новогодняя красота
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Хусаинова

Ильгиза

Ильдусовна
7 класс Кайбицкий р-он МБОУ «Старочечкабская ООШ» Гайнутдинова Алсу Газизовна «Стих о зиме»

Күзем төште бүген тәрәзәгә...

Пыялада төшкән хозур бизәк...

Тыным белән җылытмакчы булдым өреп...

Тик ул юкка чыга язды миннән тизрәк...

Пыялада, рәссам, әйтерсең лә

Кышкы табигатьне тасвирлап,

Каурый-каурый бизәк сызып язган,

Бар җиһанны гүя күзаллап.

Көмеш бәскә манылган агачларда

Мәрҗән ташлар сыман кар ята...

Бәллүр һавасыннан энҗе сибелә,

Кышым, моңын җиргә тарата...

Таулар булып, таулар күтәрелгән...

Бу рәсемдә бар да бар сыман...

Аклык сарган урман, кырлар күрәм...

Ә һавасы гуя ак томан...

Мин генәме икән әллә шушы гүзәллекне,

Күрә белгән газиз бер балаң?!

Яңа ел

Яңа ел. Бүләкләр.

Кыш бабай һәм күлмәкләр.

Чыршы. Яшел ылыс.

Шатлыкка бер баскыч.

Теләкләр. Хатлар.

Тәүге минутлар.

Шатлык. Матурлык.

Түземлек зур байлык.

У вас нет прав для создания комментариев.