Внеклассное мероприятие на тему: «Мамин праздник» (на татарском языке)
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский»
Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Открытый урок.
Внеклассное мероприятие на тему:
«Мамин праздник» (на татарском языке)


Кашапова Фануза Анваровна,
заместитель директора по вопросам национального образования, учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории

Актюба, 2012 год

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе



Сыйныфтан тыш чара.
“Әниләр бәйрәме”

Төзеде: югары категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Кашапова Ф. Ә.

Актүбә, 2013 нче ел.

Әниләр бәйрәме
(воспитательное мероприятие)
Цель: Поздравить мам
Задачи:
1.Развивать творческие способности детей;
2. Развивать самостоятельность, умение организовывать досуговую деятельность.

Зал бәйрәмчә бизәлә.Кабартылган шарлар эленә. Әниләргә багышлап стена газетасы чыгарыла.
Алып баручы: Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез кадерле кешеләребез сезгә, хөрмәтле хатын-кызларга, газиз әниләребезгә багышлана.
Жыр. "Әниләр" Р.Яхин көе.
Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы.
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр,
Күтәрергә әзер торучы
Кем ул? Әниләр...
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Ссз бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.
Кушымта
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле бер кешебез булып
Сакланырсыз күңел түрендә.
Алып баручы: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә ?
Нигә кояш көлеп карый ?
Балалар: Беләбез һәммәбез дә.
Алып баручы: Котлыйбыз сезне, әниләр,
Көләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апалар,
Балалар: 8нче Март белән !
Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән!
Кадерле әниләр! Сезнең өчен татар биюе башкарыла).
Бүген әниләр бәйрәме
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый, -
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә. (Р.Вәлиева)
Кадерле әниләребез! Бу жырыбыз сезгә багышлана."Исән-сау бул, әни!" Р.Миңнуллин сүз., И.Закиров көе.
Әни - минем кояшым
Әнием миңа гел шулай
Иркәләп дәшә, сөеп.
Күңелемне күтәрә ул
"Якты йолдызым" диеп.
Бу сүзләрнең әллә бер-бер
Тылсымы да бар микән?
Елмаеп кына йөримен,
Яктырып, балкып китәм.
Бик кызык ачыш ясадым
Бүген иртән торгачтын.
Мин аның йолдызы булсам,
Әни - минем кояшым! (Р.Шәехова)
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
- Бәйрәм бүген, бәйрәм! - диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын! (С.Сөләйманова)
Әниемә кем кирәк?
Алмазга Азат кирәк,
Азатка Алмаз кирәк.
Муенга атландырганда
Әти дә аз-маз кирәк.
Җәен кунакка барганда
Әби-бабайлар кирәк.
Рәхәтләнеп уйнарга
Күрше малайлар кирәк.
Иң кирәкләрнең кирәге
Әниебез бигрәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк
Йоклатканда да кирәк,
Юатканда да кирәк.
Иртәләрен иркәләп
Уятканда да кирәк. (Бишек җыры.)
Һәммәсенә әни кирәк
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты, аяз көн кирәк. (М. Әхмәтҗанов).
Бәйрәм ахырына якынлаша.Укучылар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Әдәбият исемлеге:
1. http://erlar.ru/node/1295
2. http://balachak.ru/edebiyet-hem-folklor/aniler-ham-abiler-turinda-shigerler/
3. С. Сөләйманова. Сабыр канатлары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
4. http://www.balachaga.ru/stihi-pro-8-marta/aniema-kem-kirak.php

У вас нет прав для создания комментариев.