Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык
Рейтинг:   / 11
ПлохоОтлично 

"Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык"

Максат: 1. А.Алишның иҗатын өйрәнүне дәвам итү; “Ялкаулык- хурлык, тырышлык- зурлык” әсәрен уку.

2. Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

3. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.
Метод: фикер алышу, әңгәмә,сорауларга
җавап бирү, шәхескә юнәлдерелгән
укыту технологиясе
Җиһазлау: 1. Дәреслек.
2. А.Алиш китаплары.
3. Тормышы һәм иҗаты турында плакатлар.
4. М. Җәлил альбомы.
5. Җәлилчеләр. Салават күпере.
6.Илсөяр Сөнкишеваның “ Ул безнең арада” дигән китабы.
7. Мәтбугатта чыккан материаллар.
8. Портреты.
9.Иллюстрацияләр.
10. Слайдлар.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

- Исәнмесез!
-Хәерле көн!
- Утырыгыз.
- Бүген кем дежур?
- Бүген ничәсе?
- Нинди көн?
- Дәрестә кем юк?

II. Фонетик күнегүләр.

Е Я Ө

ерак ярыш бөҗәкләр
керешкәннәр ялкау шөпшә
сер аяклар өмет

III.Өй эшләрен тикшерү.Сезгә нинди өй эше бирелгән иде.

Кем укып карый.
а) диалоглар уку.
б) А.Алишның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп китү.

“Чылбыр уены”.

Укытучы: А.Алиш 1908 елның 15 сентябрендә туа.

1. Спаз районы Көек авылында туа.
2. Әтисе игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. Әнисе Газизә апа шигырьләр яза. Улы Алмаз белән Айваз исемле.
3. А. Алиш –балалар язучысы.
4. Сугышта катнаша.
5. М.Җәлил белән төрмәдә утыра.
6. 1944 елның 25 августында җәзалап үтерәләр.
7. А.Алиш исемендәге бүләк бар.
8.Казанда А.Алиш исемендәге урам бар.
9.А. Алишка -104 яшь.

- Бик яхшы укучылар.Әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп алыйк әле.Тест язып алырбыз.Алдыгызда тестлар ята.Җавапларын шунда ук билгелибез.

Тест
1.Абдулла Алиш Татарстанның атаклы...
а) рәссамы;
ә) язучысы;
б) композиторы.
2. А. Алишның туган ягы.
а) Арча районы Кушлавыч авылы;
ә) Спас районы Көек авылы;
б) Казан шәһәре.
3. Абдулла Алиш исемендәге бүләк алган гәҗит.
а) Сабантуй;
ә) Көмеш кыңгырау;
б) Салават күпере.
4. “Бары сиңа гына әйтәм дускаем, безнең хуҗабызны күрмәдеңме?”- дигән сүзләр кайсы әкияттән?
а) Койрыклар;
ә) Нечкәбил;
б) Сертотмас үрдәк.
5. А. Алишның әнисенең исеме.
а) Галимә;
ә) Галия;
б) Газизә.
6. А. Алишның яшәгән еллары.
а) 1908-1944;
ә) 1906-1944;
б) 1907-1943.

-Сез әзерме? Тестларны экранга карап төзәтегез,үзегезгә билге куегыз.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

-Без бүген сезнең белән А. Алишның “ Ялкаулык –хурлык, тырышлык – зурлык “ әкияте белән танышырбыз. Мин Алинәгә алдан аерым эш биргән идем.Әйдәле, Алинә. Сүзне сиңа бирәбез. Сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.
( Г. Тукай “ Эшкә өндәү”)
-Бу шигырне кем язган?
- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
- Хәтерлисезме, шигырне ничәнче класста өйрәндек?
- Г. Тукай бу шигырендә кечкенәдән эшкә, хезмәткә өйрәнергә өнди. Балачактан эшкә өйрәнсәң, хезмәтне яратсаң,картлык көннәрең рәхәт һәм тырыш булачагын әйтә.
-Без хезмәткә багышланган тагын нинди әсәрләр өйрәндек.
- Абдулла Әхмәт “ Үги кыз”.
- Зөхрә һәм Мәфтуха образлары аркылы бәхетнең хезмәт белән бәйле икәнлеген күрдек. Зөхрә намуслы, эш ярата. Ул үләргә тиеш булса да баеп кайта, ә Мәфтуха намуссызлыгы , ялкаулыгы аркасында хурлыкка кала.
- Укучылар бу әсәрләрне искә төшерүебез юкка түгел , безнең бүгенге әкиятебез дә эш турында. Әкиятнең исеменә игътибар итегез әле, бу нәрсә?, өйрәнгән нинди халык авыз иҗатына керә?
- Мәкаль.
Сүзлек өстендә эш.

Шөпшә- оса
Оя -гнездо
Балавыз- воск
Кәрәз - сот
Күзәнәкләр -ячейка
ә) Әсәрне тыңлау.(магнитафон тасмасында)
б) чылбыр буенча уку;
в) Әсәрдә катнашучыларны табу;
(Чәчәкләр патшасы, бөҗәкләр, бал корты, шөпшә)

V. Ныгыту.
- Бераз арып та киткәнсездер,әйдәгез “Кайсы сүз артык?” уены уйнап алыйк әле.Экранга карагыз.

Кайсы сүз артык?
Шөпшә
Нинди?

Мактанчык Ялкау Өлгер

Кайсы сүз артык?

Бал корты
Нинди?

Тырыш Эшчән Шапшак

2. Сорауларга җавап биреп карыйк.Экраннарга карыйбыз.

а) Чәчәкләр патшасы нәрсә оештырырга уйлый?
ә) Ярышның максаты нинди була?
б) Ярышта кемнәр катнаша?
в) Бал корты ничек эшли?
г) Шөпшә ничек эшли?

3. Сезне игътибарлыкка тикшереп карыйм әле. Һәрберегез алдында карточкалар бар. Бирелгән җөмләләрне дәвам итәргә кирәк.

Җөмләләрне әйтеп бетерегез.

1. Чәчәкләр патшасы бик зур ...... ...... ...... .
2. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да торышып ...... ...... ...... .
3. Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып ...... ...... ...... , ...... ...... .
4. Көннәрнең берендә Шөпшә ...... ...... ...... ...... .
5. Эштән кайтышлый, Бал корты ...... ...... ...... .
6. Ярыш көне ...... ...... .
7. Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә ...... ...... ...... .
8. Шул көннән башлап бал кортлары ...... ...... ...... ...... .
4.Әсәрне рольләргә бүлеп уку.

5. Кроссворд чишү.
1. Иң ялкау бөҗәк.
2. Балавыздан ясалган күзәнәкләр.
3. Чәчәкләр патшасы үткәрә.
4. Ярышта бал кортларына бал җыярга нәрсә бирәләр?
5. Без нәрсә өйрәндек?

КРОССВОРД

1 5
2

3
4

VI. Йомгаклау.

-Бик дөрес.Укучылар бүген без сезнең белән эш,хезмәт турында сөйләштек. Бәхетле, матур яшәү өчен нишләргә кирәк икән?

Укытучы:
А.Алиш үзенең бу әкияте белән безне хезмәтне сөяргә, тырыш, ялкау булмаска өйрәтә. Аның киңәшләрен барыбызда тыңлыйк. Акыллы, тәртипле, тырыш булыгыз.

VII. Өй эшләре бирү.
1 рәт. Әкиятне Чәчәкләр патшасы исеменнән сөйләргә өйрәнергә.
2 рәт. Әкиятне Шөпшә исеменнән сөйләргә өйрәнергә.
3 рәт. Әкиятне Бал корты исеменнән сөйләргә өйрәнергә.
VIII. Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.