Студентлар белән очрашу кичәсе
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 
МБОУ "Кунгерская СОШ" Атнинского муниципального района

Внеклассное мероприятие "Встреча с выпускниками"
Исламгалиева Розалия Фоатовна, учитель ИЗО и искусства
2012-2013 учебный год
Студентлар белән очрашу кичәсе.
10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр
1а.б.-Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын.
2 а.б.-Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
1а.б.-Исәнмесез, хәерле кич, кадерле дуслар, укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Бүгенге кичәдә сезнең белән бергәләп күп һөнәрләр турында сөйләшербез, ишеткәннәребез, күргәннәребез һөнәр сайларга, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
2а.б.-Әлбәттә, һөнәрләр күп, ләкин шул һөнәрләрне сайларга юл күрсәтүче, белем бирүче кешеләребез – укытучыларыбыз турында әйтеп китми мөмкин түгел.
-1а.б.- Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта,
Һәр укучы - язылмаган роман ,
Һәр дәресегез – маяк тормышта,
Эш коралыгыз гади - акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин тирәлек.
2 а.б.-Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим, дип зурлап эндәшә,
Яшьләр сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
1 а.б. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучылар укытучыларының исем – фамилияләрен яхшы хәтерлиләр микән, әйдәгез, сынап карыйк әле.
УЕН. Алып баручы укытучының фамилиясен әйтеп бара, залдагылар исеме һәм атасының исемен әйтергә тиеш
Фазуллина (Бәрия Гыйбадулловна)
Хәкимҗанова (Фаилә Фәйзиевна)
Габидуллина (Фирая Бариевна)
Гыйлемханов (Илгизәр Закирович)
Сәгдиев (Фәрхәт Гарәфетдинович)
Вәлиевва (Җәүһәрия Хәйдәровна)
Вәлиев (Дамир Габдрахманович)
Садыков (Рәшит Шакирович)
Гатауллин (Ягфәр Шәйхиевич)
Ганиев (Хөсәен Хәйдәрович)
Мөбәрәкшин (Айдар Госманович).
2 а.б. Укытучыларыгызны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә.

1а.б.Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң хөрмәткә лаеклы укытучыларының берсе -мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәзинә Равил кызы Җәләлиевага бирәбез.
Рәзинә апа сөйли.
Илүзә.- Мәктәпне тәмамлау белән башта: “Кем булырга?”, “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар туа. Һәркем үз күңеленә ятышлы, хыялын тормышка ашырырдай, файдалы һөнәр сайлый ала.
Фәнил: Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.
Илүзә.- Бүлмәдән – бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр
Кем кайда нинди сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган...
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Бу сүзләр, әлбәттә, безнең узган елгы чыгарылыш укучыларына күбрәк кагыла-дыр. Аларда нинди яңалыклар бар икән? Узган елгы чыгарылыш укучылары, Язилә, Салават, Ильяр, Инсаф, Айнур, Рамил, рәхим итегез.
Фәнил. Сезнең барысы да әйбәт икәненә инаныр өчен безнең кайбер сорауларыбыз бар. Әйтегез әле
- Сезнең яшегез ничә дип уйлыйсыз: паспорт буенча, тирә – ягыгыздагыларның фикере буенча, сәламәтлегегез буенча.
- Сезнең шәхси машинагыз бармы, дачагыз, этегез, ясалма керфекләрегез, паригыгыз, ясалма тешләрегез, япон плеерыгыз?
- Начар гадәтләрегез бармы? Мәсәлән, тәмәке тарту, нәчәлникләр белән бәхәсләшәсезме, иртәнге зарядканы ясыйсызмы,укуга соңга калмыйча килү, сессияне бернинди “койрыкларсыз” вакытында бирү.
- Сыйныфташларыгыз белән исәнләшәсезме?
- Юмор хисегезне онытмадыгызмы әле?
- Сезнең сыйныфның нинди уңышлары хәтерегездә калды?
-Мәктәп журналын яндырасы килгән вакытларың булдымы?
- Балачак кая калды икән?
- Өй эшләрен кемнән күчерергә ярата идең?
- Дәрестә иң яраткан мизгелләрең?
- Синең мәктәптә иң яраткан урының?
- Укытучыларга һәм үзеңнең сыйныфташларыңа әйтер сүзләрең бармы?
- Хыялларың тормышка аштымы?
Илүзә: Мәктәптә уку чорында сез үзешчән сәнгатьтә актив катнаштыгыз, һәм алдагы биюебез дә сезгә ошар дип уйлыйбыз.
Концерт номеры бию 11нче сыйныф кызлары Илүзә һәм Зөбәрҗәт
Илүзә:- Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да бар. Сүзне аларга бирик әле. Рәхим итегез!
Аграрный университетта белем алучы Гибадуллин Алмазга сүз бирәбез. Гибадуллин Алмаз сөйли һәм җырлый
Сабиров Рамил
КХТИ – Технологик университетта укучы Садретдинов Айнурны чакырам. Шулай ук Шакиров Салават һәм Заһидуллина Регина да шушы уку йортында белем ала. Аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр.
Зөбәрҗәт: Кадерле дуслар, сезнең өчен тагын бер бию тәкъдим итәбез. Сезнең каршыда Зәринә Исламгалиева рус халык биюе белән.
Зәринә бию
Зөбәрҗәт: Безнең сыйныф укучылары арасында фармацевтика белән кызыксыну-чылар да бар. Галләмова Нурдидәнең чыгышы безнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Нурдидә сөйли
Илүзә: Бүгенге көндә медицина өлкәсендә белем алучы студентларыбыз да шактый. Без бүген медицина көллиятендә белем алучы студентлар фикере кызыксындыра. Бирегә Галиева Айсылуны чакырабыз.
Айсылу
(Исламгалиев Рөстәм)

Зөбәрҗәт: Мәктәптә укыган чорда Алмаз белән Марс мәктәбебезнең йөзек кашлары булдылар. Һәр чарада башлап йөрделәр. Марс үзенең булачак һөнәрен дә сәнгать белән бәйләде. Культура университеты студенты Шиһапов Марс ны бирегә чакырабыз. (Сөйли).
Шиһапов Марс җырлый.
Фәнил: Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын тагын бер сынап карыйсы килә. Мәктәпкә алар ничек әзерләнделәр икән, портфельләренә нәрсәләр тутырып йөрделәр икән? Белик әле. Бирегә юмор хисенә бай 1 егет һәм 1 кызны чакырам.
Портфель тутыру уены. Алдан тутырылган портфельдәге һәр әйберне мәктәптә бик тә кирәк һәм ни өчен кирәк икәнен аңлатып бирергә. Портфельдә резин перчатка, буш банка, берәр уенчык, помада, уенчык машина, кояштан саклану күзлеге һ.б. шундыйлар булырга мөмкин.
Илүзә: Сыйныфыбыздагы укучылар арасында Казанның иң борынгы һәм данлыклы уку йортларыннан берсе булган Казан Федераль Университетында укуларын дәвам итәргә теләүчеләр дә бар. Бу уку йорты турында сөйләү өчен бирегә Мөбәрәкшина Айсылуны чакырам.
Мөбәрәкшина Айсылу сөйли
10 нчы сыйныф укчылары парлы татар биюе.
Фәнил: 10нчы сыйныф укучыларының дәртле бию ләрен караганнан соң, хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезнең дә биисегез килеп калгандыр. Хәзер мин бирегә 5 егет һәм 5 кызны чакырам. Ике командага бүленеп бию ярышы. Кызлар һәм егетләр командасы. Һәр командага аерым көй куеп, төрле халык биюләре биетү.
Фәнил: Молодцы! Булдырдыгыз! Һәр ике команда да бик матур бии икән, төгәл генә җиңүчеләрне билгеләп тә булмады. Болар белем ягыннан ничек икән, сынап карыйк әле. Хәзер мин сезгә мәктәп темасына кагылышлы сораулар бирәм, кайсы коанда күбрәк дөрес җавап бирә, шул җңүче була.
Кызыклы сораулар
1. Укучыларның чыгарга яратмаган урыннары. (Такта).
2. Укытучы урындыгындагы сюрприз. (Кнопка).
3. Ата-аналар һәм укытучыларның танышу клубы. (Ата-аналар җыелышы).
4. Яссы глобус. (Карта).
5. Ата-аналар өчен афтограф альбомы. (Көндәлек)
6. 2дән 5кә кадәр. (Билге).
7. Газаплар һәм җәзаларның башлануы һәм бетүе турында сигнал.(Звонок)
8. Мәктәп масштабындагы президент. (Директор).
9. Һәр сыйныфта да бар. (Такта).
10. Барлык укытучылар тилмереп көтеп ала. (Отпуск).
11. Сөйләшүче глобус. (География укытучысы).
12. Аяклы калькулятор (Гөлзидә апа)
13. Аяклы формула (Физика укытучысы)
14. Мәктәпнең ял йорты (Арттагы парта)
15. Коткару хезмәте (Шпаргалка)
16. Бөтендөнья сугышы (Тәнәфес вакыты)
Зөбәрҗәт: Районыбызның визит карточкасы булган Әтнә техникумы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли. Бу уку йортында да безнең мәктәпнең шактый гына укучылары белем ала. Шуларның берсе – Минишина Алия. Алия, әлеге уку йорты турында сөйләп китерсең дип уйлыйбыз.
Минишина Алия җырлый.
Минишина Алия сөйли.
1а.б.- Безнең мәктәпне тәмамлаган яшьләр дә тормышта үз урыннарын алырлар һәм бүген туган ягыбызның күп тармакларында хезмәт куярлар. Без аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанырбыз. Һәм алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйбыз.
2а.б.- Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килегез тагы.
1а.б.- Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.
Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,
Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!
2а.б.- Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Килүегез өчен зур рәхмәт. Алдагы көнегездә дә без сезгә зур уңышлар, исәнлек – саулык, бәхет, укуыгызда бары уңышлар гына теләп калабыз !
10 нчы сыйныф кызлары башкаруында җыр “Юкка түгел, юкка түгелдер”

У вас нет прав для создания комментариев.