Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

Ата-аналар һәм балалар белән уздырылган спорт чарасы
"Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе"

Беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Ильясова Гөлгенә Рәшит кызы.

Максаты. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, ата-аналар һәм балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Алдан башкарылган эшләр. Балалардан “Спорт-сәламәтлек нигезе” дигән темага рәсемнәр ясату. Ата- аналардан һәр команданың исеме язылган плакатлар эшләтү. Һәр команда членының күкрәгенә тагу өчен эмблема, котлау өчен грамота һәм бүләкләр әзерләү.
Бәйрәмнең барышы.
Алып баручы.
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар!
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык-безнең тормыш үзәге,
Дуслык-безнең бәйрәм бизәге.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк бөтенебезгә дә.
Без бүген бу залга көч сынашырга,спорт бәйрәменә җыелдык. Әгәр сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегезне яхшы икән, иртәгә эшегездә, укуыгызда җиңелрәк булыр.Бу залда кабынган еллмаю йортларыгызда да дәвам итсен иде.
Ә хәзер бер-беребезне сәламләү өчен сүзне командаларга бирәбез. Бүгенге ярышта исәп –хисап эшен алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырабыз.
Җитезләр командасы:
Саф күңел, шат йөз белән
Бу ярышка килдек без.
Әйдә, дуслар, дуслык җиңсен-
Шуны бик тә телибез.
Безнең девиз: ”Хәрәкәттә-бәрәкәт!”
Дуслык командасы:
Уңыш сезгә, уңыш безгә
Елмаеп-көлеп торсын,
Шушы ярыш арабызда
Дуслык җепләре сузсын.
Безнең девиз: ”Дуслыкта-көч!”
Алып баручы:
Ярышларны башлыйбыз.
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез.
Узара көч сынашырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз,
Бер урында тик утырудан
Тимер күк тутыкмагыз!

Беренче ярыш. “Өй җыештыру”.
Бала чиләккә тутырылган шакмакларны, билгеле бер араны йөгереп узып, бушатып килә .Әни йөгереп барып шул шакмакларны кире чиләккә тутыра. Әти йөгереп барып чиләкне алып кайта.
Икенче ярыш. "Әтиләр ярышы".
Бер минут эчендә сыңар аякта кем күбрәк сикергеч белән сикерә.
Өченче ярыш. "Әниләр ярышы".
Әниләр кыршау әйләндерә. Кыршау идәнгә төшкәнче әйләндерелә.
Дүртенче ярыш. ,,Кем юанрак?".
Бу ярыш балалар арасында уздырыла. Билгеләнгән вакыт эчендә сайлап куелган баланың киеменә кечкенә туплар тутыралар. Ахырдан һәр баланың киеменә ничә туп сыйганын саныйлар. Күбрәк туп тутырган команда җиңүче булып санала.
Бишенче ярыш. "Шар тәгәрәтәбез".
Һәр командага шарлар һәм гимнастик таяк бирелә. Сигнал бирелгәч, беренче басып торучы шарны таяк ярдәмендә тәгәрәтеп, билгеләнгән урынга кадәр алып бара һәм кәрзингә салырга тырыша. Очколар кәрзингә кертелгән шарлар санына карап билгеләнә.
Алтынчы ярыш. "Алма җыябыз".
Әтиләр балаларын иңбашына утырталар. Балаларның кулларында кәрзин. Әниләр билгеле бер ераклыктан кечкенә туп ыргыталар, ә балалар шул тупларны кәрзин белән тотып алырга тырыша. Очколар шулай ук кәрзингә кергән туп санына карап билгеләнә.
Җиденче ярыш." Кыршау эчендә йөгерү".
Старт сызыгыннан 10 метр ераклыкта кыршау куела. Беренче басып торган кеше сигнал бирелгәч йөгереп китә, кыршау эченә керә. Сызыктан әйләнеп йөгереп килә һәм кыршау эченә тагын бер кешене алып, яңадан сызыкка йөгерә. Алып килгән кешене сызыкта калдыра, яңадан икенче кешене алып китә. Икенче якка тизрәк чыгып беткән команда җиңүче була.
Сигезенче ярыш "Төз атучы".
Командалардан 5-6 метр ераклыкта бер - берсеннән 50 шәр сатиметр ара калдырып уенчыклар тезелә. Уенчылар бер-бер артлы тупларны ыргыталар, мөмкин кадәр күбрәк уенчыкны егарга тырышалар. Уенчыкларны күбрәк еккан команда җиңүче була.
Тугынче ярыш. ,, Эстафета".
Идәнгә маталар җәелә. Сигнал булгач, беренче басып торучылар йөгереп барып матада мәтәлчек аталар, гимнастик урындыкта шуышалар, сикергечләр белән билгеле бер араны сикереп узалар һәм кире йөгереп кайтып, эстафетаны чираттагы уенчының җилкәсенә кул белән кагылып тапшыралар. Уенны беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.
Унынчы ярыш. "Тату гаилә".
Әти белән әни, бер-берсенең кулларын тотып, утыргыч ясыйлар һәм баланы шунда утыртып, тиешле урыннан әйләнеп йөгереп киләләр.
Сүз хөрмәтле жюри әгъзаларына бирелә, алар ярышларга нәтиҗә ясый. Һәр гаиләгә грамоталар, бүләкләр тапшырыла.
Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр! Ярышларга килүегез, бәйрәмне күңелле итеп уздырырга ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Спорт бәйрәмен Н.Мирхазованың "Сәламәтлек безгә кирәк!" дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә.
Сәламәтлек елы атлый-
Татар илен иңләп-буйлап.
Бассын һәркем бер рәткә!
Кушыл безгә, торма уйлап.
Камиллекнең чиге юк бит,
Сәламәтлек безгә кирәк!
Бергә узган күнегүләр
Барыбер дә күңеллерәк.
Бергә булсак, җиңелмәбез,
Бергә булыйк, бездән калма.
Зур җиңүләр безне көтә,
Без яулыйсы үрләр алда!

У вас нет прав для создания комментариев.