Сөйдергән дә тел...
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы
Биектау районы
Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

"Сөйдергән дә тел..."

Телдән чыгарылган журнал

Сыйныф җитәкчесе:
Ильясова Гөлгенә Рәшит кызы

Максат: 1). Туган телгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;
2). Укучыларда кешеләр белән аралашу теләге, әдәплелек
күнекмәләре булдыру.
3).Күркәм,яхшы гадәтләр тәрбияләү.

Җиһазлау: рәсемнәр белән бизәлгән журнал, тактада мәкальләр язылган
плакат:
“Инсафлының теле саф”,
“Әдәп башы - тел”,
“Әдәп төбе - матур гадәт”,
язучы Р. Төхфәтуллин сүзләре:
“Ай ул җылы сүз! Күңелләргә сары май булып ята, дөньяларны ямьләндерә,
беләкләргә көч бирә торган җылы сүз! Кешеләр шул гаҗәп шифалы
байлыкларын нигә ул кадәр саран бүләк итәләр икән? Кешеләр бер-берсенә
гел җылы сүзләр генә әйтешсәләр ничек күңелле булыр иде”.

Телдән журналның эчтәлеге:
1 нче бит. “Иң татлы тел – туган тел,
Анам сөйли торган тел”.
2 нче бит. “Әссәләмегаләйкем”.
3 нче бит. “Тылсымлы сүзләр”.
4 нче бит. “Әйдәгез, матур сөйләшик!”
5 нче бит. “Сау булыгыз!”
Тышлыкның артында “Биздергән дә тел” дип язылган.
Тәрбия сәгатенең барышы:
Укытучы: Исәнмесез, балалар!
Укучылар: Исәнмесез,саумысез!
Укытучы: Хәерле көннәр,балалар,
Имин үтсен көнегез!
Кәефләрегез ничек соң?
Укучылар: Кояшлы иртә кебек,
Анам телен, Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек.
Укытучы: Утырыгыз, балалар. Хәзер безнең тәрбия сәгате. Укучылар, сез өегезгә нинди газета-журналлар алдырасыз һәм яратып укыйсыз? (Укучылар җавабы).
Әйе, сезнең күбегез “Сабантуй” газетасын һәм “Салават күпере” журналын яратып укый. Иптәшләрегезгә күрсәтү өчен мәктәпкә дә алып киләсез. Журналлар күп төрле булалар, матур рәсемле, татар һәм рус телләрендә чыгалар. Алар үзләреннән-үзләре генә барлыкка килмиләр. Журналларны сезгә китереп җиткерү өчен абыйлар һәм апалар бик тырышып эшлиләр. Бүген без дә алар кебек иҗат итәрбез – журнал чыгарырбыз. Безнең журналыбыз телдән журнал булыр. Әйдәгез аның исемен дә укып карыйк: “Сөйдергән дә тел...” Журналның битләрен ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен кабатларбыз, бу хакта белемнәребезне ныгытырбыз.
Хәзер журналның беренче битен ачыйк һәм укыйк:
“Иң татлы тел – туган тел,
Анам сөйләп торган тел.”
(Магнитофон язмасында “Мин яратам сине, Татарстан!” (Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов сүзләре) җырының 2 нче куплеты яңгырый):
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам.
Җан әрнеткеч әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
Туган тел! Татар теле! Аны яратмый мөмкин түгел! Аннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы тел бар микән? Безнең туган телебез – татар теле. Аны ана теле диләр. Чөнки туган телебездә беренче сүзне безгә әниләр әйтә. Безнең телебез дә татар сүзләре белән: “Әннә”, “Әттә”, “Мәм-мәм”, - дип ачыла. Татар телен әле без Тукай теле дип тә атыйбыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бик күп шигырьләр иҗат иткән. Алар арасында безгә бүләк итеп калдырылган бик кыйммәтле бер шигырь дә бар. Кем әйтә, нинди шигырь икән ул?
Укучылар: “Туган тел” шигыре.
Укытучы: Әйе, бик дөрес.Әйдәгез аны бергәләп җырлап та күрсәтик.
(“Туган тел” җыры (Г.Тукай шигыре, халык көе) яңгырый.)
Укытучы: Сезнең яраткан шагыйрегез Шәүкәт Галиевнең туган тел турында дүрт юллык шигыре бар. Дүрт кенә юллык булса да, аңа бик зур мәгънә салынган. Бу шигырьне безгә Салават сөйләп күрсәтер.
Салават: “Туган тел – иң татлы тел.
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле диеп телең йотма,
Туган телне онытма!”
Укытучы: Туган телебезне онытмаска, тырышып өйрәнергә кирәк. Журналыбызның беренче бите тулды. Миңа калса, бик матур килеп чыкты беренче бит. Икенче биткә күчкәнче бераз ял итеп алыйк:
Әтәч канат кагынып,
Кычкырды инде күптән:
“Кикри-күк! Кикри-күк!”
Киерелдек, сузылдык та
Сикереп тордык иртән.
Урыннарны җыштырдык,
Кулларны, битне юдык,
Физзарядка ясарга дип
Тышка йөгереп чыктык.
Куллар өчен, җилкә өчен
Ясадык күнегүләр
Һәм саф һавада йөгердек.
Күтәрелде күңелләр!
Укытучы: Журналыбызның икенче битен ачыйк һәм укыйк: “Әссәләмегәләйкем!” (Укучылар башкаруында “Әссәләмегәләйкем!” җыры (Р.Әхиярова көе, Г.Садә сүзләре)
яңгырый.)
Укытучы: Укучылар, “Әссәләмегәләйкем!” нәрсә дигән сүз икән ул? (Җавап көтелә.)
Әйе, ул “Исәнмесез” дигән сүз. Бу сүзне әйтүе бик күңелле, ишетүе бик рәхәт.
Исәнмесез!
Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек.
Исәнмесез!
Бер- беребезгә нинди сүз әйттек?
Гади исәнмесездән башка сүз әйтмәдек.
Нидән бер тамчы кояш артты дөньяда?
Нидән бер тамчы бәхет артты дөньяда?
Нидән бер тамчы шатлык артты дөньяда?
Матур итеп исәнләшкәч, “бер тамчы шатлык арта икән дөньяда”. “Исәнмесез” дигән сүз “мин сине күрәм, кеше, сине хөрмәт итәм,. сиңа исәнлек, тынычлык , шатлык , бәхет телим”, - дигән мәгънәне аңлата. Исәнләшергә теләмәү , биргән сәламне алмау бик зур әдәпсезлек булып санала.
Төрле халыклар төрлечә исәнләшә. Тибетлылар уң куллары белән баш киемнәрен салалар, сул кулларын колак артына куялар, телләрен чыгаралар. Европалылар , эшләпәләрен салып, җиңелчә башларын ияләр. Японнар кешенең яшенә һәм дәрәҗәсенә карап төрлечә баш ияләр: җиңелчә, уртача түбәнлектә, нык кына бөгелеп – түбәнчелек белән баш ию. Татарлар да үзенчә исәнләшә. Ничек исәнләшәләр алар?
( Җавап: Ике кулларын сузып исәнләшәләр.)
Укытучы: Дөрес. Бу - минем кулымда корал юк, мин синең белән дус, дигәнне аңлата. Әйтегез әле, чит кешеләр белән генә исәнләшергә кирәкме? Әллә әти-әни, дәү әти-дәү әни белән дә исәнләшергә кирәкме? Сорауга җавап биргәнче Айгөлне тыңлыйк әле. Ул безгә Хәкимҗан Халиковның “Хәерле иртә” шигырен сөйләр:
Иртән торып чыгуга ,
Урап алды чебиләр.
Әй сөйлиләр.сөйлиләр:
-Чи – чи, чи- чи-чи, - диләр.
Берсен тотып иркәлим,
Икенчесен иркәлим...
Алар: “ Пип – пип- пип”, - дисә,
Мин: “Хәерле иртә! – дим.
Тукта, тукта! Нишләргә?
Әле төште хәтергә:
Әнигә бит шулай дип,
Онытканмын әйтергә.”
Укытучы: Укучылар, ә сез әти-әниләрегезгә хәерле иртә телисезме соң? (Укучылар җавабы.) Хәерле иртәне әти-әнигә генә түгел, бар дөньяга, табигатькә дә әйтергә кирәк. Әйдәгез, без дә дусларга, туганнарга, табигатькә, илебезгә хәерле иртә телик:
Хәерле иртә, агачлар!
Хәерле иртә, кошлар!
Хәерле иртә, табигать!
Хәерле иртә, дуслар!
Хәерле иртә, бар дөнья!
Хәерле иртә, илем!
Илем – көнем, динем – телем,
Сөекле халкым минем!
Балалар, сез тагын нинди исәнләшү сүзләре беләсез? (“Исәнмесез”, “Хәерле
иртә “, “Саумысез”, “Ни хәлегез бар?”, “Хәерле көн”, “Сәлам” һ.б.) Укучылар, сез кич белән әйтелергә тиешле матур сүзләрне беләсезме? Нинди сүзләр ул? (“Хәерле кич”, “Тыныч йокы”.) Журналыбызның бу битен без кешеләргә яхшылык, дөньяга иминлек теләп башлаган идек, “Әссәләмегәләйкем!” дип исәнләшкән идек. Нинди теләк белән тәмамлыйк икән? ( “Тыныч йокы”) “Тыныч йокы әнкәйгә!
Тыныч йокы әткәйгә!
Тыныч йокы абыема!
Тыныч йокы радиога!
Тыныч йокы үземә!
Тыныч йокы күземә!
Тыныч йокы курчакларыма,
Куяннарыма – курчакларыма!
Тыныч йокы сәгать күкесенә дә!
Тыныч йокы бөтенесенә дә!
Юк, юк, күке уяу ятсын,
Иртән безне уятсын!
Укытучы: Журналыбызның өченче битен ачтык. Ул “Тылсымлы сүзләр” дип атала. Без сезнең белән күп кенә матур, тылсымлы сүзләр беләбез. Бүген шуларның берсенә тукталырбыз. Ул – “Рәхмәт” сүзе. “Бер рәхмәт мең бәладан коткарыр,” – ди татар халык мәкале. Рәхмәтне чын йөрәктән, эшләп алырга кирәк. Гөлназ сезгә хәзер Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт” дигән шигырен сөйләп күрсәтер:
Алсу хәзер зур кыз инде –
Аңа өч тулган.
Алсу бүген абыйсының
Яулыгын юган.
Шатлыктан нәни Алсуның
Күзләре яна:
Рәхмәт әйткән моның өчен
Абыйсы аңа.
Мөмкин түгел шатланмаска:
Бит шундый рәхәт!
Чын күңелдән эшләп алган
Беренче рәхмәт!
Укытучы: Алсуга ни өчен рәхмәт әйткәннәр? Сез дә шулай рәхмәт әйтә беләсезме? Хәзер миңа рәхмәт әйтергә мөмкин булган ситуацияләрне сурәтләп күрсәтегез әле. (Укучыларның җаваплары тыңлана.) Тагын кайчан рәхмәт әйтергә мөмкин икәнлеге турында безгә Айгөл әйтеп бирер (Ш.Галиевның “Рәхмәтләр” шигыре):
Җиргә төшкәч
Бияләе,
Гафур алып
Биргән иде.
Динә аңа:
“Рәхмәт!” – диде.
Малайның да
Җылы сүзгә
Кәефе килде.
Елмайды да:
“Рәхмәтеңә
Рәхмәт!” – диде.
Динә көлде.
Бик күңелле,
Рәхәт иде...
Җиргә төшкән
Бияләйгә
Рәхмәт инде!
Укытучы: Бияләйгә дә рәхмәт әйтеп була икән. Рәхмәт сүзен ешрак кулланырга тырышыгыз.
Журналыбызның дүртенче битен ачабыз. Ул “Әйдәгез, матур сөйләшик!” дип атала. Хәзер без ике төркемгә бүленеп кечкенә генә тамаша уйнап күрсәтербез. Бер – берегезнең уенын игътибар белән күзәтеп утырыгыз.
Беренче тамаша.
Куян баласы елап утыра. Аның янына иптәшләре җыелган.
Тычкан. Куянчык, син нигә елыйсың?
Куян. Минем әтиемне дә, әниемне дә аучы алып китте. Мин бер үзем калдым.
Бүре. И, мескен... Бәләкәй бәби кебек елап утырма инде...
Тычкан. Елак – мылак, ертык колак, карама таяк, карт әтәч. Кикри – күк!
( Көлә).
Төлке. Минем әнием бүген тәмле бәлеш пешерде.
Бүре.Ә минем әтием миңа өр – яңа машина алып кайтты. Лә - лә - лә!
Тычкан. Мин өйдә үзем генә калганда да курыкмыйм.
Укытучы.Укучылар, дуслары куян белән дөрес сөйләштеләрме? Сез алар урынында булсагыз, куян баласы белән ничек сөйләшер идегез? Куян баласын сез ничек юатыр идегез? (Укучыларның җаваплары тыңлана).
Икенче тамаша.
Галимә әби су буеннан каз бәбкәләрен куып кайтып килә.
Галимә әби. Көш - көш! Рәхмәт яугырлары! Я тилгән алып китәр үзегезне.
Малай. Привет, Галимә әби! Хәлләрең ничек?
Кыз. Сәлам, Галимә әби! Эшләрең ничек бара?
Галимә әби. Аллага шөкер, балалар.
Укытучы. Балалар, Сез Галимә әби белән ничек исәнләшер идегез?
“ Сәлам!”, “Привет!” дип олы яшьтәге кеше белән исәнләшергә ярыймы? Галимә әби белән менә болайрак исәнләшсәк әйбәт булыр иде: “Исәнмесез, Галимә әби! Исән - сау гына йөрисезме?”
Галимә әби. Алага шөкер, кызым!
Укытучы. Галимә әби, каз бәбкәләре саклаганда борынгы китаплар да укыдыгызмы әллә?
Галимә әби. Әйе шул, кызым.
Укытучы. Галимә әби, борынгы китапта ниләр язылган? Безгә дә укып күрсәтегез әле.
Галимә әби. “Очрашкан вакытта таныш булса да, булмаса да сәлам бирү вә сәлам кайтару кирәк. Сәламнең артыгы да, киме дә юк. Әгәр кешеләр җыелышып торалар икән, барысы да ишетерлек итеп, кычкырып исәнләшергә кирәк. Берәр йортка йомыш белән кергәч, берәүне дә күрмәсәң дә, барыбер исәнләш. Синең сәламеңне йорттагы фәрештәләр ишетерләр. Әгәр берәү синең аркылы дустына, туганына сәлам тапшыра икән, аны җиткерергә тырыш. Исәнләшкәндә яшь кеше өлкәнгә, җәяүле кеше атка утырганына, басып торган кеше утырган кешегә, укучы укытучыга сәлам бирергә тиеш”.
Укытучы. Рәхмәт, Галимә әби, китабыңга бик матур сүзләр язылган икән.
Галимә әби. Мин сезгә тагын китаплар укырмын әле. Хәзер кайтыйм инде.
Укучылар. Сау булыгыз, Галимә әби.
( Китаптан укылганнар буенча әңгәмә оештырыла).
Укытучы. Укучылар, журналның соңгы битенә җиттек. Ул “Сау булыгыз” дип атала. Исәнләшә белеп тә, саубуллаша белмәсәгез, сезне тәрбияле бала димәсләр. Саубуллашу сүзләре берничә: “Хушыгыз!”, “Сау булыгыз!” Боларны онытмагыз! Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Ә тәмле сүз әйтсәң, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә, ә тәмле сүзнең, күпме генә кабатласаң да, кадере бетми. Бүген ишеткән тылсымлы сүзләрне күбрәк куллансагыз иде.
Тәрбия сәгатен язучы Р.Төхвәтуллин сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
“Ай ул җылы сүз! Күңелләргә сары май булып ята, дөньяларны ямьләндерә, беләкләргә көч бирә торган җылы сүз! Кешеләр шул гаҗәп шифалы байлыкларын нигә шулкадәр саран бүләк итәләр икән? Кешеләр бер-берсенә гел җылы сүзләр генә әйтешсәләр, ничек күңелле булыр иде!”

У вас нет прав для создания комментариев.