Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

ТР Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе.



Хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы сценариясе



Төзеде:Башлангыч класс 
укытучысы  Кашапова  Гөлия Галимулла кызы. 



2016 


 (Хоккейчылар разминка ясыйлар.Дию белән Кәрлә аларның аяк астында буталалар.музыка ишетелә һәм хоккейчылар ике якка тезеләләр.Дию белән Кәрлә хоккей мәйданчыгы уртасында калалар.)

Кәрлә:Шәп булды әле бу!Хоккей командасы уенчылары безне хоккей уйнарга өйрәтәчәк.

Дию:Убырлы безне алдамаган,шәп урын бу!

Кәрлә :Нинди урын соң бу?

Дию:Убырлы да әйтмәде,нинди урын икәнен.

Кәрлә: Үзе кая соң әле ул.Тимераякта шуарга өйрәнәсем килә диде дә.

Дию:Безне бер белмәгән җирдә ташлап китте.

Кәрлә:Валлаһи-билләһи алдаган бу безне.

  Убырлы килеп чыга.

Убырлы :Кайчан булса да,кайда булса да ,кемне дэ булса Убырлы карчыкның алдаганын ишеткәнегез бармы?Үземнең өр яңа Кыш бабай белән Кар кызы бүләк иткән конькиларым белән ант итәм ,минем беркемне дә алдаганым юк!!!(Кәрлә белән Дию конькиларны әйләндереп-әйләнереп карыйлар.)

Убырлы:Мин Сезне Җир шарының иң матур  җиренә алып килдем.

Кәрлә:Аңладым инде ,Убырлы аңладым.Җир шарының иң матур урыны –Татарстанның Актаныш районы икәнен . Аккошлар иле икәнен беләм инде.

Дию:Укымышсыз,надан.Пучы авылы бу!Син Пучы авылы Пучы урта мәктәбе укучылары ясаган катокта.

Кәрлә: Пучы авылы ,Пучы мәктәбе.......нәрсәсе бар инде?

Дию:Пучы мәктәбендә Татарстанның беренче презеденты Шәймиев Минтимер  Шәрип улы укыган.

Кәрлә:ӘӘӘ.... Булдырганнар болар,катокны менә дигән итеп ясаганнар!!!

Дию: Бу мәктәптә спорт ярышларында гел призлы урыннарны алучы укучылар укый,әле алар,беләсең килсә  бию конкурсларында да призлы урыннарны алалар икән,олимпиадаларда районда беренче урыннарны алып ,Республика олимпиадаларында катнашалар ,урыннар алалар ди.

Кәрлә:Нишләп  бик күп халык җыелган соң монда...

Убырлы:Кыш бабай белән Кар кызы да киләчәк икән әле .

Кәрлә:Кыш бабай бүләксез йөрми инде ул...  Миңа да эләгер әле берәр  бүләк.Карагыз  Кыш бабай белән Кар кызы килә!!!

Кыш бабай:Исәнмесез, кадерле кунаклар,кадерле дуслар!!!

Кәрлә:Кыш бабай минем Сиңа бер соравым бар иде...

Убырлы :(Кәрләне бүлдереп)Тыңла син Кәрлә,игътибар белән тыңла.Барсын да белерсең.

Кар кызы:Исәнмесез ,дип Кыш  бабай белән без сезнең барыгызга да исәнлек-саулык телибез!

Кыш бабай: Чөнки сәламәтлектән дә кадерле бер нәрсә дә юк!”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә”-дигән Гиппократ.

Кар кызы:Кеше сәламәт булганда гына чын-чынлап бәхетле була ала.Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, җәмәгать тормышында актив катнаша,  хезмәттән, уеннар, бию, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.

Кыш бабай:Дәүләтебезнең, җитәкчеләребезнең иң мөһим  бурычларының берсе булып-кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау ,ныгыту бурычы тора.Моның өчен бик күп эшләр эшләнә.

Кар кызы:Спорт комплекслары төзелә,спорт мәйданчыклары ачыла,мәктәпләрдә бик күп спорт секцияләре эшли.

Кыш бабай:Менә бүген дә безнең сүзләребезне раслап ,без монда бәйрәмгә җыйналдык.Без бүген Пучы мәктәбенең хоккей мәйданчыгын  кышкы сезонга ачу тантанасында катнашачакбыз!

Кар кызы:Безнең бүгенге кунакларыбыз:

1.Актаныш муниципаль районы_____________________________

2.Пучы урта гомуми белем биръ мәктәбе директоры__________________

3.Пучы җирле үзидарә советы башлыгы___________________-

Кыш бабай:Ә хәзер хоккей мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу өчен сүзне:

1.Актаныш муниципаль районы_____________________________улына бирәбез!Рәхим итегез!

2.Пучы урта гомуми белем биръ мәктәбе директоры__________________котлау өчен сүз Сезгә бирелә,рәхим итегез!

3.Пучы җирле үзидарә советы башлыгы___________________- улына бирәбез!Рәхим итегез!

4.Мәктәпнең физкультура укытучысы__________________-улының да безгә җиткерер сүзләре бар,рәхим итегез!

Килгән кунаклар ,җитәкчеләр  тасма кисә.

Кыш бабай:Елның теләсә кайсы вакытында да без үз организмыбызны ныгыта алабыз.Миңа калса,кыш моның өчен иң кулай ел фасылы.

Кар кызы:Кышкы урманда чаңгы шуу,таудан чана шуу-үзе бер хозурлык!

Кыш бабай :Безнең укучылар кебек хоккей командалары ярышы үткәрү үзе бер куаныч.

Кәрлә:     Җәен футбол яратсагыз,

                 Кышын хоккей уйнагыз!

                 Хәрәкәтле уеннардан

                 Беркайчан да туймагыз!

Дию:        Чаңгыда да шуыгыз сез,

                   Чабыгыз,узышыгыз,

                  Таза булгач,якты булыр

                  Киләчәк тормышыгыз!

Кыш бабай: Мәйданчыкның бозын катыруда катнашкан барлык кешеләргә(һәр кешенең исем фамилиясе әйтелеп рәхмәт әйтелә) бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!!Хөрмәтле дуслар!!!Сезне барыгызны да Хоккей мәйданчыгының кышкы сезонга ачылуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек саулык телибез!

Кар кызы:Якынлашып килүче Яңа ел белән Сезне!Спортта яңа уңышлар Сезгә!

Кыш бабай:Ә мин кунакларыбызны хоккей турнирында катнашырга чакырам.

Музыка  яңгырый.(“В хоккей играют настоящие мужчины”)