Коррупциягә-Юк!
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

МБГББУ“ Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Коррупциягә-Юк!

Башкарды:  Хөснетдинова Динә якуп кыз,

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2014ел

                                                Коррупциягә –юк

 Маңгай күзләрегез белән генә карап, күңел һәм акыл күзләрегезне  сукырайтмагыз....

Әй җир шары ...Син шундый зур, матур ,түгәрәк , төсле,көчле!!! Син бертуктамый салмак кына әйләнәсең...Әсинең эчеңдә беләсеңме,никадәр ямь сез,пычрак җаннар,иманын сатучылар, тормышта очраган явызлыклардан, начарлыклардан, әхлаксызлыктан гыйбрәт ала белмәгән, яхшылыкларны дөрес юл итеп ала алмаган, шуның аркасында бәхетсезлеккә дучар булган ,пычрак акчаларга,байлыкка табынучы көчсез адәми затлар? Дөнья дилбегәсе шушы пычрак адәмнәр кулында түгелме соң?Алар нинди матур табигатьне ,кешелек дөньясын төссезләндерә,караңгылыкка ,баткаклыкка чумыра!Нинди ямьсез сүзләр,ләкин дөресе шулай. Андыйларга бөреләрнең яфрак яруы да,кошлар сайравы да кирәк түгел.Ә кояш җылысы барысына да кирәк.Кояш болытлар арасына качса, кәефләре корыла,эшләре алга бармый,су коенырга,кояшта кызынырга бара алмыйлар......

Коррупция сүзе белән  без күптән таныш инде. Гаиләдә намус, әдәп һәм әхлак төшенчәләре иң беренче урында торырга тиеш.  Кешеләрдә булган намуссызлык, акчага табыну кебек тискәре күренешләр мине бик борчый Каян килә икән шундый явыз адәмнәр, дәү корсаклы кыяфәтсез бәндәләр?! Дөнья тигез түгелме,әллә дөньяда  яшәүчеләрдөньяны үлчәүгә салалармы?!  Имансыз кешеләр белән тулган дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә соң?Намусын югалткан кешеләр рәхәтрәк яшәмиме соң? Ни телиләр шуны эшлиләр,матур,соңгы мода буенча кәттә киенәләр,кыйбатлы иномаркаларда йөриләр,балаларының барлык капризларын үтиләр, начар билгеләргә укыган укучылар зур-зур уку йортларына укырга керәләр ,яхшы билгеләргә тәмамлаганына инде урын калмаган була,чөнки акча бар нәрсәне дә инде күптәннән хәл иткән. Шундый тиз арада кешенең нечкә күңел кылларын өзәләр,юк итәләр.Зур хыяллар белән канатланып, калага имтихан тапшырырга барган авыл баласы каршындагы зур ишекләр нигәдер ябыла, бала тораташка әверелеп кала, бер минут эчендә 11 ел буе хыялланган уйлар бәллүр савыт кебек чәлпәрәмә килә.

Менә шуннан китә инде,кешеләрне күрә алмау,ышанмау, икейөзләнү,вәхшилек.......Соңыннан  намус, иман дигән сүзләргә  “Бармы соң ул дөньяда,әкият сөйләмәгез?!”дигән җаваплар гына кала.

Авыл балаларына килгәндә, нигәдер аларга артта калган мескен эт баласына караган кебек кенә карыйлар.Ә шәһәр үзе дә бит шушы авылдан чыккан кешеләр хезмәте белән барлыкка килгән.Бүгенгесе көндә татар милләтенең асылын ,әби-бабайлардан калган милли  телебез,динебез, матур горыф-гадәтләребез  тәшкил итә,болар барысы да татар авылларында сакланган,киләчәк буынга искиткеч бай хәзинә .Без үз чиратыбызда боларны намуслы итеп сакларга,бер-беребезне хөрмәт итергә,ярдәмләшеп,күмәкләшеп яшәргә тиешбез..

Мин барлык кешеләрне “коррупция” нең коллары дип әйтәсем килми.Байлыкберкөнлек, ә иманһәмнамусгомерлек.  Күңелең чиста, җаның тыныч,иманың камил булганда гына яшәү ямьле дөняда.

Әй җир шары,син бөтенләй дә төшенкелеккә бирелмә әле,син көчле бул,өметеңне,ышанычыңны югалтма! Мин ышанам ,бар да яхшы якка үзгәрер,өметсез-шайтан диләр халыкта.Синең күлмәгеңнең төсләре дә ачылып матураеп китәр,ул ямьсез кара тап юкка чыгар.Яле, елмай,елмаю

барыбызга да килешә. Елмаеп яшик,дуслар! Бер-беребезгә матур сүзләрне күбрәк әйтик,саран булмыйк,әхлаклы татар милләтенеңнамуслы балалары булып калыйк,киләчәк буын чаң сукмаса,әлеге агым агуын дәвам итәр,каршы торыйк бу зәһәр еланга. БЕЗНЕ ДӘ ИШЕТҮЧЕЛӘР булыр дип ышанып калыйк.

Фикеремне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: гореф- гадәтләре нык, бөек шәхесләре, олы тарихы булган милләтебезнең киләчәге өметле булырга тиеш, намуслы кешеләр булганда кешелек тә югалмас!Һәрбер   йөрәктә кадерле“ намус” һәм “иман” сүзләре мәңгегә уелып калсын иде,бер-беребезгә ышанычны югалтмыйк ,дуслар!

У вас нет прав для создания комментариев.