Шигырьләрдә-минем йөрәгем
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
” Өчкүл гомуми урта белем бирү мәктәбе”.

Сыйныфтан тыш чара:
“Шигырьләрдә- минем йөрәгем”

Төзүчесе: Хайдарова Сания Бариевна,
татар теле һәм әдәбият укытучысы.

2013 ел.
Исәнмесез хөрмәтле кунаклар без Хәсән Туфанга багышланган “Шигырьләрдә – минем йөрәгем”.дигән кичәгә җыелдык.
Аның тормыш юлы, шигырьләре белән танышып китәрбез.
3 слайд.
Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар)
Исемегез – Хәсән .
Әдәби кушаматыгыз – Туфан .
Туган вакытыгыз – 1900 елның 9 декабре (иске стиль белән 27 ноябрь)
Туган җирегез – элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы
Белемегез – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегемнән уку
Эшләгән эшләрегез – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист .
Матбугатта басыла башлавыгыз – 1924 ел
Язучылар союзына алыну вакытыгыз – 1934 ел
Бүләкләрегез – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай ис. дәүләт премиясе
4 слайд.
Әдәби остазларыгыз – Лермонтов, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий...
Яраткан шагыйрьләрегез – Такташ, Твардовский
Яраткан мавыгуыгыз – чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү
Кайсы вакытта иҗат итәргә яратасыз – төнлә белән...
Нинди кара белән язарга яратасыз – яшел белән
Иң бәхетле чагыгыз – иҗади накалда яшәгән чак Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы
Укучыга әйтәсе сүзегез –
Ничек икән синең йөрәк? дисәң,
Ничек икән гомер көннәрең? –
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә – минем йөрәгем.
5 слайд.
Шагыйрь турында замандашлары
1927 ел. Шагыйрь Һади Такташ:
«Соңгы вакытта Туфан үзенең шигырьләре эчендәге сирәк, ләкин яшь, яңа хисләре, күп вакытта гакыллы тирән хисләре белән җанга җылылык кертә башлады. Анда зәңгәр яшьлек хисләре бөдрәләнә. Чәчәгеннән бигрәк җимешле агач булыр ул...»
1966 ел. Шагыйрь Сибгат Хәким:
«Туфан – авыр, катлаулы юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!»
6 слайд.
1970 ел. Әдип Гомәр Бәширов:
«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.»
1978 ел. Рус совет шагыйре Михаил Дудин:
«Хәсән Туфан – поэзиядәге сирәк очрый торган, гаҗәеп, уникаль күренешләрнең берсе. Ул – татар халкының горурлыгы. Кадерен белегез аның, саклагыз аны!»
7 слайд.
1914 елда х туфан уралга бакыр казучы абыйлары янына китэ монда ул мәшгүр Галия мәдрәсәсенә укырга керә.
“Галия”дә укуның икенче елында Туфан киләчәгендә юнәлеш бирәчәк остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша.
“Бервакыт ул безне дәрестән тыш эш биреп, үзебез теләгән темага инша язып килергә кушты. Мин авылыбызда күргән бер вакыйга рәвешендәге бернәрсә итеп язып китердем. Галимҗан абый аңа “бик яхшы” дигән билге куйган һәм “хикәям” астына “Сездә язучылык сәләте барлыгы чагыла, шул эшкә әзерләнергә кирәк, бәлки язучы була алырсыз” рәвешендәрәк киңәшләрен язган иде”.
9 слайд.
Шагыйрь беренчеләрдән булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә. “Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша.
“Зәнгәр бүре” поэмасыннан өзек.(укучы сөйли)
10 слайд
Х.Туфан Луиза Сәлиәскәровага багышлап бик күп шигырләр яза . Луиза гомеренең соңгы көненә кадәр иренең гаепсезлегенә, намусына ышанычын югалтмый .Ризыкларын авызыннан өзеп ,иренә җибәрә.
Аны камендатурага чакыртып алалар ,бер төенчек тапшыралар . Ачып караса пәрәмәчләр,өчпочмаклар.Бу бит 1942 елда Сугышның иң кызган чагында аны хатыны җибәргән була.
12 cлайд.
Иҗат- гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.
Иҗат ике канатлы ул :яхшыны исбат итү,
яманны инкар итү ул,
яхшылыкка мәхәббәт , яманлыкка
нәфрәт ул !
Шигырь “Гүзәлдә дә түгел кебек син”.(укучы сөйли)
Русчасын С Надя сөйли.
Әнә шулай поэзия белән җенләнеп яткан вакытта ,илдә шәхес культы еллары башлана.
Х.Туфан бу елларның авырлыгын ,газапларын үз җилкәсендә татыган кеше .Аны Совет властен таркатуда гаеплиләр .Газаплы көннәр башлана. Көне-төне сорау алулар газаплаулар Туфан моны бит авыр кичерә ,шулай да түзә .
13 слайд.
Туфан төрмә камерасындагы рәшәткә тәрәзәләргә карап
:”Илдә ниләр бар икән? Пожар микән таң микән?-дип бер гаепсез кешеләрне утта яндыручы поңар бетеп таң атуын зарыгып көтте.
Шигырь: :Илдә ниләр бар икән?”(укучы сөйли)
Русчасын С Сергей сөйли
Сугыш башлана Ул фронтка җибәрүләрен сорап берничә тапкыр гариза яза Кызганычка каршы бу хатлар тиешле урынга барып җитми.Х Туфанның тоткынлык чоры 16 елга сузыла.
14 слайд
Сугыш елларында Туфан бик аз яза.ләкин бу әсәрләрене игътибар белән укысак ,күбесендә иң мөһим сыйфат ята.
Әтисен көтә-көтә юл чатында суыкта уйланып утыручы сабыйны кызгана ул.
Каеннар сары иде шигыре .(укучы сөйли)
Сталин үлеп ,аның җитди хаталары ачылганнан соң гына .шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа 1956 елда ул Казанга кайтып төшә .Ул 81 яшенә кадәр иҗат эшен дәвам итә.
Җыр “Казан кичләре”(Хайрутдинова Айгөл)
Хәсән Туфанның туган авылында музее бар.Музейда Туфанның
Шәхси әйберләре үзе теккән күлмәге, китаплары саклана.

Туфанның нәшрияттә тоткан урыны югары .Күп кенә шигырьләре русчага тәрҗемә ителгән аның иҗаты белән рус укучылары да кызыксына һәм бик теләп укый.
Шагыйрьнең исеме мәңгелек аның исеме белән Чаллы шәһәрендә урам бар .

У вас нет прав для создания комментариев.