Әдәби-музыкаль кичә "Иң кадерле кеше җирдә - Әни"
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
МБОУ «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г.Буинска РТ»

“Иң кадерле кеше җирдә- Әни!”
Әдәби- музыкаль кичә

Татар теле һәм әдәбият укытучысы
Галиева Гөлнара Аринат кызы

Залда плакат “Иң кадерле кеше җирдә - әни!”. Зал чәчәкләр, шарлар белән бизәлә. Балалар кулдан бүләк ясый. Бәйрәмдә барлык башлангыч сыйныф укучылары, аларның әниләре катнаша.

Кичә барышы
1нче алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез. Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм - Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!
2нче алып баручы: Бәйрәмнең кайсы да тәңгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәт, өегезгә иминлек алып килсен!
1нче алып баручы: Син беләсеңме, без синең белән әниләр бәйрәмен алып барачакбыз.
2нче алып баручы: Әниләр бәйрәме... Әни,...әти диген. Минем әтием бәйрәмемени?
1нче алып баручы: Юк инде. Әниләр бәйрәме. Менә тыңлап кара әле син балаларны, хәзер белерсең.

1нче укучы: Әни... Өч хәрефтән торган б у сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кешегә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.
2нче укучы: Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
3нче укучы: Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гуя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
4нче укучы: Ә авырсаң... Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
5нче укучы: Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.


:
8нче укучы: Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагында татлы йокыларын калдырып сине кем караган?
Барысы бергә: Әнием!
9нчы укучы: Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?
Барысы бергә: Әнием!
10ны укучы: Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?
Барысы бергә: Әнием!
11нче укучы: Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?
Барысы бергә: Әнием!

12нче укучы:
Тик син генә, әнкәй, тик син генә,
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.



1нче алып баручы: Менә аңлашылды. Зур рәхмәт сезгә, дусларым! Әниләр турында җыр, шигырь бик күп инде, алайса.
2нче алып баручы:
Син әйтәсең, әни, күз нурым дип,
Хәтеремдә калыр бу сүзең.
Гомер буе янды маяк булып,
Нур сибермен сиңа мин үзем.
1нче алып баручы: Әйдә, Надя, әниләр турында язылган иң матур җырларның берсен тыңлап үтик. (Җыр “Җырлыйм әнием турында”

2нче алып баручы: Слово для приветствия мам на русском языке
1нче укучы: Мама! В этом слове солнца свет!
2нче укучы: Мама! Лучше слова в мире нет!
3нче укучы: Мама! Кто роднее, чем она?
4нче укучы: Мама! У нее в глазах весна!
5нче укучы: Мама! На земле добрее всех!
6нчы укучы: Мама! Дарит сказки, дарит смех!
7ные укучы: Мама! Из-за нас порой грустит.
8нче укучы: Мама! Пожалеет и простит.
9нчы укучы: Мама! В этом слове солнца свет!
10нчы укучы: Мама! Лучше слова в мире нет!
11нче укучы: Мама! Льется песня ручьем.
12нче укучы: Мама! Это мы о ней поем.
(Рус телендә җыр)
1нче укучы: Нам на месте не сидится, любим мы повеселиться!
Учитель
“Сүз тыңлау” уены
Укытучы әйтсә, бас (басалар)
Ул рөхсәт иткәч, утыр (утыралар)
Сөйлисең килсә әгәр,
Кулыңны гына күтәр (кул күтәрәләр)
Икенче уен “Бездә дуслык”
Бер – кулларны алга сузабыз.
Ике – кулларны күтәрәбез.
Өч – кулларны як-якка сузабыз.
Дүрт – кулларны төшерәбез.
Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.
“Бармаклар”
Бу бармак – бабай,
Бу бармак - әби,
Бу бармак - әти,
Бу бармак - әни,
Бу бармак – мин.
Бу – безнең гаилә.
“Чебиләр зарядкасы”
Нәни чебиләр барысы да (канат кагу хәрәкәте)
Сары майка кигәннәр (кулларны җилкәдән билгә таба төшерү)
Зарядка ясарга дип (гимнастика ясау)
Бер урынга килгәннәр (аякларны тапырдату)
Корт, корт, корт, корт,
Бер урынга килгәннәр.
Тавык аңлата: “Корт, корт”.
Үз телендә аларга.
Зарядка ясаган чакта
Ничек канат кагарга.
Корт, корт, корт, корт.
Ничек канат кагарга (кулларны як-якка җәеп чүгәлиләр, басалар)
Тик тавыкның әйткәненә
Колак салмый чебиләр.
Шуңа алар зарядканы,
Дөрес ясый белмиләр.
Корт, корт, корт, корт.
Дөрес ясый белмиләр (төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

Укытучы сүзе: Рәхмәт сезгә, дусларым! Сез минем күзләремне ачтыгыз, дөреслеккә, яктылыкка юл күрсәттегез. Әниләргә саулык, озын гомер телим.
2нче укучы: Нам плясать и петь не лень, мы б плясали целый день!
1нче алып баручы: Разрешим им повеселиться?
2нче алып баручы: Ну конечно! Веселитесь, танцуйте!

1нчы алып баручы:
Әниләр бәйрәме көнендә,
Җырламый калырга буламы?
Әниләр булмаса, әниләр булмаса,
Җылытыр иде кем дөньяны?
(Җыр “Әниләргә рәхмәт”)
Безне дөньяга тудырган
Әниләргә рәхмәт.
Әниләрне яратыгыз,
Менә шунда хикмәт!
Безне үстергән, көч биргән
Әниләргә рәхмәт.
Әниләрне хөрмәтләгез,
Менә шунда хикмәт!
Безне тормышка юллаган
Әниләргә рәхмәт.
Әниләрнең кадерен белик,
Менә шунда хикмәт!

Лена:
“Әни” диеп язып куйдым яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый “Әни” сүзен таптарга.
Олыга да, кечегә дә - әни ул кирәк кеше!
Аның күңеле изгелектә, шуңа үрнәк һәр эше!
2нче алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Сезне тагын бер тапкыр Әниләр көне белән тәбрик итәбез.
Һәрвакыт булсын кояш,
Һәрвакыт булсын һава,
Һәрвакыт булсын әни,
Һәрвакыт булыйм мин.
1нче алып баручы: Поздравляем Вас с праздником 8-е Марта. Желаем Вам крепкого здоровья и успехов в жизни.
Пусть всегда будет солнце!
Пусть всегда будет небо!
Пусть всегда будет мама!
Пусть всегда будем мы!


Әни
Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!
Роберт Миңнуллин.

У вас нет прав для создания комментариев.