бара?

-Муса галәйһиссәләм ни өчен гаҗәпләнә?

-Егетнең әнисенә карата булган мөнәсәбәте нинди?

-Бүген без сезнең белән нәрсә хакында сөйләшербез?

- Әти-әниләргә карата булган  шәфкатьлелек, миһербанлылык хисе, әти-әни хакының зурлыгы, ана догасының  тылсымлы көчкә ия булуы    турында сөйләшербез.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1нче бирем.

-Әти-әни безнең өчен кем ул?

-Иң хөрмәтле,иң кадерле кешеләр.

-Ни өчен?

- Әниләребез  төрле кыенлыклар кичереп безне тугыз ай дәвамында карынында йөртүче,  үз кулларында күтәреп имезүче һәм аякка бастыручы бердәнбер изге җаннар.  Әниләр -  иң бөек затлар. Әтиләрнең дә хаклары олы. Әти ул гаиләне тәрбияләүче, бар кирәк-ярак белән тәэмин итүче, балаларга терәк һәм үрнәк булучы кеше. Әти кеше гаиләдә баш һәм аның сүзеннән беркемнең дә чыгарга хокукы юк.

2нче бирем. Һәрберегезнең алдында күренекле галимебез Р.Фәхреддиннең  “Нәсыйхәт” китабыннан алынган өзекләр бар.

1.“Киләчәк көндә,хөрмәтле һәм файдалы кешеләр  булуыгызны ата вә анагыз һәрвакыт өмет итеп  торалар вә Аллаһы Тәгалә  хәзрәтеннән сорыйлар. Инде сез дә мондый  изгелекләргә каршы явызлык итүчеләрдән булмагыз!”

- Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

- Әти-әни баласы өчен һәрвакыт изге теләктә тора  һәм яхшылык кына тели. Әти-әнине хөрмәт итү- әдәп-әхлакның төп баганасы.

2.”Кайбер балалар булыр ки: аталарының  тәрбияләрендә вә мәрхәмәтләре күләгәсендә рәхәтләнеп үсәрләр дә, үскәннән соң аталарының фикерләренә каршы килерләр, сүзләрен ишетмәсләр, аларның гамәлләрен аз күреп көләрләр. Сез шулай инсафсыз булмагыз!Аталарыгыз исә сезнең тугрыда җаваплы булмый, бәлки алар турысында сез җаваплы булачаксыз”.

-Галимебезнең әлеге сүзләрендә нинди мәгънә ята?

- Ярамаган эшләр белән әти-әнине борчу, рәнҗетү, ачуланышу, сүзләрен тыңламау - әхлаксызлык билгесе, зур гөнаһ. Һәркем үзен тудырган кешеләргә миһербанлы булырга тиеш. Ата-анасын хөрмәт итмәгән кеше үзе дә хөрмәтсез була.Алар каршында безнең бурычыбыз бик олы. Аларны никадәр генә хөрмәт итсәк тә, бурычыбызны  биреп бетерә алмаячакбыз.

  3нче бирем. Бүген Татарстанда  31 картлар йорты эшләп килә. Бу йортларда   7,5 мең ятим, гарип-гораба тәрбияләнә. Шуларның бик күбесенең балалары бар, яхшы урыннарда эшлиләр икән. Бу  фактлар нәрсә хакында сөйли?

- Кешеләрнең әти-әниләренә карата мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, каты бәгырьле  булуы хакында.

- Ничек уйлыйсыз, бу балалар үзләре картлыкларында бәхетле  булырмы?

-Юк.Үзләре күрсәткән үрнәк үзләренә әйләнеп кайтыр. Үз балалары да аларга шундый мөгамәләдә булыр.

 -Дөрес, укучылар. Үз әти-әнисенә җәбер-золым күрсәткән, рәнҗеткән, бу дөньяда аның изге догаларын алмаган кеше  гомере буена бәхетсез булыр. Бу хакта  изге Коръән аятьләрендә, хәдисләрдә дә әйтелә. Әти-әниләргә мәрхәмәтле, игелекле  булу олы мәртәбә санала.  Хөрмәтле галимебез дә бу хакта: “ Ата вә ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәредер. Бу чорда аларга  аеруча хөрмәт күрсәтү тиешледер. Ата-анага буйсыну, аларга һәрвакыт хөрмәт күрсәтү- олы бер вазифадыр. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда –бәхетле, ахирәттә саваплы булыр,”-дигән.

4нче бирем. (Мөстәкыйль эш)

  Үзеңдә өлкәннәргә, әти-әниләргә карата шәфкатьле, миһербанлы, игелекле булу сыйфатлары тәрбияләү планы төзергә.

 Көтелгән план үрнәге:

  1.           Әти-әниләр белән яхшы мөгамәләдә булырга, хәлдән килгәнчә булышырга,  эш-гамәллләрең белән  сөенеч, шатлык китерергә.
  2.           Һәр эшне әти-әни белән килешеп эшләргә, киңәшләрен, үгетләрен тыңлый  белергә  өйрәнергә.

IV.Рефлексия.

-Бүген дәрестә  нәрсә турында сөйләштек?

- Әти-әниләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булу   нәрсәне аңлата?

 - Әти-әниләргә хөрмәт хакында Р.Фәхреддин хезмәтләрендә нәрсәләр әйтелә?

(Җаваплар тыңлана).

Укучылар, дәресебезне  Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” җыры белән тәмамлыйсы килә. Әлеге җыр сезгә һәрчак газиз әти-әниләребезгә карата игелекле булырга кирәклекне искәртеп торсын. Мин ышанам: сезнең арагызда үз әти-әнисенә карата мондый тискәре  мөнәсәбәт белдерүчеләр булмас.

     Р.Фәхреддин “Адәм баласы үз-үзен тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән  һәр кеше үз-үзен тәрбияли ала,”- дип саный һәм аның  күп хезмәтләре  үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатыннан язылган. Әлеге нәсыйхәтенә  ул гомере буе тугрылыклы була. “Ризаэддин бине Фәхреддин-  югары әхлак, әдәп, тыйнаклык, тырышлык, рухи камиллек кебек гүзәл сыйфатларның  кабатланмас гәүдәләнеше,”-дип язды Р.Хәким.

    Укучыларда милли үзаң, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә Р.Фәхреддиннең хезмәтләре, тормыш юлы үрнәк булып тора. Ул яшәгән чор һәм аның хезмәтләре-  безнең  тарихыбыз. Без аны өйрәнергә,сакларга тиешбез.

Кулланылган әдәбият:

1.Казыйханов В. Әхлак дәресләре .-Яр Чаллы,1997.

2.Ризаэддин Фәхреддин.Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән.- Казан, “Мәгариф “, 2005.-30-33,157б.