Яратам
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 

Яратам!

Кичәнең максаты: Укучыларда иҗат итәргә омтылыш, иҗади фикер йөртү өчен җирлек тудыру, туган җиребезгә, әти-әниебезгә, мәктәпкә, яраткан илебезгә, табигатькә, мәхәббәт уяту. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үзләре иҗат иткән әсәрләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә зәвыклы итеп кичәнең исеме – “Яратам!” дип язып куелган. Өстәлдә укучылар иҗаты тупланган альбомнар, матбугат битләрендә басылган әсәрләрдән төзелгән альбом, стенада төрле темаларга багышланган стена газеталары.
Залга кичәдә катнашучылар керә. Укытучы Шакирова З. Н. килгән кунакларны кичәнең максаты һәм катнашучылар белән таныштыра.
1нче укучы. Шаулап-гөрләп ямьле язым җитә! Агач-яфракларым да бөреләнер, минем күңелем дә салкын кышларның салкынлыгыннан, кырыслыгыннан туеп, ямьле язларга керер! Ару, тую, нәрсәгәдер рәнҗү, талчыгу хисләре арткарак чигенер, күңелемне ярату, соклану хисләре биләп алыр! Бәй, яратам да бугай бит инде!
Туган илемне, газиз туган телемне, туган җиремне, әтием-әниемне, эчәр суымны, күкрәп үскән иген басуларын, балачагымны, үсмер чагым үткән мәктәбемне, миңа белем биргән укытучыларымны, серләремне уртаклашкан дусларымны бик-бик яратам бит мин! Дөнья шундый матур! Яз айлары яраткан шагыйребез Габдулла Тукайны дөньяга бүләк иткән. Бәлки шуңа да бик якындыр безгә яз айлары. Тукай телебезгә, милли көйләребезгә мәхәббәт тәрбияләүче, аның әкиятләрен, шигырьләрен укып ничек рухланабыз бит без! Мин дә яратам Тукай өзелеп сөйгән туган телебезне! Шуңа да бу шигыремне яздым:
Туган телем.
Туган телем - әнкәемнең
Бик ягымлы, назлы теле
Кол Галиләр, Тукай, Такташ,
Гаяз Исхакыйлар теле.
Туган телем, изге телем,
Синең белән серләшәм мин.
Барлык назлы сүзләремне
Туган телдә эндәшәм мин
Ярый әле, бабайлар бар.
Нигезләрен ташламаган.
Ярый әле, авыллар бар
Туган телне саклап калган.
Туган телемне белүем, Татарстан дәүләтендә туып үсүем, татар баласы булуым белән чиксез горурланам. Бу шигырем шул турыда:
Мин – татар баласы.
Татар баласы булганга
Шатланып яшим әле
Гөрлә, Татарстан! – диеп
Кычкырып дәшим әле.
Татар даны үссен өчен
Байрак күккә талпынсын!
Милли рухым һич сүнмәсен,
Йолдыз кебек балкысын!
(Җыр “Мин яратам сине, Татарстан.”)
2нче укучы. Тәүге тапкыр тәпи баскан изге туган туфрагымны, чәчәкле, җиләкле болыннарны, гүзәл Нарат Елгамны, Суык-Суымны бик-бик яратам, шуңа да минем күп шигырьләрем туган авылыма багышлап язылганнар.
Авылым.
Җәй җиттеме, авылыма
Яшел хәтфә җәелә.
Каеннарым тәңкә-тәңкә
Яңа алкалар кия.
Болыннарым аллы-гөлле
Чәчәкләр белән тула
Кырларда эшләр башлана –
Күңелле була шунда.
3нче укучы. Ә минем бу шигырем мин Су анасы бардыр дип уйлаган үзебезнең елгабыз, үзем үстергән алмагач, шомыртыбыз турында.
Җәйге иртәләр.
Яратам мин җәйге иртәләрдә
Чылтырап аккан чишмә буйларын
Төпләре дә көмеш ташлы булган
Су аналы, серле суларын
Бакчадагы алмагачларымда
Чут-чут итеп кошлар сайравын
Алар сайравына агачларда
Салмак кына яфрак шаулавын
Яратам мин җәйге иртәләрдә
Шомырт чәчәгенең исләрен
Шул чәчәкне иснәп, уйга калгач –
Уяндылар тәүге хисләрем.
Җыр “Туган авылым”.
4нче укучы. Туган җирем, туган телем, әнием!
Туган җиребезне, телебезне, динебезне яратырга өндәгән, күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып мине баккан әниемне өзелеп-өзелеп яратам! Бар матурлыгын без – балаларына өләшкән, һәр сулышы белән безне бәхетле итәргә, чирләтмәскә, яхшы укытырга, җил-яңгырлар, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмәскә тырышучы сөйкемле әнием! Нинди генә назлы сүзләр әйтсәм дә, аздыр кебек сиңа. Вәгъдәләр бирергә дә куркам, чөнки укуым белән генә дә сөендереп бетерә алмыйм ич әле. Шигырем синең хакта.

Төштә.
Күз алдыма килдең,
Күлмәк ямый идең
Үзең елый идең,
Үзең җырлый идең.
Төнлә тагын минем
Төшләремә кердең.
Каршыма син килдең
Бик тә моңлы идең…
Сөекле әнием,
Мине син юаттың,
Җылы сулыш белән
Иркәләп уяттың.
5нче укучы. Балачагым, шаян, шук үсмерчагым үткән мәктәбемне бик-бик яратам! Шау-шулы тәнәфесләре, кызыклы кичәләре белән хушлашу бик авыр булыр инде. Классташларымны, дусларымны сагынып йөрәк сулкылдар. Укытучыларым, төрле-төрле дәресләр беркайчан да онытылмас! Яхшысы да, яманы да артта калып бара. Шигырем мәктәп хакында.
Сабый булып аяк бастым сиңа
Инде яшьлек таңым каршылыйм
Иң беренче дәрес, дуслар-сабакташлар
Ничек сезнең белән хушлашыйм?

6нчы укучы Борчу-сөенечләр, икеле-бишлеләр
Тәүге иң саф хисем-беренче мәхәббәт
Озата барырлар мине гомерем буе,
Яратам мин сине, рәхмәт сиңа, мәктәп!
7нче укучы. Күпме генә яшерергә тырышсак та, шушы мәктәбебездә бөреләнде бит инде беренче хисләр. Их, бер генә миңа күз салса иде, их, мин дәрескә әзер түгел, укытучы сорамасын иде, икеле куймасын иде, линейка алдына чыгармасыннар иде, алайса аның алдында бик-бик оят булачак, хәер, үзе дә әллә кем түгел, шулай да…
Бәйрәмнәрдә матуррак күренәсе килә, шулай да миңа күз сирпемәс микән, биергә чакырмас микән? Юк, юк, чакырмасын, я бәхетемнән шашармын, йөрәгем ярылыр… Нигә дискотекалар ешрак булмый соң? Озата килүе турында уйларга да куркам. Ничек каратыйм соң аны үземә? Бизәнеп килер идем, укытучыларымнан оят, ачуланырлар да… Эх, ярату шушы була микәнни соң ул? Көн саен күрәсе, сөйләшәсе килә? Карамый бит ул миңа, дөньяда барлыгымны да сизми. Бүтән класс кызлары кыюрак, терерәк, чибәррәк, “мондый”рак шул… И, беренче мәхәббәт, нинди газаплы, саф, нинди изге, кабатланмас син!
Өннәремдә түгел, төшләремдә
Озатасың мине, классташым
Гомерем буе оныта алмам инде,
Тәүге мәхәббәтем, хыялым.
Нинди акыллы син, уйчан кайчак,
Тик сизмисең минем барлыкны
Әллә аңлатыйммы барысын да,
Юк, юк, хыял гына булып калсаңчы.
Җыр “Классташым”.
1нче укучы. Әйе, ярата белсәң генә тормыш матур, яшәве, укуы рәхәт. Дөньялар тыныч булсын, туган Татарстаныбыз тагын да ныграк чәчәк атсын! Кичәбезне үземнең “Ышаныч” дигән шигырем белән йомгаклыйм.
Туган җирем – Татарстан.
Горурланам синең белән!
Мөстәкыйльлек яулап алдың,
Газиз халкың, хаклык белән.
Үткәнең канлы булса да,
Киләчәгең ышанычлы.
Батыр кызлар, улларың бар,
Җиңүне якынайтучы.
Чал тарихың алдында мин
Горурланып иям башым!
Һәм ышанам:
Дәүләтебез чәчәк атар,
Иркен сулыш алыр халкым!


Кичәдә мәктәбебез укучыларының төрле елларда иҗат иткән шигырьләре кулланылды.

У вас нет прав для создания комментариев.