Сөмбелә бәйрәме
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы

 Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

”Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта гомуми белем  мәктәбе”

Сөмбелә бәйрәме

(башлангыч сыйныфлар өчен уңыш бәйрәме)

                                                            Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мурдашева Резидә Фоат кызы тарафыннан

                                                      төзелде һәм үткәрелде

Алабуга

2014 -2015 уку елы

“Сөмбелә  бәйрәме” уздыруның максаты:

Татар халкының милли йолаларының берсе – уңыш бәйрәме – белән таныштыру.

Укучыларның сөйләм телен үстерү.

Татар теленә, татар халкының бәйрәмнәренә  кызыксыну уяту.

Укучыларның  бергәләп  төркемдә  эшләү  күнекмәләрен камилләштерү.

Уздыру вакыты:

30нчы  октябрь  2014нче ел, сәгать 12дә.

Уздыру  урыны:

3нче  мәктәп, 2нче кабинет

Бәйрәмгә чакырылалар

администрация, укытучылар, 2 А сыйныф  укучылары,  ата-аналар.

 

Файдаланылган әдәбият:

“Балачак дөньясында”, рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче

сыйныфы өчен  хрестоматия,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013.

“Гөлбакча”,Казан, 1990.

“Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр”, Чаллы, 1994.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сөмбелә бәйрәме

 

(Бәйрәмчә  бизәлгән зал. Көзге букетлар,”көз”  темасына  рәсемнәр күргәзмәсе.Тактада презентациянең 1нче слайды (уңыш бәйрәме ) күрсәтелә. Балалар ярымтүгәрәкләп утырганнар.)

Алып баручы: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Бәйрәмгә рәхим итегез!Укучылар ,елның кайсы вакыты җитте?

Балалар: Көз.

Алып баручы: Көзнең нинди айларын беләсез?

Балалар:Сентябрь , октябрь, ноябрь.

Алып баручы:Көзне яратасызмы?

Балалар:Яратабыз!

Алып баручы:Нигә яратасыз?

Балалар:Көз көне җиләк-җимеш күп.

Көз көне табигать матур.

Көз көне яшелчәләр күп.

Алып баручы:

Алтын яфрактан

Алсу яфрактан

Бәйрәмгә итеп

Көз ничек киенгән?

Көз ничек сөенгән?

1нче укучы:

Ашлыгы уңган,

Җимеше мулдан,

Буралар тулган-

Шуңа сөенгән.

2нче слайд (бәйрәм күренеше)

Алып баручы:Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәме уздыра.Ул  - уңыш бәйрәме.Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар.Ул чибәр,уңган кыз булган.Аны Сөмбелә дип атаганнар,башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.Бу көнне мул теп ризык пешерелгән,кешеләр өйдән-өйгә йөреп,җырлап-биеп күңел ачканнар.Бездә шулай күңел ачарбыз,көз сылуы Сөмбелә белән очрашырбыз.Балалар ,әйдәгез,бәйрәмебезгә Сөмбеләне чакырыйк.

Балалар :Сөмбелә! Сөмбелә!Кил безгә!

Сөмбелә:Исәнмесез дусларым!(залга керә).

Балалар:Исәнме Сөмбелә!

Алып баручы:Әйдә бәйрәмгә рәхим ит!

Сөмбелә:

Сөмбелә мин,Сөмбелә

Мине һәркем дә белә

Җиргә муллык китерәм,

Илгә шатлык китерәм.

Алып баручы: Балалар,әйдәгез Сөмбеләгә шигырь сөйлик.

2нче  укучы:

Сөмбелә дип,матур исем

Кушты икән кем генә?

Сөмбел гөлдән өзелеп төшкән

Чәчәк кебек Сөмбелә.

3нче  укучы

Әткәсенә,әнкәсенә

Ул-күз карасы кебек

Гөл арасында сайраган

Былбыл баласы кебек.

4нче  укучы

Чәчәк кебек сөйкемле ул

Былбыл кебек моңлы ул.

Таң аткач та сүнми торган

Йолдыз кебек нурлы ул.

Сөмбелә:

Рәхмәт балалар.Шатландырдыгыз.

Иң тәмле ашамлык нәрсә икән? Беләсезме? Табышмакны тыңлагыз әле:

Каты да,йомшак та,

Кара да,ак та

Авыр да,яңа да

Ачы да,төче дә

Бар кешегә кадерле дә

Бу нәрсә?

Балалар: Ипи.

6нчы слайд (пешкән  ипи)

Алып баручы: (сөйләгәндә Сөмбелә балаларга ипи  авыз  иттерә)

Күрегезче ,ничек күпереп

Өстәлгә ипи килгән?

Беләсезме зур юлында

Ул күпме хезмәт күргән?

Бу турында балалар шигырь сөйлиләр:

4нче слайд(кырдагы иген)

5нче  укучы

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

6нчы слайд(пешкән ипи)

6нчы  укучы

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күп көч өстәргә.

Ипи булса табында-

Булдырам мин барын да.

7нче  укучы

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да

Җитми калды аз гына,

Җитми калды тагында.

8нче  укучы

Һәркемгә ипи кирәк,

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

Алып баручы:(ипине өләшеп бетереп) Балалар,икмәк ипи булып җиткәнче,озын юл үтеп безнең табынга килә .Шуңа ул бик кадерле дә. Ипине ашап бетерерлек кенә алырга кирәк. Ипине ташларга гөнаһ. Көз безгә тагын нәрсәләр алып килгән? Сорыйк әле Сөмбеләдән.

(“Көз һәм балалар” җыры башкарыла. Автор – Г. Гәрәева)

Балалар:

1нче слайд

Көз,көз ,әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар? (2 тапкыр)

Сөмбелә:

Кәрзинемдә кыярлар

Помидорлар,алмалар?(2 тапкыр)

7нче слайд

 Балалар:

Көз,көз ,әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар? (2 тапкыр)

Сөмбелә:

Кәрзинемдә сары,кызыл,

Алтын матур төсләр бар.(2тапкыр)

9нчы  слайд

 Балалар:

Көз,көз ,әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар? (2 тапкыр

Сөмбелә:

Кәрзинемдә яңгырлар

Җылы,суык көннәр бар (2 тапкыр)

7нче слайд (мәкаль)

Алып баручы:

Безнең балалар бик уңган.Бакчада алар җиләк-җимеш,яшелчәләр үстерделәр һәм шул турыда шигырь сөйлиләр.

9нчы  укучы:

Безнең мәктәп балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән,бу кәбестә.

10нчы  укучы:

Карагыз әле бер генә

Менә бу ташкабакка.

Турап куйсагызда сыймый

Хәтта тугыз табакка.

11нче  укучы:

Ә бәрәңге,бәрәңге

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

12нче  укучы:

Безнең җирдә мул үсте

Игеннәрнең һәр төре

Саламнары камыш кебек

Алтын кебек бөртеге.

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә балалар!

Бик тырыш ,уңган сез.

Эш сөя һәрберегез

Шуңа балкый йөзегез.

Алып баручы:Безнең балалар бик уңган ,эшчән генә түгел,зирәк тә әле.

1нче слайд

Сөмбелә:Шулаймы?Сынап карыйм әле. Табышмакларны тыңлагыз һәм җавап бирегез.

1.Тышы ямь –яшел,эче кып-кызыл.(карбыз)

2.Ормыйда ,сукмыйда,елата  үзе.(суган)

3.Утыра бер чүлмәк,өстендә йөз күлмәк.(кәбестә)

4.Чәчәге башында,җимеше тамырында.(бәрәңге)

5.Ишеге юк,тәрәзәсе юк,эче тулы халык.(кыяр)

6.Җир астында ,алтын казык.(кишер)
7.Кат-кат тунлы,карыш буйлы.(кәбестә)

8.Алсу битле кыз үсте,тып итеп сикереп төште.(алма)

9.Җир астына төшкән,кып-кызыл булып пешкән.(чөгендер)

10.Озын,яшел –түтәлдә ,сары ,тозлы кисмәктә.(кыяр)

11.Итләч,йомры,яшелен

     Өзеп алдым, яшердем

     Гаҗәпләндем-бераздан

     Кояшсызда кызарган.(помидор)

12.Үзе шардай,эче кандай,тәме балдай.(карбыз)

13.Җир астында җиз бүкән .(бәрәңге)

Сөмбелә:Балалар,ә сез көз турында шигырьләр,җырлар беләсезме?

Балалар:

13нче укучы

Һәр елның дүрт фасылы бар,

Һәр фасылның үз төсе

Һәр фасылның яме һәм

Үз хезмәте,үз эше

14нче укучы

Яз яшел яме белән килә

Кызыл җәй –җылы белән

Гарәбә көз-мул уңыш һәм

Көмеш кыш-сафлык белән.

Алып баручы: Р.Вәлиеваның “Көз”  шигыре – Зарина сөйли.

                             Н.Некрасов «Осень» - Виктория

                             “Яфрак бәйрәме”   җырын   Белла башкара.                             

                            “Бакалар  җыры”н бергәләп  җырлыйк.

(Яңгыр  тавышы  ишетелә)

Алып баручы:Балалар ,карагыз әле!Чынлап та безгә кунакка яңгыр килгән.

Яңгыр :

Саумы минем дусларым!

Сезне сагынып килдем мин

Көзге аяз көннәрдә

Чылатырга килдем мин

Балалар:

Яңгыр яу-яу-яу

Иләкләп тә чиләкләп!

(Балалар качалар,янгыр куып тота,тотылган бала уеннан чыга)

Яңгыр :

Яу-яу-яу дисез

Үзегез качып йөрисез.

Киттем.Сау  булыгыз.

Алып баручы:

Сентябрьдә бакчада бәрәңге җыйдыгызмы?

Бәрәңге җыю буенча ярыш уздырыйк әле.Кем өлгеррәк икән? Кем җитезрәк икән?

(Идәнгә 10 литрлы 1 чиләк  бәрәңге таратыла. Ике бала ике 5 литрлы чиләккә җыялар).

Сөмбелә:Балалар ,сез чынлап та уңган да,зирәк тә икәнсез. Афәрин!

Алып баручы:

Күмәкләшеп без дә дуслар

Уйнап алыйк ,әйдә әле

Котлы булсын,гөрләп торсын

Сөмбеләнең бәйрәме.

Очты-очты” уенын уйныйбыз. Кошларны әйтсәм - кулларыгызны күтәрегез, башка  сүзләр әйтсәм - күтәрмәгез.Аңлашылдымы?

Чыпчык           алма

Сыерчык         кишер

Торна              бәрәңге

Тургай             кәбестә

Песнәк             кабак

Алып баручы:Көз көне гөлләр бакчасы матур була.Татар халкында кызларны гөл сүзе кергән исем бирү күркәм гадәт булып тора. Гөлдән башланган исемнәрне беләсезме? Кәгазьгә

языгыз.(группаларда эшләү).(Шул ук вакытта тамашачылар белән эшләү).

Алып баручы:Мәкальләрне әйтеп бетерегез :
Кем эшләми,шул ашамый

Эш кешене төзәтә,ялкаулык боза.

Җәй эшләсәң-кыш ашарсың.

Эшләмәгән –ашамый.

Алып баручы:Жюри нәтиҗәләр чыгарыр.Ә без шул вакытта “артык” уены уйныйбыз.

Тыңлагыз : аңлатам уенны.Кешеләр саны урындыклар саныннан бергә күбрәк.Музыкага биибез.Музыка туктагач, урындыкка утырып өлгерергә кирәк. Кем өлгерми –уеннан чыга.

Жюри:Нәтиҗәләр....................

Сөмбелә: Кадерле дусларым! Бәйрәмегез бик күңелле .Миңа сез бик ошадыгыз.Әмма минем китәр вакытым җитте.Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.