Разработка внеклассного материала "Театр здоровья".
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Ары филиалы

Тема: Сәламәтлек театры

Төзеде: 2 квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф
укытучы Латыпова Г.А.

2013 нче ел.

Максат:
1.Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру.
2. Спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту.
3.Бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: агач макетлары, җәнлек киемнәре, скакалка, музыкаль үзәк, дисклар, яшелчә һәм җиләк- җимеш исемнәре язылган баш киемнәре.

( 2 куян сикерешеп керәләр)
1 куян.
Борын-борын заманда
Кәҗә команда
Саескан сотник,
Үрдәк үрәтник
Булган урманда
2 куян
Бик елак та булмаган,
Бик тәртип тә бозмаган,
Бик ялкау да булмаган
Бер Шүрәле яшәгән.
1 куян
Яшәгән, ди бу Шүрәле
Бик зур газап кичереп,
Бөтен тәне сызлавыннан
Яшәгән, ди ул, интегеп.
2 куян
Китапларны ятып укып
Күзләре кысылып беткән.
Бармаклары кәкре-бөкре
Тешләре череп беткән.
Бергә.
Хәле начар булганлыктан.
Бөтен күңеле тулган, ди
Чөнки бу шүрәле белән
Менә нәрсә булган, ди.

1 нче күренеш.
(Шомлы музыка яңгырый. Шүрәле керә)
Шүрәле.
Зур газап эчендә бүген
Кызарып туды таңым
Сызлыйдыр бармак, тәннәрем
Кем соң дәвалар мине?
Ах, үләм, харап булдым ич
Коткарыгыз сез мине,
У-у-у, үләм.
(Төлке керә)
Төлке.
Син кем?

Шүрәле.
Курыкма син, өркмә син,
Мин шыксыз Шүрәле түгел.
Өстерәлеп кенә йөрим,
Сәламәтлегем нык түгел.
Төлке.
Шүрәле, нинди Шүрәле?
Мондый Шүрәле була димени?
Бармакларың кәкре-бөкре,
Күзләрең кысылып беткән,
Тешләрең дә исән түгел,
Барысы да череп беткән.
Әллә инде бөкрең дә бар?
Кит инде, шул яшеңнән!
Дәваланырга кирәк сиңа
Кичекмәстән, күптәннән
Шүрәле.
У-у-у! Әйтәм ич мине берсе дә танымый. Нишлим соң, Төлке дус. Киңәш бир.
Төлке.
Менә син миңа кара,
Бармакларга, колакка.
Күзлегем дә юк бит минем
Буй- сыным да бик зифа.
Шүрәле.
Хәлләр начар, Төлкекәй,
Берәр серен әйтче , әй.
Төлке.
Я, я, ярый инде ачам, ачам серемне. Мин былтыр бик матур аланга килеп чыктым.
Шүрәле.
Э-э-э Былтыр, былтыр дисеңме? Мин куркам аңардан.
Төлке.
Юк ла инде. Синең ниниди былтырың булсын. Теге елны дип әйтүем. Сиңа дәваланырга кирәк. Кичектермәскә.
Чеби.
Серле алан мәктәбендә
Бик күңелле, ди анда
Һичкемнең, һичкайчан
Кайтасы килми аннан.
Малай.
Анда иң кирәклесе-
Исәнлек икән,
Сәламәтлек ачкычы
Шушында икән.
Шүрәле.
Белсәң иде, белсәң иде,
Минем сызланганымны.
Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк
Тагы кемдер чыкканны.

Төлке.
Ярый. Әйдә киттек,
Тик минем бер шартым бар:
Уйнамасаң гына кети
Чыгардым шундый карар.
Шүрәле.
Юк, юк, кытыкламыйм.

Төлке.
Тор, әйдә, нәрсә утырасың
Нәрсә көтеп торасың?
Шүрәле.
Автобус.
Төлке.
Хәрәкәттә бәрәкәт дип,
Әйткән бит синең бабаң.
Саф һаваны сулый-сулый
Барабыз әле туган.
Раз-два, раз-два,
Һаваны иркен сула.
(Төлке белән Шүрәле атлап баралар)
(2 куян сикереп чыга)
Төлке.
Чү, тукта, карыйк әле,
Болар кая баралар?
1 куян.
Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз
Сабын белән юынгач
Бигрәк матур булабыз.
2 куян.
Аш алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз,
Чиста итеп, пөхтә булып,
Ашарга утырабыз.
1 куян.
Кичен аякларыбызны
Сабын белән юабыз.
Юынырга яратабыз,
Без бик чиста торабыз.
2 куян.
Иртән дә һәм кичен дә
Тешләрне чистартабыз.
Җемелдәп, ялтырап тора
Таза, нык тешләребез.
Бергә.
Менә безнең дусларыбыз.
(куяннар чыгып китә)
Сабын.
Кечкенәмен, ләкин файдам зур
Шуңа да күп дусларым.
Шуам, күбек таратам
Һәр нәрсәне агартам.
Сөлге.
Битне, кулны, муенны корытам,
Үзем дә чисталыкны яратам.
Тарак.
Тешлим, ләкин яраламыйм
Шома итәм, юл ясыйм.
Озак юмасаң башың
Белеп тор, мин нык кашыйм.
Төлке.
Дусларым,исәнмесез,
Хәерле көннәр сезгә!
Менә күрегез дустымны,
Дәвалау кирәк безгә.
( куяннар бии)
Төлке.
Менә күрдеңме, Шүрәле,
Алар кая талпына?
Әйдә, бездә соңга калмыйк,
Барыйк алар янына.

2 нче күренеш.
( җәнлекләр күнегүләр ясыйлар)
Төлке.
Дусларым, исәнмесез,
Хәерле көннәр сезгә!
Менә күрегез, дустымны,
Дәвалау кирәк безгә.
Бармаклары кәкре-бөкре,
Күзләре кысылып беткән,
Тешләре дә исән түгел,
Барысы да череп беткән.
Әтәч. (тиен скакалкада сикерә)
Булышабыз, булышабыз,
Бик теләп булышабыз.
Күрегез тиен кызын,
Ничек итеп тырыша.
Шундый күнегүләр ясап
Исәнлеген ныгыта.
(җәнлекләр чыгып китә)
Төлке.
Бигрәк төз, матур итеп
Күнегүләр ясыйлар.
Алар шулай тырышалар
Гәүдә торышын саклыйлар.
Шүрәле.
Уф, хәлдән тайдым.
Тиен.
Борынгы грек табибы мәшһүр Гиппократ, кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә, физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Гимнастика, физик күнегүләр, җәяү йөрү.эшкә сәләтлеген, тулы канлы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгеленә әверелергә тиеш.
Шүрәле.
Мин нишлим соң?
Тиен һәм төлке.
Физзарядка башлыйсың
Чүгәлисең, торасың.
Башың уңга борасың
Аннан сулга борасың
Һәм сикерә башлыйсың.
Куян.
Физик йөкләмәнең җитәрлек булмавы йөрәк эшчәнлеген киметә, кешенең массасын арттыра, мускуллары көчсезләнә. Бу күренеш гиподинамия дип атала.
Тиен.
Аппетит белән аша,
Булырсың таза.
Ә чамадан тыш ашау
Үзе бер каза.
Малай.
Щида ниләр генә юк
Кәбестә, кишер, суган.
Бәрәңгесе, помидоры-
Витамин белән тулган!
Кыяр.
Яшелчәләр арасында
Иң тәмлесе мин – кыяр.
Җәй буена ашап туйгач,
Калганын тозлап куяр.
Суган.
Яшелчәләр арасында
Мин дә үсәм бит, туган!
Грипп эләкмәсен дисәң,
Күбрәк утырт син суган.
Кәбестә.
Мине, кәбестәне ашыйлар
Яшьләре һәм картлары.
Тәмемне белгәч, апалар
Күп утырта башлады.
Чөгендер.
Мин- чөгендер, кешеләргә
Бик күп файда китерәм
Кешедәге авыруларны
Вакытында бетерәм.
Кишер.
Минем исемем кишер
Теләсәң болай пешер
Теләсәң ашка тура
Мине яраткан бала
Озын гомерле була
Тешләре тза була.
Суган.
Бик күп чирләргә дәва без
Уколсыз дәвалыйбыз,
Витаминнар хәзинәсе
Безнең һәрберебез.
Тиен.
Авыруны җиңәм
Чирләмим, дисәң
Капма дару төймәсе
Ашказаның көймәсен.
Табигать шифаханәсендә
Бар дару үләннәре.
- Ромашка, ромашка кая болай чабасың?
- Чапмый хәлем юк, аю бабайга салкын тигән, тамагы авырткан, шуны дәваларга чабам.
- Әрем, әрем кая болай йөгерәсең?
- Йөгерми хәлем юк, төлке әбинең ашказаны бозылган, шуны төзәтергз йөгерәм.
- Энҗе чәчәк!
- Туктап торыр вакытым юк! Бүре апаның нервылары какшаган, шуны төзәтергә ашыгам.
- Бака яфрагы, бака яфрагы!
- Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк. Аю абыйның күзенә арпа чыккан, шуны дәваларга кирәк.
- Кычыткан! Кычыткан! ә син кая?
- Искәндәр дигән малай янына арт сабагын укытырга! Бүген тагын икеле эләктергән, юньсез!
Шүрәле.
Коткаручыларны күзли- күзли
Талып бетте күзләрем.
Менә кемнәр кирәк миңа
Менә бит газизләрем.
Төлке.
Шушындый зур юллар узсак та,
Без сер бирмәбез бер дә.
Күбрәк хәрәкәтләнеп,
Сәламәт яшик бергә.
Җәнлекләр.
1 куян. Чыршыдай биек бул,
2 куян. Нараттай озын бул!
Тиен. Имәндәй таза бул!
Төлке. Сау - сәламәт бул!

Җыр.

Сәламәтлек – бик зур байлык
Сәламәтлек бик кирәк.
Һәрвакыт таза- нык булсын
Баш, аяк, куллар, йөрәк.

Йокыдан торгач көнегез
Зарядкадан башлагыз
Сәламәт булыйм дисәгез
Вакытында ашагыз.

Сәламәт булыйм дисәгез,
Саф һавада йөрегез.
Сикерегез, йөгерегез,
Елгада су керегез.

Сәламәт яшәү рәвешен
Һәркем аңласын иде.
Җиребездә бер кеше дә
Авырып ятмасын иде.

Кулланылган әдәбият:
1. “Татар балалар әдәбияты . Шигырьләр һәм пьесалар. “С.Г.Сәмитова “Хәтер” нәшр.2003
2. “Хәзерге балалар шигърияте.” Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов “Хәтер”, 2004
3. “Татар теле өйрәнә нәниләр”. Р. А. Борханова, Ф. М. Хисамова “Мәгариф” 2005
4. “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел “Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов “Мәгариф” Казан-1998
5. “Балалар фольклоры “Р.Ф.Ягъфәров “Мәгариф” Казан-2000
6. “Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар.” Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 1996.
7. “Ачык дәрес” газеталары.

У вас нет прав для создания комментариев.