Мин татарча сөйләшәм
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Зәй муниципаль районы 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Раушания Габбас кызы

Концерт “Мин татарча сөйләшәм”.
Шүрәле (керә): Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезнең янга кунакка килдем.Сез мине таныйсызмы?
Балалар: Әйе, таныйбыз.
Шүрәле:Алайса, әйтегез әле. Мин кем булам?
Балалар : Шүрәле.
Шүрәле: Дөрес , балалар, дөрес. Шүрәле булам мин , Габдулла Тукай әкиятеннән.Мин , 6 нчы мәктәп укучылары белән бергә , сезгә концерт куярга килдем.Балалар , ә сез татарча беләсезме? Ягез , кулларыгызны күтәрегез әле, кайсыларыгыз белә?
(Балалар кулларын күтәрә).
Шүрәле: Афәрин, балалар, арагызда татарча белүчеләр күп икән. Без сезнең белән Татарстан Республикасында яшибез.Ә Татарстанда татар теле –дәүләт теле.Шуңа күрә, тырышып, татар телен өйрәнегез.Ә хәзер сүзне 6 нчы мәктәп укучыларына бирәм. Ә сез , балалар, игътибар белән тыңлап утырыгыз.
(Алып баручы кыз белән малай чыга.)
Кыз: Исәнмесез, нәни дуслар , диеп
Бүген сезгә эндәшәм.
Барыгыз да ишетегез-
Мин татарча сөйләшәм.
Малай: Саумысыгыз, хәерле көн!
Мин дә сезгә эндәшәм!
Концертыбызның исеме
“Мин татарча сөйләшәм!”
Кыз: Татарстанда инде берничә ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!”акциясе үткәрелә.Аның максаты-татар телен өйрәнүне көчәйтү , икетеллелек
шартларында республикада яшәүче башка милләт халыкларын да татарча сөйләшергә өйрәтү.
Малай: Без , 6 нчы мәктәп укучылары , быел да бу акциядә бик теләп катнаштык .Хәзер сезгә концертыбызны тәкъдим итәбез.

Кыз: Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә -кичә килгән ерактан.
Шушы телдә , бәхет теләп илгә
Җырларымны сезгә яңгыратам.

Җырлый 5 нче “Г” сыйныфы укучысы Гыйльманова Лилия.

Малай: Мин бәхетлемен
Мин өчләтә бәхетлемен:
Сөйлим әнкәм телендә,
Җырлыйм туган телемдә,
Тыңлыйм Тукай телендә.

Шигырь. “Кызыклы шәкерт” .Укыйлар: Камалиев Раил , Бекмухамедова Эсфир.

Кыз: Бие әле , бие әле,
Биегәнең юк әле,
Сезне матур бии диләр
Биетеп карыйк әле.

Ахметшина Алия һәм Алсу сезнең өчен бию башкара.

Малай :Ал да булыр чагыбыз
Гөл дә булыр чагыбыз.
Без җырламый кем җырласын
Безнең җырлар чагыбыз.

Җырлый Сөләйманов Кәрим , 1 нче “Б” сыйныфы укучысы.

Кыз:Әйдәгез, хәзер бергәләп “Шалкан” дигән рус халык әкиятен карыйк.
Уйныйлар 4 нче “В” сыйныфы укучылары.

Малай : Әкият тирән мәгънәгә ия.Ул “Тирләп эшләсәң , тәмләп ашарсың” дигән мәкальгә туры килә.
Кыз: Ә без монда рәхәтләнеп ,
Күңел ачып ятабыз.
Хәзер бәлки, берәр уен
Бергәләшеп уйнарыбыз.
Шүрәле , әйдә балалар белән уен уйныйбыз.
Шүрәле: Әйдәгез “ Түгәрәк “ уенын уйнап алыйк.(Балалар түгәрәккә басалар.Җиңүчеләргә призлар бирелә).
Малай : Кадерле , дуслар! Сез рус телендә сөйләшә беләсез.Без барыбыз да Татарстан республикасында аралашып дус һәм тату яшибез. Әйдәгез , татар телендә дә җиңел аралашырга өйрәник , тәрбиячеләребез , укытучыларыбыз безгә бу эштә булышырга һәрвакыт әзер.
Кыз: Сау булыгыз , уңышлар сезгә!

У вас нет прав для создания комментариев.